|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.02.2015 Экология
![]() Татарстанда буран һәм көчле җил дәвам итәчәк (ҺАВА ТОРЫШЫ)Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, 4 февраль көнне республикада һәм Казанда урыны белән көньяк, көньяк-көнчыгыштан 15-18 м/с (Казанда – 16 м/с) тизлектә җил көтелә. Шулай ук төнлә кар явачак, буран, күз күреме 1000 метр яки аннан да кимрәк булырга мөмкин, юлларда – кар көртләре һәм бозлавык. Казанда болытлы һава, кар һәм бозлы яңгыр явуы ихтимал. Төнлә температура 5-7 градус салкын тәшкил итә, көндез – 2-4 градус.
5 февраль төнендә Татарстанда болытлы һава. Кар, юеш кар, урыны белән буран һәм бозлавык булачак. Температура 8 градус салкын, ТР ның көнчыгыш районнарында 11 градуска кадәр салкын. Юлларда – бозлавык һәм кар көртләре, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
--- |
Иң күп укылган
|