поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.01.2015 Мәгариф

Ата-аналардан акча җыймаска дигәнгә карап хәлләр үзгәрдеме?

«Белем, тәрбия бирү учреждениеләрендә ата-аналардан акча җыймаска!» Узган 2014 елның 7 октябреннән ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов барлык балалар бакчалары, мәктәпләргә шундый хат юллады. Моннан соң ата-аналар комитеты акча җыюдан туктадымы, ни дә булса үзгәрдеме?

Элиталы мәктәп

«Казанның 33нче мәктәбендә ай саен өч мең сум акча түләп укыйлар», – дигән хәбәр безнең колакларны «торгызды». Әлеге шомлы хәбәрнең ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килүен ачыклау өчен 33нче мәктәпкә юл тоттык.
 
Мәктәп директорына четерекле сорауны бирәбез: «Сездә уку түләүле диләр?» «Әйе, аерым сыйныфларда ай саен уртача өч мең сум акча түләү каралган, – ди Неля Шәяхмәтова. – Әти-әниләр ризалыгы белән 1нче сыйныфтан ук балаларны ике төргә бүләбез – берсе гадәти программа буенча укучылар, алар мәктәпкә бер тиен дә акча түләми. Икенчесе – «билингвизм» сыйныфлары, алар өстәмә дәресләр өчен өч меңгә кадәр акча түли. Соңгысы турында аңлатып китим: безнең мәктәп аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүгә юнәлтелгән. Аерым фән итеп француз, инглиз телен алдык. «Билингвистик» сыйныфлар да ике төргә бүленә. Берсендә француз теленә, икенчесендә инглиз теленә басым ясала, ягъни ул төп фән буларак укытыла. Мисал өчен, гади программа буенча укучы беренче сыйныфлар быел чит тел укымый, чөнки ул министрлык тарафыннан расланган укыту программасында юк. Аның өчен бюджеттан акча каралмаган. Ә «билингвистик» беренче сыйныфта укучы балаларга атнасына өч тапкыр француз теле керә. Аннан безгә атнасына бер тапкыр Казандагы Франция вәкиллегеннән француз укытучы килә. Тагын әлеге сыйныфларда ритмика, актерлык нигезләре дәресләре дә алып барыла. Аңлашыла ки, барлык өстәмә чаралар да түләүле. «Билингвистик» сыйныфларда укучы балалар мәктәпне тәмамлаганда ике төрле аттестат ала. Берсе – нәкъ яшьтәшләренеке кебек гомуми белем алу, икенчесе – французча тирәнтен өйрәнгәнлек турындагы документ. Мондый аттестат белән безнең укучылар рәхәтләнеп Франциягә барып, андагы югары уку йортларына керә алачак».
 
«Акча җыйган өчен шелтә алдык»
 
«Мин ата-аналар комитетында, – ди Алия Хәкимова. – Балалар бакчасына махсус Кыш бабай чакырырга теләдек, бәясе – биш мең сум. Башка ата-аналар да ризалашты, кеше саен 250 сум акча җыя башладык. Икенче көнне бакча мөдире үз янына чакырып алды: «Яңа ел бәйрәме үткәрү өчен бездән акча сорыйлар», – дип ата-аналар миңа ризасызлыгын белдерде. Бу хакта Мәгариф министрлыгына ишетелсә, беләсезме, миңа нәрсә була? Җыйган акчаларыгызны ата-аналарга кире таратыгыз. Әнә, Кыш бабай булып берәр әти яки берәр тәрбияче киенер. Гомер-гомергә шулай иттек, костюмнар бар». Кыш бабай булып тәрбияче киенде. Бәйрәм күңелле узды. Тик теге 250 сум өчен чыккан бәхәс күңелне һаман тырнап тора. Бакча мөдиренә ризасызлык белдергән ананың кайчан карасаң да авызында тәмәке булыр. Тәмәкегә акча жәлләми, ә баласы өчен 250 сумны кызганган».
 
Алия әйтүенчә, ата-аналар комитеты сентябрьдә үк һәр әти-әнидән берәр мең сум җыеп куйган. Шул сумманың өч меңенә канцтовар, дүрт меңгә уенчыклар алганнар, ике тәрбияче һәм бер кече тәрбиячегә Яңа елга бүләккә конвертта 1,5 меңәр сум тапшырганнар. Калган 8,5 меңнәрен 8 мартта һәм тәрбиячеләрнең туган көннәрендә өләшергә исәпләп торалар. «Бала өчен бу акчалар жәл түгел. Каршы төшәрдәй ата-аналарга Яңа елга конвертта бирелгән сумма хакында әйтеп тә тормадык», – ди әни кеше.
 
Гөлнара ГАБДРАХМАНОВА, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендәге күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе:
 
– 2014 елның сентябреннән декабрьгә кадәр ата-аналардан 536 гариза керде, шуларның 532се коррупцион характерда. Беренче проблема – әти-әниләр мәктәпкә ай саен килә торган спектакльләргә, фотографларга каршы. (Бәясе уртача 150 сум). Бу фикер белән үзем дә килешәм. Кемгәдер 150 сум акча күп булмаска мөмкин, ә кайбер ата-аналарның кесәләренә суга. Бигрәк тә күп балалы гаиләләргә авырга туры килә. Аннан, мәсьәләнең икенче ягы да бар – балалар бакчалары, мәктәпләргә килүче спектакльләрнең культура дәрәҗәсе түбән. 2014 елның 7 ноябреннән ТР Мәдәният министрлыгына хат юлладык. Моннан соң министрлык тарафыннан лицензия бирелмәгән театр труппаларына белем, тәрбия бирү учреждениеләренә керергә ярамый. Лицензиясе булган театрлар да, әти-әниләр чакыруы буенча гына балалар бакчалары, мәктәпләргә килергә хокуклы. 
 
Икенче проблема – ата-аналар комитетына дип акча җыюлар. Бу чып-чын закон бозу очрагы. Мәктәпләрдә дәреслекләр җитәрлек, барысы да бушка. Ремонтлар дәүләт биргән акчага ясала. Бердәнбер нәрсә – канцелярия кирәк-яракларын ата-аналар ала. Тик моңа дип акча җыелырга тиеш түгел. Ата-аналар канцтоварларны исемлек буенча үзләре алып килеп бирә. 
 
Өченче мәсьәлә – БДИ, ГИАга әзерлек. Укытучы мәктәптә барлык консультацияләрне дә бушка уздырырга тиеш. Аерым очракларда, ата-ана кирәк дип тапса, укытучы дәрестән соң укучы белән аерым шөгыльләнә. Мондый дәресләр түләүле, чөнки укытучыга дәрестән соң эшләгәне өчен акча түләнми. Әлбәттә, мәктәптә әлеге хезмәтләр рәсми рәвештә теркәлә. Гомумән, түләүле дәресләр, түгәрәкләр оештырганда, мәктәпнең моңа рөхсәте – министрлык тарафыннан расланган лицензиясе булырга тиеш. 
 
Екатерина МАТВЕЕВА, «Мәктәптә акча җыюларга каршы» ата-аналар хәрәкәте активисты:
 
– «Мәктәптә акча җыялар», – дип хәбәр итүчеләр саны ел саен арта бара. 2014 елның сентябреннән башлап декабрь айларына кадәр ата-аналардан 650 мөрәҗәгать керде. Без рәсми оешма түгел, шулай да һәр очракны теркәп, ата-аналарга юридик яктан дөрес гариза язарга булышабыз. Һәр очракны прокуратурага тикшерергә җибәрәбез. 
 
Гадәттә, Яңа елдан соң яңа төрле мөрәҗәгатьләр килә башлый – БДИ, ГИАга әзерләгән өчен укытучылар ата-аналардан акча җыя. Узган ел күп ата-аналарга репетиторлык өчен түләгән акчаларын кире кайтарырга булыштык.
 
* * *
 
Сораулар булса, ата-аналар безгә «ВКонтакте» социаль челтәре һәм 89600487465 телефоны аша мөрәҗәгать итә ала. Без республикада яшәүче һәр ата-анага ярдәм итәргә әзер.
 
Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында акча җыюлар хакында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “кайнар линия”сенә хәбәр итәргә мөмкин. Тел: (843) 294-95-33 (10.00-17.00), смс өчен номер: 89372860589. 
 

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Гаилә һәм мәктәп
№ 1 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»