• 27.09-30.09 Фирдүс Тямаев. УНИКС. 18:30
  • 01.10 "Хикмәт әкиятләре", Кариев театры, 18:30
  • 02.10 "Йомрыбаш" 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.10 "КОРТ", Кариев театры, 18:30
  • 09.10-10.10 Илсөя Бәдретдинова. "Вирусыңны сатыйм". Чаллы. С.Садыкова концертлар залы. 19:00
  • 17.10-18.10 Иркэ. Тормыш жиллэре hэм "Бэйрэм" ансамбле. УНИКС. 17:00
  • 10.11 «1+1» Ирле-Хатынлы Солянка. Филармония. 18:30
  • 19.12 Татар җыры. “Казан Экспо” күргәзмәләр комплексы, Илһам Шакиров исемендәге концертлар залы. 17:00
Туган көннәр
  • 27 Сентябрь Сәрия Сабурская
  • 27 Сентябрь Рамил Вәҗиев
  • 28 Сентябрь Рәшит Зәкиев
  • 28 Сентябрь Әхмәтһади Максуди (1868-1941)
  • 28 Сентябрь Габдулла Сәгыйтов (1909-1943)
  • 29 Сентябрь Рәйсә Борһаниева
  • 29 Сентябрь Хәлил Әбҗәлилов (1896-1963)
  • 29 Сентябрь Лилия Муллагалиева
  • 30 Сентябрь Фаил Гыймадов
  • 30 Сентябрь Алия Мостафина
  • Мәскәүдә 1 бүлмәле квартира сдавать итәм, барлык уңайлыклар белән, эчми-тартмый торганнарга.
  • 2 булмэле фатир сатыла. Остановка "Океан" янында. 89509488227. Собственник. РИЕЛТОРЛАР ТЫКШЫНМАГЫЗ!
  • 240920 Нагорныйда 2этажга кешелэр кертэбез озак вакытка барлык унайлыклар бар 89196877099
  • Казаннын Мэскэу районы,Гагарина остановкасында булмэ ,21.8 кв.м.Янэшэдэ генэ метро Северный вокзал.Восстания,Гагарина,Ибрагимова остановкалары.Центрга 15 минут.Булмэ бик якты,чиста,жылы,матур.Су кертелгэн,кайнар суга бойлер,душ,туалет бар.Барлык жихазларны,кер юу машинасын(автомат),микроволновканы сатып алучыга калдырабыз.Булмэдэ яшэр очен бар эйбер дэ бар,бэясе 1 500 000.Тел: 89393937375.
  • Чәчәк балы.3л.банка - 1500 сум. Кәрәз - 1 килосы - 600 сум. Телефон- 8 987 264 42 65
  • Продаю ВАЗ 21110 2003 г тел 89534004870
  • БИКЭЧ БОЗАУ САТЫЛА БАЛЫК-БИСТЭСЕ.89393347194
  • Камское устье швейная машинка сатам тел 89376119575
  • Кама тамагы районы Борынгы Тегу машинасы сатам 2 штук тел 89376119575
  • Продаю швейная машинка 2 штуки в рабочем состоянии старинная всё вопросы тел 89376119575

 
 

 
Архив
 

               

27.01.2015 Шоу-бизнес

Бөтен Татарстанга ярымшәрә чыгасым юк дип, Алинә Давыдова матурлык бәйгесеннән баш тарткан

Шушы көннәрдә “Татарстан туташы-2015” XVII республика конкурсының финалы узды. Быелгы “Татарстан туташы-2015”тә яшь җырчы Алинә Давыдова да катнашырга тиеш иде. Ләкин...

Хәтерләсәгез, узган ел ул Татарстан буенча зур масштабтагы “Керәшен чибәре” бәйгесендә беренче урынны яулаган иде. Жюри әгъзалары арасында “Татарстан туташы”ның президенты Изольда Сахарова да җырчыны күреп, зур өметләр баглаган булган.
 
 
– “Керәшен чибәре-2014” бәйгесендә катнашканда, жюрида утыручы Изольда Сахарова 1-3 нче урыннарны яулаган җиңүчеләрне игълан иткәннән соң, безгә “Татарстан туташы” конкурсында көч сынашачаксыз, дигән иде. “Керәшен чибәре-2014” җиңүчеләрен Казанда җыйгач, чираттагы “Татарстан туташы”нда катнашу теләге белән янып йөри башладым башлавын. Әмма сайлап алу турында ук купальниклардан чыгуыбызны белгәч, мин анда катнашудан баш тарттым. “Ни өчен катнашмыйсың? Бу бәйгене кызлар шундый көтеп алалар. Барлык яктан да җиңә алу мөмкинлекләрең дә бар”, - дип мине күндерергә тотындылар. “Бөтен Татарстанга ярымшәрә килеш чыгасым килми. Татар кызларына бер дә килешми бу. Гафу итегез инде. Чакыруыгызга бик зур рәхмәт”, - дип ипләп кенә аңлаттым. Шундый зур масштабтагы конкурстан баш тартуыма “Керәшен чибәре” бәйгесен оештыручылары да гаҗәпкә калды. Катнашмавымның сәбәбен аңлатып бирдем. Алар мине аңлады, - дип сөйләде Алинә Давыдова Intertat.ru хәбәрчесенә.
 
 
Алинә Давыдованың әнисе Фәния ханым татар милләтеннән булса, әтисе Олег әфәнде – керәшен. Титулның үзенә килгәндә, җырчы әлеге бәйгедә бары үзенең сәләтен күрсәтеп җиңү яулаган. “Әгәр дә “Керәшен чибәре”ндә дә купальниктан чыгарга тиеш булса, мин анда да катнашмаган булыр идем”, – диде ул. 24 гыйнварда Казанда узган «Туым жондозы» («Раштуа йолдызы») керәшен җырларын оста башкаручыларның республика фестивалендә Алинә Давыдова “Керәшен чибәре-2014”нең җиңүчесе буларак кунакка чакырылып, әлеге фестивальнең җиденче мәртәбә узуына, керәшен җырларын оста башкаручыларның елдан-ел артуына сокланып кайткан.
 
Матурлык бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 

Эльза ГАЗИЗОВА
Интертат.ру
№ --- | 27.01.2015
Интертат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№17 (900321) / 02.02.2015 08:53:20

Яшэсеннэр лэ.Дин диплом да, хатын да тугел ул.
Аны гел алыштырып тормыйлар!

№16 (900294) / 01.02.2015 20:00:49

Олы абзый, көчләп тагылган булса,кире кайтырлар иде...
бүгенгегә кадәр шулай яшиләр икән,дабравулне яшиләр булып чыга. бутама кеше башын. без аңладык. син аңламасаң,проблема үзеңдә.

№15 (900293) / 01.02.2015 19:55:08

Нигә керәшен татар түгел мени? Әнисе татар милләтеннән, әтисе керәшен дип язу дөрес түгел. Язганда әнисен "Фәния ханым" дип танытып, әтисе "Олег әфәнде исә керәшен татары" дип язу дөресрәк булыр иде. Эльза мондый нюансларны исендә тотсын иде, югыйсә текст буенча Алинәнең әти-әнисе икесе ике милләттән кебек килеп чыккан. Тел бер безнең - татар теле. Христиан дине исә керәшеннәргә көчләп тагылган.

№14 (899771) / 29.01.2015 21:40:10

Икесе ике нэрсэ шул, баш син дэ дэ, башкаларда да. Тик кемдэдер сырлар белэн, э синдэ сырсыз.

Матурлык ул- гармония беренче чиратта!

Фигура эталон булганга гына матур саналган кешене белмим.

№13 (899770) / 29.01.2015 21:28:58

Хи-хи, матурлык белэн фигура икесе ике нэрсэ, шуны пойми.

№12 (899764) / 29.01.2015 21:13:53

Бу кызның купальник кидерер җире юк, димэкче буласынмы? Бик матур кыз.Матурлыкны хэтта кулмэк тэ яшерэ алмый!

№11 (899760) / 29.01.2015 21:06:48

купальник белэн чыгу очен оят булмавы тугел, э фигура булуы кирэк шул, фигура. Мин дэ чыкмас идем. чонки фигурам мактанырлык тугел

№10 (899685) / 29.01.2015 17:45:52

Garif, чыннан да шулай бит.Бу Эльзагыз кайчан язарга ойрэнэ инде?

№9 (899683) / 29.01.2015 17:41:57

Гариф,гажэплэнмэ,бу журналистнын язмаларына скидка, яза белми ул,ну укырга туры килэ инде.

№8 (899540) / 28.01.2015 23:32:54

Энисе татар миллэтеннэн, этисе - керэшен. То есть бу икесе ике миллэт?

№7 (899474) / 28.01.2015 17:21:40

Дорес эйткэн!

№6 (899470) / 28.01.2015 15:45:32

Афәрин, сеңелкәш! Тормышың да үзең шикелле матур булсын.Уңышлар сиңа.

№5 (899454) / 28.01.2015 14:39:01

маладис!

№4 (899424) / 28.01.2015 08:42:34

Молодец, Алина! Бәхетле бул!

№3 (899423) / 28.01.2015 07:04:54

минәйтәм,татар-мөселман кызлары да шундый булсалар икәән!!!
хотя керәшен баласы булса да ата-анасыннан иман нуры сеңгән бу балага.
нинди диндә булса да, иман нуры бар.чын күңелдән Аллага ышанучы бала бу!!

молодис сеңлем!!!!

№2 (899419) / 28.01.2015 05:06:33

Ир, деньги КРУТЯТСЯ...

№1 (899408) / 27.01.2015 22:26:38

Син анда катнашмасаң да, искиткеч чибәр, Алинә!

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте