|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.02.2015 Җәмгыять
![]() Көчле хатыннарның ире китә?Мөселман хатын-кызы җәмгыятьтә, гаиләдә үзен ничек тотарга тиеш? Соңгы вакытта нигә аерылышулар күбәйгән? Гаиләсен саклап калыр өчен хатын-кыз нишли ала? Бүген күпләрне борчый торган әлеге четерекле сорауларга җавапны “Хатын-кызлар клубы” җитәкчесе Лилия Потапова белән бергәләп эзләдек. Буыннар алышынуы кирәк
Лилия моннан ике ел элек “Хатын-кызлар клубы” ачарга карар кылган. Бу адымга нәрсә этәргән аны?
– Сугыш заманында хатын-кызлар ирләр рәтендә эшләгән, ачысын-төчесен татыган. Менә шул вакытта әбиләребез, әниләребез үзләренең хатын-кыз сыйфатларын, нәфислекләрен, җылылыкларын югалтмаган микән, – дип фикерли Лилия. – Һәм алар ир-атка, гаиләдә булган җылылыкны безнең буынга да җиткерә алмаган. Совет заманында ир-атны диванда ятучы кеше буларак кабул итәргә күнектек. Хатын-кызлар үзен ни өчен көчле саный? Минем сугыш заманына кайтуым очраклы түгел. Менә шул елларда яшәгән хатын-кыз холкы бүгенгә кадәр килә. Әнә шул феминизмнан котылу өчен тренинглар үткәрү зарур дигән фикергә килдем. Гаиләдә һәм тормышта хатын-кызның урыны нинди, ул үзен ничек тотарга тиеш, дигән сорауларга без дә, башкалар да җавап эзлибез.
Бер караганда, мөселман хатын-кызлары өчен мондый тренингларның оештырылуы гаҗәп тә кебек. Алар динне яхшы белә, Коръәнне укып, бу сорауларның һәрберсенә дә җавап таба кебек. Бактың исә алай түгел икән. Аларның да гаиләдә проблемалары җитәрлек. Бервакыт Кол Шәриф мәчетендә вәгазь сөйләгән Рамил хәзрәт Юныс: “Татарстанда 2007 елның 7 июлендә (өч җиде саны булгач, никахланучылар күп була) өйләнешүчеләрнең 62 проценты аерылган”, – дигән иде. Мөселманнар арасында да аерылышулар шактый була икән.
– Әйе, мөселман хатыннары дин буенча яши, һәрдаим Коръән укый, – ди Лилия. – Ә иман яклары барыбер зәгыйфь. Әмма аларны да бит сугыш заманыннан калган әбиләр, әниләр тәрбияләгән. Димәк, камил хатын-кыз сыйфатларын тәрбияләүгә ирешү өчен берничә буын алышынуы кирәк.
“Иремне өйрәтергә яратам”
Хатын-кыз нәрсәдән зарлана һәм нәрсә белергә тели? Клубка килгән нәфис затларның күпчелеге: “Мин иремне өйрәтергә яратам”, – ди икән. Һәм хатын-кыз үзен көчлерәк итеп саный. Дөрес, клубка мөселманнар гына йөрми. Теләгән һәр хатын-кыз бирегә килеп тренинглар үтә, лекцияләр тыңлый. Аларның күпчелеген ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләр борчый. Гаиләдә килеп туган проблемаларын кыскача гына алар болай ди: “Без иргә юл куймыйбыз”.
– Бирегә килүчеләргә ир-ат белән көрәшергә кирәкми, дип аңлатабыз, – ди Лилия. – Феминизмны бетерү өчен, хатын-кызга гына хас нәфислекне булдыру өчен көрәшәбез. Һәм без әкренләп кенә камиллеккә ирешә барабыз.
Клубта психологлар эшли. Алар – гаилә психологлары гына түгел, ә балалар өчен киңәш-табыш бирүчеләр дә, җәмгыятьтә үзенә урын таба алмаган кешеләргә туры юл күрсәтүчеләр дә. Шулай ук бирегә килүчеләр арасында массаж ясаучылар, педиатрлар, юристлар да бар. Алар да үзләренең киңәшләрен бирә.
Мөселман хатын-кызы өйдә генә утырырга, бала тәрбияләргә, ирен эшкә озатып, каршы алырга тиеш дип әйтергә яратабыз. Әлбәттә, бүген эшләүче нәфис затлар да шактый. Ә эшкә чыктымы, уйламаган җирдә бәхәс, хәтта конфликтлар да килеп чыгарга мөмкин. Тренингка килгән нәфис затлар нәкъ менә шул каршылыклар белән күзгә-күз очрашуыннан зарлана. “Эштән арып кайткач, энергиябез тәмам бетә, иребезгә, балаларга игътибар калмый”, – дигән фикерләрне ишетергә туры килә икән алардан.
– Мөселман хатын-кызларына эшләргә мөмкин, әмма өйдә утыру хәерлерәк, – ди Лилия. – Хатын-кыз бөтен энергиясен эшкә түгел, ә үзенең иренә сарыф итәргә тиеш.
Ир-ат нигә читкә китә?
Соңгы елларда аерылышулар саны бик күп. Әлбәттә, сәбәпләрне төрлечә аңлаталар. Ир-ат, гаиләсен ташлап, нигә чит хатыннарга китеп бара? Бүген күпләрне борчый торган бу сорауны клубка килгән хатын-кызлар да бирә.
– Психологлар фикеренчә, ир-ат көчле хатыннардан китә икән, – ди Лилия. – Ни өчен? Андый хатыннар янында ир-ат үзен көчле җенес итеп хис итми. Эзләнә башлый, читкә күз ата. Аны ир-ат дип таныган, анда ирлек сыйфатлары күргән башка хатын-кызга китеп бара. Алар арасында да төрлеләре бар. Хатынын ярата ул, гаиләсен ташламый, шул ук вакытта читтә тагын бер хатын белән яши. Ә кайберәүләр инде гаиләсеннән аерылып, башка берәү белән тормыш кора.
Клуб ачылганнан бирле йөри башлаган хатын-кызларның күпчелеге әнә шул проблемаларны хәл итәргә телибез дип, бирегә килгән. Аерылышу чигенә җиткән, инде ире чемоданын тутырып, башка хатынга чыгам дип торганда, биредәге тренинглар, киңәшләр гаиләдәге четерекле мәсьәләләрне хәл итәргә булышкан. Лилия әйтүенчә, шактый гына гаиләләр сакланып калган. Алар бүген дә клубка йөри, гаиләсен тагын да ныгыту өчен киңәш-табышлар ала. Җылы сүз – җан азыгы, диләр бит. Ир-атка да нәкъ менә җылы мөгамәлә, хатын-кызга хас нәфислек кирәк.
Путинга мөфтидән хат
Хәтерләсәгез, Мордовия Югары суды республикадагы уку йортларына яулык кигән хатын-кызларга керү тыела дигән карар чыгаргач, аңа карата дәгъва белдерелгән иде. Бу эшне 11 февральдә Россиянең Югары Судында яңадан тикшерәчәкләр. Шушы уңайдан, Россиянең Европа өлеше мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы, Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин Россия Президенты Владимир Путинга хат юллаган.
“Владимир Владимирович! Мине, күпчелек халыкны, беренче чиратта, ата-аналарны җәмгыятьтә булган вакыйга тетрәндерде. 2014 елның октябрендә Мордовиянең Югары суды яулыклы кызларга белем йортларына керүне тыйды. Әмма мөселман оешмалары бу карарны законлы түгел дип тапты һәм Россия Югары судына мөрәҗәгать иттеләр. Ставрополь краенда да яулыклы кызларга мәктәпләргә керү тыелды, – диелә хатта. – Кызганыч, күп кешеләр атеизм чорында үзләренең диннәреннән, гореф-гадәтләреннән ерагайдылар. Кешеләрне “хиҗап”, “яулык”, “чадра” дигән сүзләр куркыта.
Ә бит гарәпчә “хиҗап” җәймә дигәнне аңлата. Мәктәптә укучыларның яулыгы, тыйнак киеме турында сөйләгәндә, монда бернинди дә дини яки башкалардан аерылып тора торган кием турында сүз бармый. Бу җәмгыятьтә ниндидер гауга чыгару да түгел. Нишләп традицияләрне саклаган кечкенә кызларны елаталар, алар сыйныфларына керергә курка? Нишләп алар мәгълүмат чараларының игътибар үзәгенә эләкте? Минем ике кызым да Мәскәүдәге уку йортларына йөри. Аларда бернинди дә проблема юк бит. Мөфти, әти буларак Сезгә мөрәҗәгать итәм. Традицияләребезне, безнең кызларны, оныкларны якласагыз иде”.
Алсу ХӘСӘНОВА |
Иң күп укылган
|