поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.01.2015 Җәмгыять

Мөхәммәт Мәһдиев кызы Гәүһәр Хәсәнова: “Гомер тиз уза, хаталарны төзәтергә вакыт юк...” (ФОТО)

Без язучы Мөхәммәт Мәһдиевның кызы Гәүһәргә чылтыратып хәл-әхвәләрен сөйләттек, яңалыкларын сораштык. Гәүһәр бүгенге көндә Татарстан Фәннәр академиясендә эшли, фәнни аналитика бүлеген җитәкли.

-- 2014 нче ел минем өчен котчыкмалы булды. Ирем Илдар авырып үлеп китте. Хәзер ике баланы үстереп, аякка бастырасым бар. Бер ел элек кызыбыз Зөһрәне 11 нче класстан соң, көйләп-үгетләп финанс-икътисад университетына, түләүле бүлеккә укырга керткән идек. Яратмады, авыр булды, бер ел буе елады да, елады. Ул елый, Илдар авырып ята... Коточкыч вакытлар... Шуннан җәйге сессия җиткәч: “Юк икән -- юк, яратмасаң, китәсең”, -- дидем. Шул ук җәйне документларын университетның чит телләр факультетына тапшырдык. Бюджет бүлегенә укырга керде, француз телен өйрәнә хәзер.  

Быел улым Әнвәр 11 нче классны тәмамлый. Илдарның аны техник белгечлек буенча укытасы килгән иде... Әмма кыз белән шушындый хәл килеп чыккач, Әнвәр белән “тәҗрибә” үткәрмәскә булдым, чөнки ул да баштан-аяк гуманитарий. Ул инглиз теле буенча китәр, мөгаен. Нәсел “каны” белән бәхәсләшеп булмый инде. Илдар да гуманитарий -- тарихчы (ул университетның тарих бүлеген тәмамлаган -- ред.) иде, кайнана-кайнаталарым да укытучылар. Дәү әти (язучы Гомәр Бәширов -- ред.) белән әти тәэсире дә булмый калмагандыр. 
 
Хәзер менә әни авырып тора әле. Аңа 80 яшь инде. Өйдән -- эшкә, эштән өйгә чабам. Ә әни Искәндәрне (Гәүһәрнең энесе -- ред.) күрә алмам дип борчыла. “Борчылма, күрерсең”, -- дип тынычландырам инде. 
 
-- Искәндәр Казанда түгел мени? 
 
-- Искәндәр Америкада. Былтыр җәй кайтып киткән иде ул. Тик без ныклап яхшылап аралаша да алмый калдык. Аның эшләре күп иде, безнең Илдар авырып ятты... Искәндәр гаилә белән Казанга күчәбез дип, кызын да алып кайткан иде, хәтта аны мәктәпкә дә урнаштырып өлгерде. Әмма аның хатыны Даниэльгә Американың бер университетында яхшы эш тәкъдим иттеләр. Мондый тәкъдимне алар күптән көткән иде инде. Бу эш -- бик зур мөмкинлек. Гомумән, бүгенге заманда кайда яхшы -- шунда яшәргә кирәк дип саныйм мин. Гомер шундый тиз уза икән ул.
 
-- Искәндәрнең хатыны кем булып эшли? 
 
-- Ул -- фәннәр докторы, төрки халыкларның тарихы буенча белгеч. Юлай Шамил оглының (тарихчы, Американың Висконсия университеты профессоры, революциядән соң Кытайга күчеп киткән татар мөһаҗирләре баласы) укучысы. Даниэль заманында татар тарихын өйрәнү өчен Казанга килгән иде, шул вакытларда Искәндәр белән таныштылар да инде. 
 
-- Искәрдәр белән интернет аша аралашасызмы? 
 
-- Юк, бары тик телефоннан гына. Илдар үлгәннән соң социаль челтәрләрдәге бөтен битләремне бетердем. Кеше бар иде, хәзер юк, ә аңа кемнәрдер һаман нидер язалар. Шулкадәр курыныч булып китә... Илдардан машина калган иде. Менә хәзер шуны йөртергә өйрәнә башладым. Сатасым килмәде. Машина миңа авылга кайтыр өчен кирәк. Каберләр күбәйде... Әти янына да кайтасы килә, Илдар янына да кайтырга кирәк. Без соңгы елларда, ул авырганчы бергә яшәмәсәк тә, бер “казанда кайнадык”. Заманында бераз акыллырак булмаганмын дип үкенәм дә инде хәзер. Гомер тиз уза, хаталарны төзәтергә вакыт юк... 
 
-- Гәүһәр, Мөхәммәт аганың басылмый калган әсәрләре, хезмәтләре бармы?
 
-- Мин берничә ел элек ИЯЛИда эшләп алдым. Шунда эшләгәндә Русия фәнни фондында грант оттым, Мәскәү миңа ике ел фәнни эшләр өчен акча түләп торды. Шул вакыт эчендә әтинең бөтен архивын барладым, басылган-басылмаганнарын тәртипкә салдым, жанрлар буенча бүлдем һәм фәнни мәкаләләрен туплап китап әзерләдем. “Ак нур белән” дип аталган ул китап 2014 елның декабрендә басылып чыкты. Бу китап нәрсәгә кирәк идеме? Заманында рәсми оешмаларда әтине галим буларак танымадылар. Аның фәнни мәкәләләре төрле газета-журналларда гына басылгалап барды. Хәзер инде бу иске газета-журналларны бер кеше дә укымый. Хәзерге буын филологлар, тарихчыларның күбесе әтинең фәнни мәкаләләрен белми дә. Аннан соң тагын бер проблема бар. Бүген кемдер фән “ясый”, моның өчен әтинең мәкаләләреннән фикер, чыганаклар алалар да, үзләренеке итеп бирәләр. “Моны фәләненче нче елда Мөхәммәт Мәһдиев күтәреп чыккан иде”, -- дип әйтүче юк. Ә әти 60-70 нче елларда бик күп исемнәрне тартып чыгарып, алар турында мәкаләләр язган кеше. Мин менә шушы мәкаләләрне хронологик тәртиптә туплап, китап чыгардым. 
 
Шуннан соң тагын бер китаплык әдәби публицистика әзерләдем. Монда тел, халык, җир, әдәбиятка багышланган мәкаләләр тупланды. Алар заманында бер мәртәбә басылганнар да, газета битләрендә генә калганнар. Әле ярый, “Татарстан яшьләре”, миннән тартып алып бастырып тора! Компьютерымда ике меңнән артык бит җыелды. Ә иң кызыгы шунда -- алар искермәгән, алардагы проблемалар һаман да шул ук! Әтием бик күп язган милләт, халык, әдәбият, тел культурасы турында. 90 нчы елларда, татар интеллигенциясе вәкилләре мәйданда ачлык тотып утырганда, әтине “митингка чыкмыйсың, мәйданда ятмыйсың” дип гаепләүчеләр дә булды. Ул шул вакытта: “Һәр кешенең үз миссиясе бар. Кемдер ашамыйча ята, кемдер үз эшен башка төрле ысуллар белән күрсәтә”, -- дип интервью биргән иде. “Милләт каршында намусым чиста” дигән ул интервью “Татарстан яшьләре”ндә чыкмады микән әле?.. 
 
Һәм тагын бер зур эшем -- әтинең “Ачы тәҗрибә” китабының икенче өлеше аерым бүлекләр булып “Татарстан яшьләре”ндә чыккан иде. Әмма ул үзе икенче китапны тулысынча эшләп өлгермәде. Мин менә шуны китап итеп җыйдым. Менә шушы ике китапны -- әдәби публицистика белән “Ачы тәҗрибә”не ике томлык китап итеп чыгарырга дигән план, өмет бар. 
 
-- Аның беркайда да басылмаган әсәрләре юкмы? 
 
-- Юк. Аны яратып укыдылар, редаторлар да әйберләрен алып кына тордылар. Һәр көнне кайда булса да, нәрсә булса да басылып чыга иде. Бу мәсьәләдә ул бәхетле язучы булды. 
 
 
Гәүһәр Хәсәнова ире Илдар белән
 
 
Гәүһәр Хәсәнованың кызы Зөһрә
 
 
Улы Әнвәр
 
 
Мөхәммәт Мәһдиев, 1982 елның июне
 
 
Мөхәммәт Мәһдиев хатыны Лилия (утырып торалар), балалары Искәндәр һәм Гәүһәр белән, 1994 елның августы.
 

Чулпан КАМАЛОВА
Татарстан яшьләре
№ 2 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»