поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Сезнең компаниядә ничә кеше эшли?
    – Яртысы.
Бүген кемнәр туган
  • 21 Июль
  • Фирдәвес Әхтәмова (1939-2012) - актриса
  • Әлфия Ганиева - журналист
  • Радик Миңнәхмәтов - эшмәкәр
  • Кирам Сатиев - баянчы
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
28.01.2015 Мәгариф

Көнчелек арысланнан да яманрак

«Балада азрак көнчелек булса, укытырга рәхәт аны. Дөресрәге, укытам дип артык тырышасы да юк. Үзе укый ул. Калышмыйм дип кенә түгел, узыйм әле, дип тә. Көнчел булудан гаеп кенә эзләргә кирәкми, бала тырышсын өчен менә дигән этәргеч тә ул”, - диде бер әни кеше, үз фикерләре белән уртаклашып.

Әйе, бер караганда, ярышып укуга бер этәргеч сыман, тик менә динебез көнләшүдән тыя. Чөнки аның файдасыннан зыяны күбрәк. Шуңа күрә балагызда бу хисне сизәсез икән, аның файдасына сөенүгә караганда, зыянын аңлату хәерлерәк. Чөнки көнчелек яхшы укуга, тырыш булуга сәбәп кенә түгел, кешенең сәламәтлеген какшатучы чир дә. Андый кешенең күңеле тыныч булмый. Пәйгамбәребез (с.г.в) бер хәдисендә көнчелекнең, беренче чиратта, көнчене яндыруы турында хәбәр итә: «…ут утынны ашап бетергән кебек хөсетлек тә изге гамәлләрне юкка чыгара», – ди. Кеше моны үзе сизмәскә дә мөмкин. Бигрәк тә аңа балачактан көнчелекнең чир булуын, аннан котылырга тырышу кирәклеген аңлатмаган булсалар...

Үзенә генә түгел, башкаларга да зарары җитәрлек: үзара дошманлык, нәфрәт тудыра. Ярдәмчеллекне, яхшылык эшләргә омтылуны юкка чыгара. Хәтта бала әйләнә-тирәдәгеләргә изгелек эшләүдән тәм, рәхәтлек табып булуын белми дә үсәргә мөмкин. Ул һаман нәрсәгәдер омтыла, кемнәндер яхшырак укырга тели, бу максатына ирешә алмаса, көенә. Әле аңа «бирешмә» дип көч өстәп торалар. Бала хәтта дустының уңышларына ихлас күңелдән сөенергә кирәклеген дә белмәскә мөмкин. Бу хис аңа, гомумән, таныш түгел, чөнки аның күңеленә тырышып укырга, алга омтылырга, җиңәргә дигән төшенчәләрне генә салганнар.

Динебез ике нәрсәдә көнләшүне рөхсәт итә.


Әгәр берәү белемле һәм бай булса, аның кебек булырга омтылырга яки кызыгып карарга ярый. Әйе, баладагы көнләшү дә гадәти бер кызыгу кебек кенә булып күренергә мөмкин, әмма аның тора-бара, хәдистә әйтелгәнчә, күңелне яндыручы «утын»га әйләнүе бар. Пәйгамбәребез (с.г.в) бер хәдисендә, әгәр кеше кулы һәм теле белән көнләшүен күрсәтмәсә, эчендә саклап тотса, башкаларга зарары тимәс, ди. Мәсәлән, берәр кешедән көнләшсәң, шушы хисеңне җиңәр өчен, киресенчә, аны макта. Күңелеңдәге көнчелек телеңә мактау сүзе булып чыксын.

Балаларны укуда, бәйгедә генә түгел, яхшылык эшләүдә ярышырга өйрәтергә кирәк. Иң камил мөселманнар – изгелек кылуда узышучылар. Бер хәдистә әйтелгәнчә, әгәр мөселман садаканы үзе алган кебек шатланып бирсә генә чын мөэмин булыр. Бу – иманның да, күңел халәтенең дә югары ноктасы. Балагызның менә шушындый күңел чисталыгына ирешүен теләсәгез, көнчелеген кызыгу кебек гади сыйфат булудан ары җибәрмәскә, күңелен «пычрата» торган хискә әйләндермәскә тырышыгыз. Менә бу кыйссадагы кебек. Берәү зәһәр, агулы елан янына килгән дә: «Син хыянәтче! Сиздермичә генә кеше янына киләсең дә, аны чагып, тәненә агуыңны җибәрәсең», – дигән. Елан моңа ачуланып караган да: «Эндәшмә, адәм баласы! Әйе, мин чагам, ләкин үзем кебек еланны беркайчан да чакканым юк. Ә сез, адәм балалары бер-берегезне көн саен чагасыз», – дип җавап биргән. Хөсетлек булмаса, бу чагу да булмас иде. Шуңа күрә бер-берләрен чакмый, ә аңлый, яклый торган буын үстерергә омтылыйк.
 

Нурия ӘЛМИЕВА
Гаилә һәм мәктәп
№ 1 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы