поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.02.2015 Икътисад

Кыска эш көненә күчкән татарстанлылар арта

Соңгы көннәрдә финанс һәм икътисади кризисның хезмәт базарына ясаган начар тәэсире үзен аеруча сиздерә башлады кебек. Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, соңгы атнада республикада тулы булмаган эш көненә күчкән халык саны 3 тапкырга (!) арткан.

Татарстанда эш белән тәэмин ителеш мәсьәләсе 2014 елның ахырында ук актуальләшкән иде инде. Ул чагында республика җитәкчелеген Татарстанда теркәлгән эшсезләр санының артып 15 меңгә җиткәнлеге борчуга салды. Соңрак исә бу сан бераз кимеде һәм шул рәвешле әлеге тармактагы вәзгыять тотрыклануга таба юнәлеш алды.

Шулай да, соңгы вакытта хезмәт базарындагы вәзгыять яңадан катлаулана башлаган. Моны аңлау өчен саннарга күз салу да җитә. Мәсәлән, 4 февраль мәгълүматларына караганда, Татарстанда барлыгы 8,3 мең кеше тулы булмаган эш көненә (эш атнасына) күчерелгән булган. Бер атна эчендә исә андый халык саны кинәт кенә 24,5 меңгә җиткән. Бу узган атна белән чагыштырганда 3 тапкырга (!) күбрәк дигән сүз. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, әлеге хезмәткәләрнең барысы да эш бирүченең шәхси карары нигезендә эш көнен кыскарткан.
 
9-15 февраль көннәрендә 454 кеше рәсми хезмәт урыны булып та, “эшсезлектән” интеккән, 147 кеше исә мәҗбүри рәвештә ялга җибәрелгән. Шунысы мөһим, мәҗбүри ял вакытында аларның хезмәт хаклары сакланмаячак икән.
 
Өстәвенә, 2015 елның гыйнвар-май айларында барлыгы 3 меңнән артык кеше эшсез калыр, дип фаразлана. Шуңа күрә хәзерге вакытта республика җитәкчелеге әлеге халыкка ярдәм ысулларын эзли башлады инде. Билгеле булганча, шушы көннәрдә Россия хөкүмәте  ипотека алган, әмма кризис сәбәпле эштән чыгарылган яки кыска эш көненә күчерелгән гражданнарга ярдәм күрсәтү максатыннан 4,5 миллиард сум күләмендә акча күчерү турында хәбәр иткән иде. Татарстан әлеге ярдәмгә ия булу өчен тиешле документларны әзерли башлады инде, дип ассызыклый Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин.
 
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков сүзләренә караганда, хезмәт базарындагы тотрыклылыкны саклау – иң мөһим максатларның берсе.
 
-  Моңа ирешү өчен 2008-2009 еллардагы кризис чорында тупланган тәҗрибәдән файдалану сорала. Ул чагында Татарстан алдынгылар рәтенә генә эләгеп калмады, ә Россиядә беренче урынны яулауга иреште. Шуңа күрә җитди проблемалар башланганны көтәргә кирәкми, бу эшне хәзердән үк оештыру мөһим, - дип белдергән иде Илдар Халиков киңәшмәләрнең берсендә.

Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ | 16.02.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»