|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.02.2015 Шоу-бизнес
Ранил Нуриев Мәскәүгә күченә? (ФОТО)Җырчы Ранил Нуриевка “МУЗ-ТВ” музыкаль каналына эшкә чакыру тәкъдимен ясаганнар. Әлегә “йолдыз”ыбыз уйлануда. Чөнки тәкъдимне кабул иткән очракта, аңа Казаннан бөтенләйгә күченеп китәргә туры киләчәк. Шулай ук татар сәхнәсе һәм күптән түгел ачкан киемнәр кибете дә арткы планда кала дигән сүз. Хәтерләсәгез: узган елгы II телевизион “TURKVIZYON” фестивален Ранил Нуриев алып барган иде. Финалдан соң оештыручыларны, мөхтәрәм кунакларны җыеп, банкет уздырылды. Менә шунда җырчы “МУЗ-ТВ” каналының генераль директоры, фестивальнең мәртәбәле жюри әгъзасы Арман Дәүләтьяров белән бер өстәл артына туры килә. Фестивальне бик оста алып баруын күреп, Арман Дәүләтьяров Ранил Нуриевне үзенең телеканалына эшкә чакырып кала.
- Арман Дәүләтьяровның алып баручы буларак эшкә чакыру тәкъдиме җәйгә хәл ителер дип уйлыйм. Ул мине нәкъ менә җәй көне узачак “Премия МУЗ-ТВ”га чакырды. Шунда мине бөтен рус шоу-бизнесының яшәешен күрә алачаксың, диде. Җәйгә минем Мәскәүгә күчү-күчмәвем хәт ителәчәк, – диде Ранил Нуриев.
Җырчының әти-әнисе Ранилнең Казаннан күченеп китүен бик үк хуплап та бетерми икән. Шулай да алдагы тормышында үсү өчен менә дигән шанс икәнлеген дә аңлыйлар. Ә бит күптән түгел генә Ранил киемнәр кибетен ачкан иде. Китә калсам, аны сеңлемә калдырам, ди. Иң мөһимен онытып торам: татар шоу-бизнесыннан китмәячәген вәгъдә итеп калды. Мәскәүгә киткән очракта да, параллель рәвештә эшләргә исәп, ди үзе.
Эльза ГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|