поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.02.2015 Мәдәният

Качалов театры артисты Рамил Төхфәтуллин: “Боз әле кузгалмады”

Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рамил Төхфәтул­линның Качалов исемендәге Казан Рус зур драма театрында эшли башлавына төрлечә караучылар булды. Кемдер ничә еллар театрдан югалып торган, тамашачының сөйкемле сөягенә әверелгән татар актерының, ниһаять, сәхнәгә чыгуына сөенеп бетә алмады. Ә кемдер татар театрында Рамил Төхфәтул­линга урын булмауга кайгырды. Гайбәтләргә урын калдырмыйча, актер белән нәкъ шул хакта гәпләшеп алырга уйладык.

– Рамил әфәнде, чал гасырлы татар театрының тарихи битләренә күз салсак, әйдәп баручы актерлар арасында татар театрыннан урысныкына кү­чеп киткән актерлар хакында ишеткән юк иде әле. Димәк, татар театры сәхифәсендә Сез беренчеләрдән булып яңалык кертүче артист булып кереп каласыз...

– Андый мисаллар, чыннан да, юк кебек. Әгәр дә урыс те­атрын­да татар актерларына ихтыяҗ туса, андый мисаллар күп булыр иде. Минем Качалов театрында эшли башлавым, чын мәгънәсендә, зур яңалык тудырды. Дөрес, татар актерлары арасында төрле проектларда катнашкан актерлар булды. Әмма урыс театрында куелган тирән мәгънәле, фәлсәфи, катлаулы “Скрипач на крыше” кебек дра­матургиядә уйнау – зур дә­рә­җә. Пьеса – бер яһүди сагасы турында гына түгел, ә дөньякүләм, барлык халыкларга да кагыла ­торган гыйбрәтле әсәр. Театрның “визит карточкасы”на әверелгән спек­такльдә төп рольне башкару, әлбәттә, тарихи сәхифә кебек. Татар театрында куелган “Зәңгәр шәл”дәге Булатны уйнарга урыс актерын чакырган кебек инде бу. “Скрипач на крыше”дагы Тевье ролен тормыш тәҗрибәсеннән башка уйнап булмый. Әлеге әсәрдә бүген безне борчый торган бик күп мәcьәләләр күтәрелә. Гореф-гадәтләр, традицияләр – татар халкының да иң авырткан җире. Уйнар алдыннан рольне куркыныч астына куйдыгыз дию­челәр, икеләнүчеләр дә булмады түгел. Уйный аламмы, юкмы дигән шик-шөбһәләр дә бар иде. Урыс теле кыек китмәсме, акцент си­зелмәсме, дигән курку хисе үзем­дә дә булды. Әмма барысы да уңышлы килеп чыкты бугай.
 
– Соңгы вакытта Камал театры репертуарыннан фәлсәфи, тирән эчтәлекле ике әсәр төшеп калды кебек. Берсе – “Курчак туе”, икенчесе – “Телсез күке”. Халык аз йөри, диләр. Театрлар шулкадәр җиңел холыклы әсәр­ләргә күчте ки, хәзер инде “Телсез күке” кебек әсәрләрне язучысы да калмады бугай аның...
 
– Минем хәтеремдә: “Телсез күке”не беркайчан да тулы булмаган зал алдында уйнаган булмады. Әгәр кеше йөрми дигән дәлил табалар икән, бу – чеп-чи ялганга якын. “Телсез күке” кебек әсәрләр бик сирәк туа. Ф.Бур­нашның “Та­һир-Зөһрә”сендә “Эх, татар, татар, бер-берсенә ук атар”, – дигән бер җөмлә бар. Ә Зөлфәт Хәким (бу хакта мин аның үзенә дә әйткән бар) – бу аксиоманы җимергән дра­­матург. “Телсез күке”дә, ни­һа­ять, татар татарга атмый. Мил­ләттәшен исән калдырыр өчен үзен корбан итә. Безнең халык өчен шулкадәр кирәкле фикер бу. Кирәкле мәгъ­нәне читкә этәреп, халык йөрми дип дәлилләп кую дөресме икән? Миңа калса, репертуар сәясә­тен­дә халык фикеренең дә тәэсире булырга тиеш.
 
“Курчак туе”на карата минем үз фикерем бар. Гаяз Исхакыйның зур мәгънәгә ия әсәрләренең берсе булып тора ул. Татар сәүдә­гәрләренең бер катлавын күрсә­теп, аларның яшәү рәвешен бәян итә. Мәгълүмати яктан бик кы­зык­лы, әлбәттә. “Телсез күке” – фәл­сәфи әсәр, әмма “Курчак туе”н алай ук дип әйтә алмыйм. Әйе, татар кызының язмышы, аның фа­хишә булып китүе хакында язылган. Әмма аның бит сайлау мөм­кинлеге булган. Берәүне дә беркем мәҗбүр итә алмый, тормышта кешенең һәр­вакыт сайлау мөм­кинлеге бар. Шуңа күрә “Курчак туе”н бик тирән эчтәлекле, фәл­сәфи әсәр сафына кертмәс идем. Монда героиняның фа­җигасе сурәтлән­гән, әлбәттә. Әсәр­­ләрнең фәлсә­филеге хакында сөйләгәндә, бер мисал ки­те­рәсе килә. Кызганычка, татар халкында талантлы сүзе артык еш кулланыла. Талант – бик си­рәк кешегә генә бирелә торган сыйфат ул. Әлбәттә, сәләт­леләр күп. Сәләтле кеше чын талантка әверелсен өчен коры тырышлык кына җитми, аның өчен җиде пот тоз ашарга кирәктер, мөгаен. Кызганыч, талантлы кеше­ләр сирәк туа.
 
– Яшь вакытта Булат, Та­һир, Хәлил кебек мәхәббәт геройларын уйнаган, ә бүген ир уртасы булган Рамил Төхфә­туллин үзен нинди рольләрдә күрергә тели? Бервакыт илле яшьлек актриса: “Хатын-кыз­ларга бу яшьтә роль бирмиләр. Драматурглар яшьләр һәм әби­ләр өчен генә пьесалар яза”, – дигән иде. Ә ир-атлар?
 
– Кыен сорау. Ир уртасы дибез, менә шул ярты гасыр вакыт эчендә шактый гына тәҗрибә туп­ланган. Драматургия булмаса, театр спектакль куя алмый, әлбәттә. Ә бүген драматургиябез мактанырлык түгел шул. Драматург теләсә нинди әсәр, теләсә нинди яшьтәге образлар тудыра ала. Шуңа пьесаны 50-60 яшь­тәгеләр өчен язмыйлар дип әйтү дә дөреслеккә туры килми. Драматургны нинди тема кызыксындыра, ул шундый әсәрләр яза. Әйтик, Илгиз Зәйниев өлкән яшьтәгеләр өчен дә пьеса язды. Бүгенге яшь­ләр турында да күпләрне борчый торган проблемаларны күтәреп, кызыклы әсәр язарга мөмкин. Ә нинди рольләр уйнар идегез, дигән сорауга, беренче чиратта, милли әсәрлә­ребезне күздә тотып әйтәм. “Портфельле кияү”дә Хисбулланы уйнар идем. Заманында аны Наил Әюпов уйнаган иде һәм әлеге спектакль гөрләп барды. Бүген дә үз асылын җуймаган төп герой шактый чәнечкеле, үткен фикерле, хәзерге вакытта сәхнә өчен бик тә кирәкле әсәр. Шулай ук “Тапшырылмаган хат­лар”да миңа роль табылыр иде дип уйлыйм. Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршин җир”ен­дә Мирвәлине уйнарга мөмкин. Татар театрында шактый рольләр башкарылган. Монысын уйнамадым, монысын уйныйсы килә дигән үкенү хисе юк. “Скрипач на крыше” спектак­лен­дәге Тевье роленә кайтсак, аның эчендә мин уйнарга теләгән берничә образны табарга була.
 
– Соңгы вакытта Сезнең турыда гайбәтләр күп йөри. Татар театрына кертмиләр, роль бирмиләр икән, диючеләр еш очрый. Әйтегез әле, Камал театры режиссеры белән бу хакта ачыктан-ачык, чәй өстәле янында утырып сөйләш­кәнегез булдымы?
 
– Бар, әлбәттә. Ниндидер уңай карарга килгән дә бар шикелле. Әмма боз әле кузгалмады. Миңа андый сорауны еш би­рә­ләр. Аларга ничек дип җавап би­рергә дә белмим. Кызганыч, ми­ңа карата мондый мөнәсәбәт аң­лашылмый. Бәлки ачыктан-ачык фикер әйтү­ем ошап бетмидер.
 
– Туры әйткән туганына ярамаган, ди бит халык. Хәтер­лим әле, “Зәңгәр шәл” премьерасы дөнья күргәч, Сезнең тәнкыйди фикер­лә­регезне бик үк өнәп бетермәделәр...
 
– Бәлки аларга әйткән фикерем үпкәләү хисе белән әйткән кебек тоелгандыр. Бу дөрес түгел. Фикер әйтү – бик табигый күре­неш. Сиңа ошыймы, ошамыймы – бу бер мәсьәлә, әмма тән­кыйтьне күтәрә белергә ки­рәк. Гел мактап кына торасы килә дә бит?! Сәхнәдә татар милли рухы идарә итәргә тиеш. Шуңа күрә дә ул татар театры. Татар хал­кының классик әсәрләрен куйганда, артык үзгәртүләр бе­лән мавыгу, бүгенге заманга ярак­лаштыру бик үк дөреслеккә туры килми кебек. Чөнки классик әсәрләрне мәктәп балалары карарга килә бит. Элекке мохитне нәкъ менә сәхнәдән күрергә тели. Бу бигрәк тә яшь буынның тәрбия­сенә тәэсир ясый. Әгәр әсәр кемнедер көл­дерү максатыннан, залда йөз­ләгән кеше хихылдап алсын өчен куелган икән, гафу итегез, мин эшләпәмне салам. Кәрим Тинчу­ринның “Зәң­гәр шәл”ен татар халкының милли асылташы дип саныйбыз. Ул беренче чиратта халык авыз иҗа­тына, гореф-гадәтләргә, йолаларга нигез­лән­гән, шул за­манның мохитен су­рәтли торган әсәр. Әл­бәттә, театр музей түгел, әмма һәр эштә чама булырга тиеш. Мар­сель Сәлим­җанов: “Килер бер заман, ишанны кроссовкидан сәх­нәгә чыгарырлар”, – дип әйтә торган иде. Үз хал­кыңның эчке дөньясын аңлау, тоемлый белү зарур. Бүген халык дингә, иманга кайта икән, бу юнәлешне хупларга, аңа ярдәм итү кирәк. Татар театрын татарлар арасында яратмаган кеше юктыр, шуңа күрә ул аның өчен борчыла да, кайгыра да, шатлана да, бөтен җаны-тәне белән ярата.
 
– Татар театрлары бүген читтән режиссер чакыртып спек­такль куйдыру дигәнне бө­тенләй онытты диярлек. Көн­дәшлек юк. Әйтик, нигә әле Башкорт театрында эш­ләүче талантлы, яшь режиссер Айрат Әбүшахмановны чакырмаска ди?
 
– Күптән түгел “Минем исемем Кызыл” спектаклен куйдылар. Минем белүемчә, тамашачы бу спек­такльне өнәп бетермәде. Димәк, читтән чакырылган режиссер яхшы спектакль куя дигән сүз белән дә килешеп бетеп булмый. Әмма сез хаклы, ре­жиссерларның полифониясе булырга тиеш. Спек­такль­ләр төр­ле почерк белән куелырга тиеш.
 
– Сез уйнаган “Скрипач на крыше” спектакленә кире әй­ләнеп кайтыйк әле. Татар җыр­чысы урыс җырын башкарганда, милли бормалар керткән кебек, Сезнең образдан да татарлыкны эзләүче булмадымы? Режиссер, труппа тәнкыйть утына тотмадымы?
 
– Дөресен әйтим, ялгышуымны, акцентны, татарлыкны кайбе­рәүләр көтеп торгандыр. (Көлеп җибәрде.) Әмма бернәрсә дә булмады, хилафлык җибәрмәдем. Бу бит артистның тоемлавыннан ки­лә. Яһүдиләрнең җырларын тың­лаган бар һәм аны шулай башкардым да. Мин җырлаганда, зал гөр­ләтеп кул чапты. Аннан яһүдиләр турында күп әсәрләр укып чыктым. Мансур Гыйләҗев гаиләсе белән ике тапкыр карарга килде инде. Кабат-кабат карарга килү­челәр бик күп.
 
– Кырым татарлары “Хайтарма” фильмын Казанда күр­сәт­кәч, кайберәүләр: “Менә ичмасам фильм! Без нигә шундый фильм төшермибез?” – дигән иде. Күрәсең, күпләр Сез тө­шергән “Зөләйха” фильмы турында белми дә әле...
 
– Берьяктан, ул дөнья күлә­мендә танылды. Мисырда, Гер­маниядә, Финляндиядә, Япо­ния­дә узган фестивальләрдә җиңү яулады. Статистик мәгъ­лү­мат­ларга таянсак, аны 15 миллионга якын тамашачы караган. Диск­лар чыкты. Кайбер районнарда “Зөләйха” фильмын күр­сәткәндә, милиция конвойлары торды хәтта. Түбән Камада ыгы-зыгы купты. Әзәрбай­җан, Ерак Көн­чыгышта тавыш чыкты. Ә “Зө­ләйха” фильмында хакыйкать­нең бер бөртеге генә. Хәзер яңа кануннар чыкты. Әлеге фильмны күрсәтергә рөхсәт итмәсләрдер дип уйлыйм. Ниш­ләтәсең, хал­кы­бызның да, әсәр­ләребезнең дә, бу фильмның да язмышы шундый. “Түгәрәк өстәл”янына утырып, ашыкмыйча, киңәшләшеп бүгенге халәтебезгә бәя бирергә мөм­кинле­гебез булачакмы? Ки­ңәшле эш таркалмас, дигән борынгылар. Һәрбер кеше аерым хуҗалык булып, утрауда яши икән, бу яхшылыкка алып бармаячак. Бүген Татарстанда күпме татар театры бар, аларның эчке халәте ничек, нинди фикер белән яшиләр? Моны даими рәвештә күзәтеп торырга, күрсә­тергә кирәк. Аннан татар театрларын беренче, икенче, өченче сортлыларга бүләргә ярамый. Без бер татар халкына хезмәт итәбез. Ә халык – безнең иҗатка бәя бирүче. 

Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 24 | 20.02.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»