поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.02.2015 Юмор

Кризис ишегалдында (Җитәкче уйланулары)

Тәк. Өстән күрсәтмә төште. Чыгымнарны кыскартырга кирәк. Нәрсәне кыскартыйк икән? Кайдан килеп чыкты әле бу, каһәр суккыры кризис, матур гына эшләп ятканда? Кайда күпме акча тотуыбыз берәүгә дә кызык түгел иде. Хәзер нишләргә инде?

Водителемне кыскартыйм микән? Иртән алып килә, кич алып китә - нәрсәгә инде ул миңа? Көне буе ишек төбендә тәмәке тартып тора, пепельница түзсен. Хотя, алай дисәң, ничек кыскартыйм инде мин аны? Кичен кайларда йөрүемне ул гына белә бит. Бөтен адресларны яттан. Ничек шундый “багаж” белән чыгарып җибәрим инде мин аны?
 
Ә, бәлки, машинаны алыштырыргадыр? Нәрсәгә миңа 3 миллионлык машина? Бер миллионлыгы җитмәгәнме? Шулай итәрмен, пожалый. Менә ремонтка дип списать иткән акчаларны ничек чыгарырбыз аннары, белмим. Машинаны алыштырсам, дуслар да аңламас инде, шушы көнгә калдыңмы диярләр. Калып торсын әле машина.
 
Тәк. Секретарша. Берәр нәрсә эшлиме ул безнең юкмы? Юк, анысын сорамыйм әле мин, турыдан-туры вазифаларын әйтәм. Телефон шалтыраулар да күп түгел инде безнең. Чәйгә дә соңгы ара шикәр салырга оныта. Ә нәрсә массаж? Причем тут массаж? Ну ярар, массаж салонына йөрермен. И, вообше, секретарша урынына бер пенсионер әбине утыртсаң, зарплатаны ике тапкыр кимрәк сораячак. Хотя... Ничек увольнять итәсең инде ул секретаршаны... Әле хатын да кайвакыт шуның аша шалтырата бит. Контрагент, мин сиңа әйтим. Хатынга бөтенесен сөйләп бирсә? Юк!
 
Бухгалтер! Вот! Кәгазь корты! Нишли соң ул шул тамаша кәгазь белән? Өч тиенлек акча күчерсә дә, егерме бит кәгазь тотып керә. Эш күрсәтеп йөри, ахры. Кирәкме инде ул миңа? Теге акчаларны уздыра алса – шул! Тукта-тукта, мин “теге акчалар” дип ычкындырдыммы ул хәзер? Юк, бухгалтерга тияргә ярамыыый, теге акчаларны ничек уздырасын белә торган бухгалтер үз-үзен аклый ул. 
 
Ә, бәлки, охрандагы Тетя Фая белән хушлашыргадыр? Фәһимәме әле ул, Фаимәме? Эшләгәнен эшләгән, яшисен яшәгән. Тормышында йөз төрле кризис күргән кеше “кризис килде” дисәң, аңлар әле. Подумаешь, охрансыз калырбыз. Моңарчы солидно иде үзе: шалтырату, керергә рөхсәт сорау, паспорт, пропуск, кул кую... Безгә дә дәрәҗә, Тетя Фая да үзен кеше итеп тоя. Моннан соң үпкәләр инде. Әле төрле оешмаларга жалу язар. Путинга барып җитми тынычланмаячак ул. Ох, шикләндерә аны увольнять итү. Тикшерү арты тикшерү килсә, нишләрбез? Теге акчалар килеп чыкса, кая барырсың?!
 
Дворник! Менә бит, уйлый торгач, ә! Юкка гына түләмиләр миңа шул кадәр акча, баш эшли! Урамны бик әйбәт җыештыра үзе, бер сүз дә юк. Хәтта, безнең оешмада үз эшен иң яхшы башкаручы дияр идем мин аны. Мондый кешене эштән җибәрү бераз жәл дә. Әмма нишләтәсең, кризис бит, егетләр! Кризииис! Миңа да өстән кушып торалар бит. Ә өстәгеләр сүзен тыңларга кирәк. Мин монда кечкенә кеше.
 

Данил СӘФӘРОВ
Матбугат.ру
№ --- | 05.02.2015
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»