|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.01.2015 Җәмгыять
“Исән булса, барыбер эләгәчәк!” диләр 63 млн сум урлап качкан инкассатор турында
Бөтен республиканы шаулаткан вакыйга узган җомга көнне килеп чыга. Яшел Үзәндәге Саклык банкы бинасы янында инкассаторларның берсе үзенең иптәшенә утлы коралдан ата һәм Volkswagen Amarok машинасына утырып, билгесез тарафка китеп бара. Соңрак инкассация автомобилендә 63 миллион сум тирәсе акча булуы ачыклана. Татарстан полициясе махсус операция игълан итә, Яшел Үзән тарафына хокук саклаучылар агыла. “Погонлы”лар эшне бик тиз тота: берничә сәгатьтән банк машинасын эзләп тә табалар, анда хәтта акча да була. Тик барысы да түгел. Игорь Богаченко урланган сумманың зур өлешен үзе белән алып китә. Шунысы гаҗәп, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы тараткан видеода 26 яшьлек Игорь Богаченко утырган машинаның кагыйдәләрне бозмыйча, акрын гына баруы күренә. Бу исә әлеге җинаятьнең алдан планлаштырылган гамәл булуын фаразларга мөмкинлек калдыра. Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерү-эзләү эшләрен Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин шәхсән үзе күзәтеп тора. Игорь Богаченконы Татарстан гына түгел, күрше төбәкләрдә дә эзлиләр. Ә соңрак урланган вакытта машинада 63 миллион 150 мең сум акча, инкассаторларның исә ике түгел, өч кеше булуы тәгаенләнде. Ә акча урлап качкан инкассатор турында дөрес мәгълүмат бирүчегә Саклык банкы 1 миллион сум акчалата бүләк вәгъдә итә.
“Бурыч аркасында җинаять кылмыйлар”
Кем ул Игорь Богаченко? Аны хәтта замана Робин Гуды дип атаучылар да бар. Бу көннәрдә каләм әһелләре әнә шул сорауга җавап эзләде. 26 яшьлек инкассатор турында алай ук начар сүз әйтүче табылмаган. Заманында егет диңгез флотында хезмәт иткән. 2012 елда өйләнгән, ә былтыр ноябрь аенда аерылышкан. Кыйммәтле “Мерседес” машинасында йөргән, аны бәрдергәч, янәдән чит ил машинасы алган. Әйтүләренә караганда, аңа акча белән хатынының әнисе булышкан. Ә аерылышкач, Богаченко бу ярдәмнән колак каккан һәм авыр хәлдә калган. Игорь чит илгә китәргә дә җыенып йөргән диләр. Тик болары кеше сүзе генә. Ә менә суд приставларының мәгълүмат базасында аның 162 мең сум бурычы барлыгы турында язылган.
Бу сумма кешенең җинаять юлына басуына сәбәп була аламы? “Юк, әлбәттә. Бөтен илне шау-гөр китергән җинаять кылырлык зур акча түгел. Башка сәбәпләрен эзләргә кирәк, – дип фикер йөртә Казанда инкассатор булып эшләүче Александр (исеме үзгәртелде). – Мин, гомумән, бу кешенең гамәлен ахмаклык дип бәялим. Хәзер күпме кеше аның аркасында җәфаланачак бит: туганнары гына түгел, якыннары да, бергә эшләгән иптәшләре дә. Барысын да тикшерәчәкләр инде. Нигә мондый адымга барганмы? Кем белгән аны?! Миңа калса, башы киткәндер. Алай дисәң, безгә эшкә алганда, барысын да ныклап тикшерәләр, шул исәптән психологик яктан да. Богаченконы белгән егетләр белән бергә эшлим. Аны, нормаль кеше иде, диләр. Миңа калса, аңа кемдер ярдәм иткән, кемдер бу адымга этәргән булуы мөмкин”.
“Россиядән чыгып китә алмаячак”
Александр өлешчә хаклы булып чыкты. Кичә Татарстан Эчке эшләр министрлыгы бу җинаятькә катнашы булган дип саналган тагын бер кеше – Илья Кострубинны да эзли башлаганнарын игълан итте. Анысына 28 яшь. Ул Ростов өлкәсендә туган. Яшел Үзәндә исә фотограф буларак билгеле. “Ул фото сәнгате генә түгел, әле музыка белән дә бик мавыкты. Гадәти кеше кебек иде үзе. Әллә ни сәерлеге сизелмәде, – диде “Ватаным Татарстан” хәбәрчесенә Кострубин белән хезмәттәшлек иткән фотографларның берсе. – Ә узган көздә, эшем чыгып, аңа мөрәҗәгать итәргә булдым. Тик таба алмадым. Аның кайдалыгын уртак танышларыбыз да әйтә алмады”.
“Барыбер табачаклар. Исән булса, әлбәттә, – дип фикер йөртә элегрәк Татарстан Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе башлыгы урынбасары булып эшләгән Александр Аввакумов. – Россиядән чыгып китә алмаячак. Кая барсын ул? Әлегә кайда да булса качып ята. Кеше нигә мондый адымга барамы? Димәк, ниндидер максаты булган. Һәр җинаятьче үзен иң акыллы кеше, кача алырмын дип саный. Әмма оныталар: система белән сугышып булмый, барыбер табалар. Мин дә кеше әҗәт аркасында мондый җинаять кыла дип уйламыйм. Ә Богаченконың башын акча бутаган булырга мөмкин. Андый зур суммалар күргәч, кайберәүләрнең башы әйләнеп китә. Ә акча ул дивардагы мылтык кебек: барыбер атачак, ягъни кайчан да булса барыбер килеп чыгачак”.
Кризис гаеплеме?
Исән булсалар, барыбер тоталар дигәннән, банктан зур суммада акча урлау белән бәйле соңгы очрак Татарстанда моннан алты ел элек булган иде. “Райфайзенбанк” кассиры Роза Әгъләмҗанова 11,4 миллион сум акча белән юкка чыкты. Әгъләмҗанованы да, аның белән бергә яшәгән Илдар Гыйниятуллины да таба алмадылар. Хәтерләсәгез, шул ук елны бөтен илне шаулаткан охшаш җинаять Пермь шәһәрендә кылынды. Александр Шурман исемле инкассатор хезмәттәшләрен машина эчендә бикләп, шул ук Саклык банкыннан 250 миллион сум акча урлады. Әмма аны ике көн дигәндә эләктерделәр. Бу җинаять эшенә исә хатыны белән бабасының да катнашы барлыгы ачыкланды. Ә 1 миллион сум акчаны барыбер таба алмадылар, Шурманны сигез елга төрмәгә озаттылар. Шунысы гаҗәп, сораштырулар барышында анда катнашкан халыкның яртысы диярлек, яклау ук булмаса да, акча урлаган инкассаторга карата хәерхаһлы мөнәсәбәттә булуын әйткән. Белгечләр бу хәлне кризис чоры булу белән аңлатырга тырышты. Инде менә берничә елдан безне тагын кризис дип куркыталар. Хәерлегә булсын...
Илнар ХӨСНУЛЛИН |
Иң күп укылган
|