|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.01.2015 Мәдәният
![]() Фоат Галимуллин: “Ди-джейның сөйләм культурасы турында уйларга вакыты юк”Радиодан татар әдәбиятының йөзек кашы булган әдәби әсәрләр яңгырый. Сөйләүченең тавышы бәгырьләрне айкап ала, күңелләрне иркәли. “Саратский яшел гармун, көмеш кыңгыраулары...” Бәрхет тавышлы диктор сөйләп кенә калмый, җырлап та җибәрә. Танылган әдәбият галиме, әдәбият тәнкыйтьчесе, радиода үзенең тавышы белән бик күпләрне әсирләндергән Фоат Галимуллин белән бүгенге радио-телевидениедәге вәзгыять, андагы үзгәрешләр турында сөйләшергә уйладык. – Фоат абый, бүген радио-телевидениедә алып баручыларның сөйләме бик күпләрне борчый. Бернинди дикция юк, ә әдәп-әхлак турында әйтеп тә торасы юктыр, мөгаен. Эфир мәгънәсез сүзләр, сөйли белмәүче алып баручылар белән тулды. Моңа ничек чик куярга? Сез ни диярсез? – Бу иң мөһим сорауларның берсе. Хәзерге көндә тел культурасы, сөйләшү әдәбе турында бәхәсләр еш була. Бәлки бу турыда рәсми рәвештә зур җыелышларда әйтелми торгандыр. Ә чынлыкта исә сөйләм культурасына әһәмият кимеде. Кешеләр үзара сөйләшкәндә, радио-телевидение тапшыруларын тыңлаган вакытта аларның барысы да бертөрле уйлый. Бүгенге радио һәм телевидениедә алып баручыларның сөйләм теленнән күпчелек канәгать түгел. Ни өчен шулай? Бу турыда минем уйланганым бар. Үзем 1960 елда радиога килеп эшли башладым һәм бүгенгә кадәр аерылганым юк. Ярты гасыр эшлим икән инде. Шуңа күрә дә радионың классик чорын яхшы хәтерлим. Ул вакытта Әминә Сафиуллина, Айрат Арсланов, Камал Саттаров, Мәрьям Арслановалар эшли иде. Аларның һәрберсе диктор эшенең классиклары булды. Алар төрле чор шәхесләре һәм аларның дикторлык эшенә булган таләп шулкадәр югары дәрәҗәдә иде. Һәм бу шәхесләр эстафетаны тиешле кимәлдә буыннан-буынга тапшыра килделәр. Әлбәттә, дикторлык һөнәренә беркайда да өйрәтмәделәр. Бу очракта Ходай Тәгалә биргән бүләк дип әйтергә яратабыз. Әмма радио, телевидение мохитенә килеп кердеңме, янәшәдә әнә шул олпат дикторларның булуы сине җәлеп итә, шул казанда кайната иде. Һәм алар арасында булу сиңа сүз остасы булып камилләшергә җирлек тудыра. Ул вакытта диктор эшенең нечкәлекләрен белгән Госман Әхмәтҗанов, Әминә Шаһиәхмәтова, Дилүс Ильясов кебек режиссерлар бар иде. Аннан радиога еш кына драма артистлары килә. Алар миңа үзләренең акыллы киңәшләрен бирәләр, тәнкыйтьләрен җиткерәләр, нәрсә дә булса өйрәтеп китәләр иде. Хәтерлим әле, бервакыт танылган артист Габдулла Шамуков Коръән күтәреп алып килгән. Шунда миңа борынгы гарәп, төрки сүзләренең дөрес әйтелеше хакында бер дәрес биреп китте. Университетта инглиз теле укытучысы Наил Иртуганов исә инглиз сүзләрен камил укырга өйрәтте. Әйләнә-тирәдәге кешеләр: “Әйдә, ялгышсын шунда, без яхшы булып кына күреник”, – дип сулагай кулын селтәмиләр иде.
Радиода эшләүчеләрнең һәрберсе биш елга бер тапкыр Мәскәүдә дикторлык осталыгын күтәрү курсларында укып кайтты. Мин ике тапкыр белем алдым. Бервакыт музыкаль тапшырулар алып баручы Валентина Сергеевага сорау бирәм: “Эфирга чыгып, текстымны укый башлауга каушыйм. Күз алдыма бөтен Татарстан, Ульян, Оренбург, Төмән, Башкортстан якларындагы тыңлаучылар килеп баса да куркыта башлый”, – дим аңарга. “Син үзеңнең иң яраткан тыңлаучыңны сайлап ал да шуңа гына сөйлә. Мәсәлән, әниеңә. Әгәр син мең кешелек аудиториягә сөйлим дип уйлыйсың икән, күп көч сарыф итәсең. Ә бер кешегә иркәләп кенә, аңа гына ишетелерлек итеп сөйлисең. Һәм сине тыңлаучы барлык кешеләр дә, миңа гына сөйли, дип кабул итәр”, – диде укытучым. Менә шушы фикерне эфирга чыккан саен искә төшерәм. Гади генә сүзләр кебек, ә күпме тирән мәгънә, кирәкле фикер ята.
– Ә бүгенге радио-телевидениедәге вәзгыятькә күчсәк?
– Хәзерге вакытта радио һәм телевидениегә дикторлык сыйфатларына карап алмыйлар. Кызганыч, очраклы кешеләр эфирда сөйли. Хәтта сөйләмендә авазларны барлыкка китерүдә кимчелекләре булган егет-кызлар да микрофон алдына утыра. Ә бу бөтенләй рөхсәт ителми. Камил артикуляциясе, дикциясе булганнар гына радио-телевидениедә сөйләргә тиеш. Бу алып баручыларның күбесе Казан дәүләт федераль университетын, педагогика уку йортын тәмамлаган. Ни кызганыч, бүген бу уку йортларының берсендә дә сөйләм культурасына өйрәтмиләр. Хәтта биш ел буе укып, дөрес итеп шигырь сөйләргә өйрәнә алмыйча чыгып китәләр. Әгәр булачак укытучы тел, әдәбият дәресләре укыта икән, ул инде әдәби әсәрне сәнгатьле итеп укый белергә тиеш. Дөресен әйтергә кирәк, татарларда шигырь уку – бик артта калган өлкә. Бик талантлы шагыйрьләр үзләре дә шигырь укый белми. Алар нәрсәдер көйләп, кирәкмәгән урында тавышны төшереп яки кычкырып җибәрәләр. Ә халык, шигырь шулай укылырга тиеш икән, дип уйлый инде. Бу хакта Хәсән ага Туфанга сорау биргәнем булды. “Нигә кирәкмәгән урында кычкырып җибәрәсез, ник болай әкренәясез?” – дим аңарга. “Мин бит шигырьне язганда, көйләп, мырлый-мырлый язам, үлчәме туры килсен дип санап утырмыйм. Шул халәтем шигырь укыганда да күзәтелә”, – дип җавап бирде ул.
Сәнгатьле итеп сөйләр өчен бик күп әдәби әсәрләр укырга, ятларга кирәк. Шул вакытта гына сөйләм теле камилләшә. Аннан диктор булып эшләүче сүзлекләр белән эш итәргә тиеш. Кызганыч, бездә бүгенгә кадәр басымнар сүзлеге юк. Урысларда бар ул. Сүзләрнең дөрес әйтелешен күрсәтә торган бу сүзлек, һичшиксез, булырга тиеш.
– Бер радио ди-джеена: “Сез сөйләм телен камилләштерү буенча берәр педагог чакырасызмы ул?” – дип сорау биргәч: “Беркайчан да чакырткан юк, кирәкме соң ул?” – дип, соравыма каршы сорау белән җавап биргән иде. Миңа калса, уку йортларыннан сөйләм культурасын алып барган мөгаллимнәрне чакырсалар, килерләр иде дип уйлыйм.
– Менә шул радиоларның кирәксенмәве телгә, сөйләм культурасына булган игътибарны күрсәтеп тора инде. Аларга кимчелекләрен әйтүче дә юктыр, мөгаен. Радиода эшләүче ди-джейларның кулларында бернинди текст юк, алдан әзерләнмиләр. Нинди дә булса җырны тапшыралар да, шул җырның бер сүзенә ялгап китеп әллә нинди фәлсәфәләр уйлап чыгарган булалар. Аларның ул фәлсәфәләре күп очракта очы-очка ялганмый. Шуңа күрә тел культурасы турында уйларга вакытлары да юк. Мин кайвакыт ди-джейларны тыңлап барам. Һәм аларның сөйләмдәге кимчелекләрен блокнотка теркәп куям. Монда уйланырлык яклар бар.
– Әйтик, Сезне чакырсалар, барыр идегезме?
– Әлбәттә, барыр идем. Микрофон алдында утырган һәр кеше авазларның, сүзләрнең дөрес әйтелешен белергә тиеш. Логик басымнар дөрес әйтелми. Ни өчен? Бу текстны аңламаудан килә. Акылы камил кешегә логик басым билгеләү авыр эш түгел ләбаса. Радиода алып баручыларның төп бәлаләре әнә шул.
– Радиодагы вәзгыятьне аңлап бетерү дә мөмкин түгел. Сөйләм теле камил булган бер дикторны: “Син безнең радиога туры килмисең, синнән нафталин исе килә”, – дип эштән җибәргәннәр иде. Димәк, Сездән дә нафталин исе килә булып чыга инде.
– Бүгенге алып баручылардан нинди ис килә икән? Бәлки без белми торган тәмле чәчәк исе килә торгандыр. Мин бу фикерне “Тәртип FM” радиосына карата да ишеткән идем. Алар бит һәрдаим тыңлаучыларның фикерен җиткереп баралар. “Сезнең радиодан нафталин исе килә”, – дип әйткән иде бер радио тыңлаучы. Нафталин исе – искелек калдыгы, бүгенге заман белән ярашмый торган алып баручылар, тапшырулар дигән сүз. Кемдер, хәзер мондый радиоларны тыңламыйлар, дип әйтергә тели икән, бик нык ялгыша. Бүген тамашачы нәкъ менә шушы нафталин исенә сусаган. Күпләр бүген машинасында “Тәртип”не тыңлый. Берәүне дә мәҗбүр итмиләр ләбаса. Халкыбызның моңнарын яңгыратып, ниндидер бер яшәү рәвешенә әверелде. Бүген нафталин исе килмәгән радиолар нәрсәгә күчте? Хәзер алардан җыр яңгырату бушлай түгел. Көн-төн яңгыраган һәрбер җыр артында акча тора. Элек җырлаган өчен гонорар түлиләр иде. Хәзер җырчы үзе түли. Кем акча бирә, аның җыры яңгырый. Әлеге җырлар ике ярым, өч ноталы булырга мөмкин. Әмма тавыш җайлау җиһазлары шулкадәр камил. Теләсә кемнән җырчы ясый. Шуңа күрә тавышсыз җырлаучылар бик күп хәзер. Алар чын сәнгатьтән бик ерак тора. Нафталин исе килә торган радиодан бүген Гөлсем Сөләйманова, Усман Әлмиев, Таһир Якупов, Зифа Басыйровалар җырлый. Алар бит кайтып, акча түли алмыйлар. Халык аларны сагынган, бу җырчылар тамашачыга кирәк. Чөнки кешенең күңел тибрәнешләрен, бәгыреннән ургылып чыккан җырлар алар.
– Бервакыт Сезнең гармун тартып җырлап җибәргәнегезне күргәч, тавышыгызны ишетеп, мөкиббән киткән идем. Миңа калса, әдәбият галиме, диктор булмасагыз, Сездән менә дигән моңлы җырчы чыгар иде...
– Яшь чакта шул юлдан китә яздым. Алабуга культура-агарту училищесында укыдым, баян сыйныфында күпмедер әзерлек алдым. Конкурсларда, концертларда бик актив катнаша идем. Бигрәк тә туган ягым Кукмара төбәгендәге бәйгеләрдә чыгыш ясадым. 1967 елны совет властеның илле еллыгына багышлап һәвәскәр җырчылар арасында конкурс игълан иттеләр. Менә шунда Бөтенроссия бәйгесенә сайлап алдылар. Җырлау культурасын камилләштерү максатыннан, Казан дәүләт консерваториясенә укырга җибәрделәр. Өч-дүрт ай укыганнан соң җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Жәвит Котдусов үзенә чакырды. Мин анда җырлаган да, солист та булыр идем. Әмма “Татарстан” радиосында дикторлыкка конкурс игълан иттеләр. Мине тыңладылар һәм диктор итеп эшкә дә алдылар. Радио җитәкчесе: “Син эшлә, өч-дүрт айдан фатир мәсьәләсен хәл итәргә тырышырмын”, – диде. Җәвит абый янына килдем дә: “Мине радиога эшкә алдылар, фатир да бирәбез, диделәр. Сез ничек уйлыйсыз?” – дим. “Фатир да бирәбез дигәч, син анда бар инде”, – диде ул. Дикторлык һөнәре миңа барыбер якынрак иде. Әмма гомер буе җырдан аерылмадым.
Алсу ХӘСӘНОВА |
Иң күп укылган
|