|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.02.2015 Җәмгыять
Индус Таһиров: “Кермәгән җирдән чыгып булмый”1990 елның 30 августында Татарстан Югары Советы республикабызның дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итте. Аның төп идеологларыннан берсе – КДУ профессоры Индус Ризак улы Таһиров иде. Шунысы кызык: ул елларны Индус абый депутат та, хөкүмәт әгъзасы да түгел, әмма татарның дәүләтчелек тарихын җентекләп өйрәнгән зур галим иде. Шуңа күрә бәйсезлек даулап йөргән елларны нәкъ менә Индус Ризак улы белән искә төшереп утыруыбыз табигый. “Декларация, бер уйлаганда, ниятне белдергән документ кына. Аны күпләр кабул итте. Әмма безнең декларация – үзенчәлекле, без яңа оешып килгән союзга тулы хокуклы дәүләт булып керүне максат итеп куйган идек”, – диде И.Таһиров. Мондый кыю адымга бару өчен, әлбәттә, фикердәшләр кирәк иде. Ул чакта Татарстан Югары Советын җитәкләгән һәм Россиядәге милли республикаларның бәйсезлеккә омтылышында әйдәп баручы буларак танылган Минтимер Шәймиев безнекеләрне Башкортстанга җибәрә. “Безнекеләр” дигәнебез, партиянең Реском секретаре (Обком беткән чак. – Р.Г.) Рево Идиятуллин белән Индус Таһиров була инде. “Анда Хөкүмәт әһелләре белән бик әйбәтләп сөйләштек. Башкортлар да безнеке кебек Декларация кабул итәргә теләгәннәр иде. Әмма аларның яңа сайланган Югары Советында мондый тәкъдим хупланмады”, – диде И.Таһиров. Бу хәбәрне ишетүгә, Минтимер Шәрипович: “Ялгыз калдык”, – дип куйган. Индус абый исә: “Бер дә борчылмагыз, бит башкортлар Россия составына әллә кайчан үзләре теләп кергәннәр иде инде. Шул вакыйганың 400 еллыгын да үткәрделәр, Мәскәүдән бүләкләр дә алдылар. Ә Татарстанның Россиягә ирекле рәвештә кергәне юк. Шуңа күрә халыкара хокукларга ия бәйсез дәүләт булырга омтылуыбызны раслап, шундый Декларация кабул итә алуыбыз белән Сез бик бәхетле кеше”, – дигән.
Бәхетлесен бәхетле дә, әмма Татарстанны, шәхсән М.Шәймиевне алда күп сынаулар көтә иде әле. “Без Россия һәм башка дәүләтләр белән килешүләр төзергә хокуклы дәүләт буларак яңа оешкан суверен дәүләтләр союзы белән килешүгә кул куярга тиеш идек. Бу көн 1991 елның 20 августына билгеләнгән иде. Әмма 19 августта ГКЧП (гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитеты) оешып һәм дәүләт түнтәрелеше ясауга омтылыш ясалып, ниятләр тормышка ашмый калды”, – диде И.Таһиров. Тормышка ашмый калу өстенә Татарстанга, аның беренче Президенты М.Шәймиевкә һөҗүм башлана. Ул чакта РФ Югары Советы Рәисе булган Руслан Хазбулатовның: “Шәймиевне тимер читлеккә утыртып Мәскәүгә алып килергә кирәк”, – дип янаулары Татарстан халкын пошаманга салды. “Шәймиевне кулга алалар икән” дигән озынколак хәбәрләр таралды. Бу хәбәрләр дөреслеккә якын иде. М.Шәймиевне ГКЧПны тәнкыйтьләп чыкмауда гаепләделәр. Әгәр каршы сүз дәшмәгән икән, димәк, хуплаган, янәсе. Ә бит ул көннәр “эт баш – сыер аяк” булып, иртәгә нинди илдә туасыбызны да тәгаен генә белми идек. Шөкер, Татарстан халкы Мәскәү “кунакларына” үз сүзен өздереп әйтә алды: урам-мәйданнар тутырган меңләгән кеше: “Шәймиевне Президент итеп без сайладык, беркемгә дә бирмибез!” – диделәр.
Мәскәү белән тарткалашу елларга сузылды. Ике арада сөйләшүләр алып барыр өчен вице-президент Василий Николаевич җитәкчелегендәге делегация төзелә, аның урынбасары итеп Индус Таһиров билгеләнә. Мондый билгеләнү “бер калыпка да сыймый” кебек, чөнки, алдарак әйткәнемчә, Индус абый хакимият вәкиле дә, депутат та түгел. Үзенә кырын карауларын сизгән галим Президентка: “Минтимер Шәрипович, минем урынга дәгъва кылучылар бар, делегация җитәкчесе урынбасарлыгыннан азат итегез, мин делегация әгъзасы булып калуга да риза”, – ди. Ә Президент сүзне кыска тота: “Ни эшләгәнемне беләм мин”, – ди. Алдагы вакыйгалар Минтимер әфәнденең хаклы булганын мең кат раслыйлар.
Мәскәү белән ике арада барган бәхәс-тарткалашларның һәркайсы турында аерым язып тормыйм. Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Геннадий Бурбулис бүлмәсендә очрашуны искә төшерик әле. И.Таһиров әлеге очрашуда сөйләшкәннәрне сүзен-сүзгә хәтерли. Хәтерләмәс иде, әмма Декларация кабул итәргә хокукый нигезебез булуын нәкъ менә Индус абыйга дәлилләргә туры килә.
Г.Бурбулис баштарак: “Декларация белән килгәнсез, ә менә референдум да уздырып, халык фикере белән дә килгән булсагыз, тагын да әйбәт булыр иде”, – ди. И.Таһиров аңа ни өчен яңа берлеккә Россиядән башка, мөстәкыйль рәвештә керергә теләвебезне, татар дәүләтчелегенең тамырлары бик тирән булуын, дәүләтчелекнең тарихи хәтеребездә бүгенгә хәтле саклануын һәм халыкның дәүләтне торгызуга омтылышын, бу омтылышны союздаш республика рәвешендә тормышка ашырырга теләвебезне аңлата.
Бурбулис: “Ә нинди юридик нигезләрегез бар?” – ди. И.Таһиров иң әүвәл 1918 елны кабул ителгән “Хезмәт ияләре һәм эксплуатацияләнгән халыкларның хокуклары турында Декларация”не искә ала. “Бу документ Россиянең беренче Конституциясенә дә тулысы белән керде. Анда Россия республикалар сыйфатында ирекле халыклар берлеге дип игълан ителә”, – ди. Сүзгә Россия Хөкүмәтендә милли мәсьәләләр белән шөгыльләнгән Сергей Шахрай кушыла:
– 1918 елда сез республика түгел идегез бит, – ди.
И.Таһиров аңа “республикалар барлыкка килгән сурәттә...” дигән җөмләгә төртеп күрсәтә. Сәяси һәм милли мәсьәләләр буенча РФ Президенты киңәшчесе С.Станкевич Декларацияне “большевистские штучки” дип бәяләп: “Россия дәүләтчелеге тарихыннан чыгып эш итәргә кирәк”, – ди.
И.Таһиров: “Россия дәүләтчелеге тарихы Киев Русеннән башлана, әйдәгез алайса, сөйләшүләрне Киевкә барып дәвам итик. Әмма безне анда ничек каршы алырлар бит!” – дип, Сергей Борисовичның авызын каплый.
Ул чакта Украина да тәмам “кайнап” бәйсезлек игълан итәргә маташа иде. Россия түрәләре моны яхшы белгәнгә, бәхәсне дәвам итмиләр, бары тик:
– Йә, шуннан нишлибез инде? – диләр.
– Россия белән вәкаләтләр алмашу турында килешү төзибез, – ди И.Таһиров.
Бурбулис: “Татарстанның позициясе дөрес”, – дип куя.
Мәскәү белән тарткалашу елларга сузыла. Татарстан ягыннан сөйләшүләрдә катнашучылар алышынып торса да, Индус абый “алыштыргысыз”га әйләнә.
СССР таркалып бер ел узгач, 1992 елны, Татарстанның зур делегациясе янә Мәскәүгә килеп төшә. Безнекеләрне инде бәйсез дәүләт илчеләре кебек кабул итәләр. Аларны Милләтләр эше буенча Россия дәүләт комитеты рәисе һәм “милли” министр Валерий Тишков каршы ала. Ул шәхсән, үзем хәтерләвемчә, Татарстанга якты чырай күрсәтергә атлыгып торган кеше түгел иде.
Бу сөйләшүләр вакытында да: “Сез нәрсә, Россиядән чыгасызмыни?” – дип бәйләнгән.
– Ул делегациядә яңа кеше иде. Шуңа күрә әле моннан алдагы еллардагы очрашуда ук миңа шундый сорау бирелгәнен һәм минем: “Россиягә ирекле рәвештә кергәнебез юк, кермәгән җирдән чыгып булмый ул”, – дигәннәремне белми, ә Геннадий Бурбулис хәтерли иде. Шуңа күрә мин аңа: “Бу сорауга җавап бирергәме?” – дидем. Геннадий Эдуардович Тишковка кырыс кына карап алды да: “Татарстанга бүтән мондый ахмак сораулар бирмик”, – диде. Тишков дәшмәде, – дип искә алды Индус абый.
Шунысын да әйтим: Мәскәү белән сөйләшүләр еш кына: “Иң элек профессорыбызга сүз бирик әле...” – дигән җөмлә белән башланып китә. И.Таһиров исә, референдум уздыру, федераль үзәк белән ике арада вәкаләтләр алмашу, милек бүлешү, икътисад-финанс мәсьәләләрендә һәрчак каршы килә алмаслык дәлилләр китереп сөйли, ышандыра белә. “Өстәл янында утырып сөйләшүләрдә көч безнең якта була иде, – ди әңгәмәдәшем. – Ә менә көч куллану ягыннан, без, әлбәттә, Мәскәүгә каршы тора алмый идек”.
Ул елларда федераль үзәк белән 40лап килешү төзелә. Татарстан нык алга китә, “Татарстан моделе” дигән сүз телгә керә. Ә Геннадий Бурбулис исә: ”Татарстан башкаларга үрнәк булырдай юнәлеш алды”, – дип безгә зур бәя бирә.
Әлбәттә, соңрак без чигенә башладык, Мәскәү күп кенә вәкаләтләрдән ваз кичәргә мәҗбүр итте. Әмма Хөкүмәтебез һәм бәйсезлегебезне хаклап күп кенә законнар кабул иткән парламентыбыз эшчәнлеге Татарстанны тарих баскычларыннан югары басмасына күтәреп калдырды.
Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ |
Иң күп укылган
|