|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.02.2015 Җәмгыять
![]() Игорь Носов коллегиядә татарча чыгыш ясап шаккатырды (ВИДЕО)Ел башында Татарстанда төрле дәүләт оешмаларында еллык коллегияләр уза. Кичә Инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясе узды. Президент Миңнеханов һәр коллегиядә ким дигәндә бер чыгыш татарча булырга тиеш дигән иде. Бу юлы әлеге вазифаны Игорь Носовка йөкләгәннәр. "Иннополис" генераль директорының менә дигән итеп татарча сөйләшүе күпләр өчен сюрприз булды. Күп кенә татарлар да үз телләрен белмәгән мелдә рус исем-фамилияле кешедән татарча чыгышны берәү дә көтми. Баксаң, Игорь Носов Татарстанның атказанган артисты, Камал театры актрисасы Хәлимә Искәндәрованың улы икән.
Хәлимә Искәндәрова Игорь Носовның чыгышын "Бизнес-Онлайн" тәкъдим итә:
Хәлимә Искәндәрова үзенең ире һәм улы белән, 1982 ел
--- |
Иң күп укылган
|