|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.02.2015 Җәмгыять
“Әни мине нигә яратмаган?”Тугыз ай буе карынында йөрткән сабыен тугач ташлап калдыручылар турында, кызганыч, еш ишетәбез. Казанда Наталья Манжоланың 3 яшьлек Данилны йорт подъездында үзен генә калдыруы, Чаллыда бер ханымның баласы үле тугач, аның мәетен чүплеккә ташлавы бөтен республикада шау-шу китереп чыгарды. Замана хатын-кызлары нигә болай кылана? Әллә мондый куркыныч хәлләр элек тә булганмы? Психолог Эльвира Сафина сүзләренә караганда, хатын-кыз мондый адымга үзендә ана инстинктының аз булуы яки бөтенләй булмавы аркасында бара икән. – Кайбер хатын-кызлар әни булырга әзер түгел. Шунлыктан бала елаган тавыш та аларның ачуын чыгарырга мөмкин. Хатын-кыздагы сыйфатлар матурлык һәм чибәрлек белән генә чикләнми бит. Андыйлар әле кибетләрдә йөреп туймаган, күңеле белән дискотекада утыручы кешеләр. Әмма ни генә булмасын, хатын-кыз авырга узу белән, йөклелек чорында ук анда ана булу инстинкты барлыкка килә башлый. Тагын шул ягы да бар – кайбер хатыннарда андый хисләр булмаска да мөмкин, – ди ул. – Гаиләдә ярату күрмәгән, әнисеннән яклау тапмаган кешедә үзеннән-үзе нәкъ шундый ук хис барлыкка килә. Хатын-кыз үзе теләмичә авырга узса, анда бу балага карата ярату хисләре булмаячак. Күп очракта шулай. Хәзерге заман гүзәл затлары барысын да үзем булдырам дип уйлый. Бала табып, аны тәрбияләп утыруны күз алдына да китерми. Ул аны карар өчен йә тәрбияче яллый, йә инде әнисенә тапшыра. Соңыннан нәкъ шушы балалар үсеп җиткәч, “күке әни”ләр сафын арттырырга мөмкин.
Эльвира Сафина тагын бер бәхәсле фикер җиткерде. Белгечләр әйтүенчә, ярып алынган балаларга карата да ана инстинкты азрак булырга мөмкин. Тулгак ачыларын кичергән әниләр өчен бала тагын да кадерлерәк була, ди алар. “Тагын шул ягы да бар: әнисе тарафыннан ташлап калдырылган кыз бала үскәч үзе дә шул ук ялгышны кабатларга мөмкин, – ди психолог. – Бала өчен әнисез калудан да авыр хәл юк. Әнисе булмаган балаларның үз-үзенә бәясе түбән була. “Мине әни яратмый” , “Мин начар булганга ташлаган”,– дип фикер йөртә андыйлар. Әти-әнисез баланың тышкы кыяфәтендә үк ятимлек сизелә. Әниле сабыйларны күреп, ул үзен кимсетелгән итеп хис итә. Сабый өчен бу авырлыкны җиңеп чыгу бик авыр процесс. Шуңа күрә үсә төшкәч тә, бу сабыйларда нәфрәт, тирә-якка үч сакланачак. Андыйлар башкаларга ачу белән үсә. Әмма арада бу тормыш авырлыгын җиңә белгән, үз гаиләсен булдырып, сабыйларын яратучы әни булып яшәгәннәре дә, өстәвенә канаты астына берничә ятимне сыендырганы да бар”.
Кайчандыр үз баласын ташлап калдыручыларның күбесе хәзер бу гамәле өчен үкенеп яши. Кайбер балалар исә, киресенчә, тапкан әниләре ташлап калдырганга рәхмәт укый.
Гөлнәзирә (42 яшь):
– Яшьлек юләрлеге булгандыр инде. 18 яшем тулар-тулмас кияүгә чыктым. Тик ирем салырга ярата иде. Улыбыз тугач, тагын да катырак эчә башлады. Без аерылыштык. Ул вакытта мин икенчесен көтә идем. Улымны әнигә алып кайтып бирдем. Шул вакытта ул: “Икенчесен тудыр да калдырып чык”,– диде. Мин шулай эшләдем дә. Кыз бала иде. Хәзер гомерем буе шул баламны сагынып яшим. Кайда икәнлеген дә белмим.
Сиринә (46 яшь):
– Яшь чакта кыз бала таптым да аны хастаханәдә калдырдым. Аннан соң кияүгә чыктым. Иремә бу хакта әйтеп тормадым. Бер-бер артлы ике балабыз туды. Шул сабыйларны киендергәндә дә, ашатканда да беренче сабыем күз алдына килеп баса иде. Үз хәлемне үзем генә беләм. Күңелем белән кызымны көттем. Узган ел Яңа ел алдыннан телефоным шалтырады. “Апа, мин сезнең кызыгыз булам! Мине бала тудыру йортында калдыргансыз”, – ди бу. Күп тә үтмәде, кызым мине эзләп үзе дә килеп җитте. “Апа, мин сиңа әни дия алмам инде. Әмма мин сине озак эзләдем”, – диде. Шул көннән бирле гел аралашып яшибез.
Самат (19 яшь):
– Әни мине бала тудыру йортында ук ташлаган. Шуннан соң мине дүрт гаилә уллыкка алып, кире илтеп бирде. Моннан 8 ел элек бер гаилә үзләренә алды. Мин аларда яшәп калдым. Хәзер тормышны алардан башка күз алдына китерә алмыйм. Рәхмәт аларга! Ә тудырган әниемне эзләп табып, күрешеп кайттык. Әмма аны кабат күрәсем дә, беләсем дә килми.
Абау!
Кая бара бу замана?! Кайбер илләрдә махсус тартмалар урнаштыра башлаганнар. Ана булырга тиешле кешеләр сабыйларын әнә шунда калдырып китә ди. Ул тартма кеше күзенә чалынмаслык, видеокамералар сурәтенә эләкмәслек итеп аулак урынга көйләнә икән. Сабый бу тартмага эләккәч, 30 секунд эчендә табибларга хәбәр килеп ирешә. Беренче тартманы 1999 елда Германиядә урнаштырганнар. Беренче елны ук контейнерда 20 сабыйны калдырып китәләр. Алманнар тәҗрибәсен бүтән илләр дә куллана икән. Хәзер “бәби” тартмалары Германиядән тыш, Италиядә, Чехиядә дә бар икән. Бездә мондый тәҗрибә, әлбәттә, бәхәс уятыр иде. Ә Көнбатыштагыларның үз акыллары, үз мантыйклары бар.
|
Иң күп укылган
|