поиск новостей
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 22 Май
  • Фәрит Мөхәммәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Ренат Шәмсетдинов - актер
  • Нәзифә Кәримова - язучы, журналист
  • Разил Камалов - баянчы
  • Фәридә Ишморатова - журналист
  • Лилия Мингулова - җырчы
  • Гөлия Хәмәтгалиева - җырчы
  • Илдар Әхмәдиев - рәссам
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
22.01.2015 Хатлар

Ул чакта 8-9 яшьлек Рөстәм Русиядә иң бай кешеләрнең берсе булачак дисәләр, авып китәр идек

Матбугатта Рөстәм Тариконың "Русский стандарт" холдингы турындагы хәбәрләрне укыган саен кечкенә Рөстәм искә төшә. Аның әнисе Роза Нәҗиповна Минзәлә совхоз-техникумында безне "Селекция һәм генетика" фәненнән укыткан иде. 1971 елның язында без - Знче курс студентлары совхоз-техникум кырларында чәчү чәчтек.

Роза Нәҗиповна, группаның кураторы буларак, язгы кыр эшләре беткәнче безнең янда йөрде. Безгә карата бик хәерхаклы укытучы иде ул. Төнге чәчүдән соң басу кырыендагы чирәмгә чыгып ятсак, аналарча: "Балалар, торыгыз-тор, язгы җир суыгы бәрмәсен", — дия-дия, ягымлы гына дәшәр иде. Югыйсә, ярты группабыз армиядә булып кайткан олы егетләр иде инде.
 
Роза Нәҗиповна техникумга еш кына кечкенә Рөстәмне дә җитәкләп килгәләде. Ул 8-9 яшьлек малайны киләчәктә Русиянең булачак миллиардеры дисәләр, артка авып китәр идек, мөгаен. Кем уйлаган, СССРтаркалыр да, шушы малайлар буыны Русия байлыгына хуҗа булыр дип.
 
Рөстәм Тарико белән очраша-нитә калсак, мин аның техникумга килеп йөргән чагын исенә төшерер идем. Алай гына да түгел, Русия халкына миһербанлырак булуын да сорар идем, югыйсә, аның банкының эш ысулларына дәгъвалар байтак ишетелә. Кайчак кечкенә Минзәлә шәһәрендә үскән тыйнак кына малайның кинәт кенә олигархка әйләнүенә ышанасы да килми. Нишләптер аракы бизнесын да ярата ул. Әнә, дөрес булса, Буа спирт заводын да 2010 елда 632 млн сумга сатып алган. Аңарчы кибетләргә аның "Русский стандарт" аракысын да китереп тутырганнар иде.
 
Теге вакыттагы кечкенә Рөстәм хәзер олы кеше инде, тән сакчылары озатуында гына йөри, янына якын килә алмыйсың. Әйтер сүзеңне әнисе аркылы җиткерер идең, Роза Нәҗиповна да хәзер Минзәләдә түгел, ә даими рәвештә Италиядә яши икән. Әнисе канаты астында гына үсте шул ул Рөстәм, әнисен биктә ярата, хөрмәт итә диләр. Шуңа да тудырып үстергән анасының гомерен ничек булса да озайтырга теләп, яхшы климатлы илдә, оҗмахка тиң шартлар тудырып, Роза Нәҗиповнаны ял иттереп яшәтә. Безгә исә хәзер: "Мин ул малайны белә идем", — дип әйтергә генә калды.
 
Фотода: Россиянең иң бай кешеләренең берсе - Рөстәм Тарико
 

Җәүдәт ХАРИСОВ, Чаллы
Татарстан яшьләре
№ --- | 22.01.2015
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»