поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.02.2015 Җәмгыять

Разил Вәлиев: Һәр авылны һөнәрчелек үзәгенә әверелдерергә кирәк

Бүгенге көндә кемнән дә булса төпле фикер әйттерү иң авыр мәсьәләләрнең берсе бугай. Әле шул фикерне татарча матур итеп җиткерә белүчене табуы тагын да кыенрак. Шулай да андый шәхесләребез бар. Мәдәниятнең һәр тармагы өчен борчылып, аның үсешенә этәргеч ясаучы Разил Вәлиев нәкъ менә шулар рәтенә керә.

Укучыларыбызга республика Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай премиясе лауреаты Разил Вәлиев белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

- Разил әфәнде, шәхсән үзегез Мәдәният елыннан канәгать калдыгызмы?
 
- Мин, гомумән, канәгать кешеләрне өнәмим. Шуны әйтә алам: быел республикада бик күп эшләр башкарылды. Әмма тагын да күбрәк эшләргә мөмкин иде. Мәдәният елын мин алда башкарыласы эшләргә бирелгән старт дип кенә саныйм. Мәдәният елында Түбән Кама, Чаллы театрларының яңа бинага тиенүен теләгән идем. Ничә еллардан бирле уңышлы иҗат итеп килүче әлеге коллективларның театр өчен махсус төзелгән биналары юк. Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры күпме Халыкара фестивальләрдә җиңеп чыкты. Ул хәзер дә элеккеге кафе бинасында эшли. Чаллыда шулай ук дәүләт театры – данлыклы, ил күләмендә танылып килүче сәнгать йорты – кечкенә заллы элеккеге райком бинасында урнашкан. Инде килеп, Татарстан Милли китапханәсен алыйк. Китапханәгә 1960 елда ук махсус бина салу турында карар чыккан иде. Аннан соң да хөкүмәтнең дүрт карары дөнья күрде. Татарстан Югары Советы да карар кабул итте. Ә Милли китапханәгә бина һаман төзелмәгән. Аның фондларына, норматив буенча урнаштыру өчен, сигез мәртәбә зуррак бина кирәк дип күпме чаң суктык. XIV гасырдан башлап безнең көннәргә кадәр язылган, нәшер ителгән 3 миллион 200 мең китапның шактые чормада, подвалда, баскыч асларында “саклана”.
 
Мәдәният елында, беренче чиратта, менә шушы өч объектка бина төзелергә тиеш иде. Һичьюгы, төзи башларга кирәк иде аларны. Казанда, 1 миллион 200 мең кеше яши торган шәһәрдә,  җир өстендә бер генә татар китабы кибете дә юк! Җир асты кешеләре түгел ләбаса без, җир өстендә яшибез...
 
- Үз чиратын көтүче Әдәбият музее мәсьәләсендә дә үзгәрешләр булмады шикелле?
 
- Әлеге дә баягы Әдәбият музее ачу турында да Хөкүмәт карары чыккан иде. Ләкин нигездә ул тормышка ашарлык карар булмады. Әдәбият музее ачу - яхшы ният. Әмма аны Ш.Камал музее бинасында ачмакчылар иде. Ничек инде 1500 еллык, ягъни 15 гасырлык тарихы булган татар әдәбиятын биш-алты бүлмәгә генә сыйдырып булсын ди?! Әдәбият музее ул бөек татар әдәбиятына лаеклы музей булырга тиеш. 1991 елда мин Республика Фәнни китапханәсе (хәзерге Милли китапханә) директоры вазифасын башкарган вакытта, китапханәгә  яңа бина салырга, ә ул урнашкан әлеге искиткеч матур йортны Әдәбият музее итәргә дигән тәкъдим бар иде. Шунда ук Фәннәр  академиясе кысаларында сирәк кулъязмалар һәм китап институты оештырырга мөмкин булыр иде.
 
- Разил әфәнде, дистә еллардан бирле танылган композиторыбыз Сара Садыйковага һәйкәл кую мәсьәләсе дә хәл ителми...
 
- Моннан дистә еллар элек Казанның Юнысов мәйданында Сара Садыйковага һәйкәл комплексы ачу турында Хөкүмәт карары чыккан иде. Ни хикмәттер, бу карар да бүгенге көнгә кадәр үтәлми. Дөрес, соңгы вакытта һәйкәлне Сара Садыйкова урамына куярга кирәк, дигән фикерләр йөри. Ул тыкрык кебек кенә кечкенә урам, кешеләр күп йөри торган җир түгел. Нишләп Сара Садыйкованы анда яшерергә уйлаганнардыр? Урамы аның исемен йөрткән өчен генә куярга ярамый бит инде һәйкәлне. Юнысов мәйданы исә - атаклы мәйдан. Заманында Тукайның җәсәден шуннан алып киткәннәр. Янәшәдә генә Тукай музее, халык күп йөри торган урын. Анда “Мәхәббәт бакчасы” ясамакчы булалар. Сара Садыйкова һәйкәле торган урында да шундый бакча була ала инде, югыйсә. Бу хакта без төрле дәрәҗәдә киңәшмәләр дә уздырдык. Әлеге һәйкәлне Сара Садыйкова урамында урнаштыру турындагы тәкъдимгә  комплексның авторы Рада Нигъмәтуллина риза түгел. Рада ханым дөрес эшли, ничек инде шәһәр җитәкчелеге Хөкүмәт карарын үзе теләгәнчә үзгәртә алсын ди?
 
- Әйе, Яңа ел өметләндерергә тиештер?..
 
- Проблемаларны үзебез, үз көчебез белән хәл итәргә өйрәнергә кирәк. Татар халкы 1552 елда дәүләтчелеген югалткач, берничә гасыр буе үзен-үзе саклап килгән. Һәрбер авыл ул чакта бәләкәй генә дәүләткә әверелгән. Һәр саланың үзенә генә хас кәсебе булган. Мәсәлән, Кукмара якларында киез итек басу, Сабада көмештән бизәнү әйберләре ясау һәм кайсыдыр якта тегермән корып, он тарту, ат үрчетү, тимерчелек һ.б. эшләр белән шөгыльләнгәннәр. Минем хыялым: киләчәктә һәр авылны нинди дә булса һөнәрчелек үзәгенә әверелдерәсе иде. Моны тормышка ашыру өчен дәүләт ярдәме сорала, программа кабул итәргә кирәк. Бу тәҗрибә Көнбатыш илләрендә бар инде. Анда һәр салада бәләкәй генә заводлар эшли. Татар авылларының да күңелгә ятарлык, табыш китерерлек һөнәрләре бар, халкыбыз - үз көнен үзе күрә ала торган кавем бит ул. Һәр авылның үзенчәлеген өйрәнеп, перспективасын күзаллап, сала халкы белән киңәшеп, киләчәктә республика күләмендә бер программа кабул итәргә иде. Авылны эшле итәргә, диюем.
 
- Разил әфәнде, дәүләт эшлеклесе булудан тыш, Сез иҗат кешесе дә бит әле. Соңгы елларда драма әсәрләрегез аеруча җанлану кичерә сыман...
 
- Алда әйтеп киткәнчә, узып бара торган елда иң зур вакыйгаларның берсе –  сайлаулар булды. Сайлау алдыннан күңелемдә төрле уйлар бөтерелде... Чөнки язучы буларак башкарасы гамәлләрем шактый җыелды. Аларны бит теге дөньяга киткәч язып булмый. Театрлар тәкъдиме буенча  яза башлаган, ләкин әле төгәлләнеп бетмәгән пьесаларым бар. Чыннан да,  драматургия янә ныклап кызыксындыра башлады мине. Бу өлкәгә заманында атаклы режиссер Дамир Сираҗиев алып кереп киткән иде. “Әйдә барыйк, кызлар карыйк”, “И машина, машина, җитте минем башыма” әсәрләрен ул театр сәхнәсенә беренчеләрдән булып алып менде. Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар драма театры балалар өчен язган “Шомбай маҗаралары”н куйды. К.Тинчурин театры “Язмышым юллары”н сәхнәләштерде. Г.Кариев театры “Әйдә барыйк, кызлар карыйк”ны үзенчә тәкъдим итте. Хәзерге вакытта роман-хроника калыбындагы зур әсәр язарга ниятлим. Анда соңгы 20-30 ел эчендә республикабызда булган хәлләр бәян ителәчәк. Мин үзем шул вакыйгалар эчендә кайнадым. Документаль әсәрдә төрле фактлар, минем уйлануларым, фикерләрем булачак. Бу чор эчендә Татарстанда нинди генә вакыйгалар булмады?! Мәскәү белән бәйлеләре дисеңме, үзебезнең милли хәрәкәтне аласыңмы! Мин көндәлекләр алып барам. Ул көндәлекләрдә республикабыз өчен мөһим булган һәм шәхсән үзем белән бәйле вакыйгаларны терким. Теге яки бу күренешләргә, вакыйгаларга үземнең аңлатмаларымны бирәм. Ул вакыйгаларның, аерым шәхесләрнең милләтебезгә йогынтысын ачыклыйм. Кыскасы, язылачак әсәремә чимал туплыйм...
 
- Яшьләр иҗаты белән кызыксынасызмы?
 
- Миңа бигрәк тә яшь буын шагыйрьләр иҗаты ошый. Соңгы елларда әдәбият мәйданына бер төркем яшь шагыйрьләр килде. Мин аларга карап сокланам да, шаккатам да, сөенәм дә. Аларда сүз байлыгы да сизелә, шәһәрдә үскәннәрендә калька үрнәкләре булгаласа да, эзләнүләре көчле. Алардагы дәрт, милләтпәрвәрлек, халкыбыз өчен кайгыру куандыра. Яшь композиторлардан Эльмир Низамов, Эльмира Галимова бик актив эшли. Алар шактый өметле күренә. Яшь буынны күзәтмәсәм, мин бөтенләй артта калыр идем. Киләчәк бит алар кулында.
 
- Ә шигърият?
 
- Шигырьләрем исә язмыйча түзеп булмаган очракта гына туа. Җырлар да элеккечә күп язылмый. Иҗат ягыннан фикер йөрткәндә, соңгы еллар – минем өчен бигүк уңышлы чор түгел. Минем белән актив иҗат иткән композиторлар инде якты дөньяда юк. Фасил Әхмәтов, Мирсәет Яруллин, Рәшит Абдуллин, Рөстәм Яхин бакыйлыкка күчкәч, мин ятим калган кебек булдым. Ул буын китеп барды. Ә соңгы елларда күңелемә канәгатьлек бирә торган җырларны  Резедә Әхиярова белән генә яздым.

Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 02.02.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»