|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.02.2015 Сәясәт
Әлмәт районы башлыгы эшеннән киттеМәҗит Салиховка төзелешнең технологияләр һәм бәя мәсьәләләрен контрольда тотучы махсус структураны җитәкләргә тәкъдим ителгән. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районы Советының һәм Әлмәт шәһәр Советының 39 нчы сессиясе эшендә катнашты. Чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры, бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Наил Маганов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шәфәгать Тәхәутдинов һәм башкалар катнашты. Депутатлар төп өч мәсьәләне карадылар: Әлмәт муниципаль районының 2014 елдагы эшчәнлеге һәм 2015 елга бурычлары; Әлмәт муниципаль районы башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату; Әлмәт шәһәре башлыгы, Әлмәт шәһәр Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов хәбәр иткәнчә, үткән 2014 ел Әлмәт муниципаль районы һәм анда яшәүчеләр өчен нәтиҗәле ел булды. «2014 елда уртак эшебез нәтиҗәсе буларак, муниципаль район икътисады үсешендә уңай нәтиҗәләргә ирешелде. Әлмәт районы 2014 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында социаль-икътисади үсеш буенча икенче урынны алды», - дип билгеләп үтте Мәҗит Салихов
Район башлыгы хәбәр иткәнчә, Әлмәт районында уртача хезмәт хакы 2014 елда 34 527 сум тәшкил иткән, бу, үткән ел белән чагыштырганда, 9,1 процентка артык. Районда 6362 кече һәм урта бизнес субъекты теркәлгән (4 445 шәхси эшмәкәр һәм 1917 юридик зат), шуларның 47 проценты сәүдә өлкәсендә эшли.
Аннары Рөстәм Миңнеханов сүз алып: «Бездә төзелеш күләмнәре зур, шуңа күрә без Татарстанда махсус структура оештырабыз, ул төзелешнең технологияләр һәм бәяләр мәсьәләләрен тикшереп торачак, - диде ул. – Сезнең башлыгыгызның төзелеш буенча югары белеме бар икән һәм территориядә эшләү тәҗрибәсе зур. Без аны шул эшкә чакырдык».
Депутатлар Мәҗит Салиховның Әлмәт мунициципаль районы башлыгы һәм Әлмәт шәһәре башлыгы сыйфатында вәкаләтләрен вакытыннан алда туктау өчен тавыш бирделәр.
Бу хакта, Әлмәт муниципаль районы сайты материалларыннан файдаланып, ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
|
Иң күп укылган
|