поиск новостей
  • 29.07 "Сүнгән йолдызлар" Тинчурин театры,18:30
  • 31.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18:30
  • 01.08 "Эх, алмагачлары",Тинчурин театры,18:30
  • 02.08 "Күрәсем килгән иде...",Тинчурин театры,18:30
  • 04.08 "Флешка,рэп һәм мәхәббәт", Тинчурин театры, 17:00
  • 06.08 "Төш", Тинчурин театры, 18:30
  • 07.08 "Ай,былбылым!", Тинчурин театры,18:30
  • 08.08 "Беренче мәхәббәт", Тинчурин театры, 18:30
  • 15.08 "Кияу урлау" Тинчурин театры, 18:30
  • 18.08 "Мәхәббәт баскычы" Тинчурин театры,17:00
  • 20.08 "Назлы кияу" Тинчурин театры,18:30
  • 21.08 "Полиөионер" Тинчурин театры,18:30
  • 22.08 "Алай түгел, болай ул", Тинчурин театры
  • 23.08 "Гомер буе сине көттем" Тинчурин театры, 18:30
  • 25.08 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 27.08 "Хыялый" Тинчурин театры,18:30
  • 28.08 "Кияу урлау"Тинчурин театры,18:30
  • 28.08 Кариев театрында-ПРЕМЬЕРА! "Тау битендә Сабантуй". Башлана:18:30
  • 29.08 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры,18:30
  • 29.08 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июль
  • Айрат Ильясов - шоумен
  • Чулпан Закирова - биюче
  • Гали Ильясов (1936-2000) - җырчы
  • Продаю спортивный костюм Адидас 54 размер.+79178553159
  • Стеналарны штукатурить, шпаклевать итүче (Обои ябыштыру өчен әзерлек эшләре) кирәк иде.Казан шәһәре. 89033133608
  • Казанда озак вакытка снимать итү өчен студия кирәк иде от хозяина.89503219329
  • Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Продаю суповой сервис новый.Тел 89178553159
  • Диван ике кресло сатыла. Коричневый төстә Уртача хәлдә. Бәясе 4.000. Казан шәһәре. 89033133608
  • Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Продаётся 1 комнатная квартира в жк светлый 44.6 кв метров
  • 19.06.2024. Кулланышта булган өч ишекле, антресольле шифонер сатыла. Әйбәт хәлдэ. Коричневый төстә. Бәясе 4 мең. Казан шәһәре.
Архив
 
28.01.2015 Җәмгыять

Инвалид арбасында йөрүче Мөнир Шакиров 30 яшендә фатир алган, ике җирдә эшли

Мөнир белән мин «Иделем акчарлагы» бәйгесендә танышкан идем. Бер төркем яшьләр бүлмәдә шау-гөр килеп көлешеп, гәпләшеп утырдылар. Араларында бер егет аеруча актив. Якынрак килеп карасам, егетнең инвалидлар арбасында утыруын күреп, имәнеп киттем. Аның көр күңелле, оптимист булуы сокландырды мине. Якынрак танышкан саен, үземә сабак ала бардым, Мөнирне күп­ләргә үрнәк итеп куя башладым.

Мөнир бер урында тормый, сәла­мәт кешеләрнең дә кайберләре булдыра алмаган уңышларга ирешкән. 30 яшендә фатир алган, ике җирдә эшли.

Мөнир Шакиров Әтнә районы Күшәр авылында гаиләдә бишенче төпчек бала булып туган.  
 
– Авыл урамында өч көпчәкле велосипедта уйнап йөргәнемне хәтерлим, – ди үзе.
 
Тумыштан ук зә­гыйфь булмый ул. 6 яшьләр ти­рәсендә сөяге көчсез икәне ачыклана, юк кына егылулардан да аягы еш сына башлый. Казанда хастаханә юлларын таптасалар да, еллар буе дәвалану курслары узсалар да, бер-бер артлы җиде-сигез операция ясатып карасалар да, Мөнир гомерлеккә аяксыз кала. Балачакта моның нәрсә икәнен бик аңлап җиткерми әле ул, җитмәсә, иптәш малайлары гел аның янында. Ә менә үсмер егет булгач, дуслары кайсы кая укырга кереп, таралышып беткәч, Мөнир дүрт стена арасында кала.
 
– Хәрәкәт итмәү бер нәрсә, аралашудан да мәхрүм калу куркыныч икән. Ничек тә үз эчемә бикләнмәскә тырыштым. Үзем өчен шигырьләр иҗат иттем, рәсем ясадым, җырлар тыңладым, гөлләр үстердем. Җәй көне ишегалды шау чәчәктә безнең. Үзем тудырган матурлыкны күреп канәгатьләнү алам. Адәм баласына юкка чыгар өчен  бер ялгыш адым җитә, ә менә тормышның төбенә төшеп югалмас өчен бер тамчы сабырлык кирәк икән, – ди.
 
Урта белемне ул өйдә ала. Укытучылар өенә килеп укыталар. Иң яраткан фәне татар теле була. Тик мөмкинлеге чикле булгач, урта мәктәптән соң, укуын дәвам итә алмый.
 
– Гомерем шулай өйдә утырган килеш үтә бирде. Ул чакларда мин моны шулай тиеш дип кабул иттем, – ди егет.
 
Ә аннан кисәк кенә тормышка башка яктан карый башлый. Моңа район газетасында үзе турында язылган мәкалә этәрә. Егетнең язмышы белән кызыксынучы, ярдәм кулы сузарга теләүчеләр барлыкка килә. 2005 елны  инвалидлар декадасы кысаларында узучы марафон концертында аңа интернетка тоташтырылган компьютер бүләк итәләр. Пенсия акча­сына яшәгән кеше мондый бүләк турында хыяллана гына ала. Мөнир үзлегеннән компьютерны үзләштерә, интернетта яңа дуслар, фикердәшләр таба. Социаль челтәрләрдә утыручы татар эстрадасындагы популяр җырчылар белән якыннан таныша, аралаша башлый. Иҗади бәйгеләрдә катнашып, төрле урыннар ала. Спорт белән шөгыльләнә башлый, шул рәвешле  виртуаль дөньядан халык арасына чыга.
 
– Язучы Фәнис абый Яруллин гаиләсендә кунак булу бәхетенә дә ирештем! – ди Мөнир, горурланып. – Фәнис абый белән күзгә-күз очрашып, аның киңәшләрен ишетү көч өстәде. Телевидениедән дә минем турыда сюжетлар күрсәттеләр. Кыскасы, дүрт стена арасында утыручы инвалид кешегә шулай «танылу», барлыгымны күрсәтү яшәргә дәрт бирде. Кечкенәдән максатчан кеше мин. Иң зур теләгем – машина йөртү иде. Төрле министрлыкларга машинаның миңа ни өчен кирәк булуы турында бәйнә-бәйнә аңлатып язсам да, гозеремне бер-бер артлы кире кактылар. Ниһаять, тырыша торгач, республикабызда бер мәрхәмәтле җитәкче машина бүләк итте.  
 
Аяксыз килеш машина йөртергә өйрәнергә дә кирәк бит әле! Бу мәсьәлә  Әтнә районы хакимияте башлыгы Габделәхәт Хәкимов  ярдәме белән чишелә. Казанда физик мөмкинлеге чикле кешеләр өчен оештырылган авто-мәктәптә укып, машина йөртү таныклыгы ала. Инде менә алты ел кул белән идарә ителешле итеп көйләнгән машинада  йөри.   
 
– Руль артына утыргач, икенче сулышым ачылды кебек. Машина минем өчен сулар һава кебек мөһим әйбер! Чөнки ул чын мәгъ­нәсендә аякларымны алыштыручы! – ди.
 
Мөнир, тәвәккәлләп, эшкә дә урнаша. Күрше Арча районының «Арча радиосы»на.
 
– Радиода эшләр өчен аяк түгел, ә күңел һәм тел байлыгы кирәк бит, – дип шәрехли ул үзенең бу адымын. – Радионың җитәкчелеге, бердәм-дус тату коллектив: «Бездән сиңа яшел ут, сынап кара үзеңне...» – дигәч, шатлыгым эчемә сыймады. Минем өчен бу эш акча өчен түгел, ә җәмгыятькә файдалы була алуымны исбатлап, рухи канәгатьлек алу өчен кирәк  иде.  Радио аша мине ишетеп, Казанда ТМТВ каналына да  читтән торып эшкә чакырдылар.
 
Тик күңел өчен чикләр булмаса да, тормыш авырлыкларны кызганмый үзеннән. Шуларның берсе – яшәү шартлары. Юк, ул зарланмый, тормыш белән көрәшен дәвам итә.
 
Әлегә 73 яшьлек әнисе белән иске йортта яши.
 
– Ишекләр тар, бусагалар биек, ярты гасыр элек салынган иске йортның тәрәзә, стеналары, идәннәре аша салкын җил уйный, кышларын гел салкын тидереп чирләүләремне әйтмим дә, – ди. – Җылы су, бәдрәф тә өйдә юк. Инвалидларны яклау турындагы законны ныклап  өйрәнгәннән соң, үземә тиешле фатирны алу өчен берничә ел тырыштым. Дистәләгән җиңелүләрдән соң, фатир алу бәхетенә ирештем. Кызганыч, әлегә фатирга тулысынча күченеп бетә алмадым. Чөнки йорт территориясендә коляскада хәрәкәт итәргә асфальт һәм пандуслар юк.  Төп сәбәбе ул гына да түгел инде, әнине исерек абый кулына калдырасым килми. Ул аңа тынгылык бирмәячәк. Әни исә абыйны ташлап районга күченергә теләми, ни дисәң дә, баласы бит. Ярты авыл, Мөнирнең киләчәген бетерәсең, үзең дә көн күрмисең дип, әнине битәрли инде. Тик... Без һаман шул иске йортта әле.
 
Мөнирнең үзе кебекләргә төп киңәше – үз-үзеңне чикләмәскә!
 
– Кызганыч, бүген бик күпләр үз эчләренә бикләнеп, бар дөньяга үпкәләп, үз дөньяларында гына яши бирәләр. Республикада чыга торган бер журналда инвалидлар турында махсус сәхифә алып барасы идем. Әмма элемтәгә чыккан 25 кешенең бары берсе генә үзе турында сөйләргә ризалашкач, проблеманың дәүләттә генә түгел, ә һәрбер кешенең үз аңында икәнен аңладым. Сәламәтлектәге кимчелегебез өчен уңайсызланырга ярамый. Ходай каршында барыбыз да бертигез. Үзебезнең гамәлләребез белән бар ягы да таза-сау килеш зар-елап яшәүчеләргә гыйбрәт, үрнәк булып яшәргә тиеш икәнебезне истә тотыйк. Үзеңне кызгансаң, сине мескен дип уйлыйлар. Ә мондый чакта үз-­үзеңә ышаныч югала. Авырулар гына түгел, соңгы арада адәм баласының барысы да зарланырга ярата. Сау-­сәламәт, тормышы җитеш булып та мин бәхетсез дип яшәүчеләрне күргәч, кешелек дөньясының киләчәге өчен борчылып та куям. Рухи яктан көчсез булсак, киләчәк буын балаларыбыздан нәрсә көтәргә? Күңел чисталыгын  сакларга, рухи гигиена дигән төшенчәне тудырырга өйрәнсәк иде. Кайвакыт үз хәлеңне аңлар өчен янәшәдәге физик мөмкинлеге чикле кешеләргә бер карау да җитә.

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»