поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.01.2015 Җәмгыять

Бәгырегез тупасланганны сизсәгез, ятимнәрне башыннан сыйпагыз (Иске Җөридән ВИДЕО)

“Intertat.ru” газетасы хезмәткәрләре Теләче районының Иске Җөри авылында булып кайтты. Әлеге авылда узган елның ноябрь аеннан зур гаилә яши башлады.

Ишетеп белә торгансыздыр, “Яңа Гасыр” каналы 2014 елның октябрь аенда, Корбан гаете көнендә “Сөючеләр фида кыла” дип исемләнгән хәйрия акциясе оештырган иде. Шушы телевизион марафон барышында җыелган акчалар Иске Җөри ятимнәр йортын җиһазлауга тотылды. 

 

Яңа гаилә башлыгы “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгенең уку-укыту бүлеге мөдире Мәликә Гыйльметдинова 10 ятимне үзе янына сыендырды. Мәликә ханымның канаты астында тәрбияләнүче сабыйларның иң өлкәненә 18 булса, иң кечкенәсенә - 3 яшь. Балалар арасында бертуганнар да бар. Шул рәвешле, икешәр-өчәр итеп бертуганнарны аермый-какмый бер ояда тәрбияләү эшенә алынган “Ярдәм”леләр.

 
Зур гаиләдә безне каршы алган Мәликә ханым сүзне болай дип башлады:
 
- Алар миңа үз балаларым шикелле. Беренче көннән үк әни дип дәшә башладылар. Бер түбә астында берничә ай гына яшәвебезгә карамастан, әйтерсең лә гомер буе бер тату гаилә булганбыз. Ике йортыбыз бар. Берсендә тернәкләнү узабыз, кунакларны каршы алабыз. Ә икенчесендә яшибез, йоклыйбыз дигәндәй...
 
Журналистлар кулыннан бүләкләр алгач, балалар ачылып китте. Берсеннән-берсе уздырып үзләре белән якыннан ук таныштыра башладылар. Язмыш тарафыннан шактый кыйналган балалар арасында дөм ятимнәре дә, шулай ук ташланганнары да бар икән.
 
“Мин музыка, физкультура дәресләрен яратам, җырлыйм, биим. Бу гаиләдә миңа бик ошый. Без тәмле ашыйбыз. Үскәч аш-су остасы булырга хыялланам. Әниебез безне мәчеткә алып барды. Намаз укырга өйрәнәсем килә”, – ди 16 яшьлек Женя.
 
Балаларның кайберәүләре Җөри мәктәбендә укыса, араларында 30 чакырым ераклыкта урнашкан күрше авылдагы махсус коррекция мәктәбенә йөрүчеләр дә бар. Женяны да һәр көн күрше авылга укырга йөртәләр. Балалар бакчасына 3 сабый, авыл мәктәбенә, коррекция мәктәбенә 4 бала йөри.
 
 
Унбер яшьлек Никита мәктәптә бишле билгеләренә генә укый икән. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан ул Мәскәүдә Россия Президентының чыршы бәйрәмендә булып кайткан. Мәскәүнең истәлекле урыннары белән танышу малайның күңеленә аеруча уелып калган. Сүзгә батыр егет гаиләдә бертуганнары белән яши башлавына чиксез куана. “Үскәч мин дипломат булырга телим. Төрле илләрдә дуслык, татулык җепләрен ныгытып йөрисем килә”, - дип олыларча җавап бирде ул.
 
- Аллаһы Тәгалә балаларыбызны музыкаль сәләттән дә мәхрүм итмәгән. Менә шушы сәләтләрен дә үстерергә тырышабыз. “Ярдәм” мәчетендә оешкан “Бәрәкәт” ансамбле ярдәме белән баянда, башка уен коралларында уйнарга өйрәтергә исәплибез. Кем белә, киләчәктә бәлкем гаилә ансамбле дә килеп чыгар, - ди күпбалалы ана.
 
 
Мәликә ханым гаиләсенә килгәнче бу балалар шактый язмыш сынауларына дучар ителгән. Кайберсе булдыксыз ата-ана корбаны, кайберләре балалар йортыннан шушы тернәкләндерү үзәгенә алынганнар.  Физик яктан камил сәламәт үк булмаганга күрәме, аларга ятимнәр йортында артык игътибар күрсәтелмәгән. Уку ягыннан да нык кына тартылырга кирәк. Ә биредә боларның барысы өчен дә шартлар тудырылган. Ятимнәр йортында массаж өчен җайланмалар, башка сәламәтләндерү чаралары эшләп тора. Балаларны медицина белгечләре, төрле табиплар күзәтә, савыктыру юнәлешендә эшләр алып барыла. Балалар янына репетиторлар да килә. Әйтергә кирәк, алар татар балалар бакчасына йөриләр, татар мәктәбендә белем алалар. Махсус мәктәптә дә дәресләр татар телендә бирелә. Балалар татар мохитын бик тиз һәм җиңел кабул иткән.
 
Мәликә ханым Гыйльметдинова гомере буе инвалидлар белән эшләгән изге җанлы кешеләребезнең берсе. Ишле гаилә булдырганчы ул үзен һәр яктан әзерләгән. Махсус әдәбият, фәнни китаплар укырга туры килә аңа. Ятимнәр психологиясен дә шактый өйрәнгән ул. Казанның Сөләйман мәчетендә үк башланган хезмәт “Ярдәм”дә дәвам итә. Ишетмәүчеләр белән дә, сукырлар, ДЦПлы авырулар белән дә эшләгән ул. Һәрберсенең холкын, кызыксынуларын аерым өйрәнгән. Методик белешмәләр дә әзерли ул. Үзенчәлекле балаларның әниләре булып җитешкәнче Мәликә ханымга шактый зур тәҗрибә тупларга туры килгән.
 
 
- Ун елдан артык инде тәрбиягә ятим-инвалид балалар алырга ният кылган идем. Үзегез дә беләсез, ятим балаларны гаиләгә уллыкка, кызлыкка алучы бар. Ә менә ятим инвалид һәм бертуган берничә балаларны алучылар юк дәрәҗәсендә. Алар беркемгә дә кирәкми булып чыга. Яше җитеп, балалар йортларыннан чыгып киткәч аларның язмышларын бөтенләй белүче юк. Мәчеттә эшләгәндә ятимнәр, балалар йортларына еш йөри идек. Хәйрия акцияләре оештырганда аларның җитәкчеләреннән еш кына балаларның киләчәк язмышлары белән кызыксына идем. “Унсигез яшьтән соң без алар өчен җавап бирмибез”, - дигән коры җавап сүзе ишетә килдем. Менә шул мизгелләрдә туган ниятем булгандыр инде. Ә яңа балаларым 16-18 яшькә чаклы гына түгел, гомер буе безнең белән булачак. Аларның барысын да башлы-күзле итәсе, олы тормыш юлына чыгарасыбыз килә. Үсеп үз гаиләләрен булдыргач та, яшәгән йортларын беләчәкләр, онытмаячаклар, үз йортларына кайткан шикелле кайтырлар дип уйлыйм, иншалла, - ди Мәликә ханым.
 
 
Тәүлекнең 24 сәгатен тәрбияче ханым шушы балалар янында уздыра. «Максатыбыз - балалар үзләрен зур гаиләдә дип хис итсеннәр иде» - ди ул. Мәликә ханым сүзләренә караганда, балаларның адаптация чоры уңышлы узылган. Хәзер инде алар үзләрен бер гаилә сымак хис итә. Берәрсе мәктәптән соңарса, икенчеләре борчыла башлый, икән.
 
Мәликә ханым - үзе ике бала анасы. Алар инде үсеп, үз гаиләләрен булдырган. Хәтта оныклары да гаиләгә яңа килгән балаларны тәрбия кылырга ярдәм итә икән. Тәрбия татар милли гореф-гадәтләренә, ислам диненә нигезләнә. “Үз балаларымны ничек үстердем, боларын да шулай ук тәрбиялим”, - ди горур ана.
 
Киләчәктә Җөри үзәгендә йорт хайваннары булдыруны да ниятләп торалар. Гаилә булгач, авыл җирендә хуҗалыксыз һич тә ярамый бит. Терлек-туар арасында кайнашу, тере җан ияләрен кайгырту күңеле китек булган, язмыш сынавына дучар сабыйларга, һичшиксез, уңай йогынты ясаячак.
 
 
“Күңелегез катыланганны, бәгырегез тупасланганны сизсәгез, ятимнәрне башыннан сыйпагыз” дигән хәдисе бар Пәйгамбәребезнең. Гыйбрәтле сүз... Чыннан да, дөньялары түгәрәк булып та, кая барып бәрелергә белмәгән кешеләр аз түгел. Иске Җөригә барып килегез, диясе килә андыйларга. Ятимнәрнең җылы оя, тыныч почмак, кайгыртулы йорт тапканына куанырсыз. Мәликә ханым кебек фидаи һәм риясыз затлар да бар икән бит әле дөньяда, дип сокланырсыз. Ә инде ятимнәрнең башыннан сыйпасагыз, күңелегезгә мәрхәмәт иңәр, Кеше икәнегезне тоемлап калебегез сафланыр, күзләрегезне яшь тамчылары энҗеләр... Иске, әй юк ла, изге Җөригә рәхим итегез!


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 22.01.2015
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»