|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2015 Җәмгыять
Әзһәр Шакиров: “Телен белмәгән татар, гомумән, кеше түгел!”Әзһәр Шакиров исемен ишеткәч, күз алдына сүзен ипләп кенә башлап, халыкны акрын-акрын кыздыра барган оста оратор килеп баса. Бәхеткә, аның андый чыгышларын байтак күрергә туры килде. Гадәттә, берәр кичәгә Шамил абый Закиров белән килеп керерләр, Камал театры кунакларына сүз бирелә дигәч, Шамил абый, әйдә, Әзһәр, син әйт дип, аңа букетны тоттырыр иде дә, аның халыкны уятып, сискәндереп җибәрүен канәгатьлек белән күзәтеп торыр иде. Бу аның насыйп булмаган Спартак ролен тормышта чынга ашыруы кебек тоелды. Г.Камал театрында ярты гасырдан артык эшләгән Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әзһәр Шакиров белән әңгәмә татар театры кыйбласын ачыклаудан башланды. – Әзһәр абый, бүген театр сәясәт коралы түгел дисәгез дә, быелгы репертуардагы күпчелек премьераларда сәяси тема күтәрелгән бит. Ричард IIIне әзерләгән Илгиз Зәйни, мәсәлән, аны хәзерге сәяси вакыйгаларга җавап дип бәяләгән иде. “Хуҗа Насретдин” (Н.Исәнбәт), “Минем исемем Кызыл” (О.Памук) спектакльләрендә дә шундый ук фәлсәфә ята.
– Элек халык тилмереп билет эзли-эзли, басып карауны да бәхет санап театрга йөри иде. Ни өчен? Бер караганда, партия ярдәмчесе, идеология коралы иде бит ул. Чөнки спектакльләрдә яшерен мәгънә бар иде. Анда бу тормышны, партияне генә мактау түгел, ничек бу тормышны рәтләргә дигән сорауга бәргәләнеп җавап эзләү бара иде. Шулай булмаса, театрның кызыгы бетәр иде. Хәзерге тормышны гел мактап спектакль куясың икән, аннан халык бизәчәк. Чөнки бит ул тормышта нинди каршылыклар булганын күреп, тоеп яши. Ул моннан 2 мең ел элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. Хәтта шамакайлыкта да аерым бер мәгънә ята.
– Әмма театрның яраклашкан вакытлары да була...
– Системага каршы чыккан театрның булганы юк дисәк тә, ялгыш булмас. Дөреслекне әйткән саен сәяси басым көчәя генә бара. Безнең заманда Таганка театры бар иде. Аның язмышы болай булды: режиссерын кудылар, чит илгә киткәч, кире кайтырга ирек бирмәделәр. Коммунистлар партиясенең көче беткәч, СССР җимерелгәч кенә кайтты ул. Безнең театрның максатын мин милләтне саклап калуда күрәм. Татар театры үз милләтең белән горурлану хисләре уятырга тиеш. Үз телен оныткан, аннан ваз кичкән татар, минем өчен, татар түгел. Әмма бу хакыйкать дәүләт дәрәҗәсендә аңлатылырга тиеш. Әгәр андый аңлату эшләре алып барылмый икән, димәк, ул дәүләт булып җитешмәгән әле. Милли рухны мәктәп, театр, әдәбият, сәнгать аша тәрбияләп була.
– Режиссер да, артист та сәхнәдә ялгызы гына берни эшли алмый, дисез. Алар бер-берсенә бәйле. Ә Сез режиссерлардан уңдыгызмы?
– Театрны югары баскычка күтәргән талантлы режиссерларның берсе – Ширияздан абый Сарымсаков иде. Аннан соң Празат абый Исәнбәт, Марсель Сәлимҗанов, Дамир Сираҗиев, менә хәзер Фәрит Бикчәнтәев... Аларның барысы белән эшләргә туры килде. Режиссерлар әйбәт булды, мин әйбәт булалмадым. Чөнки һәрвакыт үз фикеремне әйтергә өйрәнгән кеше. Үземчә күрәм, үземчә эшләргә тырышам. Ә бу бер кешегә дә ошамый. Синең ролеңне режиссер үзенчә күрә, артист аңа ышанырга, тыңларга тиеш. Әгәр артист белән режиссер фикере туры килми икән, анда инде берничек тә уртак тел таба алмыйсың. Күп вакыт мин уртак тел таба алмый идем шул. Хәзер инде өйрәндем, ләкин бераз соң!
– Уртак тел таба алмау аркасында рольләрдән төшеп калган булмадымы?
– Рольләрдән төшеп калмадым, бирмәделәр генә. Ләкин бер режиссер алмаса, икенчесе, һичшиксез роль бирә иде. Ул вакытта, минем бәхеткәдер инде, режиссерлар күп иде. Бер генә режиссер булса, миңа авырга туры килер иде.
– Әзһәр абый, халыкта, ничек башлап җибәрәсең, шулай бара дигән әйтем бар. Бу Сезгә туры киләме? Беренче рольләрне искә алыйк әле.
– Мин бик яшьли картларны уйнадым. 25 яшь иде, Ширияздан абый Сарымсаков куйган “Ай тотылган төндә” (М. Кәрим) спектаклендә Дәрвишне уйнадым. Шуннан китте инде. Миңа күп вакыт өлкәннәрне-картларны уйнарга туры килде. Менә урамда бер көн: “Әле сез һаман исәнмени?” – дип әйттеләр. Тамашачылар мине карт артист дип кабул иттеләр. Шәүкәт абый Биктимеров, Равил Шәрәфиевләр минем малайны уйнап йөрделәр бит. Бер вакытны Марсель Хәкимовичка әйткән идем: “Әйдә алмаштырып куй, Шәүкәт абый Биктимеров минем әтине уйнасын, мин аның малаен уйныйм”, – дип. Югыйсә Шәүкәт абый миннән унике яшькә өлкәнрәк. Алмаштырмады. Миңа хәзер картайгач җиңел, яшьли картларны уйнагач, гел карт булып калдым. Мин йә бәхетсез, йә катлаулы язмышлы кешеләрне уйнадым. Миңа үзең шундый булмасаң, сиңа андый роль бирмәсләр иде дип әйткәннәре бар. Тамашачы мине рольләремдәгечә әшәке, гаилә бозучы, бәргәләнүче кеше итеп кабул итте. Янәсе, артист әшәке кешене яхшы итеп уйный икән, ул үзе тормышта шундый кеше. Аңа йә ак, йә кара булсын, ул башканы белми. Ә миндә агы да, карасы да, башка төсләре дә байтак булды. Ә бит яхшы кеше дә хаталар ясый, әшәке кеше дә яхшылыклар эшли ала. Совет сәнгате шуңа корылган ки, бай булса, ул, һичшиксез, начар, хәерче булса, аннан да яхшы кеше юк. Тормышта бит күп очракта киресенчә була.
– Роль дигәннән, Марсель Сәлимҗанов вәгъдә иткән, әмма уйналмыйча калган Спартак роле Сезне хәзер дә борчыймы?
– Юк инде, андый хисләр узды. Әгәр Спартак ролен әзерләмәсәм, алай кызганыч булмас иде. Хәзер инде бу яшьтә ул турыда сөйләшеп утырудан мәгънә юк. Күрәсең, язмышым шулай булган.
– Бервакыт Сез, безнең театрда Ричард IIIне уйнарлык артист юкмы әллә, дигән сорау куйган идегез. Менә хәзер ул спектакль сәхнәгә менде. Сезнең аңа карата фикерегез нинди?
– Минемчә, театр бик зур эш башкарды. Монда театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевнең роле бик зур. Ул яшь режиссер Илгиз Зәйниевка катлаулы әсәрне ышанып тапшырды. Илгиз үзе теләгән максатка иреште дип уйлыйм. Монда Искәндәр Хәйруллин да зур эш башкарды. Ә бит Ричард образы бик зур осталык таләп итә. Ул артист өчен бик зур йөк. Мин шушы әсәргә алынганы өчен театрга рәхмәтле. Спектакльдә катнашкан барлык яшьләр өчен дә сөендем. Чөнки вак әйберләр генә уйнап артист үсә алмый. Режиссер формасын, алымын тапкан. Зур сәхнәдә барса, ул яңгырамаска да мөмкин иде. Кече сәхнәдәге 100 кешегә ул бик тәэсир итә.
– Классик әсәрләргә, тәрҗемә әсәрләренә тамашачы йөрми дигән фикер дә яши бит әле.
– Академия театрында татар әсәрләре куелырга тиеш. Әмма артист классик әсәрләрдә генә үсә ала. Минем уйлавымча, тамашачыга төрки халыклар, Шәрык халкы әсәрләре кызык булыр иде. Сәхнәдә төрки кардәшләребез нинди уйлар белән яши, аларны нәрсәләр борчый дигән сораулар куелса, кардәшләребезнең тормышын күрсәк, безнең рухи ачлыгыбыз бермә-бер кимер иде. Быел Камал театры сәхнәсендә Орхан Памукның “Минем исемем Кызыл” әсәре буенча спектакль куелды. Мин төрек халкында мондый чын талантлы язучы булуына бик сөендем. Бу әсәрне сәхнәгә кую академия театры өчен яңалык булды.
– “20 йортлы кечкенә генә авылдан чыккан ике артист бит без. Укырга керер өчен справка алырга кирәк. Колхоз рәисе Канәгать абый артыннан басуда сөргән кара җирдә: “Канәгать абый! Канәгать абый, зинһар, справка бир инде”, дип елый-елый Нәҗибә белән чапканым әле дә хәтеремдә”, – дип язасыз. Канәгать абый белән укып бетергәч очрашкан булдымы?
– Безнең авыл күптән юк шул инде. Әти-әни исән чакта кайтып йөрдек, хәзер авылның урыны гына бар. Әти Яңа Ташлыяр авылының соңгы кешесе иде. Ул үлгәннән соң авыл бетте. Минем бәхетемә “Таттелеком” җитәкчесе Лотфулла Нурисламович Шәфигуллин, Азнакай районы җитәкчесе Марсель Зөфәрович Шәйдуллин авыл урынын мәңгеләштерделәр. Ике урынга стела (ягъни биек билгеләр) куйдылар. Нәҗибә Ихсанова белән мин яшәгән нигез алдына ташлар өеп, шулай ук истәлек такталары урнаштырдылар. Бер вакыт басудагы камылга ут төрткән булганнар. Ут зиратка да үтеп кереп, аны яндырган иде. Зиратны чистартып, 19 “Камаз” машинасы чүп-чар түктеләр. Зиратны өр-яңадан эшләделәр, андый зур эшне мин гомеремдә дә эшли алмас идем. Чын күңелемнән рәхмәт әйтәм мин аларга.
– Йөрәктән чыккан тагын бер җөмлә: “Совет паспортын синең кебек хәерчеләргә бирмиләр...” Шундый авырлыклар белән укырга кергәнсез, артист булгансыз. Бу һөнәрне әти-әниегез ничек кабул итте? Үткәннәрне барлап, бүгенгегә анализ ясасаң, артист һөнәре сайлаганга үкенмисезме? Театрның дәрәҗәсе арттымы, кимедеме?
– Әти-әни бу профессиянең нәрсә икәнен каян белсен, алар түгел, мин үзем дә аны яхшылап белми идем. Әгәр врач яки укытучы булам дисәң, алар аңларлар иде. Үз гомерендә радио тыңламаган, чын артистны күрмәгән кеше, ничек инде минем артистлыкка укуымны кабул итсен?! Артист булырга укырга керүемне әти-әнигә әйтергә оялдым. Инде белгәч, Аллага шөкер, каты бәрелмәделәр, авыр сүз әйтмәделәр. Театрда эшләгәндә әти бик нык авырып киткәч, Азнакайга кайтып, өйгә табибларны чакырып, әтигә “концилиум” җыйгач, ул мине зур кеше дип кабул итте. Әнигә исә бервакыт радио тыңлатканнар. Мин хикәя укыйм икән. Италиядән туган иленә кайтып барган татар карчыгы турында. Бу карчык үзенең хыялын тормышка ашыра алмый, юлда үлеп кала. Әни елый да елый икән. Балакайларым, мине башка чакырмагыз, үзәгем өзелә, дип әйткән. Тавышны ишеткәч, мине сагынып елагандыр, күрәсең.
Театрның дәрәҗәсенә килгәндә, ул вакытта театр – партиянең ярдәмчесе иде, социалистик идеологиягә хезмәт итте. Хәзер инде аның андый роле юкка чыкты. Минемчә, татар театрының бүген бер генә юлы бар. Ул да булса, милләтне саклап калу. Г.Камал театрының абруе зур. Һәр премьераны җитәкчелек карап бара. Минтимер Шәймиев, мәсәлән, һәр спектакльгә килә, артистлар белән аралаша, сораулар бирә.
– Әзһәр абый, озакламый юбилеегыз җитә. Үткәнен барлап, бүгенге көнгә нәтиҗә ясасак, тормыштан, булмыштан канәгатьме Сез?
– Ходай Тәгаләгә гомер биргәне өчен рәхмәт. 75 яшькә җиткәнмен икән инде, канәгать булмый, нишлим? Дөрес, бер-ике мәртәбә үлем якадан эләктереп алгалады. Берсендә сукыр эчәге шартлады, анысы үтте. Аннан инфаркт булды, анысыннан да котылдым. Менә сигез ел яшим бит әле. Булганыннан канәгать. Безнең артист язмышы яр буенда эре балык капканны көтеп утырган балыкчыныкына тиң. Зур рольләр көтеп гомер узганын да сизми каласың. Мин театр репертуарында булган өч спектакльне аерып әйтер идем. Болар “Бичура” (М.Гыйләҗев), “Ахырзаман” (Ч.Айтматов), “Телсез күке” (З.Хәким), “Курчак туе” (М.Гыйләҗев, Р.Хәмид). Үзем катнашкан өчен генә әйтмим, болар милләт өчен кирәкле, тирән фәлсәфәле әсәрләр иде. Минем бәхеткә театрга Фәрит (Ф.Бикчәнтәев – Г. Камал театрының баш режиссеры) килде. Беренче спектакле – “Бичура”да төп рольне бирде, шуннан китте инде. Биш елга бер мәртәбә кызыклы роль эләгә миңа. Вак балыклар кебек рольләр даими булса да, менә болары күңелгә якыны, җанны биреп уйный торганы. Театр – бик зур хезмәт һәм тәртип таләп итә торган урын. Монда көне-төне эшләргә һәм шушы тәртипкә буйсынырга кирәк. Театрда гади кеше эшли алмый, ул бу эштән тиз туячак, чөнки ул кешенең җанын суырып ала. Монда сабырлык, түземлек кирәк, юкса театрдан китәргә туры килә. Андыйлар да булды. Русларда “Талант не пропьешь” дигән әйтем бар. Без дә алардан ким булмыйбыз дип бераз эчтек. Ә театрдагы бүгенге яшьләр шулкадәр итагатьле, тәртипле, алар, һичшиксез, бездән яхшырак булачак.
– Гаиләдә аңлау тапмасаң, иҗат итүләре дә читен бит әле.
– Хатыным – сәнгать өлкәсеннән ерак кеше. Финанс-икътисад университетында укыта. Улым хәрби өлкәне сайлады. Әнисе алдан ук артист кына булмасын дип әйткән иде. Туктаусыз гастрольләрдә булдык, билгеле, Саҗидәгә җиңел булмагандыр. Әлбәттә, терәгең булмаса, иҗат бармый. Замандашларым турында, театр сәнгатенә кагылышлы мәсьәләләр күтәрелгән язмалар да тумас иде. Алар газета-журнал битләрендә дә, китап булып та тупланып чыкты.
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|