|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.02.2015 Шоу-бизнес
Закир Шаһбан 14 елдан соң никахын рәсмиләштерде (ФОТО)Бүген танылган җырчы Закир Шаһбан белән тормыш иптәше Гөлүсә ханымның, 14 ел бергә гомер иткәннән соң, рәсми рәвештә язылышулары турында хәбәр алдык. Шул уңайдан, Intertat.ru хәбәрчесе гаиләнең үзләре белән элемтәгә керде. - 14 ел яшәгәннән соң, мөнәсәбәтләребезне рәсми рәвештә загста теркәдек. Кемгәдер бу сәер булып та тоеладыр. Рәсмиләштерүгә икебез арасында ниндидер низаг, бер-беребезгә ышанмау сәбәпче булмады. Без беренче көннән үк никах белән тордык, соңрак язылышырбыз, дип, гел кичектерелеп килде. Йә вакыт булмады, йә башкасы килеп чыкты. Күрәсең, мөнәсәбәтләребезне рәсмиләштерер сәгатебез суккан, – диде Шаһбановлар гаиләсе. Рәсми рәвештәге язылышу 2014 елның 12 декабрендә Казанның Идел буе районындагы загста теркәлә. Әлеге матур көннән фотолар социаль челтәргә кичә генә куелды. Язылышып, ике ай чамасы узганнан соң гына бу яңалык киң җәмәгатьчелеккә чыккан, дигән сүз. Әйтергә кирәк, Закир әфәнде белән Гөлүсә ханым үз гомерләрендә беренче мәртәбә язылышмыйлар. Гөлүсә ханым – икенче мәртәбә, ә Закир әфәнденең бу өченче рәсми язылышуы икән. Монысы соңгысы һәм тигез гомерле булсын, дип кенә телик аларга. Әти-әнисенең язылышуына 11 яшьлек кызлары Алисә дә сөенгән. Гәрчә, ул моның нәрсә икәнен төптән үк аңлап бетермәсә дә.
- Яшь чак — җүләр чак, дип юкка гына әйтмиләрдер инде. Беренче мәртәбә 18 яшем дә тулып бетмәгәндә туй күлмәкләре киеп, кияүгә чыккан идем. Әмма әлеге никахтан уңмыйча, 8 айдан соң ук аерылыштык. Күздә тоткан кешем дә булмады. Тыныч кына яшәп ятканда тормышымда Закирны очраттым. Күңелемә керде дә калды. Ул да ялгыз иде. Беренче атнада без таныштык, икенче атнасында никах та укыттык. 14 ел никах белән генә яшәгәннән соң, ике ай чамасы элек загска барып язылыштык, ниһаять (елмая). Язылышу Закирның инициативасы белән булды. Моңарчы йә ул, йә мин кичектереп килдек. Кызыбыз да, ирем дә бер фамилиядә, ә мин бөтенләй башка фамилиядә йөрдем. Хәзер документларымны яңа фамилиягә алыштыру эшләре белән йөргән чагым, - дип сөйләде Гөлүсә ханым.
Язылышу көне бик матур узган. Яңа туган Шаһбановлар гаиләсен котларга туганнары, дуслары килгән. Ә туйда шаһит буларак танылган композитор Ганс Сәйфуллинның шулай ук танылган музыкант улы Альберт Сәйфуллин катнашкан. Соңыннан “яшь пар” балдаклар белән алмашынган. Без дә яңа туган Шаһбановлар гаиләсенең бәхеттә һәм тигезлектә яшәүләрен теләп калабыз.
Эльза ГАЗИЗОВА |
Иң күп укылган
|