|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.02.2015 Икътисад
Рөстәм Миңнеханов алдында хуҗалык җитәкчесе шигырь сөйли (ВИДЕО)Сәүдә базарында бәяләр тотрыклылыгын саклау һәм товар төрлелеген киметүгә юл куймау – кризиска каршы көрәштә иң үтемле чараларның берсе. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең эш хаклары турында да онытырга ярамый. Аларны хәзерге дәрәҗәдә саклау гына җитми, арттыру юнәлешендә дә эшләргә кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә әнә шул хакта хәбәр итте. Чарада Премьер-министр Илдар Халиков һәм Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. - Без бүген үз-үзебезне күп кенә товарлар белән тәэмин итә алабыз. Шуңа күрә республикабыз бәяләрнең уйнавын һәм продукциягә кытлыкны башка төбәкләр белән чагыштырганда җиңелрәк кичерә. Хәзер төп максат – сәүдә базарында тотрыклылыкны тәэмин итү һәм товар төрлелеген киметүгә юл куймау, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Президент ил икътисадына санкцияләрнең йогынтысы турында да әйтеп үтте.
- Бу күренешнең уңай яклары да бар, әлбәттә. Шулай да, соңгы вакытта тискәре ягы күбрәк күренә. Нефть бәяләре дә, валюта курсы да, төп ставкаларның күтәрелүе дә авыл хуҗалыгы тармагы өчен билгеле бер авырлыклар тудыра. Шуңа күрә аларга ярдәм итү юллары эзләнә дә инде, - ди Президент.
Корылык комачау итмәгән булса...
Җаваплы идарәчелекнең 2014 елгы нәтиҗәләре белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов таныштырды. Җитәкче сүзләренчә, узган елның ике аенда сакланган эссе һава торышы кырлардагы уңыш күләмен 1,5 тапкырга киметкән. Нәтиҗәдә, 2014 елда барлыгы 3,4 миллион тонна бөртекле ашлык җыеп алынган.
- Бу - Татарстан ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерә анысы. Беркайчан да читтә ашлык сатып алган юк һәм бу безнең төп өстенлегебез. Соңгы вакытта бодайның бер тоннасы якынча 12 мең сум торуын исәпкә алганда, моның әһәмияте бермә-бер арта. Мәсәлән, әгәр дә узган ел 1 миллион тоннага күбрәк ашлык җыеп алган булсак, хәзерге вакытта бездә чәчү кампаниясе белән бәйле проблема күзәтелмәс иде. Бодайны читкә сату ярдәмендә бу эшне бернинди кыенлыксыз тормышка ашырыр идек, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Өстәвенә, узган ел сентябрь шактый коры килгәнлектән, республикада шикәр чөгендере җитештерү күләме дә кимегән. Ә менә яшелчәчелек тармагы, киресенчә, 8 процентка арткан.
Кредит ставкалары киметелә
Чыннан да, хәзерге вакытта республиканың авыл хуҗалыгы тармагындагы иң мөһим проблема — чәчү кампаниясен уңышлы уздыру. Җитәкчеләр, илдәге катлаулы финанс-иктисади вәзгыять нәтиҗәсендә, бу өлкә быел зур авырлыкларга дучар булачак, дип белдерә.
Марат Әхмәтов китергән мәгълүматларга караганда, 2015 елда чәчүне уңышлы тәмамлау өчен 15 миллиард сум акча кирәк. Бу узган ел белән чагыштырганда 4 миллиард сумга күбрәк. Әлеге акчаларның 6,6 миллиардын - минераль ашламалар, 1,8 миллиардын – үсемлекләрне саклау чаралары, 1,3 миллиардын – орлыклар, 1,5 миллиардын – ягулык, ә 2,3 миллиардын хуҗалыкларны запас частьләр белән тәэмин итүгә тотарга уйлыйлар. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә эш хакы өчен 1,5 миллиард сум акча кирәк.
Шул рәвешле, чәчү кампаниясен кредитлардан башка гына үткәреп булмаячагы көн кебек ачык. Шулай булуга да карамастан, бүгенге көндә кредит акчалары җәлеп итмәгән районнар саны һаман да югары булып кала. Хәзерге вакытта әлеге муниципаль берәмлекләрнең гомуми саны – 18. Араларында Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Баулы, Балтач районнары да бар.
- Бүгенге көндә чәчү кампаниясен уздыру өчен әлегә нибары 2,04 миллиард сумлык кредитлар гына алынган. 2014 елда ул 4,2 миллиард сум тәшкил итте, - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Рөстәм Миңнеханов чәчү кампаниясен уңышлы үткәрү өчен тиешле барлык чараларны күрергә боерды.
- Киләсе атнадан районнарны банклар белән очрашуларга чакыра башлаячакбыз. Дәүләт ярдәме нигезендә кредитларны ташламалы шартларда алу мөмкинлеге бар. Чәчү турында онытырга ярамый. Бу эш өчен күп дигәндә берничә атна бирелә. Бәлки соңыннан акча да табылыр, ә вакытны кире кайтарып булмаячак, - дип район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте Президент.
Марат Әхмәтов тиздән чәчү кампаниясен уңышлы үткәрү өчен хуҗалыкларга 6-7 процент ставка белән кыска вакытлы кредитлар бирелә башлаячак, дип белдерде.
- Банк кредитларының ставкалары дәүләт ярдәме нигезендә киметеләчәк. Март аенда хуҗалыкларга дәүләт программаларында каралган бөтен акчалар барып җитәчәк, - дип ышандырды ул.
Татарстан - беренче дүртлектә
Бактың исә, 2014 елда авыл хуҗалыгын үстерүдә терлекчелек тармагы аеруча зур роль уйнаган икән. Хуҗалыкларда кош һәм терлекләрнең баш саны элеккечә сакланган, җитештерелгән сөт күләме 2013 ел белән чагыштырганда 1 процентка арткан. Ә менә йомырка җитештерү тармагында үсеш 3 процентка югарырак булган.
- Терлекчелек тармагындагы күрсәткечләр буенча без Россия күләмендә дүрт иң яхшы төбәк арасына керәбез. Ә бит уйлап карасаң, бездәге һава шартларын Кубань, Ставрополь, Ростов кебек төбәкләрдәге шартлар белән чагыштырып та булмый, - диде министр.
Шул рәвешле, 2014 елда Татарстанда авыл хуҗалыгында җитештерелгән тулаем продукция күләме 188,8 миллиард сум тәшкил иткән. Бу 2013 ел белән чагыштырганда 2,3 процентка күбрәк. Аларның 100,3 миллиард сумы (53 процент) - терлекчелек тармагыннан кергән табыш.
- 2008 ел авыл хуҗалыгы өчен иң уңайлы ел булган иде. Узган ел һәр өченче хуҗалык тулаем продукция күләмен, 2008 ел белән чагыштырганда, шактый арттыруга иреште. Тукай, Яшел Үзән, Питрәч, Әтнә, Саба, Актаныш һәм Буа районнары аеруча игътибарга лаек, - диде Марат Әхмәтов.
Шул ук вакытта елны шактый начар күрсәткечләр белән тәмамлаган районнар да юк түгел. Аксубай, Чүпрәле, Әлмәт, Апас, Менделеевск, Бөгелмә һәм Кама Тамагы - әнә шундыйлардан.
Кризиска каршы көрәштә авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә зур роль уйный. Билгеле булганча, биредә халык авыл хуҗалыгы продукциясен шактый арзан бәядән сатып ала. Кайбер товарларның хакы кибеттәгедән 25 процентка арзанрак. Шунысы мөһим: ярминкәләр алга таба да дәвам итәчәк. Әле алай гына да түгел, Рөстәм Миңнеханов: “Ярминкәләр буйлап шәхсән үзем йөреп, бәяләр белән танышачакмын”, – дип белдерде.
Рәмзия ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|