|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.04.2009 Җәмгыять
МӘКРУҺЛАР. ТАТАР “ДЕКАБРИСТКАЛАРЫ”1867 елның апрель аенда Казан губернасыннан берничә этап мәкруһлар Турухан краена озатыла. Аларның төп өлеше Зөя һәм Тәтеш өязеннән. Зөя төрмәсендә ябылып ятканнарның хатыннары күп мәртәбә төрмә капкасы янына килүнең файдасы була, алар бер-берсе белән танышалар. Шул капка янында алар ирләрен Себергә җибәргән очракта хәләл җефетләре артыннан китәргә сүз куешалар. Шундый теләктә торучы хатын-кызлар шактый була. Татар “декабристкалары”на бернинди дә шартлар тудырылмаган, әлбәттә. Баржаларга төялеп барган өчен түләргә берничә тиеннән башка акчалары да, кыйммәтле әйберләре дә булмый. Бөтен байлыклары таяк башына эленгән төенчектән гыйбарәт.
Бурлаклар сөйрәгән баржа Пермь шәһәре янына килеп туктагач, татар хатыннары баржадан төшеп бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр җәяүләп Тобол шәһәренә таба атлыйлар. Үзләре белән алган киемнәре тузып, ертылып бетә. Себер татарлары яшәгән берничә авыл аша узганда тегеләр, әлбәттә, ярдәм күрсәтәләр, кием-салым, ямаулыкка үзләре тукыган киндер кисәкләре, чабата бирәләр.
Татарстан Милли архивы документларын карап утырганда, гаризалар табылды. Берсе — берничә имзалы документ: “Прошение крестьянок о сопровождении арестованных мужей и на совместное поселение в Сибирь”.
Димәк, татар хатын-кызларын тиктомалдан гына чыгарып җибәрмәгәннәр, башта алардан гариза яздырганнар. Бу гаризалар декабристкаларныкыннан аерылып тора. Тегеләр дворянлык өстенлекләрен саклап калуны сораса, татар хатын-кызларыныкы юлда барганда Себер татарлары белән багланышка кермәскә, коткы-фәлән таратмаска дигән йөкләмәдән гыйбарәт.
Безнең әбиебез Миңлегөл ул вакытта 35 яшендә була.Дүрт балалы Мөхәммәтсабитның икенче хатыны, әти-әнисе үгетләвенә, абыйлары каршылыгына карамастан, авырлы килеш, ирләре Турухан краена озатылган хатыннарга кушылып, Себер тарафына кузгала. Башкалар белән арестантлар баржасында Пермьгә килеп җитә. Аннан — Тоболга. Тоболдан Көнчыгыш Себернең Турухан краенда урнашкан Енисей бистәсенә таба арып-талып атлый бирәләр. Алар арасында Мөхәммәтсабит бабамның фикердәшләре Әбраретдин, Габделхәбир, Хәкимуллаларның хәләлләре дә була (исемнәре миңа мәгълүм түгел). Алар өчесе булдыралган кадәр Мөхәммәтсабит бабабызның 6-7 айлык авыры булган яшь хәләл җефетенә булышлык күрсәтеп, аңа актык тәгамнәрен ашатып, юл буе үгет-нәсихәт, рухи көч биреп баралар. Ниһаять, зур газаплар кичеп, билгеләнгән урынга килеп җитәләр.
Сабит бабалар бишәүләп атна-ун көн алдарак килеп җиткән була. Алар шунда ук эшкә керешәләр. Иң әүвәл бергәләшеп вакытлыча яшәп торыр өчен өй корыштыралар. Хатыннары килгәч, берничә бүлмәдә биш гаилә сыеша. Мулла Таҗетдин Мөхәммәдъяров кына берүзе яши (ул хатынына Салтыганнан чыгарга рөхсәт бирми). Бу хәл 1867 елның августында була.
Бәхетләренә каршы, килеп урнашкан Енисей бистәсендә алар элегрәк көн күрә башлаган милләттәшләрен очраталар һәм шуннан соң берникадәр тынычланалар. Асрауга сыерлар алып, печән әзерләп, сөтен савалар. Алдан килешү буенча, туган бозаулары да үзләренә була.
Енисей елгасында боз октябрь айларында ката. Енисей елгасының чишмәдәй саф та, салкын да суында мәрасин балыгы, чегә балыгы, омуль мыжлап тора. Кыш салкын булса да, елганың яр буйларында боз калын булмый, чөнки көздән калын кар каплап китә. Сабит бабаларыбыз, җирле халыктан күреп, балык тоту эшен дә тиз генә үзләштерәләр.
Шул 1867 ел октябренең бер төнендә Миңлегөлне тулгак тота башлый. Әнисе карынында меңләгән чакрым юл үткән бала, ниһаять, якты дөньяны күрә, аваз сала. Аңарга Хәкимулла дип исем бирәләр. Исем кушуны Таҗетдин мулла сөенеп башкара. Мөселманнар саны тагын бер кешегә артты дип бергәләп шатланышалар.
Ирләр урманда эшли. Агачларны бер урынга егып, урманда ук бура бурыйлар. Мулла Таҗетдин Мөхәммәдъяров андый эшкә катнашмый. Ул Себердә калуны күз алдына да китерә алмый. Күп вакытын язу өстендә утыра. Төрле түрәләргә, хәтта, император исеменә дә хат арты хат җибәрә. Ләкин җавап кына ала алмый.
Бер еллап вакыт эчендә, 1868 ел кышына кергәнче, нарат бүрәнәләрдән, авырлык белән булса да, тагын дүрт өйне яшәрлек итеп өлгертеп куялар. Кызыл балчыктан кирпеч сугып, мич тә чыгаралар.
Тәфкил ВАФИН |
Иң күп укылган
|