поиск новостей
  • 14.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.03 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 28.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 29.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 30.03 "Халык җәүһәрләре" Гала-концерт. Тинчурин театры бинасы, 19.00, 6+
  • 31.03 "Кияу урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Март
  • Габдрахман Сәгъди (1889-1956) - әдәбиятчы
  • Равил Фәхретдинов (1937-2014) - галим, язучы
  • Газинур Фарухшин - җырчы
  • Ислам Беляев (1926-1986) - язучы
  • Ицхак Горелик - дин әһеле
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
16.02.2015 Җәмгыять

Әфган сугышы корбаны

Чирек гасырдан артык вакыт үтсә дә, ул сугышның кайтавазы әле дә кайбер гаиләләрне авыр кичерешләргә этәрә, чөнки интернациональ бурычларын үтәгәндә гарипләнеп кайтучылар да булды, ябык цинк табутлар да аз гына килмәде авылларга. Равил Арифулла улы Хөсәинов та Әфган сугышы корбаны (фотода).

Берничә ел элек Уразавыл урта мәктәбендә аның якты истәлегенә мемориаль такта ачтылар. Һәр ел шул датага туры китереп мәктәп укытучылары район социаль яклау бүлеге белән берлектә Хәтер кичәсе оештыра. Менә бүген дә мәктәп коллективы, укучылар, мәрхүм Равилның дуслары, якыннары һәм К.Октябрь районының Әфган сугышы ветераннары чит илдә һәлак булган бу егетне искә алдылар.  

Равил Арифулла улы Хөсәинов 1965 елның 3 октябрендә Куйсуы авылында туа. Әтисе Арифулла Хөсәин улы һәм әнисе Рабия Атаулла кызы район үзәгенә күченеп, Уразавыл күмәк хуҗалыгында терлекчеләр булып эшлиләр. Биш балалы гаиләдә Равил өлкәне булган. Ул Уразавыл урта мәктәбен тәмамлап, җирле колхозда тракторчы булып хезмәт юлын башлый. Аннары язмыш юллары аны Мәскәү шәһәренә алып китә. Анда профессиональ-техник училищеда слесарь һөнәрен үзләштереп, ЖЭКка эшкә урнаша. 
 
1985 елның май аенда Равилны танк гаскәрләренә хәрби хезмәткә алалар һәм шул ук елның октябрендә интернациональ бурычын үтәргә Әфганстанга озаталар. Ул барча сугышчан заданиеләрне намус белән үти, 20 хәрби операциядә катнаша, яраланып госпитальдә дәвалана. 1986 елның 10 ноябрендә “За отвагу” медаленә тәкъдим ителә, тик егет бу бүләкне алып өлгерми – 22 декабрьдә ул батырларча һәлак була. Танкка боеприпаслар төягән чакта дошман кинәттән безнекеләрне утка тота. Равил югалып калмый, автоматы белән каршы ут ача һәм иптәшләренә танкка кереп качарга боерык бирә. Тирә-якта тынлык урнашуга, Равил беренче булып танктан чыга һәм һич көтмәгәндә дошман пулясы аның яшь гомерен өзә. 
 
Часть командирыннан килгән хатта: “Уважаемые Рабия Атаулловна и Арифулла Хусяинович! Командование и партийная организация войсковой части с глубоким прискорбием сообщают вам, что выполняя свой служебный интернациональный долг на территории ДРА, ваш сын погиб в бою 22 декабря 1986 года. С первых дней службы и до последнего часа он проявлял высокие боевые качества и боевое мастерство, был примером выполнения воинского долга. Боевые друзья Равиля и командование части выражают вам слова глубокой благодарности за достойное воспитание сына и разделяют вместе с вами боль и печаль за постигшее горе”, - дип язылган. 
 
Командование Равил Хөсәиновны үлгәннән соң алып өлгермәгән медале һәм “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкли. Аны ябык цинк табут белән китереп, Уразавыл зиярәтендә җирлиләр. 
 
 

Р.РАМАЗАНОВ
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы