• 02.06-07.06 Казан шәһәре буенча җәяүле экскурсияләр. ТР Милли музее
  • 24.06 Вадим Захаров концерты. Филармония. 18:30
Туган көннәр
  • 07 Июнь Мөнирә Мазунова-Хәбибуллина
  • 08 Июнь Хәлисә Ширмән
  • 08 Июнь Сәрия Мифтахова
  • 08 Июнь Рәис Миңнеханов
  • 09 Июнь Луара Шакирҗан
  • 09 Июнь Лилия Сөнгатуллина
  • 10 Июнь Гөлсем Исәнгулова
  • 10 Июнь Рамил Миндияр
  • 10 Июнь Энҗе Шәймурзина
  • 11 Июнь Рәмис Латыйпов
  • Ищем чистоплотную мусульманку на подселение ул.Губкина 30Б. Отдельная комната в трехкомнатной квартире, в новом доме, остановка рядом. Тел.89600412669
  • Казань салмачи бистэсендэ 8 сот жир кишэрлеге сатыла,бик унайлы урында ,фундаменты бар ,барлык сорауларга телефон аша жавап бирэмен,телефон номеры 89377797292
  • Кама Тамагы районында 11,6 га (ике пай 5.8га) межевать ителгэн жир участогы сатам. Участок бик унайлы урында урнашкан, яныннан ук асфальт юл утэ, документлары эзер. 2024 елда идел аша купер тозелеше кулланышка тапшырылачак, шэһэрдэн участокка кадэр асфальт юлдан 40 минут вакыт кирэк булачак. Кадастровый номер 16:22:060501:111 Тел 89674628716
  • Журналистлар урамында урнашкан ике бүлмәле квартирага бергә торырга татар кызы эзлибез. Якында гына Попова, Пионерская, Ак. Губкина остановкалары. 16000 всё включено. 89274052074
  • Газель, грузчик хеэмэте курсэтэбез 24/7. 89196271171
  • Энергетиклар урамында урнашкан (Мәскәү базары) тулак торактагы бүлмә арендага бирелә. Булмәдә яшәү өчен кирәкле бөтен җиһаз бар. 89050215173 номерына шалтыратып, тулырак мәгълүмат белә аласыз.
  • Ф. Амирхана урамында 1-булмэле фатырны озак вакытка арендага бирэм. Яшэу очен ботен унайлыклары да бар. Айлык тулэу бэясе 17мен.89173903748.
  • Казанда сатам диван яна 20 менгэ алган идем бер тапкырда ятмаган кучеп киту сэбэпле сатам 15 менгэ тел89178840723
  • Казан Чапаева урамында 2 булмэле фатирны арендага бирэм.17500+ счётчики газ+ вода+ свет.т.89655931320.т.89872630522
  • Ищу девушку на подселение в комнату к девушке, в 2-х комнатной квартире. Желательно на долгий срок. По адресу Восстания/Ибрагимова. Оплата 4500 руб. в месяц. Оплата после заселения. Всё необходимое в квартире имеется. Без комиссий. Собственник! Не риэлтор. +7 917 873-82-13 или +79179361290 (ватсап)
 

 
Архив
 

               

12.02.2015 Яңа китаплар

Л. Мөгътәсимова. Кыл уртасы

Яшь шагыйрә Ләйсән Мөгътәсимованың беренче китабына заман рухын җан аша үткәреп язган шигырьләре тупланды.

 

 
 
 
 

---
Яңа китаплар
№ --- | 12.02.2015
Яңа китаплар печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№80 (906445) / 13.03.2015 20:41:43



Гади ,әмма миңа никтер бик ошый.


Бишек.

Кайткач авылга ,чоланга кердем.
Аулак почмакта талбишек күрдем.

Гади уенчык тагылган аңа.
Аскандыр әти,әйтерсең яңа.

Ята бишектә мин кочкан курчак.
Үзем яткан күк тоелды шул чак.

Сабый чагыма кайтасым килде.
Бәбәй булып бер ятасым килде.

Сабыйланып бер еласым килде,
Самимиланып көләсем килде.

Матча чөенә силәсен астым.
Бармак очында бишеккә бастым.

Хәтер китабын актара бишек.
Җаның бу хәлгә түзсен соң ничек?

Бишек көенә айкала җаным.
Тәндә бишектәй чайкала каным.

Имеш,бишектә тибенеп ятам.
Өстән юрганны идәнгә атам.

Шыңшып маташам,булсам да нәни.
Көйсез булсам да,түзгәндер әни?!

Әнә,әнием,имезеп мине,
Манчып каптыра баллы сускине...

Әти тавышын ишетәм сыман:
“Мәми апкайтам мин эштән сиңа...

Тыңла һәммәсен,әннәңне бигрәк!
Булсаң тыңлаулы,үсәрсең тизрәк!”

Сабый чак бик тиз үткән дә киткән,
Инде мин зур кыз,үсеп буй җиткән...

Кайтып булмый тик нәни чагыма.
Ә күңел һаман аны сагына.

Их,булса икән бишеккә ятып,
Сабый чагыңа бер мәлгә кайтып!





№79 (906440) / 13.03.2015 20:23:56

Сәйлән,бер матур шигырь куй әле, мөмкин булса

№78 (906428) / 13.03.2015 17:40:58

Эпиграфсыз гына укып кара. Алар эпиграфсыз да менә дигән мөстәкыйль шигырьләр.Минемчә Сәйлән китап укырга тартуның кызыклы ысулын кулланган. Аның бу эпиргафлы шигырен укыгач, теге эпиграфны да табып укырга теләүчеләр табылыр кебек. Мин,мәсәлән, ул шигырьләр белән дә кызыксына башладым.Зерә Сәйләннән кара эзлисең.Инде аның китаплары сатуда калмаган.

№77 (906407) / 13.03.2015 12:54:28

Кеше шигырьлэрен эпиграф итеп алган да уз шигырьлэрен шапылдаткан гына. Бу - эпиграфлар хэм шуларга ияреп язылган шигырьлэр жыентыгы.

№76 (905636) / 06.03.2015 19:33:29

Кәрим

Укып кара, белерсең ни икәнен.))) Кыюлыгы белән, үткен теллелеге, таланты шагыйрә кулы язу белән алдыра торга шигырьләр... Кайсы ягы күңелгә (фәкать үзем өчен генә!!!) ятып бетмәвен астагы постымда язган идем инде.

№75 (905633) / 06.03.2015 19:28:13

Кәрим-Ләйсән, ие инде...

№74 (905630) / 06.03.2015 19:14:40

Яңа китаплар бүлегенә керегез дигәч кердем,ә мондак бер Л. Мөгътәсимова китабы буенча гына фикер алышалар икән. Бесселлермы соң ул?

№73 (904798) / 28.02.2015 23:05:25

Мин подвалга барып җиткәнче бетәр инде бу име? Или уже беткәндер...
Ләйсәннең шигырьләренә көй язылып алар җырланса, вәт булыр иде ул! Начар композитор тарафыннан язылып, начар җырчы тарафыннан җырланган очракта да татар эстрадасы өчен бик зур плюс булыр иде. Чөнки любой җырны өстерәп чыгарырлык текстлар.

№72 (904797) / 28.02.2015 22:41:06

Сәйлән,Фатихова белеп язса да, белми язса да,матбугатру да иң актив язучы-шагыйрә. Я тагын кайсы әдип аның кебек сезнең өргәнегезгә карап тормыйча үз иҗатын даими сезгә биреп тора? Курыкмый, булдыра кыскасы.

№71 (904071) / 25.02.2015 08:43:35

Ник, Фатыхова булса ни була? Ул булса, белеп яза значит!

№70 (904018) / 24.02.2015 19:27:35

* №69, Эльвира Фатыхова булды инде әллә?

№69 (903932) / 24.02.2015 14:08:25

Бозыла торганга ошамаган,характеры шәптинсий

№68 (903923) / 24.02.2015 12:24:12

Шулай, шул, әйе, бозып бетермәсәләр...

№67 (903920) / 24.02.2015 12:05:34

Язарга да язарга элн Лэйсэнгэ. Таланты бар, бэлки Туфаннар дэрэжэсенэ дэ кутэрелер. Иркэ ише бушкуыклар сузен колагы яныннан узырып жибэрэ алса.

№66 (903915) / 24.02.2015 11:42:01

Туфан һәм Сәйлән иҗаты аермасы җир белән күк арасы...Әйтергә кирәк Туфанны яратучылар күп.Мин "яратмаган" татар мөгаллимәләре арасында бигрәк тә...
Әмма мин Хәсән абзый шигырьләрен яратмыйм. Фәнис Яруллинныкын да.Шигырь язучылар үзләре ярата аларны.Җылап йөрүчеләрне һәм бал корты очканга сөенүчеләрне яратмыйм.Чөнки җылап йөрүдән башка, бал корты очканга сөенүдән башка ниндидер эшләр эшләргә кирәк. Менә шул эш нәтиҗәсе башкаларны сөендерсә, аларга файдалы булса, менә шунда үзем дә сөенәм инде...

№65 (903913) / 24.02.2015 11:31:31

Лэйсэн белэн Зифаны чагыштырырга кирэкми. Зифа Мэхдив дэвамчысы булса, Лэйсэн Хэсэн Туфаннар тибыннан. Чуете разницу?

№64 (903908) / 24.02.2015 10:46:16

Зифаны елый-елый укыйлар, ә Ләйсәнне уйлый-уйлый! Елаудан тәм табучыларга аптырыйм. Әдәби әсәр кешене уйлатырга, күңелен баетырга тиеш. Ләйсәнгә уңышлар телим, көчле шагыйрә!Тагы бер шәп шагыйрәне беләм, ул Сирен Якупова. Аның "Кар юлы" дигән җыентыгы чыкты. Монда никтер куймаганнар.Очраса, алып укыгыз, искиткеч!

№63 (903904) / 24.02.2015 09:27:17

Көлдердегез инде. № 17 Сәйлән түгел, мин бит ул. Мин чыннан да Мөгаллимә. Иркә яратмый торган татар теле мөгаллимәсе, гомеремнең икенче яртысын ваклап барам. № 61 не мин язмадым, бүтән мөгаллимәдер.))))
Сәйләнне Зифа белән чагыштырып булмый. Алар икесе ике яссылыкта торалар, икесе ике планетадан, бутамагыз.
Никка килгәндә матбугат.ру кулланучылары барысы да диярлек берничә исем белән яза. 20-30 ник-мин - әле ул чик түгел, фантазияң җитсә, һәр чыгышыңны да яңа исемнән башларга була, ләкин нәфес бар бит әле, компьютер хәтере бар- исем турысына ике тапкыр бассаң, киләләр дә чыгалар. Сәйлән түгел, бүтән кабатламыйм.

№62 (903903) / 24.02.2015 09:27:06

сэйлэн яза отстой

№61 (903902) / 24.02.2015 08:37:52

Миннән дә Сәйлән ясавың өчен рәхмәт анысы. Үзең дә бит,аны җенең сөймәсә дә, Сәйлән тегермәненә су кушып,ничә тапкыр кергәнсең. Булдыра,бүтән сүз юк. Бүтән язучылар да аның кебек интернетта шулай актив эшләсен иде әле.

№60 (903864) / 23.02.2015 16:57:14

1,3,6, 13, 17, Эхем язмалары, хэм тагын бик куплэр - Сэйлэн ))

№59 (903858) / 23.02.2015 16:32:18

5. Зифа Кадыйрова монда керми, Сәйлән моннан чыкмый.
6. Зифа Кадыйрова үз битендә төрле исемнәр белән язп утырмый, бу биттәге ярты язма Сәйләннеке.
7. Зифа Кадыйрова башка битләрдә үз үисемен кыстырып язып утырмый, Сәйлән туры килсә дә, килмәсә дә Сәйлән исемен тыга

№58 (903852) / 23.02.2015 15:51:35

Белмим, әйтә алмыйм.Басылып кына түгел бит әле ул. Басылганны да юк итүләре бар.

Ф.Б. ның "Карурманы" шулай булды түгелме соң?Минем таба алганым юк аны.

Әмма Сәйлән шигырьләре каты цкезурага эләгерлек дип уйламыйм. Шулай да, бүген булса, Тукайны губернатор, кикер, какырларын басарлар идеме икән?

№57 (903850) / 23.02.2015 15:40:47

Авторларны кыскартмый,ничек язылган шулай бастыра торган нәшриәт бар. Бар чыгару расходларын да, китапны сатуны да үзеңә оештырасы. Зифа шундый нәшриатта чыгара да инде китапларын. Бераз мая җыйгач, исем ясагач, Ләйсән дә шундый нәшриәтлар белән эшли башлар әле.

№56 (903848) / 23.02.2015 15:35:13

Бездә независимый нәшриәт бармы ул??
Авторларны кыскартмый,ничек язылган шулай бастыра торган нәшриәт дим?

Самиздат кына каламы??

№55 (903839) / 23.02.2015 14:02:49

Мин бу китап турында нәрсә әйтә алам.

Әлбәттә, Сәйләннең һәр шигырен миңа ошый.
Алар һәр яклап килгән, өлгергәннәр.Башкалардан аерылып тору якларын әйтеп кенә буладыр. Беренче ике җөмләдән бөркелгән интеллект, шуның нәтиҗәсе буларак тирән мәгъңданәле хисләр, актив граңданлык позициясе, чын халыкчанлык, милләтне һәм кешеләрне сөю.Шагыйрьләрне укыйсыз, шигырендә - үзе. Сәйләнне укыйсыз - анда кешеләр һәм кешелекне ярату, һәм алар өчен яну һәм көю.


Бу җыентыкка килсәк. Әйтергә ярагандырмы, Сәйлән, гафу ит инде:" Бик кыска арада үзем редакцияләдем, нәшир тарафыннан кыскартулар күп булды" -диде.
Шул сәбәпледер редакция начар.Мин редакция дигәндә шигырьләр урнаштырылу тәртибен әйтәм. Һәр шигырь бөтен, әмма җыентык бөтен килеп чыкмаган. Әмма монысын киләчәктә яхшыртып була торган әйбер.

Шулай да, нәкъ менә шул сәбәпле, укыйсы килсә дә, җыентык еш кулга алынмый.

№54 (903834) / 23.02.2015 13:32:14

№50, ул керүләр саны админга реклама бирүчеләр өчен генә мәгънәле әйбер.Рекламщикларга гына мәгънәгә ия.Аларның бүтән үлчәме булмаганга, шулай үлчиләр үз эшләрен.

Ул Зифаны күпме укыйлар икәнне күрсәтми. Керүләр саны Зифа үземе, аның берничә фанаткасымы промоушен белән шөгыльләнә дигәнне генә аңлата. Укучы санын тиражыннан белеп була.Библиотекалар статистикасына да ышанырга кирәкми.Анда түшәм цифралары...

№53 (903829) / 23.02.2015 12:48:39

Ник алай Лэйсэнне Зифа белэн чагыштырып, берсенэ минус, берсенэ плюс куясыз?! Икесе дэ сыя бит эдэбият доньясына.Янэшэ булып та, сулары бер-берсенэ кушылмый торган дингезне исегезгэ тошерегез.

№52 (903823) / 23.02.2015 11:51:14

Дөрес әйтәсең, икесе дә халык арасында ПОПУЛЯР!

№51 (903822) / 23.02.2015 11:48:47

Дөрес әйтәсең

№50 (903813) / 23.02.2015 11:16:58

Чагыштыру яхшы нәрсә,әгәр дә ул тәңгәл булса. Чагыштырыйк алайса:
1Зифа кадыйровага 58,Сәйләнгә-27 яшь.
2 Зифа кадыйрова прозаик,"Мыльная опера" язучы, Сәйлән шигырь яза.
3. Зифа Кадыйрова ,ялгышмасам 7 китап чыгарган,Сәйлән-бер.
4 Зифа Кадыйрова Хатын-кыз буларак Гаиләнең "үләм-бетәм" нәрен яза,Сәйлән милләт мәсьәләсен күтәрә.
Аерма зур шул,кызым!

№49 (903812) / 23.02.2015 11:10:52

!!!№42850 / 23.02.2015 10:42:00
Икесендә укыганым юк.Укырга җыенганым да юк. Шулай да.... Кайсысын күбрәк укыйлар икәнен моннан да белеп була.


12.02.2015 Җәмгыять
"Зифа Кадыйрованы елый-елый укыйбыз. Профессиональ язучылар фикере безне борчымый""Зифа Кадыйрованы елый-елый укыйбыз. Профессиональ язучылар фикере безне борчымый"
Язучы Зифа Кадыйрованың иҗаты битараф калдырмый. Кемдер аны яратып укый, кемдер түбән зәвыклы әсәрләр яза дип саный. "Вконтакте"дагы "Татар онлайн" төркемендә дә бәхәс килеп чыкты.
Фикерләр (508) | Караулар (5290)




12.02.2015 ЯҢА КИТАПЛАР
Л. Мөгътәсимова. Кыл уртасыЛ. Мөгътәсимова. Кыл уртасы
Яшь шагыйрә Ләйсән Мөгътәсимованың беренче китабына заман рухын җан аша үткәреп язган шигырьләре тупланды.
Фикерләр (49) | Караулар (546)

№48 (903810) / 23.02.2015 10:14:26

менэ бу шигырь ичмасам

№47 (903809) / 23.02.2015 10:12:23

**

)))Үзеңдә булса да күренми ул.)))

Сәйлән
"Мин Тукай шигъриятенә гашыйк."

Мәхәббәтем сөрде мине
Үкенечләр иленә,
Яшим шунда, салып авыр
кичерешләр иңемә.

Кырыс булды хөкеме дә!
Бу сөргенем мәңгегә!
"Кичер!"-диеп сорапр яздым
бер үтенеч Тәңерегә...

Җавап алдым: "Үзегез ич
Саф хисләрне юк иткән!"
Мәхәббәткә хыянәткә
амнистия юк икән!

Л. Мөгътәсимова. "Кыл уртасы" 119 бит.

№46 (903808) / 23.02.2015 10:06:21

Сэйлэн Тукай стиле бик барып чыкмый бугай.Такташ стиленэ кучеп карыйсынмы сон эллэ?

№45 (903807) / 23.02.2015 09:58:29

Минем чыннан да Тукай стилендә язылган шигырьләрем күп. Мин Тукай шигъриятенә гашыйк.Бүгенге көндә аның дәрәҗәсендә яза алган шагыйрьләр юк дип саныйм.Аклансам да Тукай каршында гына аклана аламдыр.

...
ҮпкәләмәТукай! Гаеп юктыр, Син язганнан илхам алганнан?
Күчермәдем, бары минем шигырь, синекенә барып ялганган.

Шигыремнең, нишлим, бар төрлесе, төрле кичерештә туганы,
Бәхет нурларында коенганы, күз яшьләре белән юганы.

Тәнкыйтьнең дә булыр күптөрлесе, һәм пычракка буялганы да,
Аерылыр әле вакыт җиткәч, чын тәнкыйтьтән бу ялганы да.

№44 (903805) / 23.02.2015 09:53:53

Сорынын узенен дэ мэхэбэт кенэ олы могезе юкмы икэн7

№43 (903802) / 23.02.2015 09:23:16

Соры корт, синең кешечә булмас инде,яратасың мугез чыгарырга...

№42 (903801) / 23.02.2015 09:16:16

)))Таптым, бәйләнер урнын, Ләйсән сеңел!))) Хәер, гомуми күзлектән караганда бәйләнер урын да түгел, миңа бик якын булып җитмәгән урны.))) Шигырьләр, ритм-рифмасы буенча, Г.Тукай язганчага якынак икән бит, ә миңа Һ.Такташ поэзиясе күбрәк ошый))) М.Җәлилнең дә шигырьләре күбрәк "җырлап" тора.

№41 (903781) / 22.02.2015 20:57:10


Кайдадыр Сәйләннең бу текстын күрдем. Үзе җырлап тора. Рөстәм Зарипов, бәлки, монысын да көйгә салыр. Миңа да бик ошады зариповның җыры. Җырлаучысы хреновый булса да,шәп язган көйне. Уйлап куйдым ,Сәйлән белән Зариповның характерлары да,талантлары да туры килә. Бик матур тандем чыгар иде ,әгәр бергә эшләсәләр...Сәйләндә матур җыр текстлары җитәрлек булырга тиеш.Булмаса,минутында язып бирә торганга ошаган. Эшләтергә кирәк бу кызны.Кайчагында йолдызлар балкысын өчен бергә яну кулай диләр.Бу ике кире бергә кушылса бер плюс чыкмагае ....
...
Бу соңгысы булыр инде,бәлки,
Күрешәсе иде, күрешәсе!
Соңгы түгел, гүя тәүге тапкыр,
үбешәсе иде, үбешәсе!

Үкенечтә гомер узды инде,
Калмады күк бүтән үкенәсе?!
Әмма калган синнән барсы өчен
Елый-елый гафу үтенәсе.

Күрешәсе иде, күрешәсе!
Инде соңгы тапкыр булса да, бер.
Бәхилләшер вакыт җитте, сизәм,
Яме! Төшләремә булса да кер!
Төшләремә булса да кер!

№40 (903720) / 22.02.2015 15:03:06

Бик ошады ,Рөстәм абый.Зур рәхмәт. Фәннур абыема тәкъдим итеп карыйм әле. Ул Хәния Фәрхидә җырлап йөри.

№39 (903704) / 22.02.2015 11:27:21

Элдем. Р.З.

№38 (903690) / 22.02.2015 07:55:50

Сэйлэн исеме чыкса,торле ярлык тагучылар табылып тора.Менэ монда да берсе конъюктурщик ,ягъни приципсыз тамгасын таккан. Купме кузэтсэм дэ ,киресенчэ анын хэр шигырендэ ил, миллэт,авыл очен борчылу курэм.Э тешлэуче узе конъюктурщик икэнен белэ микэн? Заманга яхшы яраклашып,астан тешли торган адэмне кем дилэр? Катырак та эйтер идем,телем эйлщнми.

№37 (903616) / 21.02.2015 16:34:23

Монысы минем хакта.Хак сүзгә җавап юк .
...

Иң яман явызлык-көнчелек!
Сак булыйк!
Керләнсә дә тәннәр,җан белән
саф булыйк!

Татардан көнчелек
ерак тора сыман....
Тик көнче -Чернобыль
реакторы сыман.

Нурланыш күк агу!
Күрәлмый күзең дә!
Беркемгә көн юк һәм...
үтерә үзен дә!

№36 (903536) / 21.02.2015 08:14:17

Бик матур кыз икәнсең сеңлем,субханалла! Шигерьләрең үзеңә охшаганнар.
Алдагы тормышыңда,иҗатыңда уңшлар телим үзеңә.

Күзләр,ике күз арасы,кашлар,маңай,иреннәр - болар барысы да,кызның,кыю һәм бик акыллы булун күрсәтәләр!

Булдырасың сеңлем!!!

№35 (903534) / 21.02.2015 07:57:52

Булдыра һәм булдырачак Ләйсән. Зифа кадәр китап чыгара алса,шау -шуы да алай гына булмас.

№34 (903417) / 20.02.2015 15:29:40

Баре-бер З.Кадыйрова кадәр шау-шу тудыра алмаган.

№33 (903368) / 19.02.2015 21:15:29

Хәттә шушы китап тышын карарга үзенең көнчеләрен дә өстерәп кертә ала икән,галәмәт сәләтле булып чыга инде ул.

№32 (903367) / 19.02.2015 21:03:37

кайвакыт Иркэ узе дэ бутэн ник астында язгалый,Лэйсэнгэ килгэндэ анын 40нигы бар,бик тэ хитрый,астыртын.

№31 (903365) / 19.02.2015 20:59:41

Иркә белән Сәйләннең бик охшаш ягы бар - икесе дә үз тирәләрендә сүз куертырга ярата. Әмма беркатлы Иркә һәрвакыт бер үк ник белән яза, шуңа күрә аңа гел эләгә. Ә Сәйлән астыртын, никларын кырык төрлегә алыштыра, төрле исем белән ямьсез, тәмсез сөйләшә, сүгенә һәм сәйләнне мактарга онытмый)) менә бу темага да игътибар итүче юк иде, автор үзе өстерәп кертмәсә))

№30 (903364) / 19.02.2015 20:51:27

Гибадулла
Һич шиксез Ләйсән Мөгътәсимова оста гына түгел, талантлы да шагыйрь. Ләкин, сез уйлаганча ягыз түгел. Халисә Ширмән, Альбина Бәширова шигырьләренен дә үз үзенчәлеге бар, шулай ук яхшылар. Иң куандырганы, һәр авторның үз йөзе, бер-берсен кабатламыйлар, сәхнәдәге "йолдыз"лар кебек.)))

№29 (903362) / 19.02.2015 20:46:56

Аның өчен җавап тотасы бит,
Соңгы күлмәк-ап-ак кәфен кигәч тә.(Сәйлән)
Китап дигән бала тудырдым бит,
"Кыл уртасы" диеп куярмын.
Башкалары туар, исемнәрен
Тарих диварына уярмын.
Халык табып шуннан берәм-берәм,
Дога итеп ятлап сөйләсә,
Аның өчен җавап тотасы бит,
Хак Тәгалә әгәр теләсә.
"Ни яздың син анда? Кемне сүктең,
Кырмыскалар өнен болгаттың,
Хәзер әйдә җавап көтәм синнән,
Тиз тот эшне, кемне уяттың?
Шайтан сүзен миргә җиткерергә
Кем соң әле сиңа сүз биргән?
Хәзер әнә мине оныттылар,
Догаларым иде бер дигән."
"Ничек җавап бирим, мин гаепле,
Соңгы күлмәк - ап-ак кәфеннән,
Бу китаплар тоташ торган икән,
Шайтан җыры - сихер-әфсеннән.
Кичер, Аллам, кичер соңгы тапкыр,
Ниятләрем изге иде лә,
Гадел булдым, туры сүзле булдым,
Китапларым көзге иде лә.
Халык сөйде, һәрбер язган сүзем
Яулап алынганга көрәшеп,
Мин халкымның һәрбер кешесенә
Йөргән идем бәхет өләшеп".
"Ярый, ышандырдың. Ерак китмә,
Шул урында гына торып тор.
Сур быргысы дәшкәч, кузгалырсың,
Аңа чаклы бераз йөреп тор".)))))

№28 (903361) / 19.02.2015 20:43:09

Мин поэзия белгече түгел,әмма миңа аның язганнары бик аңлаешлы.Рифмалары ятыш. Мин уйлаган,әмма әйтә алай әйтә алмаганны шулай шигъри формада яза алуы ошый. Бу осталык. Әгәр дә аның кебек язучы кызлар бар икән яз әле.Мин дә эзләп алып укырмын.Ә хәзергә ,кайбер монда телгә алган яшьләрнекен тапкаладым.Укып карыйм да,берни аңламагач кырыйга куям.

№27 (903360) / 19.02.2015 20:27:09

Гибадулла, һәр темага станок шикелле шигырь сырлап кую коньюктура дип атала.
Татарда Сәйләннән шәбрәк язучы кызлар җитәрлек. Сәйлән тирәсендә тавыш-ызгыш күп, бары шул гына. Ә эче буш. Кат-кат укып карагыз әле...

№26 (903344) / 19.02.2015 19:30:37

Монда кайсыдыр бер егетләр кайсыдыр бервакыт татарча рокка ссылка куйган һәм әйтергә кирәк миңа ошаган иде.Авыр рокны гел тыңламасам да, вакыт-вакыт куеп алам, еш куелмагач исемнәре истә калмаган.
Анда бер кыз да бар иде шикелле, әмма кызы ике нотаның берсен фальшивила, кызыгызны алыштырыгыз дигән идем. Ә егетләре яхшы иде,тавышлары да, музыкантлары да.

Миңа калса, Сәйлән сүзләренә ул егетләр җырлый алыр иде.

Җегетләр!!! Сезнең монда кергәнегез бармы кабат?!

№25 (903341) / 19.02.2015 19:19:04

Р.З. ссылкасын да куегыз әле...

№24 (903338) / 19.02.2015 18:38:48

Бу Сәйлән шигырьләрне станокта коеп тора төсле.Һәр темага шигырен сырлый да куя. Тагын бер китабын булса да чыгара алмас микән?

№23 (903229) / 19.02.2015 07:46:42

Рәхмәт, Рөстәм абый!

№22 (903225) / 19.02.2015 06:55:14

Сезнең "Сагынам сине" дигән шигырегезгә көй язган идем, тиздән блогыма, клипы бүлегенә эләргә исәп. Шәмәрдәндә аңа туры килә торган җырчы юк, мотивы аңлашылсын өчен үзем шыңшыганны куям, бәлки рухыгызга тәңгәл, ашкынулы рухлы җырчыны үзегез табарсыз, әгәр ошаса...Р.З.

№21 (903224) / 19.02.2015 06:34:19


Беренче китап басылгач.

Тәүге китап. Гүя балам туды...
Тик күңелем тулы хисләр йомгагы.
Шатлык катнаш никтер борчулы җан,
Авырырак икән китап тулгагы.

Бала тугач арта мәшәкатьләр,
Тәрбиягә могтаҗ, ими ашый шул.
Китап –сабый түгел, бәлигъ инде,
Башка чыгып, үзе яши башлый шул.

Ә шулай да, күңел тыныч түгел,
Җан кисәгем, китап дигәч тә!
Аның өчен җавап тотасы бит,
Соңгы күлмәк-ап-ак кәфен кигәч тә.

№20 (903042) / 17.02.2015 20:32:10

Ошамаган.Мөгътәсим слабый яза иде.Сүз уңаеннан ,күптәннән күренми,җан тәслимкылды микән әллә?

№19 (903040) / 17.02.2015 20:26:58

Бу аффтыр "Мөгътәсим" нигы белән язучы ич!

№18 (903039) / 17.02.2015 20:23:35

Мөгаллимә гади укучы була мени ул?Бигрәк тә,гомере буе укучыларына язучылар әсәренә анализ ясап утырган, татар теле мөгаллимәсе.Язсагыз сез язасыз инде аны..

№17 (903037) / 17.02.2015 20:19:59

Тәнкыйтьче, әйдә яз, мин язармын дигән идем, гади укучыныкын бастырырлар микән, син ничек уйлыйсың?

№16 (903034) / 17.02.2015 20:15:44

Чып-чын шагыйрь туган, сөенәм, аек акыл,
Туры сүзгә эрим, гел кояшым көлә.
Дөреслеккә берни киртә була алмый,
Һәрбер битен раслап, кул куясым килә.

№15 (903014) / 17.02.2015 19:22:31

Дүрт юлда күпме мәгънә! Теләсә ничек сүксәләр дә,болай язарга күпләргә өйрәнергә кирәк әле.

Кеше гом(е)рен кыскартырга
Язмыш эшли өч этлек.
Җитә адәм картайтырга
хаста,
хәсрәт,
хөсетлек.

№14 (903012) / 17.02.2015 19:21:07

"Чыдыйм!" -дисең,
"Тезләнсәм дә яшим!" -дисең,
Хурланмасаң,
Чыдый алсаң чыда инде!
Төпчеп кенә рәткә керер микән соң ул?
Канга баткан тез башларың чыга инде...

Бу, пакъләнеп,
намазлыкка басумыни?
Ихлас сәҗдә
китүмени тезләнүең?
Бу бит кемдер, түбәнсетеп, җиргә аткан
Хәереңне мескенләнеп эзләнүең.

№13 (903011) / 17.02.2015 19:14:27

филәсүф бит!
...

Әгәр илдә калса әхлак
шалкан бәясенә генә,
Көт тә тор, син, мәчеткә дә
шайтан ияләнәсенә.

№12 (903010) / 17.02.2015 19:12:57

"Җирдә булган тигәнәк йолдызда юктыр әле." Әгъләм.

Алдашамы шагыйрь, әллә чоры башка булды микән?
Йолдызлы күк нигә бүген тигәнәккә тулды икән?
Бар да үзен йолдыз саный, йолдыз булу җиңел, диләр,
Шуңадыр Ай яктысында тигәнәкләр "җемелдиләр".
Кемнәргәдер тигәнәкләр йолдыз булып тоеладыр,
Тик алардан якты түгел, кылчык кына коеладыр.
Юл күрсәтә йолдыз, шуңа танып була, ялгышмыйча,
Ә тигәнәк яши алмый, берәр җиргә ябышмыйча.

№11 (903008) / 17.02.2015 19:07:05

Хатын-кызны түбәнсетә мескен тою үз илендә,
Хөрмәтең юк урамда да, хөрмәт итми үз ирең дә.
Ирсез килеш бала тапкан хатын-кызлар җитәрлек бит,
Ирсезләргә ярдәм итә дәүләт, дөнья көтәрлек дип.
Шуңа исем өчен генә кияүгә дә чыга алар,
Берәр бала алып кайткач, ирне куып чыгаралар.
Бер тиенсез сәрхүш иргә кайсы хатын чыдар микән?
Ялгыз килеш, ничек тели, шулай тота хезмәт хакын...
Ирсезгенә яши шуңа, эт кочаклап, ялгыз хатын.

№10 (903007) / 17.02.2015 19:01:00

"Түрә булу - үз халкыңа тугры хезмәт итү!" - диеп,
Сайлаганда сөйли халык хезмәтчесе башын иеп.
Шулвакытта халык үзен, чынлап хуҗа итеп тоя,
Ә хезмәтчесе чабатасын түргә этеп куя.

Түргә узгач, түрә - хуҗа!Чабатасын элә чөйгә,
Әле генә "хуҗа" халык әверелә хезмәтчегә.
Түрә - читек, халык түрә чабатасын кия башлый,
Инде башын "хуҗа" халык хезмәтчегә ия башлый.

№9 (903006) / 17.02.2015 18:56:11

Башка биттәге бәхәсләргә каршы:

Дөньялары көйсез, диләр, гел үзгәреп тора, имеш,
Кешегә бер алдын куйса, ике артын бора, имеш,
Миңа калса, дөнья көйле!
Көйсезләнә кеше генә.
"Сабый чакта көйле",- ди ул нәни генә бишегенә.
Сыю түгел, тоела хәтта артык олы сыман,
Ә йорт аңа - офыкларга тоташкан зур болын сыман,
Үсә төшкәч, иң беренче үз бишеген тарсына ул,
Сыймый башлый йорт, ил, дөнья дигәннәрнең барсына ул.
Андыйларның тик бер зары: бар дөнья көйсез имеш.
Үзе сыймый зур дөньяга, баны йөри өйсез килеш...

Ш. Җ. ның бер шигыреннән өзек эпиграф итеп китерелгән.
"Әй дөнья, көйсез лә син! Көйсез баладан да көйсезрәк!"

Иркә

№8 (903004) / 17.02.2015 18:53:10

Соры корт син китапны арт яктан ачкансындыр.

№7 (903003) / 17.02.2015 18:40:46

Алайса всякая фигня турында язып утырырга туры килә)))

№6 (903002) / 17.02.2015 18:40:43

Матбугатка куйган 200гә якын шигырен дә исәпкә алсаң,шактый калын сырлаган бу кызый.

№5 (903001) / 17.02.2015 18:39:20

Шигырь укырга яратмасам да, командировкада укырмын,караштырыйм әле дип ачкан идем... тулысынча укып чыкканмын! Молодец, Ләйсән. Әле, бәйләнерлек җирен табыйм дип, иҗекләп укырга вакыт юк. Юллаганда табылмый калмас, анысы да.)))

№4 (903000) / 17.02.2015 18:38:40

Ну наконец -то!!! Админ!!!

№3 (902999) / 17.02.2015 18:37:02

Мин дэ укыдым,бик ошады.156 битле иде.Э син бераз ускэч,12дән кубрәк санарга өйрәнгэч укырсын.

№2 (902998) / 17.02.2015 18:31:02

бер тын алуда укып чыкмыйча..12 битле китапны

№1 (902994) / 17.02.2015 17:49:03

Бер тында укып чыктым.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте