|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.01.2015 Медицина
Дәвалану бәясен беләсең килсә...Бездә медицина хезмәтләре бушлай дибез... Һәрхәлдә, хастаханәдә дәваланып чыгу, сырхауханәгә барып табибка күренү беренче карашка бушлай кебек тоела. Гадәттә авырып киткәч, без үзебез теркәлгән шәһәр һәм район сырхауханәләренә юл тотабыз. Әлбәттә, анда иң элек полис һәм паспорт күрсәтүне таләп итәләр. Алардан башка сине беркем дә тыңлап тормаячак. Чөнки һәр кешегә иминиятләштерү полисы аша дәүләт акча бүлеп бирә, дәвалау оешмалары нигездә шулар хисабына яши. Соңгы вакытта хастаханәдә дәваланып чыкканнан соң кайбер пациентлар кулына дәвалау исәп-хисабы язылган кәгазь биреп чыгара башладылар. Газета укучыбыз Зәлия Сабирова хастаханәдән чыгар алдыннан, шундый кәгазь бирүләрен яза. Наркоз, укол ясау, дәвалау процессы, препаратлар бәясе – барысы да язылган була анда. Бермәлгә аптырап кала ул. Әмма аңа бу акчаны үз кесәсеннән түләргә туры килми. Боларның мәҗбүри иминиятләштерү фонды аша эшләнгәнен аңлаталар. Чынлыкта исә барлык хастаханәләрдә дә авыруларның кулларына мондый хисап кәгазе бирелми икән. Танышыбыз Лилия апа әле генә Казан шәһәренең бер хастаханәсендә дәваланып чыкты. Аңа андый кагәзь тапшырмаганнар.
Республиканың клиника инфекция хастаханәсенең кабул итү бүлегендә һәр авыруга мондый белешмәлек тапшыруларын хәбәр иттеләр. Казан шәһәренең 12нче номерлы хастаханәсендә исә мондый эшнең авыруның теләге буенча эшләнгәнен әйтәләр. “Әгәр дә авыру кеше дәваланганнан соң күрсәтелгән хезмәт турында мәгълүмат сорый икән, аны хастаханә бирергә тиеш. Әмма моңарчы һәрбер авыруга мәҗбүри бирелми иде. Бөтенесе бушлай дәваланып чыктым дип уйлый. Чынлыкта бернәрсә дә бушка түгел. Дәүләт барлык чыгымнарны саный. Бу мәҗбүри иминиятләштерү фонды аша алып барыла”, – диде генераль директорның дәвалау эшләре буенча урынбасары Вәсилә Һадиева.
– Дәүләт программасы нигезендә ел саен бер кешегә тотылырга тиешле акча күләме хөкүмәт тарафыннан билгеләнә, – ди ТР Мәҗбүри иминиятләштерү төбәк фонды директоры Алсу Мифтахова. Әлеге сумма 11 мең сумнан артып китә.
Моннан соң һәркем үзен дәвалаган өчен күпме акча тотылганын белеп торачак. 2015 елның 1 гыйнварыннан Россиянең 89 төбәгендә дә дәвалау оешмаларында тотылган чыгымнар күләме авыруларның кулларына тапшырылачак. Моңарчы ул пилот-проект буларак 46 төбәктә, шул исәптән Татарстандагы кайбер оешмаларда эшләгән. Белгечләр бу эшчәнлек дәүләтнең медицина ярдәме күрсәткәндә тотылган чыгымнарын объектив күзаллар өчен кирәк дип саный. Табиблар кайбер пациентларны үз хокукларыннан артыгы белән файдалануларын да яшерми. Мәсәлән, хастаханәләргә кат-кат мөрәҗәгать итеп, дәваланучылар күп икән. Операция алдыннан анализлар җыеп та, үзләре кичектереп торучылар бу эшләрнең дәвалау оешмасына кыйммәткә төшәчәген уйлап та карамый. Чөнки операция алдыннан кабат анализлар җыярга кирәк булачак.
...Кемнеңдер кулында ертылып беткән иминият полисларын күрү гаҗәпләндерә. Аны документка санамаучылар арабызда җитәрлек. Аннан баштарак полисларны күпме кирәк шуның кадәр өләштеләр, ахрысы, дигән уй да туа. Мәсәлән, танышым Фәрит абыйның элек өч полисы бар иде. Икесе ике төрле эштән тапшырылган, берсе эшсез йөргән чакта бирелгән була. Хәзер инде күпләр полисларын яңартты.
Кулыбыздагы полиска кагылышлы күп кенә мәгълүматны белеп тә бетермибез. Дөресен генә әйткәндә, үзебезнең хокукларыбызны да яклый алмыйбыз. Сырхауханәдә айлар буе табибка эләгә алмаучылар бар. Эндокринолог, онколог, невропатологка язылыр өчен айлар буе йөрергә туры килә. Авыру мөрәҗәгать иткәннән соң табиб-белгечтән консультация алу, лаборатор тикшерү үтүне көтү вакыты 10 көннән дә артмаска тиеш. Компьютер яки магнит-резонанслы томография тикшерүе уздырып, хастаханәгә яткыру утыз эш көне эчендә башкарылырга тиеш.
--- |
Иң күп укылган
|