|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.02.2015 Җәмгыять
Салаватка 1001 сорауХөрмәтле укучыларыбыз! Тормышының 55 яшьлегенә килеп җиткән Салаватка нинди сорауларыгыз бар? Ул һәр сорауга да ачыктан-ачык җавап бирергә әзер, дип мөрәҗәгать иткән идек. Шөкер, җырчының иҗатына, тормышына берәү дә битараф түгел. Конвертларга салып та, электрон почта аша да редакциягә күп хат алынды. Хатларда исә кимендә 3-4 сорау һәм аларның барысы да Салават Фәтхетдиновны туган көне белән ихлас котлаудан, аңа, әнисенә, хәләл җефете Ләйсәнгә, балаларына, киявенә, оныкларына саулык-сәламәтлек теләүдән башлана. Ихлас теләкләргә “Ватаным Татарстан” газетасы да бик теләп кушыла. Редакция Самара өлкәсенең Похвистено районы, Новое Мансуркино авылының Колхоз урамы, 3 нче йортында яшәүче Бәдия Әүхәди кызы Кәримовадан посылка да алды. Эче тулы йон оекбашлар, барысы да чуклап-чәчәкләп бизәлгән. Бер төргәге Салаватның үзенә, икенчесе – Ләйсәнгә, өченчесе – Рөстәмгә, кызларына, киявенә, оныкларына. Иң зур төргәк, авылда яшәвен искә алып булса кирәк, әнисе Тәклимә апага. “Мөселман кардәшем Салават, аякларың гел җылыда булсын, – дип тели Бәдия апа. – Йөргән юлларыңда Хозер-Ильяс, Җәбраил фәрештә канаты астында сакласын. Ходай каршында без барыбыз да туганнар. Барыбызны да Ходай яратып дөньяга китергән. Бу күчтәнәчләремне, үзебездә дә бар ул, ник җибәргән инде, дип тә әйтәсездер. Әмма ихлас күңелемнән якын итәм үзегезне. Салават улым билен авырттыргач та бик сызландым. Миннән шундыйрак сораулар:
– Автоузышта тән җәрәхәте алганнан соң сәхнәгә сүрәлеп кенә чыга идең, хәзер хәлләрең ничек соң?
– Илһам, Әлфияләр ни хәлдә?
– Самара бездән 180 километр ераклыкта, Богырыслан җитмеш километрда гына, концертларыңны туган-тумача белән шунда барып карый идек, әмма соңгы вакытларда килми башладың, берәр сәбәбе юктыр бит?”
Салават: Минем туган көнне шулай күңелегезгә якын итүегез, бүләкләрегез өчен бик зур рәхмәт Сезгә, Бәдия апа. Аяк-кулларыгыз сызлауның ни икәнлеген белмәсен, оекбашларыгыз чын сәнгать әсәре дип бәяләнерлек. Казандагы концертларым көннәрендә мин аларны киеп тә йөрдем, Ләйсәнгә дә, балаларга да бик ошады, авылдагы әнәй, бу оекбашларны киеп пычратмам, карап кына торырмын инде, диде. Аның дә рәхмәтен җиткерәм.
Әлфия апа да, Илһам абый да, Аллага шөкер, таза-сау. Алар белән гел элемтәдә торам. Алар безнең өчен буй җитмәслек биеклектә. Алардан өйрәнергә дә өйрәнергә инде безгә. Илһам абый “Татар моңы” фестиваленә дә килгән иде, февраль аенда аңа сиксән яшь тула. Казаннан читтә гастрольләр вакытында әлеге ике олуг шәхес хакында сорауларны бик еш бирәләр. Ходайдан аларның исән-сау, һаман да көр күңелле булуларын сорыйбыз.
Богырысланны бераз онытып торуыбызның бернинди җитди сәбәбе дә юк, бары тик вакыт җитмәү генә бар, хәзер инде без Россия күләмендә чыгышларыбызны башлыйбыз һәм, Бәдия апа, сезнең төбәк тә исемлектә булыр. Сәхнәгә хәзер сүрәлеп чыкмыйм инде, таякларны да ташладым. Ходай тарафыннан җитди бер кисәтү булды, ахры, ул миңа. Спорт та, эстрада сәнгате дә җитдилекне таләп итә. Гомумән, һәр һөнәр осталык сорый.
***
Сәхнәгә чыгуыңның беренче елларында концертларны үзең бик кызык итеп алып бара идең. “Тагын берәрне сылаеммы?”– дип әйтүең генә дә залны җанландырып җибәрә иде. Ике тычкан кочаклашып кереп бара тишеккә, ике тычкан кавышканны кавышырбыз ничек тә, дип җырлавың да үзеңә гел килешле иде. Хәзер концертларыңа бара алмыйбыз, олыгайдык. Үземә 80 яшь тула. Салават дус, җырла, картайма, өлкәннәрдән сиңа теләк шул.
Хәлим бабай Хәлиуллин.
Казан. Камышлы урамы
***
Салаватның бер генә сезон концертын да калдырганым юк. Аның концертларында кайгы-хәсрәт, борчылулар, хәтта акча җитмәүчелек тә онытыла. Зәвыклы, мәгънәле җырлар үзенә тарта мине. Сезгә, Салават, Ходай тарафыннан акыл, сәләт бирелгән, булдыклылык, эшчәнлек, халыкка хезмәт итү кебек сыйфатлар хас. Шулай да илаһи көчкә ия булсаң, иң беренче итеп ниләр эшләр идең?
Роза Әлмиева.
Казан. Волгоград ур.,
1 нче йорт
Салават: Кыйблам барыбер халыкка хезмәт итү белән бәйле булыр иде.
***
Ике яшьлек оныгым Данияр Закиров “Юк, юк” җырына төшерелгән клипны карый да: “Ә Салават үзе кайда?” – дип сорап куя. Балакаем ике тапкыр операция кичерсә дә, хәтере шундый яхшы, күпчелек җырларыгызны яттан белә, үзегезне таный. Улыгыз Рөстәмчә итеп: “Яратмасаң яратырсың, мин бераз көтеп торам”, – дип җырлый. Дәү әни буларак (Сез дә дәү әти бит) шуны сорыйм әле: “Үз балаңа куелган таләпне ни өчен оныкларга куеп булмый икән?”
Салават: Безнең халык: “Баланың баласы балдан татлы”, дип юкка гына әйтмәгән инде.
***
Салават өлкән буын артистларны да үзенә ияртә. Безнең кебек авыл әбиләренә дә шундый мөмкинлек тудырмас микән? Шулай була калса, моңнары белән безгә яшәү көче өстәгән Салаватның иңнәреннән аналарча кочып, туган көне белән котлап үзенә дә бер җыр бүләк итәргә иде. Җырның сүзләре исә болайрак булыр иде:
Сабыр түгел мин, дип әйтмә,
Аяз көндә Син – яшен.
Котлы булсын – Моң иясе
Синең 55 яшең.
Тәнзилә Хәбибуллина.
Әгерҗе районы,
Салагыш авылы
Нәрсә булды соң әле безгә? Концертларга барасыңмы, телевизорны борып куясыңмы, бер-берсенә охшаган, игезәк, күңел кайтаргыч җырларны тыңлыйм да, без нинди хәлгә калдык, дип куям. Җыр сәнгатендә моң бетте. Син үзең дә кайвакытта концертларыңда моңсыз җырлар җырлыйсың. Танылган башка җырчыларыбызның да шушы тайгак юлга кереп барулары бик аяныч. Алга таба да эшләр шулай барса, татар телсез генә түгел, моңсыз да, җырсыз да, көйсез дә калачак. Салават халык җырларын, мәшһүр композиторларыбызның көйләрен онытты, тамашачылар аның концертларына йөрми башлады, дисәләр, ни дип әйтер идең?
Син, Салават, күп еллар элек, бер концертыңда, тамашачы сорау биргәч, шундый вакыт җитәр, костюмнарны кибетләрнең арт ишегеннән түгел, алгы ишегеннән генә кереп алырбыз, дигән идең. Андый заманнар күптән җитте, әмма ләкин кайбер җырчылар сәхнәгә кыршылып беткән джинсы чалбардан, элек әбиләр киеп йөри торган чуар чәчәкле күлмәктән чыгалар. Акчалары юкмы, әллә башка бер сәбәбе бармы? Бу бит тамашачыны хөрмәт итмәү. Концертка килгән кешеләр артист сәхнәгә чыгып басуга аның киеменә карый. Шул чак затлы киемнәрдән сәхнәгә елмаеп-көлеп чыгып баскан Рәшит Ваһапов, Габдулла Рәхимкулов, Илһам Шакиров һәм башка кайбер җырчылар күз алдыма килә. Син, Салават, күлмәк яки шуңа охшаган киемнәр белән тамашачы каршына микрофон тотып чыккан ир җырчыларга карата нинди фикердә?
Ихтирам белән гармунчы егет Мөнир Абдуллин. Казан
Салават: Борчылуыгыз бик урынлы, гармунчы егет Мөнир абый. Моң ул – халыкны халык итүче. Халык көйләрен, композиторларыбыз әсәрләрен без һич онытырга тиеш түгел. Әмма, ни кызганыч, сәхнәне акрынлап чүп баса, бу халкыбызның зәвыгын да зәгыйфьли. Хәтта ки тамашачыдан һич уңайсызланмыйча, оятсыз җырлар да җырлана башлады. Әзерлеге булмаган, әти-әнисе, туганнары кушкан өчен генә сәхнәгә менүчеләр дә күп. Сәхнәнең чүп оясы түгеллеген халык алдына чыкканчы аңласын иде яшьләребез. Халкыбыз борын-борыннан тыйнак булган, гореф-гадәтләребез дә, динебез дә, денебез дә андый ямьсезлекләрдән азат. Без, безнең буын җырчылары, бездән өлкән буын җырчылар, әлбәттә, чаң сугабыз. Тыңлау, нәтиҗә ясау дәрәҗәсе генә без көткәнчә түгел. Бәлки, элеккеге сәнгать советларын кабат яңартыргадыр?
Шулай да җыр өлкәсендәге безнең киләчәк алай ук өметсез түгел әле. Җыр фестивальләре, конкурслар оештыру – сәләтле яшьләребезне барлау максатыннан. Һәм шатланып әйтергә тиешбез: чын мәгънәсендә талантлы яшьләребез күп, алар сәхнәдә үз урыннарын алып киләләр. Килде-китте җыр белән фестивальдә урын яулап булмый. Дәрәҗәле жюри җыр сәнгатенә килүчене иләк аша уздыра: тавыш мөмкинлекләре дә, сәхнәдә тотыш та, кием дә һ.б. искә алына. Без үзебез дә менә шундый сынаулар аша үтеп сәхнәгә күтәрелгән һәм хәзер дә бәйгеләрдә катнашып килә торган җырчылар.
Бәйгеләрдә катнашмыйча этеп-төртеп кенә сәхнәгә күтәрелүчеләр бүген – бар, иртәгә – юк. Әмма, ни аяныч, андыйларның урыны тулыланып тора, берсе “сүнә”, үзенең бер көнлек икәнен дә аңламастан, аның урынына икенчесе калка.
Мин үземне җырчы дип түгел, җырлаучы дип саныйм. Җырчылар, инде әйткәнемчә, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова.
***
– Авыр вакытларда әниең янына кайтып киңәш-табыш итәсеңме? Әти-әниеңнең кыйнаганы булдымы?
Тәнзилә Шәрәфиева.
Теләче районы, Максабаш авылы
Салават: Гаиләдә без алты бала үстек. Хәзер өчебез исән-сау. Мин гаиләдә өченче бала һәм, зарланып әйтүем түгел, гаилә арбасына чын-чынлап җигелү, аны тарту күбрәк миңа эләкте. Тормыш, Аллага шөкер, авырлыкларны мулдан өеп бирде. Әмма аңа карап сынмадык, сыгылмадык, киресенчә, үзебезне тормышка яраклы икәнлегебезне исбатладык. Монысы инде иң мөһиме. Әти – әти, инәй инәй урынында иде. Хәзер әнә нинди ямьсез күренешләргә юлыгабыз: әти-әниләрен судка биргән балалар да бар, үз балаларыннан кул селтәгән ата-аналар да җитәрлек.
Без әти-әнидән кыен ашап үсмәдек. Аларның безне кыйнарга вакытлары җитмәде, гел эштә булдылар, без дә эштә идек.
Әти инде мәрхүм (урыны җәннәт түрләрендә булсын), инәйгә көн дә шалтыратып хәл-әхвәл белешәм дип мактана алмыйм. Әмма аның миңа хәер-догада икәнлеген белеп, сизеп торам.
Вакыт кысанлыгы сиздерә, онытып та җибәрәм. Быелдан башлап: “Инәйгә шалтыратырга кирәк”, – дип кәгазьгә язып кую гадәтен керттем. Бу ысулның файдасы зур, башкаларга да киңәш итәм.
Ни кызганыч, авылга сирәгрәк кайтыла. Бу хәл ир-атларда үзен күбрәк сиздерә: тормыш куабыз дигән булып, аклану сәбәпләрен дә табабыз. Рәхмәт хатын-кызларга, алар кырык эшен кырык якка ташлый да әти-әнисе янына кайтып килә.
***
Казаннан Рәхилә Апакаева хаты Салават сүзләрен дәлилләп тора сыман. “Мин Ленин исемендәге мәдәният йортына якын гына урында сату итәм. Билет таратучылар якын танышларыма әйләнеп бетте инде. Шулай, гыйнвар аенда булачак бер концертка мактый-мактый билет тәкъдим итте бу. Билетка көлкеле тамаша дип тә язылган. 250 сум түләп билет алдым да күрсәтелгән вакытка мәдәният йортына килдем. Халык бик аз, шулай да тамаша дигәннәре башланды һәм концертны алып баручы да, җырчы да шул бер кыз булып чыкты, ни генә кыланмый... Көмәнле халәттә килеп чыкты бу бермәлне, корсагы алагаем зур, күлмәгенең итәге биленә менеп җиткән диярлек. Янәсе, шушы кыяфәте белән тамашачыны көлдерә. Ул да булмады: “Балага узуымны өйдәгеләр белмәде, сез дә әйтмәгез, – ди бу. – Менә хәзер әтисен эзлим, залдагылар арасында булырга тиеш”. Китте шуннан эзләү, сәхнәгә әле бер ирне чакыра, әле икенчесен... Йә Алла, шушы да булдымы көлкеле тамаша? Ярый әле кызымны алып килмәгәнмен, дип шатланып утырдым. Тамаша беткәч тотындылар сәхнәгә чәчәк ташырга. Туганнары, таныш-белешләре икән. Бу баланың әнисе дә сәхнәдә булып чыкты һәм халык алдына чыгып җырлады да әле. Көлкеле тамаша дигәннәре чыннан да көлке, мәсхәрә булды. Йә Раббым, сәләтең чамалы була торып нигә сәхнәгә чыгарга. Сәхнә изге урын, тәрбия урыны бит ул.
Салават белән юлларыбыз кисешкән чаклар булды безнең. Шуның бер ачык мисалы – архивымнан аның үзенә дә таныш булмаган фотосын җибәрәм. Күрешкән, үртәшкән чакларга килсәк, беренчесе, Салават Зәкиевич җырлый башлаган чорында минем туган авылым Иске Карамалыга килгән иде. Залда нибарысы алты кеше. Талашып кайтып китте. Ышанмасагыз, клуб мөдире шул ук Миләүшә – раслар, шәт.
Икенче мизгел – фото белән бәйле 2003 ел. Мөслимгә концерт белән килгән иде. Сабантуй мәйданы урынында: “Мин монда Әхияр өчен генә килдем!” – ди бу. Анысы кем булгандыр, чуртым белсен. Ә мин үзем ул чорларда Әлмәт шәһәрендә “Город А” газетасы баш мөхәррире булып эшли идем. Исәп – әңгәмә кору. Салаватның җавабы кыска: “Ниемә кирәк ул Әлмәтләр. Мин Мөслимдә ич!” Ярый әле качып-посып фотога төшерә алдым.
Тагын бер “чәкәләшү” – 20 нче юбилей сезоны концертларын Камал сәхнәсендә карап, идән тулы кәгазь битләре күреп шаккаткач мәкаләм дөнья күрде. Кыскасы, Салават Фәтхетдинов антигероем булды минем. Язмадым түгел яздым! Шәп һәм калкансыман кебек башкалардан бөек икәнен танып, шул ук вакытта гади җир кешесе кебек хаталардан хали булмавын ассызыклап яздым. Соравым шул – сез миңа үпкә саклыйсызмы?
Үземчә ярату белән
Гөлназ Шәмси
Салават: Һич юк. Миләүшәгә дә, үзегезгә дә сәлам. Фотолар – шәп. Минем өчен яңалык булды. Ил-көннәр тыныч булып, сәхнәләрдә күрешергә насыйп булсын. Алты кешегә килгәндә – мин үземнең киләчәкне халык тулы тамаша залларында күргәнмен инде. Ходай шуны насыйп итте дә.
***
– Үзегезне ничә яшьтә дип хис итәсез?
– Унсигездә.
– Уйлап, санап карасаң, татарның бик күп талантлы шагыйрьләре, җырчылары Башкортстан ягыннан. Моның сәбәбе нидә икән?
– Татар һәм башкорт аһәңен тыңлап үсүдәндер, дип беләм.
– Безнең илдә яшәү ошыймы Сезгә?
– Татарстанда яшәү ошый.
– Үткән елларыгыздан канәгатьме?
– “Үткәнне каргамаек” дип җырлыйм мин. Әмма соңгы ун ел пассиврак, эзсезрәк үтте сыман.
– Машинада барганда нинди көй яки радио куясыз?
– Күп очракта телефоннан сөйләшәм һәм күзне йокы баса.
– Дан һәм популярлыкка мөнәсәбәтегез нинди?
–Алар икесе дә бик тиз узып китүчән. Иң мөһиме – кеше булып калу.
– Иҗат итәргә Сезне нәрсә илһамландыра?
– Халкым көч бирә.
Фәрдия Хәбибуллина.
Әтнә районы, Күәм авылы
***
Хәтерем ялгышмаса, элегрәк берәү сорау биргән иде: “Сез Илһам Шакиров җырлаган “Кара урман”ны җырлый алыр идегезме?” – дип. Сез: “Урманга керсәм йә адашырмын, ул урманда Илһам абый үзе генә йөрсен инде”, – дигән идегез. Гомумән, моң дигәннәре нәрсә ул?
Дәлия әбиегез Ханнанова.
Актаныш
Салават: Бу сорауга җавапны Илһам абыйның үзеннән үк бирдерик әле. Миңа аның моң турындагы фикерләрен тыңлау насыйп булган иде.
“Энекәш, моң дигәннәрен сизеп, тоеп, хәтта ки күреп тә була, әмма тәрҗемә итеп кенә булмый, – дигән иде ул һәм мисаллар да китерде. Әйтик, берәү урамга чыга да күккә, янәшә-тирәдәге матурлыкка карап моңлана. Бу халәт аның йөзенә дә чыга. Эңгер-меңгер кергәч яшь егетләр елга буйларында ат, сыер саклыйлар, шунда учак та ягып җибәрәләр. Бу инде шул хәтле гаҗәп күренеш – моңлы, йөрәкләргә тия, әллә кайларга китәсе, әллә ниләр майтарасы килә. Бу да моң! Безнең татар, башкорт җырларына бормалар, мелизмнар хас бит инде. Кайберәүләр мелизмны моң дип аңлый. Алай гына түгел шул: күңелнең дә саф булуы кирәк, явыз, кабахәт кешедән беркайчан да моң чыкмый. Кайгы, сагыш булса гына моң була дию белән дә килешмим, мәйданда шатлык моңнары яңгырады, дип әйтәбезме? Әйтәбез. Димәк, үзе шатлыклы, үзе моңлы. “Сәйдәш марш”ларын тыңлаганнан соң да моңланабыз. Үзе марш, үзе моң! Моңның иң мөһиме милли булуы кирәк. Моның өчен инде үз тарихыңны, музыкаль фольклорны, бүгенгене белү шарт. Без, җырлаучылар, барыбыз да менә шушы хакыйкатьне онытмаска тиеш”.
***
– Мине соңгы вакытта туган телебезнең хәле бик тә борчый, башкалабыз Казанда күп чаралар рус телендә үтә, яшьләр туган телләрен оныта, аны куллануны кирәк тапмый, аннан ничектер кимсенә дә кебек. Алар рус телендә сөйләшеп үзләрен “текәрәк” хис итә, ахры. Сез саф татар телендә җырлаучы җырчы буларак, әйтегез әле, туган телгә карата хөрмәтне ничек итеп кайтарырга? Якын киләчәктә хәлләр болай дәвам итсә, татар теленең авыл кешесенең кулланышында гына калуы һәм аннары бөтенләй үк юкка чыгу куркынычы да бар бит.
Сез инде күп еллар сәхнәдә чыгыш ясап киләсез, елдан-ел яңа сезоныгызны ачып безгә мавыктыргыч концертлар бүләк итәсез. Шул форсаттан әйтеп китсәгез иде, Сез ничек итеп үзегездә алга таба эшләргә ихтыяр көче табасыз?
Зөлфәт Закиров,
23 яшь.
Авылда туып үсеп, бүгенге көндә Казанда яшәүче
Салават: Купшы сүз булып кабул ителмәсен – халкыма хезмәт итүем белән мин бик горурланам. Халкым күтәрде, халкым мине бар да итә, юк та итә ала. Тел мәсьәләсе минем үземне дә борчый һәм үземне гаепле дә дип саныйм. Ник дигәндә, гаиләдә булмаган тәртипне илдән сорап булмый. Өч балам бар. Берсе русча сөйләшә, икенчесе – инглизчә. Татарча рәхәтләнеп сөйләшеп булмый. Өйдә булмаган мохитне мин ничек халыкка: “Шулай булыгыз”, – дип әйтә алыйм? Әйтергә кирәк. Читтән килеп безгә берәү дә: “Татарлыгыгызны югалтмагыз”, – димәячәк. Без үзебезгә генә кирәк. Үзебезне үзебез сакларга тиешбез дә.
***
Мин инде сезгә 1000 ел яшә дип әйтә алмыйм. Яратмыйм әкиятне. Тик шулай да:
Их тала, тала, тала,
Тала ике беләгем.
70 тулсын, 80 тулсын
Сезгә минем теләгем.
Рус артистлары арасында хатын алыштыручылар күп. Сез тәртиплеме, әллә хатын чыдаммы?
Вансит Шәфигуллин.
Казан
Салават: Гаилә мөнәсәбәтләрендә чыдамлык бик кирәк. Мәхәббәтне мин өч төргә – җавапсыз мәхәббәткә, мәңгелек мәхәббәткә һәм дә бәхетле мәхәббәткә бүләм – шул хакта 26 нчы сезон концертларында киңрәк һәм аңлаешлы итеп тамашачыга да сөйлим. Безнең мәхәббәт өченче төргә карый.
***
– Миңа бу хатны язарга “Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесендә Миләүшә Айтуганова белән әңгәмә вакытында “Ләйсән пешергән кыстыбыйны ашарга яратам”, – дигән фразагыз этәргеч бирде. Ни өченме? Үзем белән булган хәлләрне языйм әле, шуннан барысы да аңлашылыр. Мин авылда бик дәрәҗәле ун балалы гаиләнең тугызынчы баласына кәләш булып килдем. Иремнең җиде кыз туганы, ике ир туганы бар иде. Каенанам да бик булган хатын, ир кеше эшен дә, хатын-кыз эшен дә бик булдырып, җиренә җиткереп эшли белә иде. Каенатам үлгәч, ел саен кыш торырга безгә килә башлады, аннан җәйгә кайтып китә иде. Бер елында үзебезнең урамда гына яшәүче кызларына кунакка төшкәч, тегеләр кыстыбый пешергәннәр. Әни (мин аны әни диеп йөрим) шунда: “И-и, килен пешергән кыстыбыйны ашатыр идем мин сезгә”, – дигәне минем кыстыбыйны була инде. Кызының ике килене бар, икесе дә ашханәдә пешекчеләр булып эшлиләр, кызы шул киленнәр алдында уңайсызланып, үзенчә әнигә үпкәләгән иде. Ә мин, үз чиратымда, дөнья булгач, бик тәмле итеп кыстыбыйлар пешерүчеләр бардыр, әни мине яраткач гына шулай дигән инде ул дип, нәтиҗә ясадым. Чыннан да, “әнинең яраткан килене” дип йөрттеләр үземне. Һәр эшемне ярата, мактый иде.
Беренче кышын 1985 елда килде ул. Авылда 80 яшьлек карчык ничек кенә югандыр инде үзенең эчтән кия торган ак күлмәген. Мин юып киерткәч, “Килен, ничек шулай ак була ул синең юган керләрең?” – диде. Ә мин, икенче тапкыр юган вакытта, тагын да аграк булсын дип, әнинең эчке күлмәген үзенә күрсәтми генә икешәр тапкыр кайнатып, әллә нинди агарткычлар сала идем. Менә нинди хикмәт белән эшләргә өйрәткән ул мине. Шулай мактый-мактый, ә мин тагын да тырышып, 12 кышны килеп, 92 яшь тулгач үлеп китте каенанам. Һаман да сагынам, бик яхшы иде, 22 тиенлек батонны да: “Килен, бигрәк тәмле батон алып кайтасың”, – дияр иде. Бер кызы, әзрәк ачуы килептер инде: “Әйе, батонны да аңа аерым пешереп бирәләр инде, сиңа тәмлене алып кайтсын дип”, – дип әйтә иде.
Әйтәсе килгәнем шул: “кыстыбыйны: “Салават Ләйсәнне бик-бик яратканга гына шулай тәмле ул”, – диясем килә. Ләйсән дә моны күңеле, йөрәге белән тоядыр дип аңлыйм. Әлегә кадәр аңламаган икән, белсен, Салават аны ихластан ярата, хөрмәт итә икән, кыстыбый шуңа тәмле.
Мөнәвәрә апагыз.
Хәзер әби инде үзем дә.
Казан, Суворов урамы
Габделбәр РИЗВАНОВ |
Иң күп укылган
|