поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.01.2015 Мәгариф

Россиядә һәр өченче бала әти-әнисе тарафыннан даими рәвештә кыйнала

Җәмгыятьтә яклауга иң мохтаҗ булган буын ул – балалар. Статистикадан күренгәнчә, Россиядә һәр өченче бала әти-әнисе тарафыннан даими рәвештә кыйнала.

«Кеше түгел, җанвар ул»

Дүртенчедә укыганда сыйныфыбызга Илназ исемле малай килде. Әнисе безнең авыл кешесенә кияүгә чыкты аның. Ачык йөзле, шат күңелле малайны яратып кабул иттек. Тик тора-бара Илназ үзгәрде. Башта әйбәт кенә укыса да, соңга таба иң начар укучылар рәтенә керде. Укытучылар да бик өнәмәде үзен, яшьтәшләре турында әйтәсе дә юк. Аның белән хәтта бер партада утырмый идек. Ни өчен дигәндә, Илназ – тәртипсез, дорфа һәм аннан зәһәр бер ис килә иде.

Сыйныф җитәкчебез Рузалия апа бик тәҗрибәле, акыллы укытучы булды. Илназ белән ул күп тапкырлар дәрестән соң калып та сөйләште, сыйныф белән дә җыелышлар үткәрде. Әти-әнисен мәктәпкә чакырып карый, килмиләр. Илназның тәртибе бер хәл, ул атналар буе укырга йөрмәде. Үги әти дигән адәм: «Мин Илназны өйдә генә укытам», – дип җавап кайтара. Аптырагач, Рузалия апа бар сыйныфны җыеп, Илназның өенә алып китте. Килеп керсәк, сыйныфташыбыз идән юып ята. Өстендә иске-москы кием. Безне күргәч әй кыенсынды инде... Әнисе чыкты да: «Ирем җибәрми аны укырга. Йорттагы бөтен эшне аңа куша. Идәнгә хәтле Илназ юа. Әгәр каршы килсәк, кыйный ул безне. Ике көн Илназ эт оясында кунды», – диде.

Тугызынчы сыйныфтан соң Илназ белән юлларыбыз аерылды. Берничә елдан очраклы рәвештә Казанда очраштык. Үзгәреп, матураеп киткән. Шул вакыт ачылып китеп сөйләгәннәре истә калган: «Үги әти янында бер көн дә яшәмәгән булыр идем, әнине кызгандым. Мин булмасам, ул әнигә көн күрсәтмәячәк иде. Анда күргәннәрем... Үги әтигә күченгәч, тормышымның асты-өскә килде. Кулына нәрсә туры килсә, миңа шуны ата иде. Үсә төшкәч, аңа каршы үзем дә кул күтәрә башладым. Шуннан соң мине кире туган ягыма – дәү әнием янына кайтарып җибәрделәр. Анда техникумга кердем, төзүче һөнәре алдым. Менә әни генә шунда тыңламады, минем белән китмичә, шул хайван белән калды. Теге куркыныч фаҗига дә булмас иде...»

Чынлап та, Илназ киткәннән соң йөрәк өшеткеч хәл булды анда. Ул гаилә тәрбиягә бер кыз алган иде. Ата дип аталучы теге адәм актыгы сигез яшьлек шул кызны көчләгән. Җинаятьче бүген төрмәдә утыра, ә Илназның әнисе кызын алып туган ягына кайтып китте.

«Җинаятьне дәлилләү катлаулы»


«Безгә көн саен республиканың Эчке эшләр министрлыгыннан балалар белән бәйле куркыныч хәбәрләр килеп тора, – ди ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина. – Кызганыч, малай-кызларны кыйнау, көчләү очраклары арта бара. Бу әле безгә килеп ирешкән мәгълүматлар буенча гына. Күп очракта бала әти-әнисеннән зарланып берәүгә дә сөйләми.

Гаиләдә даими рәвештә кыйналып торуны аның тәнендәге күгәргән эзләреннән генә белеп була. Ә эз һәрвакыт калмаска да мөмкин. Тагын бер нәрсә бар – әгәр бала ике, өч яшеннән даими рәвештә җәберләүгә, кыйналуга дучар ителә икән, тора-бара ул моны гадәти хәл дип кабул итә башлый. Андый балалар үз-үзләрен түбән бәяли, яшьтәшләре белән уртак тел тапмый.

Иң зур проблема – үги әти, үги әни белән үскән балалар. Күп очракта малай-кызлар үги ата тарафыннан җәберләүгә, җенси яктан мыскыллау-
га дучар була. Һәм иң аянычы – балалар бу фаҗига турында берәүгә дә сөйләми. Әле яңа гына ачыкланды – Казанда яшәүче биш яшьлек малай үги әтисе тарафыннан күп тапкырлар мыскыллауга дучар булган. Малай авырып киткәч, хастаханәгә салганнар. Менә шунда тикшеренү узганда табибларда шик туган да инде. Сораштыра торгач, үги әтисе, әнисе белән аралашканнан соң гына әлеге җинаять ачылды. Ә биш яшьлек баланың бу турыда кемгәдер әйтергә башына да килмәгән.

Тагын шунысын да әйтергә кирәк – балаларга карата мондый вәхшилекне күп очракта якыннары эшли: үги әтисе яки әти-әнисенең берәр олы ир туганы... Андый эшләр, гадәттә, озак тикшерелә, чөнки четерекле мәсьәлә. Психикасына зыян китермичә, булган куркыныч хәлләр турында балага сөйләтергә кирәк бит. Гомумән, әлеге җинаятьне дәлилләү авыр.

Балаларны иң күп көчләүләр Татарстанда 2011 елда теркәлде – 426 очрак. Ул елны Әлмәт төбәгендә шундый күп җинаятьләр ачылган иде. Бу очракта күңелне шунысы сөендерә – бер җинаятьче дә җәзасыз калмады. Законда андый вәхшиләрне 17-18 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган.

Гаиләдә балалар җәбер, мыскыллауга дучар ителмиме? Моны ачык-лау өчен ел саен мәктәптә төрле тестлар уздырабыз. Районнарга чыгабыз. 2014 елда республиканың барлык районнарында булып, халык белән очраштык. Иң күп сораулар бала хокуклары турында. Тәрбиягә бала алган, алырга теләүче әти-әниләр күп мөрәҗәгать итә. Авыру бала үстерүче гаиләләр дә еш киңәш сорый бездән. Бер генә мөрәҗәгатьне дә игътибарсыз калдырмыйбыз. Аноним сорауларга да җавап бирәбез, психологлар, юристлар ярдәмгә килә. Авыр хәлдә яшәүче бала үзе дә безгә мөрәҗәгать итә ала. Яшенә карамыйча һәркемне тыңларга, ярдәм итәргә әзер без».

ТРда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиллек адресы:

420061, Казан, Карл Маркс ур., 61.
Тел.: +7(843) 236-61-64
Сайт: rtdety.tatar.ru

Белеп торыгыз!


Федераль Законда каралганча, балалар белән эшләүче кешеләр (табибләр, укытучылар, тәрбиячеләр һ.б.), баланы кыйнау очракларын белсә, күрсә, кичекмәстән Эчке эшләр бүлегенә хәбәр итәргә тиеш. Әгәр алар бу хәлне йомып кала яки күрмәмешкә салыша икән, табиб, укытучы-тәрбиячеләр административ хөкемгә тартылырга мөмкин.

Гаиләдә җәберләнгән балада түбәндәге үзгәрешләр күзәтелә

Кече яшьтә:

- тәнендәге күгәргән эзләрне яшерергә тырыша;
- өенә кайтырга теләми, курка;
- ялгыз йөри, дуслары булмый;
- мәктәптә начар укый.

Яшүсмерләрдә:

- аракы, наркотик матдәләргә тартыла;
- агрессия күзәтелә;
- үз-үзенә кул салырга омтылышлары була;
- өеннән кача. 


Разилә ФАЗЫЛОВА
Гаилә һәм мәктәп
№ 1 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»