поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.04.2009 Матбугат

МИН ЯЗАМ, СИН ЯЗАСЫҢ, УЛ ЯЗА...

Коллегаларым язганны укыгач туган кайбер фикерләр...

Чиновниклар куркыталар да куркыталар: янәсе, укымагыз, эш табалмыйсыз, янәсе фәлән процент югары белемле кеше эшсез йөри, янәсе, бөтен җирдә эшчеләр кирәк. Шундый акыллы киңәш бирүчеләрнең, йә әйтегез, кайсысының кадерле баласы төзелештә кирпеч өя икән дә, заводта станок артында тора, кайсысы канализация торбасы чистарта икән? Минем андый хәлне күргәнем-ишеткәнем булмады. Ярар, чиновниклар сөйләсен дә ди – аларның эше шул. Без, журналистлар, аларга кушылып кешене укымаска өнди башладык түгелме соң? Янәсе, дөнья тулы “ак якалар” (урысның “Белые воротнички”ын шулай тәрҗемә итәбез), “чүлмәк ясарга” кеше юк. Мин журналистның “Укымагыз!” дип язуын акылыма сыйдыра алмыйм. Сүз дә юк, югарыдагыларга аңгыралар көтүе белән идарә итәсе бик җиңел. Кеше башын эшләтеп тормасын, кушылганны эшләсен дә, кайтып телевизордан Петросянны һәм “Комеди Клаб”ны карасын! Көлсен, күңел ачсын! Уйлап башын ватмасын! Ә төнлә бала ясасын! Бала үз ризыгы белән туа дип әйтеп калдырган безнең бабаларыбыз. Шуңа күрә нәрсә ашатыйм һәм ни киертим дип баш ватмасын! Шәһәр кешесе яслилар җитмәгәнгә дә карамасын, авыл кешесенең авылда мәктәбе ябылганга да исе китмәсен – үрчесен дә үрчесен! Җан биргәнгә җүн бирә диләрме? (Йа Аллам, мәкальләре дә нинди бит!) Баламны ничек укытыйм дип борчылмасын – нигә укып торырга?! Илебезгә эшче куллар кирәк. Эшчедән – эшче, балыкчыдан – балыкчы, тракторчыдан тракторчы туарга тиеш. Азапланып укып торма инде син, эшче яки крестьян улы, юрист булырга теләүчеләр синнән башка да күп.

 

Янәсе, демографик хәл дип лаф орабыз - ә гаиләгә бала үстерергә мөмкинлек бирелми. Эшче куллар җитешми дип сөйләнәбез - ә эш кешесенә эш өчен шартлар тудырмыйбыз. Без, журналистлар, әллә аңлап, әллә аңлап бетермичә, уйланмаган сәясәт тегермәненә су коябыз.

 

Ярый, кемнәрдер “чукып карга булмассың, укып мулла булмассың” дип укырга кереп азапланмадылар ди. Алар һөнәр училищесын тәмамларлар да, заводка китәр дип уйлыйсызмы? Мин алай уйламыйм. “Мега”да тере манекен булып, акча таба алганда, нигә эшләп интексен ул яшь кеше?!

 

Эш табыламы, юкмы – шулай да, без укыйк инде, укымаганнарны да укырга өндик, чүлмәк ясарга кайчан да соң түгел. Укып-укып та булдыра алмаган икән – анысы башка мәсьәлә. Әмма укырга тотылган еллар да, уку өчен түләнгән акча да җилгә очмый ул. Аудиториягә кереп утырган кешенең башына, барыбер, ни дә булса керә инде ул. Ә башка кергән әйбер азмы-күпме ми дип аталган матдәне кыймылдатадыр дип уйлыйм.

 

Әлбәттә, укыган һәм уйлый белгән халык белән идарә итәсе бераз авыррак. Ул халык Петросянны карамаса, эстрада концертларына йөрмәсә, тагын да куркынычрак. Хәер, монысы бөтенләй башка мәсьәлә. Мин бары тик үз коллегаларыма киңәш бирергә генә теләгән идем.

***

Концертларга, спектакль прогоннарына, күргәзмәләр ачылышына йөрүче, сәхнә артындагы һәр почмакны белүче, сәнгать темасына язучы бер төркем журналист бар. Алар артистлар белән дус, алар мәдәният-сәнгать биналарына “Служебный” дип язылган ишектән керәләр.

 

Кергәннәр, караганнар икән - әлбәттә, язалар, сөйлиләр, күрсәтәләр. Журналистның эше шул – үзе күргәнне башкаларга җиткерү. Тик мине бер нәрсә борчый. Арабызда “ватык телефоннар” күбәйде. Ягъни, күргәнебезне һәм ишеткәнебезне генә түгел, күрмәгән һәм ишетмәгәнебезне дә яза, сөйли, күрсәтә башладык. Сезгә кибетченең хирургны кеше ярырга өйрәтүе, боксчының футболчыга туп тибәргә өйрәтүе сәер тоеламы? Журналистның профессиональ режиссер куйган, профессиональ актер уйнаган спектакльгә, фильмга, концертка бәя бирүе дә шулай сәер булырга тиеш. Безне – журналистларны сәнгать белгече булырга укытмадылар. Без бу өлкәдә шыр надан. Без бары тик профессиональләр фикерен тыңлап, төрле чыганаклардан мәгълүмат җыеп язарга тиешбез. Әлбәттә, булса, үз зәвыгебезгә дә таянабыз. Әмма үзебезнең “әллә дөрес, әллә ялгыш” фикеребезгә генә таянып, шул фикерне куәтләрдәй беръяклы мәгълүмат җыеп, укучыга һәм тамашачага уебызны көчләп тагарга хакыбыз юк.

 

Артист һәм режиссер нечкә күңелле булучан. Кемгәдер ошарга яки үзебезнең “текәлегебезне” күрсәтергә тырышып аларга саксыз кагылмыйк инде. Рәнҗетмик чын иҗат кешесен. Дөрес аңлагыз, теләсә нинди тамашаны мактарга кирәк димим. Һич тә алай түгел. Зәвыксызлек, мәгънәсезлек сәхнәне генә түгел, дөньяны баскан заман. Тавышсызлар җырлый, чатаннар бии, сакаулар сөйли. Чын театрлар тамашачы җыя алмаганда тавышы булмавы өстенә, һичъюгы диетада утырып бил ясарга да хәленнән килмәгәннәр аншлаг белән концертлар куя. Монысының үз хикмәте бардыр инде, күрәсең. Шундый чакта без - журналистлар профессиональ театрларга, классик спектакльләргә тиеп, халыкны алардан биздереп попсага ярдәм итәбез ләбаса. Уйлабрак язсак, без язганны укып бәлки кемдер фәлән фәләнев дигән зууууууууууууууур йолдызның концертына бармыйча, театрга барыр иде. Үз колбасасын кыстырып килеп, буфет өстәленә җәеп ашаса-ашасын – иң мөһиме ул килгән бит. Ошап китеп, бәлки, тагын килер, гел диванга кырын ятып “Комеди Клаб” карарга димәгән.

 

Ә театр турында, куелган спектакль турында, анда уйнаган артист турында нигезләнгән фикерен әйтергә бездә әле сәнгать белгечләре, Аллага шөкер, бар. Менә, аларга ни сөйләсәләр дә, ни язасалар ди килешә. Аларның эшләре шул: мактасыннар, ачулансыннар, төзәтсеннәр, өйрәтсеннәр. Без аларның сүзләренә колак салыйк та, күргәнебезне-ишеткәнебезне генә языйк, сөйлик һәм күрсәтик. Шулай яхшырак булыр.  

 


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Шәһри Казан
№ 75 | 15.04.2009
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»