|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.02.2015 Җәмгыять
Миләүшә Сафина: Өметне сүндерәсе килмиКечкенә Мәрьям Сафинага ярдәм кирәк дип, күп төрле хәйрия чаралары да оештырылды. Дүрт яшьлек кызчык мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән чит ил клиникаларында да дәваланып кайтты. “Кызымда Веста синдромы таптылар, ул тетрапарез авыруы белән туды. Баштарак бу авыру турында берни дә белмәгәч, югалып калдык. Табибларга ышандык. Күп кенә тикшеренүләр, дәвалаулар узганнан соң да сабыйда үзгәреш булмады. Һәрдаим көчле өянәкләре кузгалып торды”,– дип искә ала әнисе Миләүшә. Хәзер аның хәле яхшырган инде. Чөнки аңа Парижда дәвалану бәхете елмая. Бу – билгеле, мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән тормышка ашырыла. “Кызыма карагач, күңелем сөенә. Өметемне сүндерәсем килми. Без аның белән гел хәрәкәттә, физик күнегүләр ясыйбыз, суда йөзәбез. Украинада тернәкләндерү үзәгендә булдык. Арча табиблары да кызым савыксын өчен барысын да эшләде. Чехиядәге клиникага барырга җыенабыз, – ди Миләүшә.
|
Иң күп укылган
|