поиск новостей
  • 21.05 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 21.05 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 22.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 22.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 22.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 23.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.05 "Сагынырсызмы?" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.05 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 12+
  • 26.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.05 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.05 "Тормышмы бу?" Камал театры (яңа бина), 19.00, 18+
  • 28.05 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 29.05 "Дуслар җыелган җирдә" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 29.05 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 30.05 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 30.05 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 13.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 21 Май
  • Фәрит Бикчәнтәев - режиссер
  • Ринат Суфиев (1939-2007) - язучы
  • Альбина Апанаева - җырчы
  • Галия Кайбицкая (1905-1993) - актриса
  • Чулпан Гарипова - журналист
  • Айгөл Шәвәлиева - pr-белгеч
  • Хатип Госман (1908-1992) - язучы
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
26.01.2015 Фаҗига

“Өч кызымны бер көндә җир куенына салдым” (ФОТО)

Узган елның 8 августында булган юл фаҗигасе турында бөтен республика ишетте. Ишетте һәм елады. Еламаслык та түгел шул: кичке сәгать җидедә Питрәч районы Ильинка авылы тирәсендә килеп чыккан һәлакәттә дүрт кыз вафат булды. Бер мизгелдә. Әле өч кызның бертуган икәнен дә исәпкә алсаң, ата-ана өстенә кара болыт кебек яуган кайгы-хәсрәтнең иге-чиге юктыр кебек. “Шкода Октавиа” машинасын иярләгән Алсинә, аның ике сеңлесе Алинә һәм Гөлинә, дус кызлары Эльвинаның чәчәктәй гомерләре өзелде.

Байтак вакыт Базарлы Матакка барып, кызларның әниләре белән очрашырга үземдә көч таба алмыйча йөрдем. Көннәр узсын, яралар йомыла төшсен дидем. Сөбханалла, бик җылы каршы алды мине өч бертуган кызның әнисе Гөлсинә апа Камалова. Аңа карагач, хатын-кызның никадәр көчле, сабыр икәненә инандым. Бер мизгелдә өч баласын җуйган ана минем янда үзен шактый тыныч тотты, хәтта күз яшен дә күрсәтмәде. Әллә елый-елый күз яшьләре кипкән, әллә һаман да шок хәлендә иде ул...

“Сеңелләре өчен Алсинә чапты”


Камаловларның өйләренә килеп керү белән елмаеп торучы өч кыз фотосурәте каршы ала.

– Фотолары болай күз алдында торгач, кыен түгелме? – дим.

– Юк, җиңелрәк. Алар белән сөйләшеп йөрим, – ди Гөлсинә апа.

Ананың йөрәген яраламас, шомлы көн вакыйгаларына читләтеп кенә килү өчен сорауларымны яудырырга ашыкмадым. Гөлсинә ханым үз җае белән генә сөйләп китте.

– Кызлар волейбол уйный иде. Алар вафатыннан соң махсус кубокка ярышлар үткәрелде, – дип сөйли башлады ул. – Балаларым барысы да мөстәкыйль булып үсте. (Алсинә – 1987, Алинә – 1994, Гөлинә 1996 елгы). Бик тырыш, уңган, чиста-пөхтә иделәр. Алсинәнең әтисе Ирек балага 11 ай чагында фаҗигале төстә үлде. 5 елдан соң Рөстәм исемле егеткә кияүгә чыктым. 37 яшемдә икенче, 38дә өченче баламны таптым. Алинә бик тыныч холыклы, уңган булды. Гөлләр, чәчәкләр үстерде. Гөлинәсе бик шук иде, уен-көлке яратты.

Кызлар апаларын бик үз иткәннәр. Күп нәрсәне әти-әниләре белми дә калган, Алсинә хәл итеп куйган. Кызларны укырга керткәндә дә ул чапкан. Алсинә читтән торып юридик белем алган да Базарлы Матактагы “Ак барс” банкында хезмәт куйган, Алинә Кооператив институтының 1 курсын тәмамлаган, ә Гөлинә 9 сыйныфтан китеп, Казан дизайн һәм технолгия көллиятенең 3 курсында укыган. Укулары, тәртибе белән дә һәрчак алдынгы, үрнәк булган алар. Барысы да эшләп укыган. Алинә Универсиада вакытында да эшләгән. 14 көнгә 14 мең сум акча эшләргә тиеш булса да, икешәр смена хезмәт куеп, 23 мең алган. Шуннан соң аны Казандагы зур бер кибетләр челтәренә эшкә чакырганнар.

Соңгы туган көн


Кызларның дуслары күп булган. “Өйнең буш торганын хәтерләмим, дуслары һәрвакыт килеп йөрде”, – ди Гөлсинә апа. Әнә, 7 август көнне дә Алсинә бөтен дус-ишләрен чакырып, күл буенда туган көнен үткәрә. Сеңелләре бу көнне аеруча шатланып көткән. Апаларына чын бәйрәм бүләк итү өчен бүлмәләрен шарлар белән бизиләр, фотоларын урнаштырып газета ясап, хәтта аңа яраткан песиләренең дә аяк эзләрен төшерәләр. Әйтерсең лә, бу туган көн һәрберсе өчен соңгысы икәнен күңелләре белән сизенә алар.

Икенче көнне кызлар Питрәчкә барырга җыена. Ниятләре – туганнан-туган апалары Ландышка бәби чәе әзерләшү була. Әмма кеше өчен үз йөрәген дә ярып бирергә әзер торган Алсинә, Питрәчкә барганчы, дус кызы Эльвинаның машинасын автосервистан алырга дип Казанга ашкына. Күрәчәкне күрми, гүргә кереп булмый дигәннәре шулдыр инде. Анда сәфәр тотмасалар, әҗәл дигәне барыбер башка юл чатында сагалап торыр иде, бәлки...

“Өчтән бер өлеш машинаны күргәч, өметем өзелде”


– Кызлар кичке 6нчы яртыларда өйдән чыгып китте. Барысы да яңа киемнәр киде. Эльвинаның машинасын сәгать 8гә кадәр алып өлгерергә кирәк булган, шуңа ашыкканнардыр, күрәсең. Әмма Казанга барып җитә алмыйлар, Кулаеводан аз гына узгач, авариягә очрыйлар. Каршы як полосага да чыкмаган үзләре. Аларны бер машина “подрезать” иткән. Аңа бәрелмәскә дип, Алсинә тормозга баскан, ручнигын тарткан. Нәтиҗәдә, машиналары фурага килеп бәрелгән, – ди Гөлсинә апа.

Алсинәнең “права” алуына 9 ел. Дөрес, яңа машинасында ел ярым гына йөреп калган. Тик үзен оста йөртүче итеп күрсәткән. “Казан эчендә бик яхшы йөри иде”, – дип искә алды аны әнисе.

– Алар чыгып киткәч, югалып калдым. Кулдан эш төште, – ди Гөлсинә апа. Бер хәбәрләре дә булмагач, 8ләрдә Гөлинәнең номерын җыйдым. Алмады. Алинәгә шалтыратып карадым – җавап бирүче булмады. Алсинә рульдә дип, аны борчып торасы итмәдем. Тик күңел инде тынычлыгын җуйган иде. Шалтыратуларын түземсезләнеп көтә башладым. Ә алар инде 8нче 10 минутта ук үлгән булган...

Кызлар һәлакәткә очраганнан соң Кулаеводан чыккан бер егет Алсинәнең телефонын табып ала һәм соңгы сөйләшкән абонентларның номерын җыеп, күңелсез хәбәрне җиткерә. Гөлсинә апага исә моны Алсинәнең егете әйтә. Дөрес, анага “авария булган” дип кенә хәбәр итәләр.

– Һәлакәт урынына барганда куркыныч уйлар уйламаска тырыштым, – дип шул көннәрне искә төшерде танышым. – Әмма машинадагыларның сөйләшми баруыннан нидер сизендем. Соңгы арада бер куркыныч төш тә күргән идем, югыйсә. Тик барысы да үлгән дип кемнең башына килсен! Барып җитәрәк: “Ник дәшмисез, кайсы үлгән?” – дидем. “Алсинә”, – диделәр. Коелып төштем. Әле сеңелләрен дә кайгыртам бит, үлгән апаларын күреп, үзләре ни хәлдә икән дим? Ләкин барып җитәрәк өчтән бер өлеш кенә калган машинаны күргәч, “беткәннәр икән” дип уйладым. Соңгы өметем дә киселде. Дүртесе дүрт җиргә кырга төшеп сибелгәннәр. Алсинә ераккарак очкан. Берсенең бер тамчы каны да чыкмаган, кул-аяклары да сынмаган. Алинә генә янган җиргә төшкән, анысының чәче белән битенә азрак зыян килгән иде. Бөтенесе берьюлы үлгән. Фура йөртүчесеннән энем барып сораган: “Ничек үлделәр, кычкырмадылармы?” – дип. Үләбез дип уйларга да өлгермәгәндер инде, мескеннәр, бәрелүгә машина урталай өзелеп, шартлап яна башлаган бит!

Фаҗига урынында өч кызының үле гәүдәсен күргәч тә көчле булып кала Гөлсинә апа. Нишләтәсең, язмыштан узмыш юк бит.

– Балаларны күреп җиргә тезләндем, әмма аңымны җуймадым. Кайбер газеталар: “Аңын җуйган, көч-хәл белән аңга китергәннәр”, – дип язган. Ялган, үземне кулда тоттым. Балалар үле дип әйткәнче үк машинаның нинди халәттә икәнен күрдем бит. Сынмадым. Моргтан өйгә алып кайткач та язмышым белән килешергә тырыштым, тынычландыра торган дарулар да эчмәдем.

Өчәү бергә йоклый торган караватларында залны тутырып яттылар менә шунда, – дип залга ымлап күрсәтте ул.

“Әти-әнигә тилмергән бала алыр идек”
Гөлсинә ханым кызларының бер әйберләрен дә алып, җыеп куймаган. Әйтерсең лә, бу бүлмәдә әле дә чәчәк кебек өч кыз яши дә каядыр чыгып кына киткәннәр. Иңнәренә дөнья йөге кадәр хәсрәт өелгән әти-әнине туганнары да, кызларның дуслары да ялгыз калдырмаган.

– Төшләрегезгә керәләрме соң? – дип кызыксынам.

– Баштарак кермәделәр. Соңгы арада гына күрә башладым. Беркөнне кечкенә кызым әтисе белән икебезнең арага кереп ятты, уртанчысы каршыма – урындыкка килеп утырды. Бүген генә уртанчысы белән кечкенәсен күрдем, соңрак кына зәңгәр күлмәкләрен киеп олысы пәйда булды. Өч кызым да бик матур иде шул, – дип уфтанып алды ана.

Әтиләре Рөстәм абыйдан да балалары турында сораштым. Тик ул хәсрәтле көнне искә төшерергә теләмичә: “Кызларым берсе-берсе ун кызга торырлык акыллы, тәртипле иде”, – диюдән узмады. Сизелә, бик авыр аңа. Карашларын моң баскан, җилкәләре салынган.

“Бала – бәгырь ите” дип юкка гына әйтмиләрдер. Ана кеше баласы тирәнрәк суласа да, берәр аваз чыгарса да, юрганын ачса да уяна, аның өчен ут йота. Кырыкка җиткәндә тапкан балаларын бер мизгелдә югалткан Гөлсинә апага да авыр, ай-һай авырдыр!

Баласын җуйган хатынга, гадәттә, бәби табарга яки берәр ятимне үз янына сыендырырга киңәш итәләр. Гөлсинә апага да бу турыда сүз кузгаттым:

– Кызларым энекәш теләде. Соңрак минем олы яшьтә булуымны белгәч, “Балалар йортыннан алыйк”, – дип бәйләнделәр. Шул вакытта аласы калган икән дим. Хәзер әле ул турыда уйлый алмыйм. Шулай да, дөнья хәлен белеп булмый. Кем белә, шундый мөмкинлек чыкса, әти-әнигә тилмергән берәр баланы алыр идек, – ди олы йөрәкле ханым. – Бала вакытларын бик сагынам. И-и, тәмле дә чаклары инде. Төшемә дә күбрәк шул вакытлары керә. Берсе итәгенә икенчесе ябышып үскән чакларында барысын беркөнне югалтырмын дигән уй ялгыш кына да кермәгән иде юкса. Тик язмыштан узмыш юк, өч кызымны бер көндә җир куенына салдым, – дип, моңсу гына озатып калды мине Гөлсинә апа.

Соңгы сүз


Гөлсинә апа яныннан кайткач та байтак вакыт әлеге язманы яза алмыйча йөрдем. Кулым бармады. Уйландым. 8нче сыйныфны тәмамлаган җәйдә сыйныфташым Рушанны ток сугып үтерде. Бу хәбәрне ишеткәч, үземә бик авыр булганын беләм. Ышанмадым. Ничек инде кичә генә елмаеп-көлеп саубуллашкан Рушан вафат булырга тиеш? Мин генә түгел, мәктәп тә, авыл да озак вакыт аңга килә алмыйча йөрдек. Ә әнисе Фәния апаны күргәч, бөтенләй коелып төштем: бала хәсрәте аның җанын суырып, йөрәген йолкып алган иде. Шуннан бирле бала үлеме минем өчен иң куркыныч әйбергә тиңләшеп калды.

Әйтүе генә җиңел: Гөлсинә апаның бу кайгысы берәү дә, икәү дә түгел, өчләтелгән бит! Ничек түзә икән ул? Мөгаен, аңа Ходай үзе ярдәм итә торгандыр. Алга таба да сабырлыгы сынмасын да, түземлеге төкәнмәсен иде. Мондый ачы хәсрәтне берәүгә дә үз иңендә күтәрергә язмасын.

1

2

3

4

5

6

Казан – Әлки – Казан.
 


Чулпан ШАКИРОВА
Акчарлак
№ |
Акчарлак печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы