|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.02.2015 Дин
“Шарли Эбдо” шаукымыМөгаен, күпләргә таныш хистер: тиктомалдан гына рәнҗетәләр, тырнак астыннан кер эзләп, нахакка гаеплиләр, ачу катыш аптыраш... Франциядә журналистлар каны коелганнан соң, Париж урамнарына миллионнан артык кеше чыгып, сүз иреге дәгъвалагач, җан кыюга җавап итеп, Пәйгамбәребезгә карикатуралар ясалган журнал саны берничә телдә һәм берничә миллион данә нәшер ителәчәк, дип белдерелде. Байтак кына мөселманнарыбызның тынычлыгы югалды: һаман ислам диненә каныгалар! 27 гыйнвар көнне “Ярдәм” мәчетендә уздырылган “Россия мөселманнары: җәмгыявиләшү, мәгариф, гореф-гадәт” дигән гыйльми-гамәли җыелышта пенсиядәге укытучы Мәдинә Әбделганиева, Франциядә түгел, менә үзебездә динебездән, тәгаен алганда Газраил фәрештәдән көлмәкчеләр. Әнә “Татармультфильм” берләшмәсе Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесасын мультфильм итеп төшермәкче, моңа юл куймаска кирәк, дип белдерде. “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира Әдиатуллина исә: “Кемнән көләбез, җәмәгать?!” – дип редакциябезгә хат юллаган. “Газраил фәрештәдән көлүне кабат сәхнәгә менгермәкчеләр бит. Бу – көферлек! Күрә торып, фетнәгә чакыру! Балалар күңеленә дәһрилек орлыгы, оеткысы салу! Фәрештәләргә кизәнергә кем хокук бирде безгә?!” – дип яза ул анда. Бу җәһәттә Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыровның фикерен сораштык. “Аптыраган инде. Мультфильм төшерергә җыенучыларга күтәрелеп бәреләсе дә килми. Бу ният белән килешеп тә бетмим. Фәрештәләргә тел тидермәскә иде, билгеле”, – дип җавап бирде ул безгә. Бу хакта зыялыларыбыз нәрсә уйлый икән? Чынлап та, Газраил фәрештәдән көлеп язылган әсәрме соң “Әлдермештән Әлмәндәр”?
– Туфан абыйның әлеге әсәрендә диннән бернинди дә көлү юк. Киресенчә, автор анда Газраилне яратып сурәтли, кешелекле итеп күрсәтә. Җан алырга килгән фәрештә әсәрдә кешеләрне ярата башлый. Хәтта ул ахырда уңай геройга әйләнеп бетә. Бу бит каһкаһә белән көлү, сатира түгел, яратып шаяру гына, – дип белдерде бу уңайдан ТР Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, шагыйрь Разил Вәлиев. “Анда әдип Газраилне инкарь итми, сүкми, киресенчә, рәхимлелек сорый. Көнбатышта Мөхәммәд пәйгамбәрдән көлгән кебек көлү юк. Сатира инде башка нәрсә – ул юкка чыгарырга тырышу. Биредә юмор – яратып көлү генә. Шунысы сәер: нишләп әсәр театрда утыз ел уйналган вакытта дин әһелләре берни әйтмәгән соң?! Ул вакытта, Туфан абый, менә болайрак үзгәртеп булмыймы, дип мөрәҗәгать итеп була иде бит. Бу тәнкыйть бернинди мантыйкка сыймый. Франция шаукымы түгелме икән әлеге дәгъва?!” – дип исәпли ул.
– Газраилдән көләргә ярамыймыни?! Мөхәммәд пәйгамбәрдән көлү түгел бит бу. Чынлап та, анда Газраил көлкегә кала. Диннән көлү түгел бу. Минемчә, мультфильмны төшерергә кирәк. “Әлдермештән Әлмәндәр”нең мультфильмга әйләндерелүендә мин бернинди дә хилафлык күрмим. Хәдисләрдә, мәзәкләрдә дә бар Газраилдән көлү. Бөтен фәрештәләрдән дә көлү түгел бу. Шулай иттереп тә шаярмагач, бөтенләй куркып яшәргәме?! – дип җавап бирде безгә язучы, драматург, инде сигезенче мәртәбә нәшер ителгән “Коръән” тәфсире авторы Рабит Батулла.
– Безне берләштерә торган мәдәният символларына ихтыяҗ арта. Халык яратып кабул иткән әсәргә яңача карап, геройларны күзаллауның яңа формасын табу зарур. Мультипликациядән отышлырак яңа форма табылмастыр да. Әлмәндәр бабай – зирәк, җор телле, киң күңелле кеше. Яшьләргә, балаларга үрнәк алырлык шундый герой кирәк тә инде, – дип белдергән иде “Татармультфильм” берләшмәсе җитәкчеләре, журналистлар алдында “халык мультфильмы” проектын тәкъдим иткәндә. “Проект 7 миллион сумга төшәчәк, ике миллионын үзебез бирәбез, 5 миллион сумын халыктан җыймакчы булабыз”, – ди алар. Дөрес, әлегә кирәкле акчаның ике йөз мең сумын гына җыя алганнар. Халыкның әлеге ниятне дәррәү күтәреп алмавына кризис сәбәпчеме, Газраилгә кагылышлы булгач, күңелләргә шик-шөбһә кергәнме – белмәссең.
Беренчедән, шактый кыйммәтле бизнес-проект бу. Икенчедән, күркәм эшкә алынсаң да, “Әлмәндәрдән башка кем бар соң? Ул бит – иң күренекле милли герой”, – дип артык шапрынмаска иде. Әлмәндәр милли герой түгел, җыелма образ ул (Муса Җәлил, Колшәриф, Сөембикә, Сафагәрәй, Кошчак-углан, Идегәй, Батырша, Мәрҗани, Муса Бигиев, Габдерәшит Ибраһимов кебек реаль шәхесләрне генә милли герой дип атарга була). Инде балаларга үрнәк алырлык милли мультфильм төшерү зарурлыгына килгәндә, әнә Рабит Батулланың 20-30 серияле мультфильм ясарлык Алып Бәргән маҗаралары бар. Нигә шуңа алынмыйсыз, кино әһелләре?!
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|