поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
11.02.2015 Җәмгыять

Тарих кисәтүе

Франциянең «Шарли Эбдо» дип аталган сатирик журнал хезмәткәрләре белән булган фаҗига берничә атна бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә торды. Матбугат хәбәрләренә күз салсак, бу вакыйгага карата карашлар төрлелеге күзгә ташлана.

Америка һәм Көнбатыш илләре матбугаты, билгеле инде, бары тик бу канлы вакыйгаларда төп гаеплеләр, Ислам экстремистлары дигән карашны яклап чыгалар. Алар чыгарган нәтиҗә бик тә яхшы аңлашыла имеш, Көнбатышта чын демократия - хокуклар иреге хөкем сөрә, без гарәп илләреннән килгән эмигрантларга үз илебездә яшәргә, Ислам динен тотарга мөмкинлек бирдек, ә алар изгелеккә явызлык белән җавап бирәләр... Бәлки бу карашта күпмедер дөреслек тә бардыр, ләкин ул әле чын дөреслекнең бер өлеше генә.

Ә менә башка караш тарафдарлары үтерүчеләрне, һичшиксез, гаепләп чыксалар да бу трагедияне башка вакыйгалар белән дә бәйләп карау ягында торалар. Билгеле булганча, инде бер елга  якын Украинаның Көньяк-Көнчыгыш өлешендә граж­даннар сугышы бара. Анда инде, берләшкән милләтләр оешмалары (ООН) мәгълүматларына караганда, 5 меңләп кеше һәлак булган. Украина армиясе Донецк һәм Луганск өлкәләрендә авылларны һәм шәһәрләрне артиллерия һәм авиация ярдәмендә җимерә. Тыныч халыкка карата геноцид (кешеләрне күпләп үтерү, юк итү) сәясәте алып бара. Менә монда инде Көнбатыш “демократиясенең” чын йөзе күренә.
 
«Шарли Эбдо» вакыйгаларыннан соң күп кенә Европа илләрендә (аеруча Германиядә) мөселман эмигрантларга каршы протест демонстрацияләре һәм митинглары үтә башлады. Митингларда мөселманнарга карата төрле кискен гаепләүләр, аларны Европадан куып чыгару һәм Европа илләре гражданлыгыннан мәхрүм итү кебек тәкъдимнәр яңгырый. Дөнья җәмәгатьчелеге бу тавышларга колак салмыйча, булдыра алмый. Күпләр ирексездән шундый сорауларга җавап  табарга тырышалар: элек Европада Ислам тарафдарлары бик аз иде бит, хәзер кайдан соң миллионнар белән исәпләнүче гарәпләр, төрекләр, пакистанлылар һ.б. барлыкка килде һәм алар елдан-елга көчәя баралар. Җитмәсә, Европа  тормышын үзләренчә үзгәртеп корырга  тырышалар. Алар инде урам себерүче яки җир казучы роле белән генә чикләнеп калмыйча, үз вәкилләрен властька да кертергә телиләр.
 
Бу сорауларга җавапны тарих күптән бирде. Барысына да капитализмның теләсә нинди юл белән котырып баерга тырышу, хезмәт өчен аз акча түләп, күп табыш алырга омтылу һәм хурлыклы колониаль система гаепле. 
 
Колонияләрдән көчләп китерелгән ул кешеләр бары тик тамак хакына эшли торган коллар булып,митрополияләргә күп хезмәт куялар. Әгәр бүген алга киткән Көнбатыш илләре үзләренең байлыклары һәм фән казанышлары белән мактаналар икән, ул казанышларда йөз елдан артык элек колонияләрдән көчләп китерелгән колларның да өлешләре бихисап. Ул коллар инде (әллә ничә буыннан соң) хәзер Европа илләренең тулы хокук­лы гражданнары булып исәпләнәләр. Ләкин аларга караш бүген дә “икенче сортлы” кешеләргә булганча. Шуңа күрә еш кына кимсетелгән, хокуклары кысылган бу кешеләр хөкүмәткә каршы шау-шулы протест акцияләре оештыралар.
 
Берничә ел Париж шәһәре читендә күтәрелгән шундый стихияле бунт бөтен  дөньяның игътибарын үзенә җәлеп иткән иде. Анда шактый күп кеше үтерледе, йөзәрләгән машиналар, күп кенә йортлар яндырылды.
 
Ни гаҗәп, мондый акцияләрнең күбесе Франциядә оештырыла. Бил­геле, моның үз сәбәпләре бардыр һәм алар аз да түгелдер. Без берничәсенә генә тукталып үтик. Бөтен дөньяда икътисад кризисы барганда, Европа инде читтән эш көчләре кертми, ә киресенчә, эшсез калган кайчандыр бабалары Африка һәм Гарәп илләреннән. Бабалары көчләп китерелгән эмигрантларны үзеннән куып чыгарырга тели. Ә беркая да китәргә теләмиләр, үзләрен тулы хокук­лы Европа гражданнары итеп сизәләр һәм үз хокукларын, диннәрен суд залларында да, протест акцияләрендә дә якларга тырышалар.
 
«Шарли Эбдо» журналының Мө­хәммәт (с.г.в. с) пәйгамбәргә карикатура бастыруын дөньядагы Ислам җәмәгатьчелеге гаепләп чыкты. Бу Ислам дошманнарына тарихның катгый кисәтүе булды.
 
Ижау шәһәре.
 

Гыймран САФИН
Яңарыш
№ |
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»