поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
17.04.2009 Мәдәният

ТАТАР ТАТАРНЫ КОТКАРЫРГА ӘЗЕРМЕ?

Зөлфәт Хәкимнең гаделсезлеккә каршы каләм күтәреп көрәшә башлавы узган егерменче гасырның 80 нче еллары ахырына ук туры килә. Күрегезсәнә: аның газета-журналларда беренче сатирик хикәя­ләре күпләп басылып, татар гавамында үзенә күрә бер әдәби-сәнгати революция ясаганына да егерме еллап вакыт үткән икән инде!

Шаулы туксанынчы еллар атрибуты – исерекбаш президент, Гайдар ваучерлары, ГКЧП, СССРның арыш боламыгы кебек таралып төшүе, Россия парламентын тупка тотулар, коммунистлар партиясенең җан тәслим кылуы, Татарстанның суверенлык алу өчен көрәше, урам тулы митинглар, ниһаять, олигархлар дигән яңа төр бәндәләрнең өскә чыгуы, хөр рухыбызның икътисад каешы белән кысылуы, халык өметләренең янә челпәрәмә килүе – кыскасы, күпме вакыйга узган безнең башлардан шул егерме ел эчендә! Гыйсъянчы, усал телле Зөлфәт Хәким укучыга, тыңлаучыга (хикәяләрен сәхнә­дән ничәмә-ничә артист-тел бистәсе өзми-куймый сөйләп йөрде!) тиз барып җитүчән жанрларда – хикәядә, шигырьдә, җырда шул чайпалышларны сурәтләп, осталыгын чарлап алды да, Казанга күчеп килүенең өченчеме-дүртенчеме елында ук иң зур театрыбызда, үзебезчә әйтсәк, Камалда "Су анасы" ("Агымсуда ни булмас") исемле пьесасын сәхнәләш­терүгә иреште. Алга таба ул роман да, по­вестьлар да, ә күбрәк пьеса язды да язды, алар куелды да куелды... "Кишер басуы", "Җүләрләр йорты", "Карак", "Мин төш күрдем" һәм башкалар... Ни өчен боларны искә төшереп, һәркем дә белгән фактларны шәрехләп утыраммы? Чөнки бүген Габдулла Тукай исемендәге зур бүләккә тәкъдим ителгән "Телсез күке" спектакле – театр өчен дә, татар милләте өчен дә, ахыр килеп, Зөлфәтнең үзе өчен дә өр-яңа үр, яңа этап ул. Үтергеч төртмә телле сатирик әсәрләреннән соң, фәлсәфи драмаларга һәм повестьларга, лирик комедияләргә күчә-күчә, җитди роман-пьесаларга килеп җитте ул. "Әллә каян гына килеп чыккан", каләм әһеле өчен гайре табигый тоелганга әйтүем, әдәбият факультетының ишеген дә ачып карамаган, ә химия-технология юнәлешендә белем алган Зөлфәт Хәкимнең башында нинди зур, татарны галәм биеклегенә күтәрә торган әдәби-фәлсәфи өермәләр бөтерелгән икән бит! "Телсез күке" театраль романы безгә моңарчы укырга-ишетергә насыйп булмаган милли рәнҗеш катламнарын ачып-актарып ташлады! Башлам өлешендә Зөлфәт Хәким үзенең әлеге киң панорамалы әсәргә тотынуына тәмам әзер булып җиткәнен, бераз гаҗәпләнгән кебегрәк итеп, үзе үк әйтеп бирә: "Мин күптән инде Телсез кү­ке турында сөйләргә җыенам. Гәрчә ул вакыйга миндә озак еллар яшәсә дә, моңарчы аны сезләргә бәян итәр өчен, күрәсең, миндә эчке өлгерү җитенкерәмә­гәндер..." Эчке өлгерү дигәнне, әлбәттә, төрлечә шәрехләргә мөмкин – әсәрдә озак елларга сузылган вакыйгаларны әдәби-драматургик өслүбтә ерып чыгарга алыну өчен өлгереп җитү дип тә (әдәби осталык мәсьәләсе, ягъни мәсәлән), әле тагын татар әдибенә тел озайтырга моңарчы "рөхсәт ителмәгән" нәрсәләрне ачыктан-ачык әйтеп бирергә җөрьәт өчен өлгерү дип тә. "Шушыларның кайсысы?" – дип, авторның үзенә сорау биреп тормастан, мөгаен, ул икенчесен күздә тоткандыр дип уйлыйсы килә. Чөнки әдәбиятта, драматургиядә "Телсез күке"гә, соңрак "Легионер"га кадәр инде дистәләгән хикәя, повесть, роман, пьеса язып, телен, сурәтләү алымнарын, образларын чарлаган, күп китаплар чыгарган, конкурсларда дәрәҗәле бүләкләр алган язучы бит ул Зөлфәт Хәким. Ә менә "Телсез күке" әсәренең буеннан-буена, кем әйтмешли, кызыл (юк, яшел!) җеп булып сузылып баручы идеяне – татарга бердәмлек кирәк, дигәнне, аннары, шулай ук теге "җеп"кә янәшә баручы "...бабаларыбыз җирен таптаган, мыскыл иткән аждаһага каршы" (СССРның, Россиянең баскынчыл идеологиясенә каршы дисәк тә була) көрәш идеясен Күке Зарифы язмышы аша сөйләп-күрсәтеп бирә алган икән, димәк, моңа автор өлгереп, әзер булып җиткән, без дә шуны кабул итәргә инде күпмедер дәрәҗәдә әзер булганбыз дигән сүз. Һәр нәрсәнең, һәр сүзнең үз вакыты бар, күрәмсең. Татарстанда яшәүчеләр – туксанынчы еллардан бирле урамнарда да, матбугаттан да, театр сәхнәсеннән дә күреп-ишетеп, милли горурлык, милли зурлык хакында күп уйланган, күңелендә шовинизмга каршы торырдай иммунитет булдырган халык. Безне "национализм" дигән ярлык ябыштырып кына өркетеп булмастыр. Әмма суга ташлаган таш кузгаткан дулкыннар әле озак таралган кебек, татар яшәгән төбәкләргә милли ныклык вакцинасы тиз генә барып җитмидер, ахры. Моны ни өчен язам? 2006 елны булса кирәк, Галиәсгар Камал театры Уфада гастрольдә вакытта, мин дә шунда барып чыктым. Репертуарда "Телсез күке"дә бар иде. Театр директоры Шамил абый Закиров бик гаҗәпләнеп сөйләп тора: "Интернетта фикер алышып, татарлармыдыр, башкортлармыдыр, спектакльдә милләтчелек галәмәте тапканнар", – ди. Казандагы тамашачы өчен бик тә табигый тоелган фикерләр, 500 чакрым ераккарак китүгә, кемсәләрнедер өркетеп куйган лабаса! Финнарга каршы СССР ягында сугышучы егетләр арасына татар, чечен, урыс, украин образларын кертеп, Россия дигән милләтләр "казаны"ның пары ни дәрәҗәдә тулышканын бик төгәл күрсәтә Зөлфәт Хәким. Урыстан башкаларны сөймәүче ("Это ненадежные люди!") Севрюгинга баланска спектакльдә аларга кешечә караучы урыслар Лебедев, Шаталов, яртылаш украин Яхно бар югыйсә. Чөнки һәр милләтнең бер җүләренә – мең акыллысы, дигәндәй. Ә менә татарча да белүче НКВДчы Федор Зимин, урыс булса да, гүяки милләтсез, рухсыз кеше. Аның чын "милләте" менә бу җөмләсендә чагыла кебек: "... асылда синең кем икәнлегеңне әле без ачыклаячакбыз!.." Гомумән, Зимин – тоталитар илнең өрәге ул. Финляндия татары Зыятдин белән совет иле татары Зарифның фронт сызыгында ни өчен бер-берсенә атмаганын, татар җырының ике җанны бер-берсенә бәйләүче илаһи көч икәнен Зимин берничек тә аңлый да, аклый да алмаячак. Төрмәләр, лагерьлар аша узып, Зимин кебекләрнең җәберенә түзеп, штрафбатта сугышып, орден-медальләр алып, үзен барыбер чын совет кешесе, ил патриоты дип санап яши-яши, Зариф ахырга таба аң түнтәрелеше кичерә! Татар җырына атмавы аркасында совет лагерьларында газап чигәргә мәҗбүр ителгән "фин татары" ("Фин түгел, Финляндия татары", – дип төзәтә үзе) Зыятдинның гомере өчен үзен җаваплы санавы, аның язмышын белә алмыйча интегүе китереп җиткерәме Зарифны чынбарлыкны аңлауга, әллә үзе кичергән төрмә­ләр, лагерьлар, штрафбатлар көч бирәме аңа үзенең кешелек дәрәҗәсен бүтән таптатмаска? Барысы да булса кирәк. Әзһәр Шакиров белән Олег Фазылҗанов (Зарифның яшь чагы) уйнаган бу рольдә СССР дигән илнең кешегә, шәхескә карата мәрхәмәтсезлеге чагыла. Зыятдинны, Финляндия сугышчысын һәм аның оныгы Хәбибне исә бик төгәл, җыйнак итеп Рамил Төхвәтуллин уйнады. Яшь Зарифтан аермалы буларак, аның образында – тумышы белән, яшәве белән генә дә хөрмәткә хокуклы, горур, аңлы татар кешесе сурәтләнде. Кыскасы, Зөлфәт Хәкимнең "телсез күке"сенә (фин снайперларын шулай атап йөртәләр пьесада) тәңгәл уен!

 

"Телсез күке" спектаклен озынгарак киткән диючеләр бар. Бәлки шулайдыр да. Әмма кеше гомеренең һәм СССР дигән дәүләт гомеренең илле-алтмыш ел дәвамы чорын үз эченә алган спектакль, вакыйга-хәлләрне бер алга китеп, бер кире кайтып сурәтли-сурәтли, тамашачыны ахыргача үз дулкынында тота алганга күрә, уенның озынлыгы ялкытмый. Зариф-Зыятдин линиясе янә­шәсендә әле тагын аларның бүгенге дәвамы – Назимә белән Хәбиб линиясенең дә тегесенә үрелеп баруы спектакльнең хисси оптимизмын көчәйтә. Ике яшь кешене – Финляндиядән бабасының әманәтен китергән Хәбибне спектакль башында ук Санкт-Петербург Сабан туенда Назимә белән очраштырып, янә Чаллы вокзалында могҗизалы күрештереп, ахырдан бергәләп Субайга, Бәрәкәт урманына – Күке Зарифы янына кайтарып куюы интрига төенен чишеп бетерә, тамашачыны куандыра. Зариф күңелендәге изгелекнең, фин татары өчен борчылып яшәвенең орлыгы – үз оныгы Назимәнең туган телебез сагында торучы студент-филолог итеп шәфкатьле, олы җанлы кыз итеп сурәтләнүендә уңышлы күрсәтелгән. Әмма явызлыкның да орлыгы юкка чыкмаган: Зариф бабай янына килеп, иснәнеп йөрүче милиционер – теге НКВДчы, "особист" Зиминның оныгы икән ич. Андый туры килүләр тормышта сирәгрәк очраса да, спектакльдә моны автор аңлы рәвештә "туры китерә", әлбәттә. Һәм ышандыра. Зимин оныгы – үз бабасына, Зарифныкы – үзенә һәм хатыны Кәшифә­сенә, ә Зыятдинныкы Хәбиб, әлбәттә инде, үз бабасына охшаганнар. Ахырдан автор үз героен – Күке Зарифын тагын бер тапкыр Зимин белән очраштыра. Корбанын – газаплаучысы белән. Алар сөйләшеп торганда, Хәбиб белән Назимә килеп керәләр. Финляндия сугышчысы Зыятдинны 1948 елга кадәр фин шпионы дип лагерьда череткән таш мантыйклы Зимин, үз корбанының оныгын күреп, исе китә: "Бу кадәре охшаса охшар икән!" Һәм Зөлфәт Хәким Хельсинки татарыннан үзе өчен бик мөһим җөмләне әйттерә. "Беләсеңме, кешеләр нишләп бер-берсен хәтерләтәләр?.. Хәтер исән булсын өчен!" Ә инде театраль романның да, Камал театры спектакленең дә исеменә үк чыгарылган "телсез" сүзе, гомумән дә, төрледән-төрле мәгънәләре белән уйный: атмаганга күрә "телсез күке" фин снайперы; Күке кушаматлы нәсел вәкиле Зарифның, газаплы уйлардан баш өянәге кузгалып, вакыт-вакыт телсезләнүе, һәм, ниһаять, иң төп мәгънәсе – милләт, халык телсез калмасын дип борчылу! Бусы – Зариф, Зыятдин, Хәбиб, Назимә теленә күчкән төп фикер. Ул – Зөлфәт Хәкимнең фикри үзәге. Тел дигәннән, спектакльдә геройларның, асылда – үзебезчә, ә мәгънәви яктан мөһим булганда – урысча, берничә урында – финча да сөйләве бик урынлы, минемчә. Әйтик, сугыш вакытындагы күренешләрдә геройлар – Шаталов, Зариф, Яхно, чечен Рассуханов, Севрюгин, Зимин, Лебедев – шартлы рәвештә генә "урысча", ягъни тамашачы өчен татарча сөйләшсәләр, бу конфликтның тәмен бетерер иде. Безнең асылда урысча яшәешебез дә, әрнеткеч бер милли яра кебек, сулкылдап, үзен сиздереп куя шул урысча күренешләрдә. Ә чекист Зиминның татарча белүе янә дә җиңел чишелә торган табышмак: интернационализм дигән төшенчә, нигездә, ялган: ул СССРда һәм бүгенге Россиядә дә, милләтләрнең эч-бавырына үтеп кереп оялап, аларны юлдан яздыртучы Иблис кенә!

 

Зөлфәт Хәким, халыкның үз йөзен, рухын, телен, энҗе-мәрҗән сандыгыдай күкрәгенә кысып, гади генә бер урманчы бабайга бик үк хас та булмаганча (бусы гына гафу ителә!), Күке Зарифтан төп сүзне әйттерә:

 

– Бер күке телсез калганнан урман яшәүдән туктамас, дидем үземә. Ләкин барыбыз да телсез калсак?.. Сугышта винтовканы телсез иткән тел әле яшәячәк ул! Винтовканы телсез калдырган җырны ничек үтереп булсын икән?!

 

Бераз купшырак, билгеле. Шигырьдәгечәрәк. Нишлисең – әсәрнең авторы шагыйрь дә, җырчы да бит әле. Аннары, җан ярабызга – телгә, җырга, моңга кагылганда, пафоссыз гына да булмыйдыр. Татар тамашачысының аңында патетика чүкече беләнрәк сугып чыгарасы чөйләр әле күп. Димәк, "Телсез күке" кебек әсәрләр безгә бик кирәк.

 

Әсәрнең мәгънәсенә ятышлы алты эпиграф сайлаган Хәким. Эмерсон дигән авторның сүзе мондый: "Нация не может погибнуть, кроме как от самоубийства". Бусы татар халык мәкалендә: "Үлүченең көне җитмәсә, үтерүченең кулы җитмәс", – дигәннән дә көчлерәк, шулай түгелме? "Телсез күке"дәге төп идея, татар бер-берсенә ярдәм итәргә тиеш, татар татарны якласа гына милләт исән калачак, дигәнгә кайтып кала. Бүген безнең өчен шуннан да зуррак идея бармы икән, чыннан да?! Ахырдан, һичбер комментарийсыз, Зарифның хатыны Кәшифә белән диалогы:

 

"Кәшифә. Ул сине татар булганың өчен үтермәгән.

Зариф. ...Һәрбер татар шулай икенче бер татарны коткарырга әзерме соң?"


Флюра НИЗАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 69-70 | 17.04.2009
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»