поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
18.02.2015 Язмыш

Апа, сезнең кызыгыз бар идеме? – 3

33 елдан соң әни белән кыз очрашты. Газетабызда Чаллыда яшәүче Людмиланың язмышы турында берничә язма чыккан иде. Ул үзен бала тудыру йортында калдырып чыккан әнисен эзләде. Аңа “Ватаным Татарстан” укучылары да ярдәм итәргә тырышты. Әнисе белән кызы ничек очрашкан, алга таба бу вакыйгалар аларның язмышында ничек чагылыр?

Сүз белән генә сөйләп булмый
 
Людмила фоторәсемендәге кебек сөйкемле яшь ханым булып чыкты.   Без аның белән вокзалда очраштык. Мәскәүдән – “Жди меня” тапшыруыннан кайтып ки­лешләре. “Кичереш­лә­рем­не сүз белән генә сөйләп бетереп булмый. Әни (тәрбияләп үс­тер­гән әнисе – Ред.) беренче тапкыр сөйләгәннән соң, аптырап калган идем. Аннан тудырган әнием турында беләсем килде, аны эзли башладым. Мине бала тудыру йортыннан алып чыкканда әни ялгыш кына “Ибә­туллинаны китерегез” дигәнне ишетеп кала. Мине тапкан әнинең фамилиясе булганмы ул, юкмы, билгесез иде”, – дип сөйли Людмила.
 
Шушы фамилия ахырда бу сер йомгагын сүтәргә булыша да инде. 1982 елда Казанның бер бала тудыру йортында Ибә­тул­лина фамилияле өч ханым бала таба. Икесе үз балаларын үс­тереп яши. Ә берсе калдырып чыга.  Казанга килгәч тә, Людмила үзен калдырып чыккан роддом ишеген шакый. Тик анда, 25 ел вакыт үткән, бернинди мәгъ­лү­мат та юк, дип кире боралар. Җит­мәсә, тәрбияләп үстергән әнисе дә тудырган әнисе турында мәгълүмат алудан баш тарткан була.
 
“Авырлы вакытта, малай туса – Наил кушармын дип уйлаган идем. Космоста берәр төрле бәйләнеш бардыр, мөгаен. Инде менә эзләп тапкан бер туганым Наил исемле булып чыкты. Хәзер аны да кү­рәсем килә. 10 мартта укуларым башлана, аңарчы түз­мәм, кайтып килермен, ахры”, – дип сөйли Людмила.
 
Дөресен сөйләмичә кала алмадым
 
Людмиланы алып үстергән Алевтина Васильевнаны сабыр, киң күңелле ханым итеп күз алдына китергән идем, чынлыкта да ул шундый булып чыкты. Газиз ба­ласының тормышы өчен борчылып яшәүче аналарның берсе ул. Бала алганнан башлап, аны тәр­бияләүгә, тормышын бөтен итүгә вакытын кызганмый. “Баланы бик яратып үстердек. Кешедә булмаганда пианино алып бирдек, өй­рән­де, музыка мәктәбенә йөр­де. Институт бетерде. Машина йөртә. Менә хәзер оныклар үстерәбез. Алары балага караганда да татлы була икән”, – дип сөйли ул. Үзе һаман күзен Людадан, балалардан ала алмый. Инде хәзер кызын тудырган Фәйрүзә апа турында да борчыла.
 
– Студиядә әби кешене күреп шаккаттык. Төрлесен уйладык. Әмма бу кадәр үк булыр дип күз алдына да китермәгән идек. Баштарак берәр кыз бала яшьлек юләрлеге белән ялгыш адым ясагандыр дип уйладык. 41 яшьтә баланы роддомда калдырып чыгып китеп була микәнни ул?!
 
– Алевтина Васильевна, баланы алганда сезгә ничә яшь иде?
 
– Миңа ул чакта 31 яшь иде. Мин ялгыз ана булган килеш бала алдым. Юристларга зур рәхмәт, алар шулай итеп рәсмиләштереп бирделәр. Баланы Чаллыдан алырмын дигән идем. Аннан Казаннан шалтыраттылар. Шунда ук роддомга килдем. 8 июньдә алып чыгып та киттем. Чынлыкта Людмиланың туган көне 4 июнь булып чыкты.
 
– Бала алырга нәрсә сәбәп булды?
 
– Кияүгә чыктым, әмма балабыз булмады. Аерылып кайттым. Ялгыз гына булса да, бер бала алып үстерәсем килде. Ә Людмиланы алгач, кабат кияүгә чыктым. Бүген дә әтиебез исән-сау, бергәләп яшибез. Шулай итеп, балам да, ирем дә булды.
 
Тик булган вакыйгаларга бераз борчылып та тора ул. “Моңарчы ничектер яшереп килдек, хәзер кеше алдында бөте­несен селкеп саласы килми. Мәс­кәүгә дә бик авырлык белән генә бардым. Людмиладан да дөрес­лекне яшереп калып  булмас иде, чөнки бөтен туганнар да белә бит. Мин бит бала алганымны яшереп йөрмәдем. Болай да 25 ел буе бер сүз ишеттермәделәр. Аннан Люд­миланың үз балалары булгач, бу хәлләрне аңлап кабул итәр дип уйлап, дөресен сөйләргә булдым”.
 
Алевтина Васильевна бүген үк Фәйрүзә апага ярдәм кулы сузарга әзер. “Людмиланы тудырган Фәй­рүзәләр ничек яшәп ята? Без бернәрсә дә сорашырга өлгер­мәдек. Аларга нинди ярдәм кирәк? Ашарларына бар микән, акча да биргән булыр идем”, – ди ул. Алевтина ханым Фәйрүзә апаны күрүгә бу безнең ниндидер туганга охшаган дип уйлый. Бу гаҗәп тә түгел. Чөнки каршында кызы Люда басып торгандай була. Шул ук борын, йөз-кыяфәт. Людмила мин әле тынычланмадым дисә дә, Алев­тина ханым  очрашкач-күр­гәч, тынычланып калганын әйтә.
 
“Әниеңә сәлам әйт”
 
Фәйрүзә апага кызы турында беренче тапкыр хәбәр иткәч, югалып калмавын күреп гаҗәпләнгән идек. Тормыш чыннан да Фәйрүзә апаны шактый сындырган булып чыкты. Пенсияне очын очка ялгап, утына-суына, газына түләп яшәүче авыл карчыгы ул. Улы тәрбиясендә яши дип тә әйтеп булмый, чөнки Наил кабат эшсез калган. Без килгәндә алар өйдә кәҗә бәтие белән мәш килеп йөриләр иде. Кечкенә генә авыл өен күргәч, башка шунда сәер уй килде: Людмила бу йортта ничек үскән булыр иде икән? “1979 елда әни үлеп китте. Ул булса, әлбәттә, баланы роддомда калдыртмый иде. Улым Наилне дә бик яратып үстереште ул. Бервакыт Наилне әтисе ягындагы әбисенә калдырып Казанга эшкә чыгып киткән идем. Аннан да кире кайтардылар“, – дип каршы алды Фәйрүзә апа.
 
Кызы белән очрашудан да, Мәскәүдән дә бик канәгать булып кайткан. “Арчаның теге ягын да күргән юк иде. Өрмәгән җиргә дә утыртмадылар. Илгизәр белән Фәридәнең (“Жди меня” тап­шы­руының Казандагы вәкилләре – Ред.) яхшылыкларын оныта торган түгел. Фәридә чәчләремә кадәр тарап үрде, зур ванналарга кертеп юындырды, рәхмәт яусын үзләренә”, – дип сөйли Фәйрүзә апа башкаладан кайткан тәэсир­ләре белән уртаклашып.
 
Гаҗәп, әмма бу хәлләргә атна-ун көн кала “кызым кайларда икән, торырга җире бар микән, интекми микән” дигән уй килә ана башына. Ә бит аңа кадәр искә тө­шергәне дә булмый. Үлгәнче бер күрер идем дип уйлый Мәс­кәүгә барганчы. “Картайдык бит, 22 ел сыер саудым. Пенсиягә чыккач эшләп булмады. Ярый Наил бар, икәүләшеп утынын да кисә­без, башкасын да эшлибез. Сыерны әле яңарак кына бетердек, авыл­да хәзер көтү дә чыкмый бит”, – ди ул.
 
“Барганда да, кайтканда да, йок­лый алмадым. Колагымда әле дә “әни, мин сине гафу иттем” дигән сүзләре яңгырап тора. Мин башта аларны читтән генә карап утырдым, соңрак кына очраштырдылар. Бик тә сорашасым килә, тел юк, русча бөтен уйлаганымны әйтеп бетереп тә булмый, – ди Фәйрүзә апа. – Беркем дә ташлап калдырма дип киңәш бирмәде шул. Туганнарыма да үпкәләмим. Бу юлы Мәскәүдән кайтуымны бик борчылып көттеләр. Язмыш шулай булгандыр. Кызымны Швей­цариядә икән дип әйтүчеләр дә булды, шунда кадәр үк алып киттеләр микәнни, дип уйлый идем. Ә ул Чаллыда гына булган икән. Анда безнең туганнар да яши әле...”
 
Алга таба кызы Людмила белән аралашып яшәргә исәбе бар Фәйрүзә апаның. “Җәй көне монда күңелле була, кайтырлар. Без Казанга якын торабыз бит. Хәзер су гына юк, бөядә су бетә, – ди ул. – Наил белән Людмила бер-берсенә булышып яшәрләр, туганнар бит”.
 
Фәйрүзә апа белән Людми­ланың мөнәсәбәтләре ничек булып бетәсен әйтүе кыен. Ике төрле язмыш, ике төрле тормышта яши анасы белән кызы. Ә Биектауның Татар Урматы авылыннан киткән­дә Фәйрүзә апа Людмиланың телефон номерын алып, кызына шалтыратты: “Бу мин – әниең. Эштәме? Ярар. Әниеңә сәлам әйт...”
 
 
Язмышлары турында гыйбрәтле фильм төшерерлек кешеләр. Уңнан беренче – Людмиланы тәрбияләп үстергән Алевтина ханым, икенче – Людмиланы тудырган Фәйрүзә апа, дүртенче – Людмила үзе

Рәсимә МУЛЛАЯНОВА
Ватаным Татарстан
№ 23 | 13.02.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы