поиск новостей
  • 05.12 "Цацика идет в школу", 6+, Кариев театры, 13:00
  • 05.12 "Шобага", 12+, Кариев театры,18:00
  • 11.12 «БОЛГАР РАДИОСЫ»НЫҢ IX МИЛЛИ МУЗЫКАЛЬ ПРЕМИЯСЕ ОНЛАЙН! "ТНВ-ТАТАРСТАН" һәм "ТНВ-ПЛАНЕТА" телеканалларында!
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Декабрь
  • Фәүзия Бәйрәмова - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Җәвит Шакиров - шоумен
  • Эльмира Җәлилова - шагыйрә
  • Айзилә Батырханова - журналист
  • Владимир Менделевич - табиб
  • Виталий Булатов - рәссам
  • Агач өйгә тәрәзә читләре (наличники) эшләүче кирәк. Казан, Вахитов районы. 89655886519 Ватсапка языгыз.
  • Сдаю однокомнатную квартиру в Радужный, Осиново т.89655938461,89375278107
  • Иномарка сатып алам.Бюджет 800-850мең.Тел.89178808466
  • Актаныш жалюзи все виды качественно(эйбэт)89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ КАР КОРЭУ, ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ. 89196271171
  • требуется дворник,центр Казань, 89377734777, в день2-3 часа
  • ДВОРНИК ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар

 

 
 

 
Архив
 
16.04.2009 Сәясәт

МЕДВЕДЕВ ИРЕКЛЕКНЕ КАЗЫЛЫККА КАРШЫ КУЙМАСКА ЧАКЫРА

Русия президенты демократия турында сөйләшер өчен, бәйсез “Новая газета”ны сайлады. “Бу басма яламый” диде Медведев. Русия президенты журналист тикшеренүләре белән танылган, хакимиятләрне даими тәнкыйтьләгән, үтерелгән Анна Политковская эшләгән “Новая газета”га ни сәбәпле әңгәмә бирергә булган?

Бу Русия башлыгының басма матбугатка биргән беренче әңгәмәсе дә икән. Ул рәсми басмаларны чакырмыйча, шушы газета белән сөйләшергә булган.

 

Русия башлыгының сүзчесе Наталия Тимакова, президентның әңгәмә бирүен аңың бу газетага теләктәшек күрсәтергә теләве белән аңлатты.

 

Дмитрий Медведев “20лек” саммиты алдыннан чит ил мәгълүмат чарасына биргән әңгәмәдә, Русиядә бәйсез “Новая газета”ның булуын уңай бәяләде һәм “аңа интервью бирергә туры килер әле”, дип белдергән иде. Хәзер ул вәгъдәсен үтәде булып чыга.

 

Баш мөхәррир Дмитрий Моратов президент белән әңгәмәдән соң, ул сорауларга җитди төстә, тәфсилле итеп җавап бирде, бер сораудан да тартынмады, дип сөйләде.

 

Дәүләт һәм җәмгыять килешүе

 

Медведев бу әңгәмәдә ватандашлык җәмгыяте, коррупция белән көрәш, бәйсез мәхкамә, Ходорковский эшенә мөнәсәбәтен белдерде.

 

Русия президентына хәзерге җәмгыять яшәеше турында сорау бирелде. Баш мөхәррир Моратов, соңгы вакытта җәмгыятьтә, мул тормыш тәэмин ителсә, халык хакимиятләргә теләгәнен эшләргә юл куя дигән килешү эшләде, диде. Ягъни демократияне казылыкка, тук тормышка алмаштыру турында сүз бара. Кризис вакытында бу килешү үзгәрерме, дигән сорау куйды Моратов.

 

Медведев, бу сорауга җавап биргәндә: "Минемчә, тотрыклы һәм мул тормышны сәяси иреклекләр һәм хокуклар җыелмасына каршы күярга һич тә ярамый", диде.

 

Русия президенты шулай ук, җәмгыятнең яшәү тәртибе, дәүләт һәм халык арасындагы килешүнең асылы турында уйлаганда Конституцияне ачып карарга кирәк, дип киңәш итте.

 

Түрәләрне контрольдә тотып буламы?

 

Бу әңгәмәдә, коррупция белән көрәш йөзеннән югары дәрәҗәле чиновникларның керемнәрен күрсәтү башлангычы хакында да сүз бара.

 

Дмитрий Медведевка салым хезмәтенә хисаплар тапшыру кампаниясе уңаеннан, чиновникларны контрольдә тоту мөмкинлекләре турында сорау бирелә.

 

Ул, декларацияләрне халыкка күрсәтергә мәҗбүр итү Русиядә беренче тапкыр эшләнә, бу түрәләрне контрольдә тоту юнәлешендә ясалган беренче адым, дип әйтә.

 

“Новая газета” баш мөхәррире,  ЮКОС ширкәтенең элекке башлыгы Михаил Ходорковскийга каршы ачылган икенче мәхкамә эшенә мөнәсәбәте, гадел хөкем мөмкинлеге белән кызыксынды. Беренче эш каралганда нәтиҗәсе алдан билгеле иде,  икенчесенең нәрсә белән тәмамлануын беләсезме, дип сорады Моратов.

 

Медведев, мәхкамә эшенең карарын алдан белү канунга каршы килер иде һәм бу президент өчен кабул ителмәслек хәл, дип җавап бирде.

 

Ул шулай ук “Бердәм Русия” фиркасенә керергә җыенмавын хәбәр итте. Интернетны чикләү мөмкинлеге турындагы сорауга, Русия башлыгы, интернетның үсеше өчен нормаль шартлар тудырырга кирәк, диде.

 

Президентка илдәге демократияне реабилитацияләргә җыену-җыенмавы турында да сорау бирелә.

 

Медведев, демократия тарихи төшенчә, ул реабилитацияләүгә мөхтаҗ түгел, ул бар, булган һәм булачак, дип әйтә.

 

Символик әңгәмә

 

Шушы әңгәмә басылып чыкканнан соң, интернетта аның тирәсендә фикер алышулар башланып китте. Күпләр, бу сөйләшүдән кыюрак фикерләр, яңарак мәгълүматлар өмет иткәнен белдерде.

 

Сәясәт белгече Александр Кинев та, бәхәсләргә кушылып, әңгәмәнең эчтәлегенә түгел, гомумән чыгыуына игътибарны юнәлтергә киңәш итте.

 

“Медведевның бу басманы сайлавы һәм сөйләшүнең уңай тонда алып барылуы үзенә күрә символик әйберләр”, ди ул.

 

“Новая газета”ның блогында, диктофон сүндерелгәч, Медведевның нигә бу газетага әңгәмә бирүен үзенчә аңлатуы турында язылган. Ул, чөнки бу басма “бер кемнең дә, бернәрсәсен дә яламый” дип әйткән икән. Моны “Свобода” радиосына биргән әңгәмәдә, баш мохәррир Дмитрий Моратов та раслады.

 

Әңгәмәнең эчтәлегенә килгәндә, укучылар аңа төрле реакция күрсәтә, кемдер Медведев белән бәхәскә керә, башкалар- буш сүзләр, Моратов Кремльгә фотога төшер өчен генә барган дигән тәэсир кала, дип яза. Өченчеләр – җаваплар әйбәт, аңлаешлы, дип мактау белдерә.


Бикә ТИМЕРОВА
Азатлык
№ --- | 15.04.2009
Азатлык печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№7 (16754) / 17.04.2009 09:59:22

Тотыш! Бикэ - Вика!

№6 (16743) / 17.04.2009 06:12:30

Кәкре борын белән пеләш башның
Кызык була кайчак "әңгәмә"се:
Уртак уйларының белалмассың
Кайсы "яр"га килеп терәләсен...

№5 (16725) / 17.04.2009 00:32:51

Дорогая Вика! Пишите, пожалуйста, по-татарски! В Татарстане сейчас идет акция "МТС" - "Я говорю по-татарски!". Хочется, чтобы Вы тоже поучаствовали в этой акции, так как мы любим и уважаем вашу радиостанцию. Надеюсь, что она не попадет в черный список предприятий, игнорирующих язык коренного населения республики. С уважением, Тотыш.

№4 (16706) / 16.04.2009 23:47:43

черновик, ник аерым җөмләләргә исең китте? Анда бар да шулай - кагвсигда.

Русия башлыгының сүзчесе ...мммм...миңа "җөмләчесе" яисә "хикәячесе" күбрәк ошый.

Ирек - свобода
"Иреклек" ни ул тагын?

Татарча укымаган кешенең урыс мәктәбендә исеме ничек булды икән?

Минемчә, Вика. А что, нормальный исем. Вика.

№3 (16679) / 16.04.2009 19:51:14

“Новая газета”ның блогында, диктофон сүндерелгәч, (блогта диктофон сүндерелгәнме?) Медведевның нигә бу газетага әңгәмә бирүен үзенчә (?????- кемнеңчә????) аңлатуы турында язылган. Ул, (кем ул???) чөнки бу басма “бер кемнең дә, бернәрсәсен дә яламый” дип әйткән икән.

Чынлыкта Медведев "чөнки сез беркайчан да беркемнең дә бернәрсәсен дә ялаганыгыз юк" дип әйткән икән, аны Азатлык бераз корректироват иткән.

Бу җөмләләрне генә карагыз әле:

"Президентка илдәге демократияне реабилитацияләргә җыену-җыенмавы турында да сорау бирелә.

Медведев, демократия тарихи төшенчә, ул реабилитацияләүгә мөхтаҗ түгел, ул бар, булган һәм булачак, дип әйтә."

Бу әйбер эфирга чыкканмы? Бу җурналистның черновигы гынадыр, юк, болай ук сөйләмәсләр.

№2 (16677) / 16.04.2009 19:31:40

ИМХО, Новая газета - бусы булды бер.
Эхо Москвы - бусы булды ике.

Ниге берденбер? Икеденике рустелле мегълумат чаралары

№1 (16671) / 16.04.2009 18:39:57

Новая Газета белэн Эхо Москвы-ларны даими кузэтеп барам
Бердэн-бер кызыклы рустелле мэгълумат чарасы

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar