|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.02.2015 Фаҗига
Бүген Актаныш районында килеп чыккан янгында 6 кеше янып үлгән (ВИДЕО)2015 нче елның 13 нче февралендә төнлә Актаныш районы Пучы авылының Кызыл Армия урамындагы йортларның берсендә чыккан янгын буенча тикшерү алып барыла. Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсенең 3 нче часте (ике һәм аннан күбрәк затны саксызлык аркасында үлемгә дучар итү) буенча җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә хәл ителә. Билгеле булганча, янгын нәтиҗәсендә 2002, 2004 һәм 2012 нче елгы өч бала, аларның 34 яшьлек анасы, аның белән бер түбә астында яшәгән 24 яшьлек ир-ат һәм тагын шәхесе ачыкланмаган бер ир-ат һәлак булган.
Янгынның сәбәпләре ачыклана. Төп версияләр буларак ут белән саксыз эш итү һәм мичнең төзексезлеге карала. Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклауга юнәлдерелгән башка чаралар үткәрелә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе.
--- |
Иң күп укылган
|