|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.02.2015 Җәмгыять
Китап укыйлар әле
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов Кабарда-Балкар Республикасына барган. Анда төрле халыклар вәкилләрен җыйганнар. Үзләренең халык шагыйрьләре Тәрзилә Җумагулова һәм Зубер Тхагазитовның 80 яшьлек юбилей тантаналарын бәйрәм иткәннәр. Татарстан белән чагыштырганда бик ярлы булып тоелган республика шундый бәйрәм ясап ятсын әле! 80 яшьлек шагыйрәләрен зурлыйлар, хөрмәтлиләр. Ләкин Берлек рәисенең бу турыда сөйләшәсе килми. Кабинетына беренче мәртәбә килеп кергән журналистка күрмәгәнен күрсәтә. Үзе утырган бүлмәнең “сылап ясалган бизәкләр төшерелгән искиткеч гүзәл түшәм “келәм”ен күрсәтеп аһ иттерә”. ”Штабы шундый урында урнашкан өчен генә дә карендәш берлекләр безгә көнләшеп карый”, – ди кабинет хуҗасы. Уу, дустым, төрки халыклардан кемнәр килеп күрде икән сезнең кабинет түшәмен. Дөрес, татар иҗтимагый үзәге оешкан елларда, беренче корылтайларга Нальчиктан язучылар килде. Араларында бездән бераз гына өлкәнрәк шагыйрәләре дә бар иде. Телләре дә охшаш, рухларында да уртаклык сизелә. Чөнки, әйткәнемчә, Кавказның күп кенә кечкенә милләтләрен гомумиләштереп кавказ татарлары дип йөртәләр. Әйе, килешәм, чыннан да башка “татарлар” безне түшәмгә ябыштырылган гипс чәчәк дип түгел, күктәге йолдыз дип беләләр. Бүген Татарстан татарларына бирелгән мөмкинлек башка бер җирдә дә юк. Бүген татарны, шул исәптән иҗат әһелләрен, бигрәк тә язучыларын тар күңеллелек, мин иң яхшысы дигән мактанчыклык, ялкаулык, көнләшү харап итә. Ә инде хатын-кыз язучыларга булган мөнәсәбәт башка бер милләттә дә юк. Бөтен милләттә дә хатын-кыз халык язучылары, шагыйрәләре бар, ә татарда юк. Чөнки ирләр көчле, хатын-кызга ирек бирмиләр. Егерме тугыз халык язучысы һәм шагыйре бар. Барысы да – ирләр. Берәү әйткән ди бит: “Халык үзенең шундый язучысы барын беләме соң?” – дип. Мәдинә Маликова белән Нәбирә Гыйматдинова дигән язучыларын бик яхшы белә. Фәүзия Бәйрәмова да бик күптән халык язучысы. Яраткан язучысы.
Менә бу егерме тугыз халык язучысының егерме алтысының тулы җыентыклары – сайланма әсәрләре дөнья күрде. Ник хатын-кызларны шул ук язучы ирләр кешегә санамый? Хатын-кыз бит ул әниең, апаң, сеңлең, хатының һәм кызың. Шуларны яратмаган, шуларны зурламаган язучы әдип була димени? Әдип белән әдәп бер тамырдан. Әдәпсез әдипләр янәшәдәге иҗатташларына көн дә күрсәтмиләр, чын, матур татар хатыны образларын да тудыра алмыйлар. Хәтта тарихка керсәләр дә, үз патшабикәләрен пычракта әвәлиләр. Аннары тоталар да халыкка яла ягалар. Янәсе, халык китап укымый. Укый, ничек кенә укый әле! Нәбирә Гыйматдинова ире Рифат Бикчуров белән 3 томлык сайланма әсәрләрен чыгарганнар иде, бездә санаулы гына китап калды. Мәдинә апа Маликова да елга бер роман яза, мең бәлаләр белән чыгара, үзе сата. “Мәдинә апа, китап бетте, 2-3 төргәк китер әле”, – дисәң, һич каршы сүз әйтмәс, китереп җиткерер. Югыйсә ул үзе дә бер роман кебек шәхес.
Мондый уңган, зирәк, булдыклы хатыннар, әлбәттә, татарда бер генә түгел. Ул бит иң-иңнәр арасында. Әле 78 яшендә “Башваткыч” тапшыруында катнашып, үзенең кемлеген һич арттырусыз күрсәтте. Шагыйрь Равил Фәйзуллинның шәп йөзгәнен язганыбыз бар. Әгәр Мәдинә апа Маликова белән Иделдә йөзү ярышына чыксалар, Мәдинә апа һич тә калышмас кебек. Быел аңа да 80 яшь тула. Быел икеләнмичә әйтә алам, аның да күп томлыкларын (9-10 том бар да бар инде) чыгарырлар, халык язучысы исемен бирерләр, зурларлар, хөрмәтләрләр. Нальчикка барып, Рафис әфәнде ничек зурлаганнарын, хөрмәтләгәннәрен күреп кайткандыр. Ә инде Тукай премиясенә килгәндә, Язучылар берлеге рәисе үзенә алыр.
Гамьле әңгәмәгә килгәндә, җавап бирүче сорау бирүчеләргә караганда азрак белә кебегрәк килеп чыккан. Шуңа күрә дә ул үзе күбрәк сөйли. “Рухият” фондын мактый. Ак кәгазьгә төшкәч, “Татнефть” акционерлык җәмгыятенең иҗат әһелләренә карата башкарган эшләре дә бик “пыжык” булып кала. “Республиканың күренекле әдипләре иҗатын укучыларга җиткерү буенча да мактаулы эш башкара”, – ди рәис. Ә китаплары “Рухият”тә чыккан авторларга хезмәт хакы ничек түләнде икән? Саҗидә Сөләйманова исемендәге утызар меңлек премиянең дә бәясен күтәргәннәр. Иллешәр мең булган. Аны бит язучы үз гомерендә бер ала. Әгәр премия алдым дип кунак чакырса, шунда кияргә бер күлмәк алмакчы булса...
Татарстан Язучылары берлеге рәисенең тагын бер зур сөенече бар икән. Бауман урамындагы “Матбугат йорты” тиздән кунаклар, сәфәрчеләр кабул итәчәк икән дә кунакханәнең конференцияләр залына татар язучыларының портретларын эләчәкләр икән. Шөкер, татар халкы сурәтләргә табынмый. “Тәкъдимнәр көтәбез”, – ди Рафис Корбанов. Тәкъдимне аны кулыннан эш килгәннәргә генә әйтеп була. “Матбугат йорты”на хуҗа булып алган егетләргә тәкъдимнәр бар, әлбәттә. “Матбугат йорты”ның беренче катын Китап музее итсеннәр иде алар. Татар халкы андый ук дәрәҗәдә лаек булмаса, һич югы татар китабын идән астыннан (подвал) чыгарып, китап кибете ясасыннар, менә булырлар иде данлы, дәрәҗәле, затлы байлар. Безнең милләттә, шөкер, байлар күп, юмартлар кирәк, юмартлар.
Шәехҗан Фәния ХУҖАХМӘТ |
Иң күп укылган
|