поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.02.2015 Дин

Җәлил хәзрәт Фазлыев: “Ышануны хөрмәт итәргә кирәк!”

Татарстанның баш казые, Балтач районы имам мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев сөйләгән вәгазьләрне тыңлап, язган китапларны укып туя торган түгел. Ислам дине, шәригать кануннары турында гыйлем ияләренең акыллы фикерләрен, шигъри юлларын, тормыштан мисаллар китереп, шулкадәр аңлаешлы, тәмле тел белән яза ул. Гади җөмләләрдән оешкан тирән фәлсәфи фикерләр беркайчан онытылмаслык булып күңелгә сеңәләр дә, җанны тетрәтеп, яшәү-үлем-мәңгелек турында уйланырга мәҗбүр итәләр.

Балтач районы, Борбаш авылында туган һәм шунда гомер кичерүче Җәлил хәзрәт дин белән кызыксынучыларга “Гомер баскычлары”, ”Әле соң түгел...”, “Тигез гомер итегез”, “Җәлил хәзрәт дәресләре”, “Әти-әниләргә нәсыйхәт” һәм башка җыентык-китаплары аша да таныш.

– Җәлил хәзрәт, сез 1956 елда – денсезлек, дингә каршы көрәш чорында тугансыз. Шулкадәр эчкерсез иман-ышануны дин яңарган заманга кадәр ничек саклап килә алдыгыз?
 
– Без денсез вакытны хәтерләмибез. Минем әбием белән бабам биш вакыт намаз укучылар иде. Өйдә һәрберебезгә ашар алдыннан кычкырып бисмилла әйтәсе, аннан кычкырып дога кыласы иде. Әти белән әни дә әбигә буйсыналар, шәригать кушкан әдәп-тәртип белән яшиләр иде.
 
Дүртенче сыйныфта укыганда үзебезнең урамда яшәүче Фатыйх абый янына барып, гарәп әлифбасы өйрәнергә талпынып карадым. Аннан миңа ул имланы күршебез, итекче Габдерахман абый өйрәтте. Миңа “Иман һәм гыйбадәт” китабын биреп чыгарды. Мәктәптә мактанасы килеп, гарәп хәрефләрен өйрәнүемне әйткәч, шелтәләделәр. Ә мин: “Нигә фашист телен – нимесчә өйрәнергә ярый, ә Коръән телен ярамый?” – дип ризасызлык белдердем. Шулай да, бик яхшы укыгач, барлык олимпиадаларга да йөргәч, спорт ярышларында, концерт-спектакльләрдә дә актив катнашкач, укытучылар миңа хәерхаклы мөнәсәбәт күрсәттеләр. Инглиз теле укытучысы Зөлфия апа белән гарәп әлифбасы китабын сорап, Казан дәүләт университетына хат та язып карадык әле, әмма андый китап студентлар өчен генә дигән җавап килде. Аннан Көнчыгыш телләр белгече, филолог Җәмил Зәйнуллин телевизордан гарәп хәрефләрен өйрәтә башлады. Бу алфавитны үзем җентекләп өйрәнгәч, Казанда югары белем алып, авылга эшкә кайткач, теләге булган авыл балаларына гарәп теле өйрәтә башладым. Бик күп бала җыелды.
 
– Сез дә балаларыгызны әби-бабагыз үрнәгендә үстердегезме?
 
– Мәктәпне бик яхшы билгеләргә тәмамлаганнан соң мин Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетында укыдым. Тулай торакта Николай исемле керәшен егете белән яшәдек. Мин аңа әйтеп куйдым: “Бүлмәгә дуңгыз ите кертмисең, юкса, аерым ашыйбыз”.
 
Әле хәләл ризыклар турында уйларга да юк ул заманда. Дин кушканча дөнья көтүләре авыр икән, шуңа балаларымны ислам кысаларында яшәргә өйрәтмәм дип күңелемә беркетеп куйган идем. Әмма гаилә корып, балалар үстерә башлагач, фикеремне үзгәрттем – баланы дин генә чын кеше итә ала дигән нәтиҗәгә килдем.
 
Хатыным Гөлфәния үзебезнең районның Көшкәтбаш авылыннан, педагог-тәрбияче. Аның белән ике ул, бер кыз үстердек. Балаларга догаларны аз-азлап өйрәтә килдем. Олы улыбыз Булатка 9 яшь тулган көнне: “Улым, бүген мин сиңа бер намаз бүләк итәм”, – дидем һәм ул шул көннән бер вакыт намаз укый башлады. 10 тулганда ике намаз бүләк итәм дидем. Бездән күреп, үзләре теләп, улларыбыз Булат белән Алмаз да, кызыбыз Айсылу да 11 яшьләре тулганда 5 вакыт намаз укыйлар иде инде.
 
– Хәзер телевизордан, интернеттан үтереш-суеш, шәрәлек, оятсызлык күрсәтелеп, тормышта әдәпсезлек чәчәк атканда балаларны чиста күңелле, тәртипле, әхлаклы итеп ничек саклап калырга?
 
– Риваять. Баласыз хатын бер ананың яшь баласын урлый. Анасы, баласын эзләп табып: “Бу минем балам, кире кайтар”, – дигәч, тегесе: “Юк, бу бала минеке”, – дип дәгъва кыла. Мәсьәләне хәл итү өчен Сөләйман (г.с.) янына баралар. Ул исә баланы бер бүкән өстенә яткыра да, кылычлы сакчыны чакырып китереп әйтә: “Шул баланы урталай чап та, яртысын берсенә, яртысын икенчесенә бир”, – ди. Баланың үз анасы “аһ” итеп кычкырып җибәрә һәм әйтә: “Бу минем бала түгел, әнә теге хатынга бирегез”, – дип, баласының гомерен саклап калыр өчен иң кадерле йөрәк җимешеннән баш тарта. Сөләйман (г.с.): “Баласыннан баш тартканы – аның чын әнисе, шуңа бирегез”, – дип хөкем чыгара. Ягъни, бала, иң беренче чиратта, әнисенең газизе һәм төп тәрбияче – әни кеше. Ә әтиләр баланы шәхси үрнәк белән тәрбияләргә тиеш. Бала алдында әти кешенең – гаиләнең терәк-таянычы, гаиләне саклаучы һәм үз сүзендә тора белүче, ихтыярлы кеше булуы мөһим. Әти-әнисенә якын-газиз булган кебек, бала бакча тәрбиячесенә дә, укытучыларга да, хәтта әби-бабасына да ул кадәр якын була алмый. Ата-анага шуны белү һәм баласына җиткерү-сеңдерү зарур: кешене кеше иткән дүрт сыйфат бар – акыл, дин, оят һәм игелекле гамәлләр. Бүген күп әти-әни, балага җиңел булсын дип, бөтен эшне үз өстенә ала, шулай итеп, баласының хөрмәтен казанмакчы була. Ләкин бу – ялгыш фикер. Киресенчә, баланы кечкенәдән әти-әнисенә, өлкәннәргә, мохтаҗларга ярдәм итүдән тәм табарга, рәхәтлек алырга өйрәтергә кирәк.
 
Һәркайсыбызның бурычы – үзебездән соң безгә караганда яхшырак бала калдыру, берне генә түгел, берничәне. Хакыйкатьтә, дөньяда чишәсе бер генә мәсьәлә бар, ул – яхшы тәрбияле бала үстерү. Бер генә һөнәр бар, ул – әти-әни булу. Әгәр дә кешелек дөньясы үзенең әти-әни вазыйфасын җиренә җиткереп үтәп, бала тәрбияләү мәсьәләсен хәл итә алса, башка проблемалар үзләреннән-үзләре чишелеш табачак. Балаларыбыз дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булсын дисәк, аларны Аллаһны танырга һәм аның хөкемнәренә риза булып яшәргә өйрәтү – һәр ата-ананың бурычы. Әгәр кечкенә вакытта балага Аллаһ турында сөйләмәсәң, картаймыш көнеңдә Аллаһы Тәгаләгә балаң турында сөйләргә туры киләчәк.
 
– Җәлил хәзрәт, тәрбия дигәндә тел мәсьәләсе дә калкып чыга. Татар телен саклауда дин дә үз өлешен кертергә тиештер бит, кайвакыт вәгазьләрне урыс телендә укыйлар, күңел шуны һич кабул итми...
 
– Әйе, кызганыч, тар фикерле дин әһелләре әле бүген дә: “Исламда милләт юк, милли үзенчәлекләргә, гореф-гадәтләргә урын юк”, – дип акыл саталар. Безнең кебек милли азчылыкны, дини азчылыкны да тәшкил итүче халыкка үзебезнең милли үзенчәлекләребезне саклау аеруча мөһим. Бездә телне югалту – динне югалтуга бәрабәр. Телебезне, гореф-гадәтләребезне оныту безне урыслашуга, шуның белән бергә динебездән ваз кичүгә дә китерә. Үз заманында Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре дә: “Өч төрле әйбер диндә булмаса да, динне саклый: алар – милли тел, милли кием, милли гореф”, – дип язды. Аллаһ Раббыбыз Коръәндә: “Җир вә күкләрнең төзелеше, вә телләрегез, вә төсләрегез төрлечә булуы Аллаһының галәмәтләреннәндер, әлбәттә, Аллаһының бу эшләрендә белем ияләре өчен дәлилләр бардыр”, – ди. Милләтләр кирәк булмаса, Аллаһ аларны яралтмас, аятьләре белән әһәмиятен дә аңлатмас иде. Телебезне саклау өчен иң беренче чиратта динебезне саклау кирәк. Узган гасырда халкыбыз динсез яшәп карады. Динсезлекнең әдәп-әхлак мәсьәләсендә, тел мәсьәләсендә никадәр фаҗига ясаганын бүген исбатлап торасы юк. Кызганыч, әле бүген дә сәхнәләрдә җырлап-биеп кенә милли аңны уятырга маташу бара. Нәрсәнең нәрсә икәнен аңларга вакыт җиткәндер инде. Безнең бөтен гореф-гадәтләребез, яшәү рәвешебез, ризыкларыбыз дин белән бәйле.
 
– Дөньядагы хәлләрне: Франциядә Мөхәммәд пәйгамбәргә бәйле күңелсез вакыйганы, илдәге кризис матавыкларын да шәрехләп үтсәгез иде.
 
– Франциядәге хәлләрне ахмаклык-тилелекнең чиге юк дип кенә шәрехләргә була. Миллиардлаган кешенең намусына төкереп карау бу. Башка милләтләргә карата кыек сүз кулланылса, “расизм”, “семетизм” ярлыгы тагып, гаепли башлыйлар. Ә монда “сүз иреге” дигән булып, кешенең иң нечкә, беренче мәхәббәт кебек иң саф хисен – ышануын мәсхәрәлиләр. Бу хис белән шаярырга ярамый.
 
Ә кризиска килгәндә, кризис сүзе грекчадан “Аллаһның хөкем итүе” дигән мәгънәне аңлата икән. Безнеңчә әйтсәк – Аллаһ Үзенең нигъмәтләрен кысып куеп, безне уйланырга этәрә, безгә сабак бирә. Бүгенге кризисның төп сәбәбе – дөнья икътисадының рибага (банк процентларына) корылуы. Аллаһ Раббыбыз Коръәндә: “Әй, иман китергән кешеләр, риба ашамагыз”, – дип безне кисәтте. Акча, җитештерү тармаклары аша үтеп, продукциягә һәм кабат акчага әйләнергә тиеш. Әмма бүген күп кешеләр, шул исәптән илебез дә, акчаны акчага алыштырып, акча эшләү юлына кереп киттеләр, ә җитештерү тармаклары читтә калды. Авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать тармагы үз эшчәнлекләрен нормаль алып барырга, эшчеләргә тиешле хезмәт хакы түләргә тиеннәр таба алмаганда, аларга кредит тәкъдим иттеләр. Шул ук вакытта миллиард сумнар банктан-банкка күчеп, бер тиенгә ярамаган кәгазьгә әйләнеп ятты. Бүген банкларда акча беткән, “кризис” диләр. Элек җир шарында күпме акча булган – шул акча калды. Берәүдә югалган икән, димәк, икенче берәүнең кесәсенә күчкән. Әгәр ул акча җитештерү тармакларына салынган булса, яхшы техникага, станокларга әйләнеп, халыкка хезмәт итәр иде. Аллаһ Раббыбыз Коръәндә: “Җир һәм аннан табылган байлык – бөтен халыкныкы”, – дигән икән, табылган байлык халыкка хезмәт итәргә тиеш. Шул байлыкның риба юлы белән банктан-банкка күчеп йөрүе кризисны китереп чыгарды да инде.
 
Шулай да дөнья кризисы дип артык кайгырырга ярамый, шәхси кризис яманрак. Бер җирең авыртып, урын өстенә мендең яки тешең генә сызлый, йә тырнак астына шырпы керде ди – күзеңә берәр нәрсә күренәме соң? Өеңдә тәүфыйксыз, юлдан язган балаң булса, бөтен дөнья шау чәчәккә күмелсә дә, бу гүзәллек сиңа күренми бит. Без бит бәхетне дә: “Ни теләсәң, шуны эшли, ни теләсәң шуны ашый алу”, – дип саныйбыз. Шуңа ирешә алмасак, зарланабыз. Безнең иң зур дошманыбыз – нәфесебез. Нәфес артыннан куу сәламәтлекне какшата, гомерне кыскарта. Дин ул – нәфесне йөгәндә тотарга өйрәтә торган фән. Ризыкны күбәйтә торган тагын бер гамәл – туганнар, дин кардәшләр белән аралашу. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Туганнары белән аралашып, күркәм мөгамәлә кылу кешенең йөзен нурлы, кальбен чиста итәр, ризыгын киңәйтер, кешеләрдә аңа карата мәхәббәт уятыр. Туганнар белән, дин кардәшләр белән араны өзү йөзне каралтыр, кальбне пычратыр, ризыкны тарайтыр, кешеләрдә нәфрәт уятыр”, – диде. Мин кечкенә чагымны искә төшерәм: биш метрга биш метр үлчәмле өй, өйдә җиде кеше, бозау, дүрт сарык бәтие, карават астында ике оя каз. Шунда ат җигеп күрше авылдан тәтәләр, җизниләр, кодалар килә. Күршедән савыт-саба, юрган, таба алып чыгасың, кунак итәсең.
 
Без узган елның сентябренә кадәр дүрт буын бер түбә астында яшәдек, сентябрьдә әнием бакыйлыкка күчте. Хәзер улыбыз гаиләсе белән бергә яшибез. Бу уңайдан мин үзебезнең киленгә һәм төп йортта торырлык кыз тәрбияләп үстергән өчен аның әти-әнисенә – кода белән кодагыйга зур рәхмәт белдерәм. Төп нигезне яшәтүче – килен кеше. Ашларга барганда да, әгәр йортта тулы – әби-бабайлы, уллы-киленле һәм оныклары булган гаилә яши икән, мин иң элек шул йортта торучы киленгә, аннан аны шунда яшәрлек итеп тәрбияләгән әти-әнисенә рәхмәт белдерәм.
 
Кызганыч, хәзер киң күңеллелек, мәрхәмәтлелек турында күзләрдән яшьләр агызырлык итеп вәгазьләр сөйләүче кайбер хәзрәтләр арасында да үз әти-әниләре белән бер йортта яши алмаучылар бар... Рухи кризис күзәтелә: күп кешенең өе 100 квадрат метр гына түгел, һәркемдә диярлек машина бар. Аш уздырганда да савыт-саба сорап кешегә керәсе түгел, әмма туганнарга йөрергә, күршенең хәлен белеп чыгарга вакыт юк – телевизорны тамаша кылудан бушый алмыйбыз...
 
- Татарстанның баш казые буларак, халык сорауларына җавап бирәсез, журналистлар белән аралашасыз, районыгызда мөхтәсибәт эшен алып барасыз, авылыгызда имамлык итәсез, китаплар язасыз... Сезнең телевизор карарга вакытыгыз да калмыйдыр?..
 
– Мин тарихи, тирән мәгънәле, матур эчтәлекле, маҗаралы фильмнар карарга яратам үзе. Спорт уеннарына исем китми, шулай да авылда балалар өчен шугалак ясатып куйдым. Җырга, концертка исем китми. Әйе, казый буларак шактый сорауларга җавап бирергә туры килә. Имамлык кыла башлавыма быел ноябрьдә 25 ел тула, Аллаһ боерса. Шунысы куандыра – акыллы, сәламәт яшәүче, туры юлга басып, хәтта әти-әниләрен дә намазга бастыручы яшьләр күп хәзер. 

Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 4 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»