|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.02.2015 Җәмгыять
Сак булыгыз, секта җәтмәсенә эләкмәгез!Кышкы кичләрнең берсендә Хәния Фәрхинең концертыннан соң кайтыр юлга чыгып баручы тамашачыларны Самараның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният сараеның ишек төбендә бертөркем егет-кызлар каршы алып тора иде. Алар саф татар телендә: - Апа-абыйлар, китаплар өләшәбез, алыгыз, өегезгә кайткач укырсыз! — дип бушлай брошюралар тараталар иде. Нәрсә бу, хәзерге заманда бушлай кем китап өләшә икән дип, аптырап, мин дә шул басмаларга күз салырга булдым. - Болар - изге китаплар, Аллаһы турында, - дип, кызларның берсе минем кулга да татар телендә «Җирне нинди киләчәк көтә?» һәм «Коррупциясез хөкүмәт» дип аталган ике брошюра тоттырды. Тик мин үземә бирелгән бу китапларда җир йөзенә соңгы пәйгамбәр итеп җибәрелгән Мөхәммәд пәйгамбәр һәм Коръән китабы, Ислам дине турында бер кәлимә сүз дә тапмадым, ә ниндидер Йәһвәне Аллаһы дип атаган язмаларга гына тап булдым. Татар телендә таратылган әлеге китапчыкларның Ислам диненә бернинди катнашы да юк иде, билгеле.
Күптән инде сер дә, ачыш та түгел, үзләрен Йәһвә шаһитлары (свидетели Иеговы) диеп атаучы сектантлар янәшәбездә генә актив эш алып бара башлаганнар. Әнә бит гади генә итеп киенгән бу бәндәләр Самараның җәмәгать урыннарында бушлай экстремистик китаплар тараталар. Әлеге «шаһитләр» татар концертлары барган урыннарга килеп, халык күпләп җыелган җирләрдә актив рәвештә милләттәшләребезне үзләре артыннан ияртергә телиләр!
Милләттәшләребез, коткыга бирелеп, туры юлдан тайпылмагыз! Читкә адашып-саташып киткән һәм ниндидер бер комсыз мәкерле бәндә уйлап чыгарган сектаны Аллаһы иңдергән хак динебездән өстенрәк күргән кешене һичкайчан да шатлык көтеп тормаячак.
«Йәһвә шаһитләре» (урысча әйткәндә, «Свидетели Иеговы») сектасы башлыча Америкада дислокацияләнә, диләр. Аның вәкилләре көчләүдә, балаларны урлауда, кеше үтерүдә, үз-үзеңә кул салуда, караклык, расизмлыкта һәм башка җинаятьләрдә гаепләнә. Халыкка таратылучы китаплары исә тыелган әдәбият исемлегенә кертелгән. Илебезнең махсус комиссиясе аларның эчтәлеге кешеләрне экстремистлыкка өнди, диннәр арасында каршылыкларга китерә, дип тапкан.
Римма НУРЕТДИНОВА |
Иң күп укылган
|