поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
10.02.2015 Мәдәният

“Урын юк бу Казанда бөек Сара апага”

1995 ел азагында скульп­тор Рада Нигъмә­тул­лина композитор Сара Садыйковага “Җидегән чишмә” дигән һәйкәл-ансамбль проекты тәкъ­дим иткән иде. Ниһаять, 1997 елда ТР Мәдәният министр­лыгының мону­менталь-декоратив сән­гать әсәрләре буенча эксперт­­лар комиссиясе утырышы булды. Утырышта әлеге проект каралып, Р.Нигъмәтуллина җитәкчелегендәге бер төркем скульпторлар эше­нә югары бәя бирелде.

Фикер алышуда рәс­сам­нар, әдәбият һәм сән­гать эшлеклеләре катнашты. Шу­лай итеп, Татарстан Респуб­ликасы Министрлар Каби­нетының 1997 елның 13 мартындагы Указы нигезен­дә Казан шәһәрен­дә күре­некле композитор Сара Садыйковага һәйкәл кую турында карар кабул ителде.

Татарстан башкаласы Казанда җырчы татар ха­тын-кызына, тәүге татар опе­расында Сания ролен башкарган, беренче татар хатын-кызы – композиторга һәйкәл кую карары, әл­бәттә инде, бик гадел һәм дөрес иде. Гариф Ахунов рәис­легендә Мәдәният фон­дының банктагы счеты әле ачылмаса да, гади кешеләр С.Садыйкованың истәлеген мәңгеләштерү өчен үзләре­нең соңгы ти­ен­нәрен ките­рә башлаган көннәр бүген­гедәй хәтер­дә.
 
2004 елда исә Сара Са­дыйкованың тууына100 ел тулуны үткәрү турында Рөстәм Миңнеханов имзалаган ТР Министрлар Кабинеты карары (№2205-р) дөнья күрде. Анда бу эшне төп башкаручылар сыйфатында Мәдәният министрлыгы һәм Казан хакимияте билгеләнеп, һәйкәл-ансамбльнең Юныс мәйда­нында урнаштырылырга ти­ешлеге, башка күп кенә нәрсәләр күрсәтелде. Тик болар кәгазьдә генә калып, берсе дә үтәлмәде. Шушы бер кочак кәгазь әле дә минем архивымда тузан җыеп ята. Чыннан да, Роберт Миң­нуллинның шигырь юлларында әйтеп үтелгән­чә:
 
“Сарага урын табылмый, башкалабыз Казанда, Моңсарабыз кебекләргә ник­тер урын аз анда.  Сарага урын табылмый, Казан зур ул, урын бар!  Казандагы урын түгел. Күңелдәге урын тар! “Яшә, Казан, яшә!” – дип җырлаган Сарабызга Казанда урын табылмый... Сыймый ул арабызга. Казанда һәйкәл бар хәтта. Мәчегә һәм Бакага... Тик урын юк бу Казанда бөек Сара апага”, кебегрәк килеп чыга.
 
Ни өчен һәйкәл, проект­та күрсәтелгәнчә һәм Хө­кү­мәт карары нигезендә рас­ланганча, әле һаман Юныс мәйданына урнаштырылмый? Бүген барчабызны да әнә шул сорау борчый.
 
Скульптор Рада Нигъ­мә­туллина, Сара апага һәй­кәл куюда теләктәшлек итү­ләрен сорап, Казан һәм Татарстан халкына мөрә­җәгать белән чыкты. Бүген аның мөрәҗәгатенә 531 кеше имза салды инде. Татарстан һәм Казанда гына тү­гел, Россия шәһәрлә­рендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүчеләрнең дә имзалары бу.
 
Җитәкчеләребез халык сүзенә битараф калмыйча, бераз уйлансын иде. Скульп­тор-авторларның 18 ел буе һәйкәлне куйдыра алмыйча изалануларына кемдер җавап тотарга тиештер бит?! Халык, проект­та күздә тотылганча һәм Хөкүмәт карарында расланганча, “Җидегән чиш­мә” һәйкәл-ансамблен нәкъ ме­нә Юныс мәйда­нына урнаштыруларын та­ләп итә. Әлеге урын С. Са­дый­кова­ның 100 еллыгына бүләк ителде ләбаса (бу скверны кайчандыр кем­гәдер сатканнар икән, дәү­ләт аны кире сатып алырга тиеш). Мә­дәният министры урынбасары Персова Мәс­кәү та­тар­ла­рының, Чаллыда яшәү­че­ләрнең һәм минем бу җәһәттән бирелгән со­рау­га җавап йөзеннән һәй­кәл-ансамбльнең Казан үзәген­дә урнаштырылачагы, эш­ләрнең инде башланачагы турында җавап җи­бәрде. Тик җавап түгел, мин­нән китсен, иясенә җит­сен диеп җибәрелгән кә­газь кисәге генә бу. Һәйкәл Казан үзә­гендә тү­гел, бәлки Иске Татар бис­тәсе үзәге – Юныс мәй­да­нында урнаштырылырга ти­еш!
 
Мәдәният министры бе­лән Казан хакимияте дис­тәләрчә еллар буе кул кушырып утырган бер мәлдә, Юныс мәйданындагы сквер­ны ниндидер бер мил­ли­ардерга сатып җи­бәргән­нәрдер, дигән сорау күңелгә тынгылык бирми. Персова: “Без сквер, мәй­дан һәм урамнарны сат­мыйбыз”, – дип җавап юл­лады юллавын. Шулай икән, эш нәрсәдә соң? Җырчы-композитор белән скульптор җитәк­челәре­без­нең кайсына ошамый? Юныс мәйданында җиде фонтан янында Сара Садыйкова музыкасы яңгы­рап торудан кемгә зыян? Ял урынына әверелеп, мәйдан халыктан өзелмә­ячәк дип куркалармы икән әллә? Ел саен 1 но­ябрьдә Сара апа­ның кабере янына җыелып, чәчәкләр куеп, соңыннан табын янында аның җыр­ларын көйләп, аның турында яңа ши­гырь­ләр укып утыручылар кайбе­рәүләр­гә ошап җитми бит. Халык мәшһүр композиторны ярата икән, моннан кемгә зыян?
 
Кыскасы, мәдәният министры урынбасарының җавабы безне канәгатьлән­дерми. Бөтен җәмәгатьче­лек, Рада Нигъмәтуллина мөрәҗәгатенә кул куйган барча кеше һәйкәлнең Иске Татар бистәсе үзәгенә урнаштырылуын таләп итә. Реставрацияләнгән архитектура ядкәрләрен күрер­гә дип бирегә килгән туристлар берочтан Сара Садыйкова һәйкәле белән дә хозурлана алыр иде. Янә­шәсендә генә – Т.Гыйз­зәт, К.Тинчурин, С.Сәй­дәш җи­тәкчелегендә 1930–1934 елларда легендар композиторыбыз хез­мәт иткән Камал театры. Шунда ук – Тукай, Насыйри музейлары.
 
Һәйкәл-ансамбльне (ул өч сыннан – пианино, “Җи­дегән чишмә” фонтаныннан, С.Садыйкова җырла­рында җырланган чәчәк­ләр, агачлардан тора) баш­кала­быз­ның Иске Татар бистәсе үзә­генә түгел, бәл­ки аның чи­тенә генә куярга җан талашу нигә кирәк? Р.Миңнеханов имзалаган ка­рар ни өчен дистәләрчә ел дәвамында үтәлмичә ки­лә? Кемгә ки­рәк бу корткычлык? Мо­ның өчен кем җавап бирергә тиеш? Сораулар күп, ә җавап юк. Хөкүмәт карарын вакытында үтә­мәүчеләрне судка бир­гән очракта да судан коры чыгачак алар. Хәер, суд юлларын таптарга безнең акчабыз да, көчебез дә юк. Бердәнбер өметебез – Пре­зидентта. Без аннан үзенең саллы сүзен әйтеп, ике гүзәл татар хатын-кызын яклавын сорыйбыз. Моң­ның нәрсә икәнен белә ул. Татар мо­ңына һәйкәл-ком­позиция кую турында сүз бара лабаса.
 
Гадәттә югарыгы хакимият үзенең карарларын, указлар, законнарын беркайчан да юкка чыгармый, үзгәртми дә. Димәк, безнең очракта югары хакимияттән дә югарырагы бар. Югары бюрократик хакимият, ягъни мәсәлән. Халык әле­гә дәшми. Әмма һич кенә дә татар халкының сөекле кызы һәйкәлен Иске Татар бистәсенең бер почмагына кую ягында түгел ул.
 
Тәүге татар хатын-кы­зы-композиторы Сара Садыйкова да, аның сынын мәң­ге­ләштергән тәүге татар ха­тын-кызы – скульпторы Рада Нигъмәтуллина да – республикабызның бөек патриотлары. Алар­ның иҗатына сокланырга һәм иҗат җимешләрен ташта гәүдәләндерергә кирәк.
 

Әлфия АЙДАРСКАЯ
Ватаным Татарстан
№ 18 | 10.02.2015
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»