|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.02.2015 Авыл
Пекарня ишегалдында чучка, кәҗә асралаАрча районындагы Яңа Кенәрнең элекке пекарня җирен (25 сутыйлап) әрмәннәр сатып алган. Пекарняда ипи һәм камыр ризыклары пешерелсә, ишегалдындагы сарайда 6 дуңгыз һәм 3 кәҗә тоталар. Дуңгызны бары үзләре өчен генә тоталар. Арчаның “Роспотребнадзор”ы 3 ел үтмичә тикшерә алмыйлар икән. “Россельхознадзор” дәүләт инспекциясенең Арча районы буенча өлкән инспекторы Ринат Фәйзрахманов белдергәнчә, дуңгыз йогышлы чирләр тарату буенча куркыныч терлек санала. Шәхси хуҗалыкларда да аны асрау буенча төп кагыйдәләр сакланырга тиеш. Шул тирәдә яшәүчеләргә моның зыяны бар икән – безнең Казандагы оешмага электрон хат җибәрергә була. Шул мөрәҗәгать буенча без урынга барып чарасын күрәчәкбез, дип аларга тәэсир итү юлларын аңлата ул “Арча хәбәрләре” газетасына.
|
Иң күп укылган
|