поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.04.2009 Җәмгыять

ЕЛЛАР УЗГАН САЕН ГАМЬ АРТА

“Ахырзаман алдыннан кырык ел кырык көннән дә тизрәк узар” дип ишеткәли идек бәләкәй чакларда. Гомернең бик тиз узуын үзеңдә тойгач, гасабиланып, кайчак ышана язасың бу сүзләргә. Дөрес, сырхау кешеләргә, зиндандагыларга, кавышу көннәрен көткән гашыйкларга вакыт бик озак үтә кебек тоеладыр... Әле кайчан гына яңа ХХI гасырга аяк басабыз дип мәш килеп йөрдек, инде бу гасырның да сигез елы үтеп киткән... Сау кешегә унынчы елы да җитәр, егерменчесе дә...

Яңа елга кергәндә һәр кеше үткәнен, соңгы елларда кылынган гамәлләрен искә алып, киләчәктә ничек яшәү турында ниндидер хыял-планнар кормый калмыйдыр; үз дөньясындагы хәлләрне башкаларныкы белән чагыштырып, гыйбрәтләр аладыр, китапчалап әйтсәк, үзенең җәмгыятьтәге урыны хакында да уйланадыр. Табигыйдыр, мин дә уйланам, соңгы вакытларда ешрак уйланам. Гомерлеккә дип сайлап алган һөнәр-эшемнең нәтиҗәсе бүтәннәргә кирәкме? Кирәк булса, ни дәрәҗәдә кирәк һәм ул ничек бәяләнә? Шәхсән үзем рухи һәм матди канәгатьлек табаммы? Ахыр чиктә, бер шигырьдәгечә әйтсәк, “бәхетлеме кеше дөньяда?..” Мондый уйланулар иҗат кешеләре өчен аеруча хас булса кирәк.

 

Мин ярты гасыр чамасы татар әдәбиятының үзәгендә кайнаган кеше. Шуңа күрә Яңа ел алдыннан журнал өчен язылган бу кереш мәкаләмдә дә төп сүз Әдәбият турында, аның нигезен тәшкил иткән Туган тел турында, аның дәрәҗәсен билгеләгән Галиҗәнап Китап турында, аны илһамланып тудырган Иҗатчылар турында булыр.

 

Безнең буын Китапны (бу очракта иң әүвәл әдәби китапны истә тотып әйтүем) изгеләштереп, аны могҗизага санап яшәгән бәхетле буыннарның берсе. Без Китапка табындык, ул да үзен олылаганнарга мәрхәмәтле булды, аң-белем бирде, дөньяны танып белүдә маяк булды, тәрбияләде, кеше итте. Хәтерлим, студент елларында кулга берәр яхшы китап эләксә, кош тоткан кебек, сөенә идек. Моннан утыз-кырык ел элек, берәр зур язучының яңа әсәре журналда басылса яки китап булып чыкса, аны укыр өчен китапханәләрдә озын-озын чиратларга язылалар иде. Атаклы язучының теге яки бу яңа әсәрен укымасак, ничектер уңайсызлык тоеп, үзеңне зыялы саный алмый идек.

 

Гомумән, китап безнең халык тормышында аерым бер зур урын тоткан. Шуңа күрә дә, үткән гасыр мәгълүматларына караганда, татарлар китап бастырып чыгару буенча Россия империясендә иң алдынгы урыннарның берсендә булган. Күрәсең, хакимлеген җуйган халыкта китап күпмедер дәрәҗәдә дәүләти (әйтик, мәгърифәт өлкәсендә) функция дә үтәп килгән. Хәзер вәзгыять бик нык үзгәрде. Күпләр аңында китап байлык саналмый бүген. Хакимият тә аны инде артык көчле идеологик коралга исәпләми. Дәүләт карамагындагы китап сөючеләр җәмгыятьләре гөрләп эшләп торган заманнар узды. Күпләр китаптан йөз чөерде. Китапның статусы төште, ул асылда товарга әйләнде. Әдәбиятны чүп басты. Акчасы булган һәр теләгән кемсә “китап” чыгара башлады...

 

Япон яки немец кебек халыкларда китапка мөнәсәбәт ничектер, белеп бетермим, ә безнең шартларда чын әдәбиятның хәле менә шулайрак. Китапханәләрдә ачып та каралмаган басмаларны, нәшрият складларында сатылмыйча яткан өем-өем китапларны күргәч җан әрни... Сәбәпләрен төрлечә аңлаталар. Берәүләр моны телевизор, интернет нәтиҗәсе ди, берәүләр яшь буынны битарафлыкта, әхлаксызлыкта гаепли. Һәркайсында күпмедер хаклык бардыр, бәхәсләшмим... Шулай да бу хәлгә төшүебезнең иң төп сәбәбе – идеологик ориентирларның тиз вакыт эчендә капма-каршы якка үзгәрүе, минемчә. Кичә генә коммунизм төзергә әзерләнүчеләр капылт кына капитализмның күндәм тарафдарлары булды да куйды! Базар мөнәсәбәтләренә күчтек, дидек бит. Ә базарның Алласы, әлбәттә, әхлак түгел, акча. Моннан берничә ел элек биш яшьлек улым әйтеп куймасынмы: А хәрефе акчадан башлана... Менә шулай...

 

Бер шагыйрьнең мондый юллары бар: “Бөтен прогресслар да регресс була, әгәр Кеше эчтән таркалса...” Уйландыра. Фәннең иң бөек казанышлары, асылда, Кешенең үзен харап итүгә юнәлтелгән. Хәрбиләр, Җир шарын пеләш итәрлек көч бар, дип мактана. Ә китап, бу очракта әдәбият, гомумән сәнгать, моңарчы кешене Кеше итүгә хезмәт итте. Китап – цивилизация казанышының бер билгесе, халыкларның күп гасырлар, мең еллар буе җыелып киленгән бөек хәзинәсе. Китап – хәтер ул. Кешелек үз хәтерен җуймаска тиештер бит инде!..

 

 

Язучылык хезмәте турыдан-туры тел белән бәйле. Ул аның “эш коралы”, яшәү чыганагы, язмышы. Хәер, үзен туган халкы вәкиле дип санаган һәркем өчен тел – язмыш булырга тиеш. Төптән уйлап карасаң, тел – безнең иң төп байлыгыбыз. Анда безнең рухыбыз, тарихыбыз, иманыбыз, хәтеребез... Ул – үзенә һәммәсен туплаган бөек көч. Заманында җиңелгән халыкның бар байлыгын талап ала алганнар, илләрен җимереп тузгытканнар, яндырганнар, изге җирләрен мәсхәрәләгәннәр... Әмма тел дигән төп байлыкны тиз генә юк итә алмаганнар. Чөнки, Тел дигән төшенчә Үлемсезлек дигән сүз белән янәшә, үзенчә аның синонимы. Туган телебезнең тарихи язмышы гаять катлаулы, аянычлы. Кайчандыр дөнья тоткан халыкара дипломатик телләрнең берсе булган хәзинәбезне бетерер өчен әллә ничә гасырлар буе рәхимсез һөҗүм бара. Шулай да, күп санлы инквизация чорларын үтеп, һаман исән кала алган үзе. Наҗар Нәҗми әйткәнчә:

 

Ассалар да, киссәләр дә,

исән калдың, татар теле!

 

Хәзер дә әле, галимнәр белдергәнчә, төп дөнья телләренең ундүрте арасында исәпләнә ул. Әмма...

 

Моннан бер ел чамасы элек, 2007 елның декабрендә Россия халыкларының (рустан тыш) телләренә янә бер җимергеч удар ясалды, үзенә күрә бер яңа ел “бүләге” булды. Ул да булса – Дәүләт Думасы карары һәм Президент В. Путин имзасы белән мәгариф стандартларыннан милли-төбәк компонентын төшереп калдыру турында 309 нчы сан белән беркетелгән антиконституцион федераль закон. (Бу җәһәттән Президентның Казанда, 2002 елда ясаган чыгышындагы сүзләре хәтергә килә: “Абсолютно недопустимо, если кто-то говорит о том, что нужно сокращать изучение родного языка”.) Мәгънәсе – милли телләрне мәктәпләрдән сөрү. Максаты – балаларда гомумроссия үзаңы тәрбияләү. Икенче төрле әйткәндә, алардан урыс ясау. Мин моңарчы, гомумроссия үзаңын башка милләтләрнең үзаңыннан (үзаңны телдән башка күз алдына да китереп булмый) укмаша дип уйлый идем. Шунысы сәер: аларча, җирле элита мәктәпләрне үз сәяси максатларына ирешү өчен файдалана, мәктәпләрдә милли телдә укыту Россиянең бердәмлегенә яный икән! Таныш нәрсә: кириллицадан бүтән имляга күчү мәсьәләсендә дә мондый “дәлилләр” яңгыраган иде инде (чынында, менә шундый законнар Россияне таркатуга этәрергә мөмкин). Кеше хокукларын боза торган мондый канунның соңгы чорда булганы юк иде әле. Әйтик, совет чорында туган телдә укымау яки укытмау турындагы фикер башка да сыймый иде. Ә болай, статистикага баксаң, милли мәктәпләрне бетерү процессы бик хутлы бара икән. Моннан өч ел элек илдә 712 татар мәктәбе саналса, хәзер ул 490га калган... Әмма шунысы гаҗәп: безнең чиновниклар биргән хисап-отчетларда туган телдә укыту гөрләп бара. Татарча укытыла торган мәктәпләр республикада 59% тәшкил итә икән! Татарча укый торган балалар саны 1991 елда 12% булса, 2008 елны ул 53%ка менгән! Кәгазьдә әйбәт бит! Мәскәүне сискәндерерлек дәрәҗәдә әйбәт. Мәктәп классларындагы тәрәзәләр татарча авазлардан зеңләп тора диярсең!..

 

...Канашевич заманнары хәтергә килә. Телен оныттырсаң, тарихын җуйдырсаң, көй-моңнарыннан биздерсәң, үзаңын бетерсәң, чукындыру да күпкә җиңел булачак. Татар гаиләләрендә нәсел шәҗәрәләренең иң өстәге үсентеләренә игътибар итсәң, аларда чиркәү күңеленә хуш килә торган исемнәрне шактый күреп була. Үз илеңдә, тарихи туган җиреңдә үзеңне икенче сортлы итеп сизү кыен. Татар фамилиясе йөртеп тә, үз халкы мәнфәгатьләрен күптән оныткан кешеләр, бәлки, үзләрен алай хис итмидер, ә Туган Тел варисларының бу мәсьәләгә фикере бердәм һәм катгый. Бу җәһәттән моннан нәкъ бер ел элек Татарстан Язучылар берлеге идарәсе белдерүеннән кайбер өзекләр китерү урынлы булыр:

 

“Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы тарафыннан кабул ителеп Россия Президенты кул куйган әлеге закон Россиядәге милли мәктәпләрдә туган тел һәм әдәбиятны укытуны, туган халык тарихын һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнүне нигездә юкка чыгаруга корылган.

 

Федераль закон моңа кадәр Россиядәге милли мәктәпләрдә әлеге фәннәрне укыту һәм өйрәнүдә милли-төбәк компонентын юкка чыгара, икенче төрле әйткәндә, ул Россия Федерациясе халыкларының милли-мәдәни үсешен чикли.

 

Әлеге законны тормышка ашыру милли мәктәпләрнең ябылуына, гамәлдә мәгариф системасының кире «җитлеккән социализм» чорына кайтуына тиң. Бу исә халыкара закончалык актларын, милли республикалар законнарын, Россия Федерациясенең үз Конституциясен тупас бозу.

 

Нәтиҗәдә меңъеллык тарихы булган татар әдәбиятына алга таба үсүеннән тукталу куркынычы яный.”

 

Күрәсең, югары даирәдәгеләр Россиядә милли мәсьәләләр инде хәл ителде дип уйлыйдыр. Юкса, Президент юлламаларында, җитәкчеләрнең илкүләм чыгышларында, күңел хакы өчен генә булса да, милли мөнәсәбәтләр, милли мәдәният, әдәбият-сәнгать турында хет бер кәлимә сүз әйтерләр иде! Совет чорында “формасы белән милли, эчтәлеге белән интернациональ” дигән кагыйдә сыман тәгъбирләр сәясәтчеләрнең һәрдаим телендә иде. Элек СССР составында яшәп, соңрак мөстәкыйльлек алган халыкларда безнең алга карачкыдай килеп баскан әлеге законнарның, проблемаларның булуын күз алдына китерү мөмкинме? Юк, әлбәттә. Ә бит күптән түгел генә күпмилләтле державаның, арттарак булса да, гомумсафында идек. Соңгы вакытларда, рус кына түгел, россия милләте (америкалыларга иярептер инде) дип тә сөйли башладылар. Шулай икән, димәк, Координацион үзәк – милли мәсьәләләр буенча министрлыклар да кирәк түгел булып чыга. Әмма берәүгә дә шуны онытмаска иде: милли мәсьәләләр – алар мәңгелек. Гомумяшәеш, көндәлек тормыш шуны раслап килә.

 

Җире уртак, дибез, эше, таңы...

 

Ә шулай да

һәр кавемнең

аерым-аерым каберстаны.

 

Тукай сүзләре искә төшә:

 

Без сугышта юлбарыстан көчлебез,

Без тынычта аттан артык эшлибез.

Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? –

Хаккыбыз уртак Ватанда шактый ук!

 

Әйе, хакыбыз яки хаккыбыз зур. Нәселем тарихыннан бер генә мисал: минем ерак бабам, ягъни әтинең бабасы патша армиясендә егерме биш ел хезмәт иткән. Бабам гражданнар сугышында һәлак булган. Әти Ватан сугышында яраланып, гарипләнеп кайтты. Үземә дә солдат шулпасын чөмерергә туры килде. Улым Себер якларында хезмәт итте... Без әле яллы казаклар яки гаскәриләр династиясеннән түгел, нигездә, игенчеләр нәселеннән. Берничә буын шушы уртак Ватанны саклаган, яклаган, ил-күз алдында бурычлы булып калмаган. Мондый мисалларны миллионнар китерә алыр иде. Ватан сугышы чорындагы Советлар Союзы Геройлары арасында татарларның беренчеләрдән булуы да искә төшә. Соңрак, СССР дигән илнең нык үсешендә Татарстанда – минем ил-җиремдә чыккан “кара алтын” – нефтьнең хәлиткеч роль уйнаганы да хәтергә килә. Мине, шушы җирнең хакыйкый гражданы һәм халык язучысы буларак, телемне кысрыклый һәм кимсетә торган мондый мәкерле кануннар рәнҗетә һәм кимсетә. Россия “индеецлары” булып саналасы бер дә килми. Балаң дәүләт мәктәбендә фәннәрне туган телендә укый алмасын да, туган телемдә язган әсәрләремне укучылар бетерелсен дә, ничекләр итеп илһамланып иҗат итәргә кирәк? Каләмең үзеннән-үзе кулыңнан төшәр...

 

Үзеңне япа-ялгыз итеп сизсәң, ул шулай булыр иде дә. Әмма бу мәсьәләдә без ялгыз түгел. Гавам-халык дәррәү күтәрелеп чыкмаса да (милли аң түбәнрәк шул!), бик күпләрне кузгатты әлеге кыланмыш. Җавапсыз кабул ителгән канунга җавап таләп ителә башлады. Төрле милли республикаларда, өлкәләрдә яшәүче сәясәтчеләр, зыялылар кузгалды... Ноябрьдә Казанда узган зур киңәшмә шуны күрсәтте. Монда РФнең Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкчеләре, әлеге законны әзерләүчеләр дә катнашты. Россиядә яшәүче егермедән артык төбәкнең дәрәҗәле вәкилләре бу законсыз законга бердәм каршы чыкты. Шунысы факт: хәрәкәт башында Татарстан торды, аның җитәкчеләре үзләренең саллы дәлилләре белән Мәскәү вәкилләрен дә уйга салды. Горурлык хисе кичердек җитәкчеләребез өчен. Бәхәсләрнең ахыры ничек булып бетәр, әйтүе кыен. Үз араларында Жириновский кебекләр һәм башка шовинистлар өере шактый булган Думаның үз сүзен кире алуы икеле. Шулай да, яхшыга юрыйк.

 

Миңа калса, татарның бүгенге көндәге иң мөһим бурычы – туган телне саклап калу. Тел исән булса, сәнгать тә, көй-моң да, әхлак та сау калыр. Шуңа күрә, тел сагында торган кешеләр фидакарь саналырга, аларның кылган хезмәтләре тиешенчә бәяләнергә хаклы. Телебезне, милли рухыбызны читтән килеп сакламаслар. Әдәбият-сәнгать – спорт түгел. Спорт димәктән, уенчылар хөрмәттә хәзер. Сәясәт – уен булгач, югары даирәләргә, бәлки, уйлаучыларга караганда, уйнаучылар күбрәк ошыйдыр? Мин үзем дә спортка мөкиббән кеше, әмма шунысын беләм: спортчыга Ходай Тәгалә физик һәм ихтыяр көче бүләк итсә, иҗатчыга – илаһи көч насыйп әйләгән! Кайсы зуррак? Тарих – соңгысын тамгалый. Заманында гладиаторларны да халык шашып тамаша кылган. Чорлар узгач, алар онытылган. Ул чорларның истәлеге булып сәнгать әсәрләре калган. Әгәр Спартакны беләләр икән, аны да халык хәтере аша, миф-легендалар, сәнгать аша беләләр. Безгә, татарстанлыларга, күпчелек халык мохтаҗ яшәгән елларда, зур акчалар бәрабәренә сатып алынган (бу очракта чит-ят спортчылар белән төзелгән контрактларны әйтүем) җиңүләр белән артык шапырынырга яки беркатлы фанатларча эйфориягә бирелергә кирәкмидер. Легионерлар килер дә китәр, ә менә тел сагында торучы фидакарь затлар ахыргача үз халкы белән булып, ахыргача аның шатлык-кайгысын уртаклашыр. Шау-шулы Олимпиадалар да, Универсиадалар да булыр, Сөләйман пәйгамбәр әйтмешли, барысы да үтәр... Әгәр тарихи туган җиремдә, телем, моң-көем юкка чыкса, андагы зиннәтле корылмаларның, күктерәр биналарның минем өчен ни кызыгы булыр икән? Замандашым, халык язучысы Нурихан Фәттах та мондый сүзләр язып калдырган иде: “Әгәр тиздән минем телем бетә икән, бу дөньяда ник яшәргә дә, нигә яратырга, балалар тудырырга, чәчәкләр үстерергә? Нигә җырлар, китаплар язарга?.. Икенең берсе – йә тере килеш туфракка әйләнергә, йә көрәшергә! Мин көрәшергә булдым”.

 

Яшәешнең, халык тормышының кайсы ягы турында уйлансам да, уй-фикеремнең очы Туган телгә барып тоташа. Күрәсең, эшем-һөнәрем, профессиям белән дә бәйледер инде бу. Күп еллар элек бер танышым, Тукайның “Туган теле”н бераз үзгәртеп, болай дип укып биргән иде:

 

И Туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп кыен күрдем син Туган тел аркылы!

 

Аптырагач әйткәндер инде... Чыннан да, соңгы дәвердә татар теле тулы хокуклы булып яңгырасын өчен иҗтиһат итү юлында күпме асыл башларның маңгайлары ярылды! Чагыштырмача кыска гына вакытта берничә тапкыр алфавит-имля алыштырып кара әле! Юкка дип әйтерлек күпме көч-җегәр сарыф ителгән! Мәдәният-мәгърифәт тарихында парадоксаль-уникаль күренеш. Ә “әткәм-әнкәмнең теле” дигәнгә искәрмә өстәргә туры килә хәзер. Телебез, әйтик, синең белән минем өчен әткәм-әнкәм теле булса, хәзерге күпчелек яшьләрнең әнкә телләре бүтән бүген!.. Сабыйның теле башка телдә ачыла, чөнки аның әти-әнисе туган телен оныткан инде. Телебездә без аңлаган Ана теле (мәктәп көндәлекләрендә шулай яза идек) дигән гаҗәеп матур сүзтезмә югалып бара...

 

Гомумән, татар теле генә түгел, бүтән телләр дә алынма яки чит-ят сүзләр хисабына гаҗәеп үзгәрешләр кичерә хәзер. Бу үзгәрешләрне гел яхшы якка дип әйтмәс идем. Мисал өчен унбиш-егерме сүз язып үтим: Президент, бизнес, дефольт, толерантлык, спид, казино, инфляция, шоу, стресс, интернет, фонограмма, террор, мафия, наркоман, риэлтор, рейтинг, сепаратизм, банкомат, саммит, рэкэт, олигарх... Тагын йөзләрчә сүз тезәргә мөмкин. Боларны без радио-телевидение тапшыруларыннан яки газет-журналлардан булсын көнозын укып-ишетеп торабыз. Моннан утыз-кырык ел элек аларның кайберләрен ерак илләрдә яңгырап торган, безгә ят атама-терминнар итеп кенә белә идек, кайберләре безнең сөйләмдә гомумән юк иде. Төптән уйлап карасаң, дөрестән дә, алар бит безнең бүгенге чынбарлыкны чагылдыра. Аның каравы балачактан ук безнең өчен газиз сүзләр, әйтик, намус, әхлак, вөҗдан, тәүфикъ, инсаф, амәнәт, самими, шәфкать, мәрхәмәт... кебек сүзләрне көннән-көн сирәгрәк ишетәбез. Хәер, болар турында сөйләү үзе бер аерым тема.

 

Уйландыра: бүгенге көндә телебез кайларда саклана, нинди даирәләрдә яңгыравын дәвам итә соң? Әлбәттә, гаиләдә. Әлбәттә, мәктәптә (дөресрәге, булырга тиеш). Хезмәт-эш урыннарында (шәһәрдә – азрак, авылда – күбрәк. Халыкның иң зур күпчелеге шәһәрдә, авылда яшәүчеләр елдан-ел кими). Тагын кайларда? Радио-телевидение каналларында. Сәхнәдә – театрларда, тамаша-концерт залларында... Дин йортларында – мәчет-мәдрәсәләрдә. Базар-мазарларда... Әмма затлы, классик телнең нигез-куышы – әдәбият, матбугат. Халыкның гасырлар буе җыйналып, чарланып килгән асыл җәүһәрләре – аларда. Бәс, шулай икән, милли матбугатка – китапларга, газет-журналларга аерым бер игътибар, нәшриятлар, басмаханәләр җитештергән рухи кыйммәтләрне киң халык массаларына җиткерүдә аерым бер дәүләти караш булырга тиештер бит инде. Татар телендә чыккан матбугат бик аз тарала. Безгә һәр данә кадерле. Әгәр гаилә өстәлендә туган телдәге берәр газета-журнал ятса, аны яше-карты, берсе булмаса икенчесе укый, карый ала. Тиражлар үткән дистә еллар белән чагыштырганда көлке дәрәҗәдә аз хәзер (элегрәк йөзәр мең, яртышар миллион белән чыккан журналларның тиражы күп дигәндә ун мең данә). Димәк, күпме рухи һәм матди чыгымнар тотылган хезмәт нәтиҗәсенең файдалы эш коэффициенты түбән булып чыга. Ә сәяси яктан? Төрле дәрәҗәдәге эш башында утырган идарәчеләрнең мотлак күпчелеге татар телендәге матбугатны укымый. Бик үк югары даирәләргә сикермичә, әйтик, министрлык яки район җитәкчеләреннән Россиядә иң абруйлылардан саналган безнең “Казан утлары” журналын кемнәр генә яздыра һәм укый икән? Ә бит егерменче елларда, милләтнең совет чорындагы күтәрелеш елларында җитәкчеләр һәммәсе укыган, контрольлек иткән, юнәлеш биргән, кирәк чакта, тәнкыйтьләгән, киңәшкән. Матбугат алар эшенең табигый бер өлеше, кайчакта ориентир да булган. Эш – үткәнне сагынуда түгел, бүгенге өчен әрнүдә. Ә кызыксынган, укыган кеше өчен шактый ук югары кимәлдә безнең татар матбугаты! Тирән эчтәлекле, хакыйкатькә тугры, кыю фикерле мәкалә-чыгышлар җитәрлек аларда. Укы, чагыштыр, гыйбрәт ал. Тармак яки хосусый басмалар гына түгел, рәсми газета-журналлар да заманча, халыкчан рухта чыга бүген. Газеталардан берничәсен генә әйтеп узыйм. Зур тарихлы “Ватаным Татарстан”да, шулай ук аның яшь аркадашы “Мәдәни җомга”да еш кына милләт гамен кайгырткан гаҗәеп кыю материаллар дөнья күрә. “Шәһри Казан” да бер-ике ел эчендә укып туймаслык газетага әйләнде. Яше-картының яраткан газеты, демократик рухлы, чагыштырмача күп тиражлы “Татарстан яшьләре” күпкырлылыгы, халыкчанлыгы белән үз югарылыгында кала бирә. Балалар һәм үсмерләр газетасы “Сабантуй” да дөньяны танып-белергә өйрәтә торган бай материаллары белән күпләрне җәлеп итәрлек. Әлеге дә баягы бер генә бәла: тиражлары аз. Мәскәүне дә куркытырлык “күп татар мәктәпләре”н исәпләгәндә, бу газетаның тиражы бик зур булырга тиеш иде кебек, ә ул нибары 7 мең чамасы (60 нчы еллар ахырында газетаның элгәре – “Яшь ленинчы” 100 меңнән артык данә белән чыга иде). Бүген шулай. Югарыда әйтелгән милли телләрне кысрыклауга юнәлтелгән әлеге мәкерле закон үз көченә керсә (ул 2009 елның сентябреннән гамәлгә ашырыласы) нәрсә була!..

 

Җыйнап әйткәндә, матбугатыбызны таратуда, халыкка җиткерүдә бик күп кадерле вакытны, форсатларны кулдан ычкындырдык... Русларда да тиражлар бик зур түгел бит, дияр кемдер. Пәри башка, җен башка, ди халык. Державалы, күпсанлы халыкның матбугаты югалмас ул... Ә безнең өчен матбугат – дәүләти институт та, милли университет та, таяну ноктасы да. Инде ун елдан артык республикада татар телен дәүләт теле сыйфатында тормышка ашыру Программасы эшләп килә. Татар матбугатын халыкка күпләп җиткерү – бу Программаның үзәк өлеше булырга тиеш иде. Кайберәүләр, игътибарны матбугаттан читкәрәк юнәлтеп, күпләрне интернетка юлламакчы. Интернет белән туган телне үзләштерү яки үстерү, М. Мәһдиев әйтмешли, едва ли! Үткән гасыр урталарында, көндәлек тормышта телевидение пәйда булгач, экраннардан фильмнар, спектакльләр күрсәтелгәч, кайбер акыллыбашлар, театрлар бетәчәк дип сөрән салды... Тормышка ашмады андый фаразлар. Экран экран булып, спектакль тере тамаша булып үз урынында калды. Кешенең китап белән аралашуы, берлеге дә мәңгелек, дип уйлыйм мин. Нәтиҗә – үземчә аксиома шул: телне саклыйм дисәң, төп шартларның берсе – милли китапны, матбугатны саклау.

 

Яңа елда, табигый, яхшыга өметләнеп, үткәннән дә күңелгә хуш килердәй вакыйга-фактларны искә төшереп канатланасы килә. Бу уңайдан конкрет вакыйгалар санаганга кадәр, шунысын ачык итеп әйтү кирәктер: соңгы елларда зур югалтулар кичерсәк тә, шөкер, бүгенге көндә күп гасырлык татар әдәбиятын заманча үстерерлек кимәлдә иҗат итүче берничә дистә зур язучыбыз бар. (Ә калган йөзләгәннәре? дияр кемдер. Борчыласы юк: биек таулар ялгызак калкып тормый, Урал тавы тезмәләре кебек, алар бер-берләренә елышып, үзләре дә бар булып, зурракларына терәк-таяныч булып тора). Бу – зур көч!

 

Шулай ук, җитмеш елдан артык язучыларны үзара аралаштырып, берләштереп яшәтә торган оешмабыз – Язучылар берлегебез бар. Ул уңышлы гына эшләп килә (кемнәрдер, бәлки, аның эшчәнлегеннән канәгать үк тә түгелдер... Әгәр аны җуйсак, сагынырга калмасын! Соңгы дәвердә Берлексез яшәп караган юк бит әле!). Белүемчә, безнең Берлек кебек эшләгән оешма элеккеге СССР киңлекләрендә сирәк.

 

Әдәбиятыбызның нигез журналы “Казан утлары”на яңа әсәрләрнең мул килеп торуы да шатлыклы хәл. Бөтен кулъязмалар да югары таләпләргә җавап биреп бетермәсә дә, аларның күпчелеге ил-халык гаме белән сугарылган. Иң мөһиме – соңгы елларда яшь көчләр ишәйде. Бигрәк тә Шигърияттә. Моны 90 нчы еллардагы милли күтәрелешнең шифалы кайтавазы дип уйларга кирәк.

 

Моннан ике ел элек, журналыбызның мең саны нәшер ителү уңаеннан “Сүнмәс утлар балкышы” дигән, энциклопедик характердагы зур күләмле китап чыгарган идек. Ул елдан-ел халыкка күбрәк ирешеп, укучылар күңелен яулый бара. Сез кулыгызга алган “Казан утлары” журналының тәртип саны инде 1035кә җитте. Яңа меңнәр насыйп булсын!

 

Үткән ел язучыларыбыз белән укучылар арасында аралашулар күп булды, бәйләнешләр шактый ныгыды, дип уйлыйм. Үткәндәге классик һәм бүгенге күренекле әдипләребезнең үзебездә һәм бүтән төбәкләрдә дистәләгән онытылмаслык кичәләре, йөзләгән очрашулары узды. Димәк, очрашыр халкың бар, укучыларың бар. Бер генә мисал: үткән елның сентябрь аенда Ульян каласының үзәгендә бөек шагыйрь Кол Галигә һәйкәл куелды. Зур мәгънәгә ия тарихи вакыйга. Бу уңайдан Бөтендөнья татар конгрессының халкыбызның үзаңын уятуда, әдәбиятыбызны пропагандалаудагы эшчәнлеген аерым билгеләп үтәргә кирәк. Конгресс оештырган чараларда безнең язучылар да еш катнаша. Алар ерак сәфәрләрдә булып, илләр гизә, дөнья буйлап чәчелгән милләттәшләребезнең рухи мирасын барлый, үзләренең иҗат офыкларын киңәйтә. Халыкара “Алтын Мөнбәр” кинофестивалендә тәкъдим ителгән тулы метражлы чын татарча “Өч аяклы ат” фильмы үткән елның якты бер бизәге булды. Безнең авторның (А. Хәлим), иң әүвәл журналыбызда басылган әсәре буенча (режиссер Н. Җамали) эшләнгән фильм ул. Димәк, әсәрләребез сәнгатьнең бүтән өлкәләрен үстерүгә дә өлеш кертә. Үткән ел Татарстан китап һәм “Мәгариф” нәшриятларында бүгенге язучыларыбызның йөзгә якын китабы дөнья күрде...

 

Мәгълүм хакыйкать: халык кояш астында тулы тормыш белән яшәргә теләсә, аңа өч нәрсә кирәк – хезмәт сөяргә, тарихын һәм талантларының кадерен белергә. Беренче шартны безнең халык яхшы ук үти шикелле. Әмма соңгы икесе турында кистереп уңай җавап бирү кыен. Бигрәк тә хәзер, бик күпләрнең күзләре акча күләгәсендә томаланган чакта. Элегрәк, әдәбият-сәнгать турында сүз барганда Ленинның мондый сүзләрен еш әйтәләр иде: “Талант – сирәк нәрсә!” Чыннан да, иҗатчы, әйтик, шагыйрь бөек шигырь язса, композитор берәр үлемсез көй чыгарса, рәссам мәңгелеккә калырлык картина-сурәт ясаса, алар бит бернинди акчага да биргесез илаһи ачышлар, табышлар була бит инде! Әгәр бүгенге җәмгыятьтә алар бәһаләнми икән, монда иҗатчының гаебе юк. Әйтик, бер шагыйрь татар яки чуаш телендә гаҗәеп шигырь яки поэма иҗат итте ди, ә халык, бу очракта укучы, аны бар дип тә белми икән, уйланырга гына кала. Талантлы шәхес үзенә тигәнен эшләде – бөек әсәр тудырды... (Язмамны тәмамлар алдыннан очраклы рәвештә “Звезда Повольжя” дигән газетадагы баш мәкаләгә күзем төште. Мәкалә ахырында болай диелгән: “В общем, дорогие татарские писатели, выхода не остается – будете писать на уровне Шекспира, Достоевского, язык сохранится, а не сумеете выдержать планку, похороните язык своим серым творчеством.” Килешәм: бөек язучылар иҗатына тиң әсәрләр язарга кирәк. Безгә Тукай дәрәҗәсендә язганда да бик ярап торыр иде. Әйткәнемчә, кемдер үз ана телендә бүгенге заманның бөек әсәрен иҗат итте ди. Ә аны кем бәяләр соң? Мәкалә авторы Рәшит Әхмәтовме? Мәсьәлә, кемнәрдер уйлаганча, бер каптырмалы гына түгел шул. Теге яки бу телдәге әсәрне беренче чиратта, әнә шул әсәр туган телнең варислары бәяләргә тиеш. Ул иң чын, гадел бәя булыр. Бигрәк тә шигъри әсәрләрне бәяләгәндә.) Җәмгыять, бәлки, иртәме-соңмы аны бәяләр дә, ә бит әле дөньяның бүгенгесе бар! Дөресен әйтим, хәзерге заман иҗат кешесенә яшәү һәм иҗат итү шактый авыр. Әдәбият-сәнгать дөньясындагы төрле буын кешеләре белән аралашудан чыгып әйтәм мин бу сүзләрне. 2008 елның май аенда үткән язучылар корылтаенда җитәкчеләрнең һәм делегатларның чыгышларыннан соң, каләмдәшләр аннан рухланып, күңел күтәренкелеге тоеп чыкты дип әйтә алмыйм. Һәр иҗат оешмасының, һәр аерым иҗатчының дөнья кадәр мәсьәләләре бар. Язучылар һәм матбугат әһелләре өчен бу соңгы елларның һәммәсендә дә берәр күчеш, үзгәреш, чигенеш булмый калмады бугай... Бик күп газет-журналлар дәүләт карамагыннан акционерлар җәмгыяте химаясенә күчәргә мәҗбүр булды. Төп нәшриятләр шәһәр үзәгеннән читкә – Архангель зираты кырыена күчерелде. Үткән елда да булды хәлләр! 2008 ел Тукай рухы рәнҗетелү елы да дияр идем. Бөек шагыйрь яшәгән “Болгар” кунакханәсен җимереп, җир белән тигезләделәр. Бу вандаллыкка прелюдия шикелле, язын Тукай исемен йөрткән премияләр дә, Дәүләт бүләгенең дәрәҗәсен төшереп, нигездә, үзешчәннәргә бирелде. Тукай рухы рәнҗегәндер үткән ел, рәнҗегәндер...

 

Бүген кая барма, кемне генә очратма, глобаль кризис турында сөйлиләр. Язгы болыт кебек тиз генә узып китәргә охшамаган, озакка сузылыр, диләр. Шулайдыр, аңлаганнар белеп әйтәдер. Аның каты канаты, әлбәттә, һәркемне сыйпап узар. Шулай да, әлләни югалтырлыклары булмаган иҗат кешеләрен бигүк куркытмый да ул кризис. Алар инде күнеккән: үзләре төрле яктан байтак еллар буе кризис кичерәләр... Ничек кенә авыр чор булмасын, бер үтәр ул кризис дигәннәре. Акча таулары өстендә ләззәтләнеп «кызынып» ятучы дөнья магнатлары үзләре башлаган “уен”нарыннан бер туяр... Ә менә күңелләргә кара юшкын булып утырган рухи кризис ... монысы аның чыннан да хәтәр инде!

 

Менә шулай, мажор белән башлыйсың да, уйлана-уйлана еш кына үзеннән-үзе минор халәткә күчәсең, күчәргә мәҗбүр буласың. Кемгә ничектер, кайчак йокысыз кара төннәрдә башка шомлы уйлар килә. Һич кенә дә куып җибәреп булмый аларны. Хәтта куркыныч та булып китә. Сәгатьләр үтә, таң беленә, офыклар алсулана. Шыксыз уйлар, ниһаять, кача. Күзгә яктылык нурлары иңә. Торасың. Хәрәкәт-яшәү башлана. Дөнья ямьләнә. Үзеңнән дә шуңа яңа ямь өстисе килә... Моннан нәкъ кырык ел элек мондый бер шигырь язган идем. Шул искә төште.

 

НИНДИ БЕТМӘС ЫШАНЫЧ БУ?

Янган-көенгән чакта,

башың иелгән чакта,

кайгың өелгән чакта, –

беттем! – дисең... Күзең ачсаң,

Вөҗданың белән беррәттән,

Ышаныч тора сакта, –

кешелегеңне саклап.

 

Нинди үлмәс Ышаныч бу!

Үтерергә теләп аны

эзли Мәкер, Өметсезлек, –

бетереп бар дөньяны.

 

Ә ул исән һәм сине әйдәр:

«Утыр, – дияр, – канатыма!

Югалма, туган, яшәрбез,

тормышны ярат кына!»

 

Нинди бетмәс Ышаныч бу!

Инде юктыр ул, дисәм,

упкыныма тау була ул

һәм яр сала: «Без исән»!

Тураям шундук, зурая

мәгънәм һәм максатым.

Илһамланам, бар җиһанга

таралыр күк яхшы атым!

 

Киләчәктә дә шушы рухтагы шигырьләр язарга насыйп булсын дим. Иҗат кешесенең канаты – илһам. Дөньядан зарланып йөрү – илһам китермәс. Илһам өчен иң әүвәл бөек көч – ышаныч кирәк. Безгә ул һәрчак юлдаш булса иде. Хәерле Яңа еллар һәммәгезгә!

 


Равил ФӘЙЗУЛЛИН
Казан утлары
№ 1 | гыйнвар 2009
Казан утлары печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»