поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
30.01.2015 Сәясәт

Зөләйха Кыдашева: Кемгә - ызгыш, кемгә - файда

Күп төрле радиостанцияләр, телевидение каналлары арасыннан һәркайсыбыз үзебезнең карашларга туры килгәнен карыйбыз, тыңлыйбыз. Чөнки берәүнең дә үз фикеренә каршы фикерне тыңлап нервысын бозасы килми. Әгәр дә тыңлаучы профессиональ аналитик булмаса, бу эш аңа һөнәри вазыйфа итеп йөкләнмәсә, билгеле.

Ә мин менә соңгы вакытларда үземне шундыйрак вазыйфа йөкләнгән кеше итеп тоя башладым әле, җәмәгать! Югыйсә миңа, пенсиядәге авыл кешесенә, нигә кирәге бар кемнең нинди сәясәт алып баруы, ниндирәк кыйммәтләрне халыкка сеңдерергә тырышуы? Тик утыр, тәмле коймагыңны ашап, бөтнекле чәеңне эчеп! Юк шул, булмый. Чир китә, гадәт китми, дип белмичә әйтмиләрдер, күрәсең. Кыскасы, үземә ошаганнарын да, фикерләре бөтенләе белән минекенә капма-каршыларын да тыңлыйм, бәхәсләшәм, самавырдай кайнап чыгам. Әйтик, менә, элегрәк күпләребезгә ачыклык, хәбәрдарлык үрнәге булып күренгән “Эхо Москвы” радиосы. Профессиональ яктан караганда (форматы, җитезлеге, тыңлаучы белән даими элемтәсе һ.б.), чыннан да, һич кенә дә тел-теш тидерерлек түгел. Әле соңгы өч-дүртме, дүрт-биш елмы гына элек сөйли башлаган Вести ФМ да, дәүләт холдингына кергән радиостанция булса да, ягъни Эхо белән һичбер “туганлыгы” булмаса да, күп журналистик алымнарны нәкъ менә Эходан күчерде шикелле. Боларның икесен дә алмаш-тилмәш тыңлап барам һәм үземчә нәтиҗә ясыйм: әһә, теге яки бу теманы, вакыйганы Эхо болайрак шәрехли, ә Вести – бүтәнчә икән, монда сәясәт катнашкан, сәбәпләрне тирәннәнрәк эзлисе дигән сүз. Кыскасы, сүз иреге дигәннәре – туп-туры дөресен сөйлиләр дигәнне аңлатмый, ә һәркемнең үз дөреслеге, һәркем юрганын үзенә тарта дигән сүз генә. Гомумиләштереп әйткәндә, Эхо Москвының объективлыгына шигем бик зур, ул шик торган саен көчәя генә бара. Менә соңгы вакыйгаларга – Франциядәге террор гамәленә карата да Эхо үз җырын җырлый: “Шарли Эбдо” (“Charlie Hebdo”) сатирик журналына һөҗүм – демократиягә, сүз ирегенә кизәнү ул, дип тәкрарлый. Редакциягә килеп, йә, булмаса, телефон аша шәрехләүче экспертларының да туксан тугыз проценты шушы фикерне яклый, көчәйтә, тыңлаучыны кыздыра, өстерә. Кемгә каршы өстергәнен үзегез дә аңлап торасыз булыр – билгеле инде, мөселманнарга! Соңгылары исәбенә без дә керәбез, шулай булгач, радионы тыңлап утыручы башка дин вәкилләренә без инде үзебезнең алар янәшәсендә яшәвебез белән үк дошманга әйләнә барабыз!

Журналистикада сүз иреге принцибының кечтеки генә бер файдалы ягы бар – теге туксан тугыз процентның асылда бер үк төрле фикерен аз гына “сыекландырып” җибәрү таләп ителә, шуңа күрә, телиме-теләмиме, тапшыруларга бер-ике генә бөртек булса да бүтәнчә фикерле шәхесләр дә чакырыла. Бусы – “өстән” бармак яный калсалар, редакция сәясәтен кулда тотучыларга беркадәр аклану, саклану чарасы инде, билгеле. Шулай итеп, соңгы дүрт-биш көн эчендә Эхога чыгып сөйләгән Быков, Кураев, Ганапольский, Ремчуков, Латынина һәм башкалар, хор белән диярлек, Көнбатыш цивилизациясенә мөселман фундаментализмы янавын, исламчыларның кыргыйлыгын тәкрарлады. Әле тикшерү дә узмаган, мәхкәмә карары да юк, ләкин инде бөтенесенә дә барысы да ап-ачык билгеле, инде журнал редакциясендәге үтерүчеләрнең кем икәнен дә беләләр: алар, ни гаҗәп, терактка паспорт белән йөриләр икән, белми калмагыз тагы, эзләп тә интекмәгез, дигәндәй, паспортларын автомобильдә калдырып киткәннәр! Һәм берәү дә бу хәлнең сәерлеген күрми. Күргәннәре тыңлаучыга җиңел генә аңлаталар: исламчылар, хаклы җәзаның үзләрен барыбер куып җитәсен белеп торганга күрә, паспортларын махсус калдырып киткәннәр, янәсе. Әгәр шулай икән, аларга битлек киеп мәшәкатьләнмәскә дә була иде югыйсә...
 
Кыскасы, безгә шикләнергә урын калдырмыйлар. Бары тик Русия Мөфтиләр Шурасы һәм тагын берничә журналистның гына кыюсыз тавышы ишетелеп кала – болары терактның сәбәпләрен алай җиңел генә аңлатуга беркадәр шик белдерәләр, үтерелгәннәрне кызганган хәлдә, аларның гамәлләренең дә бигүк матур булмаганына (Мөхәммәд пәйгамбәрне мыскыл иткән карикатураларны күздә тотып) ишарә итәләр. Мин тыңлаган кадәресендә бары тик ике-өч кешенең генә, аерым алганда, Максим Шевченко белән Григорий Ревзинның, тагын бер-икесенең анык, аңлаешлы һәм кыю фикере ярылып ята. Менә кайбер цитаталар, урысчадан тәрҗемәсе үземнеке. Григорий Ревзин: “Шарли Эбдо” журналын сүз иреге үрнәге дип санау дөрес түгел дип уйлыйм. Әгәр дөрес дип тапсак, сүз иреге – мәгънәсез, пычрак нәрсәләр бастырырга ирек бирә булып чыга...” Культурологик яктан карап, Ревзин хакимнәрдән, түрәләрдән көлүнең билдән түбән алымнарын куллануның урта гасырларда күп халыкларда урын алганына һәм шул чор өчен бу алымның бик үтемле булганына басым ясый. Урта гасыр Европасыннан һәм хәтта төрекләрдән мисаллар китерә. Ләкин берсендә дә Алладан, пәйгамбәрләрдән көлү рөхсәт ителмәгән, бу катгый табу – тыелган нәрсә саналган. Нәзберекләнеп, кем гаепле дигән сорауга җавап биреп маташа интернеттагы әлеге автор. Ә менә Шевченко әфәнде андый сорауны гомумән дә куймый, чөнки моның әһәмияте юк дип саный. Аның белән килешми дә булмый, чөнки либераль рухтагы мәгълүмат чаралары бертавыштан “җырлый” башлаган икән, өстәвенә судсыз-чуртсыз килеш, гаеплеләргә төртеп күрсәткәннәр икән, сорауны шундук башкача куярга кирәк – бу кемгә файдалы, дип. Икенче төрле итеп, каракның бүреге яна, дисәк тә була. Көнбатыш кыйммәтләре, сүз иреге, шәхес иреге дип көне-төне сөйләп торучылар кемнәр соң алар? Илебезгә бәхет теләүчеләрме, әллә бездән зомбилар ясап, башыбызга коткы тутырып, чын дөреслекне урлаучы караклармы? Шул ук Шевченко әйткәнчә, нишләп соң сүз иреге яратучылар соңгы егерме елда бер Дагыстанда гына да 20 журналистның үтерелгәне хакында чаң сукмыйлар? Гыйрактагы, Сүриядәге, Пакыстандагы террор гамәлләрендә берьюлы икешәр-өчәр йөз кеше корбан булганда, ни өчен майкаларына шул җирнең атамасын язып, урамга чыкмыйлар? Аның каравы, Париждагы хәл турында өзми-куймый шаулап торалар! Ике төрле стандарт килеп чыга түгелмени, әфәнделәр?!
 
“Шарли Эбдо” журналистларын Шевченко пычрак политтехнологик спектакльдә файдаланылган корбаннар дип саный. Ягъни мәсәлән, мөселманнарга гаеп ташлар өчен берничә “үз” кешеңне корбан итеп була – әлеге террор гамәленең сценариен Шевченко шулай шәрехли. Ә бу гамәл ни өчен кирәк булды һәм кемгә файдалы дигәнгә ул ике фараз китерә. Беренчесе – Франциянең бүгенге президенты Франсуа Олланд, Украина низагы уңаеннан, Русия яклырак позициядә тора, бу исә океан арты политтехнологларына ошамый, димәк, Олландны булдыксызлыкта гаепләр өчен сылтау кирәк. Француз халкын аңа каршы котыртырга да яхшы сәбәп була ала әлеге теракт. Олланд әле Палестина мәсьәләсендә дә үз юлыннан бара икән, “дөнья хуҗалары” күрсәтмәләрен үтәми. Икенчедән, Сүрия дәүләтендәге каршылыкларда француз легионының катнашуын канунлаштырыр өчен дә әлеге “карта”ны уйнатып була, дип саный Шевченко. Блогларны укып утырганда, драматург Евгений Гришковецның Париждагы “Мин – Шарли” маршында алгы рәтләрдә барган президент Олландны агулы итеп чагып алуына игътибар иткән идем. Янәсе, Франция президенты үзен бәйрәм уртасындагы туган көн хуҗасы шикелле тота, шатлыгын яшерә алмый, ул – начар артист һәм башкалар. Димәк, кемне якларга, ә кемне чукырга икәнлеге үзләре генә белгән режиссер тарафыннан алдан ук язылып куйган, тегендә – Франциядә дә, монда – Русиянең либерал-демократлары арасында да рольләр бүлеп тапшырылган. Оста итеп сөйлисе генә кала. Иң мөһиме – бер үк тыгыз төркем эчендәгеләр, күп сөйләп һәм язып, төрлелек ишарәте булдырырга тиешләр, ә без алар сөйләгәнне чәйнәп тормыйча гына йотарга тиешбез! Күптән түгел иреккә чыгарылып, бүген Европада ялманып йөрүче Ходорковскийны (заманында ул әлеге “ирек сөючеләрнең” атасы да, алласы да, спонсоры да иде бит!) безнең күзебездә дә абруйлы кеше дип санаптыр инде, соңгы теракт уңаеннан әйткән сүзен, тәлинкәгә салып, безгә җиткерәләр. Ә ул ни-нәрсә тәкъдим итә соң? Мөхәммәд пәйгамбәрне мыскыллый торган карикатураларны Русиядә дә бастырырга кирәк, ди. Моны провокация дими, ни дисең! Әлеге коткыдан куркып калыпмы, әнә, әллә кайда – җир читендәге Камчаткада, динне, дин әһелләрен мыскыллый торган гамәлләргә чик куя торган канун кабул итәргә чакырып яталар. Юристлар әйтеп тора югыйсә: илнең Җинаять кодексында дини кешеләрнең намусын мыскыллый торган эш-гамәлләрне тыя торган канун болай да бар инде, диләр. Сүз иреге, вөҗдан иреге дип, бик кирәкле һәм урынлы тыю-тыелуларны да себереп түккән Көнбатыштан тагын нинди пычрак агымнар килеп керәсен берәү дә белми шул. 

Зөләйха КЫДАШЕВА
Татарстан яшьләре
№ 2 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»