поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.02.2015 Җәмгыять

Ванга әби ни әйтергә теләгән?

Кешелек өч төркемгә бүленә: оптимистлар, пессимистлар һәм битарафларга. Соңгы дистә елда илдә тормыш итү күзгә күренеп яхшырды, җиңеләйде. Ул киләчәктә дә шулай дәвам итәргә тиеш иде кебек. Әмма Кырым вакыйгаларыннан соң бөтенесе дә үзгәрде. Гомер-гомергә оптимист булсам да, соңгы вакытларда миндә дә пессимистлык өстенлек итә башлады. Шулай булмый ни – ай саен бер зур яңалык һәм берсе дә яхшы яңалык түгел. Менә алар:

– Санкцияләр.

– Украинадагы конфликт.
 
– Нефтькә бәяләр төшү.
 
– Рубльнең очсызлануы.
 
– Инфляциянең үсүе.
 
– Бәяләрнең күккә сикерүе.
 
– Җитештерүнең кимүе.
 
– Халыкара мәйданда Русиянең абруе калмау.
 
– Халыкның хәерчеләнүе.
 
Һәркемгә мәгълүм, боларның барысының да чыбык очы Кырымга барып тоташа.
 
Минем фаразлавым буенча, Кырымны кушудан Русия әлләни зур зыян күрергә тиеш түгел иде. Дөнья бер шаулап алыр да тынычланыр, санкцияләр дә ул кадәр зур булмас кебек иде. Тик уңышлардан баш әйләнү дигән нәрсә бар бит әле. Минемчә, Кырымны җиңел генә үзебезнеке иткәч, ил җитәкчелеге эйфориягә бирелеп, яки кызган баштан ике зур хата ясап ташлады.
 
Беренчесе. Дума депутатлары һәм Югары палата сенаторлары президентка “аерым” очракларда Украинага гаскәр кертергә рөхсәт итте. Соңрак аны юкка чыгардылар-чыгаруын, тик ул тирә-як илләрне куркытырга өлгергән иде инде. Икенчесе. Дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын Кырымны кушудан читкә юнәлтү нисбәтеннәндер инде Русия Украинаның иң тыныч саналган көньяк-көнчыгышында бүгенге конфликтны дөрләтеп җибәрергә булышты. Бу – утка кәрәчин сипкәндәй булды. Белгәнебезчә, Грузия белән Көньяк Осетия конфликты килеп чыккач Русия Көньяк Осетия белән Абхазияне яклап, аларны үз канаты астына алды. Ә кайбер илләр Русия аларны үзенә кушты диләр. Әмма Русия хәйләкәррәк эш йөртте. Ул аларны бәйсез илләр дип таныды. Шуңа да санкцияләрдән котылып калды, тик Кырым һәм Донбасс белән башкачарак килеп чыкты. Экспертлар әйтүенчә, узган ел безнең ил санкцияләр аркасында 950 миллиард сум акча югалткан. Әгәр дә нефть бәясе югары торса, Русия чит илләр керткән санкцияләрдән әлләни зур зыян да күрмәгән булыр иде, бәлки. Безнең илдә бит бөтен нәрсәгә нефть баш, юкка гына аны кара алтын димиләр. Шушы урында финанс министры А.Силуановның былтыр әйткән сүзләрен китереп китүне урынлы дип саныйм: “Ил бюджетының яртысыннан артыгын нефть белән газдан кергән акча тәшкил итә. Кара алтынның бәясе нибары бер долларга төшүе дә казнаны 70 миллиардка җиңеләйтә”. Игътибар итегез: мең дә, миллион да түгел, ә миллиард.
 
Әле үткән ел башында гына нефть барреленең бәясе 100-120 доллар иде, хәзер менә мин моны язып утырганда ул 50дән дә түбән. Монда инде зыянны миллиардлар белән түгел, ә триллионнар белән санау кирәк. Гайдар форумында икътисади үсеш министры Улюкаев әйткәнчә, Русия озакламый шуның аркасында 4 триллион акча югалтачак. Шушы урында бераз тарихны искә алып китик. Үткән гасырның 80 нче еллары урталарында Әфганстан сугышы өчен СССРга сабак бирү өчен АКШ белән Согуд Гарәбстанының яшерен килешүе нигезендә нефть барреленең бәясе 14 долларга кадәр төште. Нәтиҗәдә, 4 елдан СССР таркалды. Аннан аның бәясе күтәрелеп алды һәм бераздан тагы 11 долларга кадәр тәгәрәде. Бу – Ельцин хәкимлеге чоры иде. Нәтиҗәдә, ил криминальләште, банклардагы акчалар янды, эшләгән кешеләргә айлар-еллар хезмәт хакы түләнмәде. Инде менә өченче афәт ишек кага. Монысы ни белән бетәр – без фәкыйрьләргә нәмәгълүм.
 
Кризис басымын киметү, җиңеләйтү өчен резерв фонды бар диләр, тик ул да төпсез түгелдер, озакка бармас. Таяк ике башлы дигәндәй, кара алтын бәясе төшү безнең ил өчен фаҗигагә тиң булса, аны сатып алучыларга күктән ярма яуган кебек. Ул янга калдырган долларлар, Европа илләрендә безнең азык-төлек санкцияләреннән зыян күргән фермерларга компенсацияләр түләргә тулысынча җитә, хәтта артып та кала диләр. Русиянең бәйсез сәясәт алып баруына АКШның күптән саруы кайнап, аны ничек басарга белми йөри иде. Сәбәп табылды. Украина конфликты килеп чыкты. Русиянең күпләр белән ачуланышуыннан иң отканы Кытай булды. Бердән, ул очсызлы энергия чыганакларына ия булачак, икенчедән, Кытай инвестицияләр һәм эшче көчләр аша Себерне үзләренеке итүгә юл ачты. Безне киләчәктә тагын бер куркыныч сагалый. Әгәр дә чит ил кредиторлары Русиядән бирелгән кредитларын сроклары тәмамланганчы кайтаруны таләп итсәләр, бу чынлап торып соңгы ыштанны салдыруга тиң булачак. Бүген Русиянең чит илләргә бурычы 700 миллиард доллар чамасы. Аның 60 миллиардтан артыгы гына дәүләтнеке, калганнары банклар, корпорацияләр, компанияләр һәм предприятиеләрнеке. Алар алган кредитларның барсына да “Дәүләт гарантияли” дигән мөһер сугылган. Дәүләт гарантиясе дигән термин шуны аңлата: әгәр дә кредит алучылар ниндидер сәбәпләр аркасында аны түли алмасалар, моны дәүләт үз өстенә ала. Хәзер ул 700 миллиард бурычның безгә күпмегә төшкәнен күрсәтеп китәм. Аны долларның бүгенге курсы аша безнең акчага әйләндереп, ил халкы санына бүлсәң, ул җан башына (ими балалар белән картларны да кертеп) 300000(!!!) сум килеп чыга. Кыскасы, бурыч муеннан, эшлә дә эшлә генә. Мин Мәскәү, үзәк матбугат басмаларын да укыштырам. Аларның кайсылары җитәкчелек фикерен алга сөрә, кайсылары, киресенчә, тетмәләрен тетә. Президентка да сүз тигерми калмыйлар. Илдәге бүгенге вәзгыятьнең катлаулануын югарыдагылар теләмиләр һәм аны контрольдә тотарга тырышалар. Шул сәбәпле, быел халык хуҗалыгының күп тармакларында финанслау кимегәндә, армия һәм полициянеке арттырыла гына. Без – өлкән буын, үз гомеребездә шактый тетрәнүләр күрдек, кичердек, аларның тагы берсен күрергә Ходай язмасын иде. Мине борчыган тагын бер нәрсә бар. Соңгы вакытларда Болгариянең мәшһүр күрәзәчесе Ванга турындагы телетапшыруларны еш күрсәтәләр. Ул 2016 нчы елда Европада кеше юк диярлек дигән. Бу “бушлык” нәрсә дигән сүздер – мин аңлап бетермәдем. Ванга әбинең 70 процент күрәзәсе тормышка ашкан диләр. Нәрсә-нәрсә, аның 16 нчы елгы бушлык турындагысы шул теге 30 процентка керсен иде. Ванга әбинең Бөтендөнья сугышы турындагы күрәзәләре дә бар. Кайбер кайнар башлар инде аның фитиле кабынган дип тә әйтәләр. Илдә вәзгыять көне-сәгате белән үзгәрә, шуңа язмамның кайбер өлешләре газетада чыкканчы ук искерергә дә мөмкин. 

Абугали ГАЛИМОВ
Татарстан яшьләре
№ 4 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»