• 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 24.07 Ришат Тухватуллин. Жэйге очрашулар. Майдан Сабантуй. 19.00
  • 06.08-15.08 Салават. 31 сезон. Камал театры
  • 18.09 Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә. УНИКС. 17.00
  • 16.10 20ел TATAR RADIOSI. Татнефть Арена. 18.00
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июль
  • Айрат Ильясов - шоумен
  • Чулпан Закирова - биюче
  • Гали Ильясов - җырчы
  • Исэнмесез, кем Балтачта фатир сдавать итэ икэн? +7 939 371-04-19
  • Станок (циркулярка+фуганок)сатыла, кулланышта булган. Актаныш. 89063275274.
  • Корбанга хэм асрарга куп торле нэселдэн сарыклар, тэкэлэр, саулыклар, бэтилэр сатыла. Балтач районы. 89874245531 (ватсап бар)
  • Татарча сөйләшүче хатын-кыз тегүче кирәк. Казан.Тел: 9050216055
  • Чия сатыла,120 сум, 89033131910.
  • Хәләл үрдәк түшкәсе, 3кг900г, кг 350 сумнан. Казан, 8 927 40 592 02
  • "С" һәм "Д" категорияле машина йөртүчеләр кирәк. Эш шартлары, түләү яхшы. Шалтыратыгыз! 8-953-484-04-46
  • Үзебезнең умарталыктан яхшы сыйфатлы яңа бал сатыла. Казан буенча китереп бирү дә каралган. 3л - 1600сум. Теләүчеләр булса, 89625497103 телефонына шалтыратыгыз.
  • КАЗАНДА ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ ХЕЗМЭТЕ. 89196271171
  • Балык Бистәсе районының Балыклы Чүкәй авылында йорт сатыла.Кыйммәт түгел. 89393718109
 
 

 
Архив
 

               

20.01.2015 Мәдәният

Камал театрында “гаугалы” премьера көтелә

6 февральдә 19.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Нәкый Исәнбәт пьесасы һәм Сирия драматургы Саадалла Ваннус әсәре буенча “Хуҗа Насретдин” спектакленең премьерасы. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев. «Спектакль төрле каршылыклы фикерләр уятырга, гауга чыгарырга мөмкин» - дип фаразлый театр тәнкыйтьчеләре.

Нәкый Исәнбәт әсәрләре Фәрит Бикчәнтәевнең иҗат биографиясендә аерым урын алып тора дияргә була. Режиссер Исәнбәт әсәрләренә беренче тапкыр мөрәҗәгать итми: “Җирән чичән белән Карачәчсылу”, “Гөлҗамал” спектакльләре Бикчәнтәев иҗатында яңа үсеш баскычы булып тора. Мөгаен, бу Исәнбәт әсәрләренең катлаулы төзелешенә, яшерен мәгънәләренә бәйледер. «Хуҗа Насретдин» да шундый әсәрләрнең берсе.

Пьеса сугыш алдыннан, Сталин репрессияләре заманында языла. «Бу әсәрдә, Исәнбәтнең күп кенә башка әсәрләрендәге кебек, яшерен мотивлар, автор табышмаклары ята. Алар еш кына әсәрнең төп эчтәлегеннән мөһимрәк була, бу очракта да, мөгаен, шулайдыр» - ди театр тәнкыйтьчесе, Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов.

Беренче карашка, пьесаның эчтәлеге һәм акыл иясе, шамакай Хуҗа образы соцреализм шәкелендә хәл ителгән. Шулай да монда төп мәгънә – авторитар режимны кабул итмәүдә, гражданлык ирегенең тыелуында.

«Режиссер Фәрит Бикчәнтәев театрлар тарафыннан күптән онытылган “Җирән чичән” әсәренә нечкә чишелеш тапты – ул аны сәнгатькә һәм мәхәббәткә җырланган нәзакәтле гимн итеп тәкъдим итте: биографик пьеса “Гөлҗамал”ның яшеренгән төп мәгънәсен - театр сәнгатенең миссиясе милләтне берләштерү фикерен ачты. “Хуҗа Насретдин” спектакле дә өстә яткан эчтәлеккә нигезләнгән җиңел комедия гына булмас дип уйлыйм. Бу премьера ниндидер мәгънәдә гаугалы да булырга мөмкин.” – дип тәмамлады Игъламов.

Хуҗаның социаль сатирасы бу юлы кемгә төбәлер? Алдан күрә белүче акыл иясе Нәкый Исәнбәт тагын нинди яңа фаразлар ачар? Ни өчен “җүләр” Хуҗа хакындагы спектакль гауга чыгарырга мөмкин? Һәм Камал театрының кайсы артисты бөтенләй яңа амплуада ачылыр? Болар барысы да 6 февральдә билгеле булачак.

«Хуҗа Насретдин” премьерасы – 2015 елның 6, 7, 8 һәм 27 февралендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының зур сәхнәсендә.  


Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№23 (898459) / 21.01.2015 17:27:13

9 млн бюджетлы куелыш оркестрсыз да булмас инде ул. 4 көн буе декорацияләрен генә җыйганнар! Әнә шундый мәшәкатьләр бу постановканың гомерен 3 көнлек кенә итеп калдырмаса ярый инде...

№22 (898457) / 21.01.2015 16:20:14

Тажур булсан, син дэ бушка йорер иден дэ, менэ акча тулэп бар алайса!

№21 (898403) / 21.01.2015 11:06:22

*, укысаң аның Хәсрәтдин дигәнен дә укып була...

№20 (898402) / 21.01.2015 11:04:10

Бу алдагы ике елда Нуҗа күрәселәр бар әле,Аллага тапшырдык.

*,

№19 (898398) / 21.01.2015 10:46:38

Рәсем-язуга игътибар иттегезме? Хуҗа Насретдин дигәнгә. Кызыл төслел хәрефләрне укысаң Нужа клеп чыга)))

№18 (898382) / 20.01.2015 23:40:45

Җиңелә белү ул - үзе батырлык. Бу сезгә хас нәрсә түгел...Акыллы дип үзегезне тынычландыру мишәйт итмәс анысы. төнлә йоклый алмавыгыз бар...

№17 (898381) / 20.01.2015 23:36:46

Баручы, менә син бушка баргансың булып чыга. Мең сум аерма, шулай бит!!!бу мине кытыкларга тиеш, сине түгел!
Бушка кем дә йөри ул!

№16 (898379) / 20.01.2015 23:35:10

Юк, мин чын дөресен сорыйм сездән?
Мин сиңа хәзер барам, я юк дип утырырга тиешме? Минем баруым яки бармавым сиңа нәрсәгә соң? Сине кайсы яктан кытыклый?

Мин чын фикер ишетәсем килә.

№15 (898378) / 20.01.2015 23:32:14

Иркә, искиткеч әйбәт булды. ну син бит барыбер бармыйсың. нәрсә буш сүз куертып утырасын инде

№14 (898376) / 20.01.2015 23:31:23

ой, нәрсә инде мин төн уртасында... Иркә белән иркә булырга ярамый... Иркә җиңдем дияр, акыллы юл куйдым дияр..

№13 (898375) / 20.01.2015 23:29:02

Шуннан ни???? Мин яхшымы юкмы икәнен белмим бит.Начар булса, 1000 жәл. Минем пенсиямнең уннан бере.500 булса, бәясенә карамый идем, яхшы булса да, начар булса да...

№12 (898373) / 20.01.2015 23:25:04

Иркә
№3 (897132) / 12.01.2015 15:06:50

Чакыру билиты калмаганмы анда?

Булмаса, икенче вә башка көнне дә ярый)))Сатып алырга, билгеле. Буш әйберне беркайчан күрмәдем. Кирәге дә юк))))

Иркә
12.01.2015 14:49:05
Карагыз әле, премьерага билит бармы? Рекламасын тоттырдылар. Барымын дип торам.

№11 (898364) / 20.01.2015 23:06:13

Яхшы әйбер арзан була алмый. Әмма һәр кыйбат нәрсә дә яхшы дигән сүз түгел...

Яхшы булса барам, жалкы түгел, начар икән...

Минем ипи - фармацевтика.Бәхәс - ял, расслабон..

№10 (898349) / 20.01.2015 20:57:33

Бар.Кулмэклэрен булса да тикшерерсен.

№9 (898348) / 20.01.2015 20:40:30

Яхшы әйбер, арзан була алмый.
Синең сүзләр бу!

№8 (898347) / 20.01.2015 20:38:34

Иркә, пенсионер эбигэ беруш нигэ инде колаклар болай да ишетеп житкермидер инде.

№7 (898345) / 20.01.2015 20:36:09

тулэргэ кирэк микэн, бэхэс - синен икмэген

№6 (898343) / 20.01.2015 20:26:35

Бәхәс өчен ике мең түләсәләр,)))) на всякий случай беруш тыгып барасы була.200 сумына беруш аласың)))

№5 (898341) / 20.01.2015 20:22:39

Миңа 2 мең түләсәләр)))) барыр идем))))Беомәсәм дә.
Акчам да жәл дип әйтә алмыйм, колагым ертылуыннан куркам. Фонограммага җырлаячаклармы соң алар? Анда оркестр чокыры күмелгән кебек, әллә ул вакытлыча гынамы, ачыла торгнамы? Оркестр булса барам...

№4 (898340) / 20.01.2015 20:17:15

мен тэнкэ!, бик дорес. килэчэктэ монда ике менлек бэхэслэр оештырырсын.

№3 (898336) / 20.01.2015 19:58:07

Бар Иркэ, кызганма эле акчанны!
Хет донья куреп кайтырсын.
Яшь актерлар курерсен, фамилилэрен белерсен.
Эле сина килэчэктэ кирэк булыр, пенсиядэге кешегэ!

№2 (898333) / 20.01.2015 19:44:54

Караучылар булса, "Кара пулатны" язарсыз әле, мин премьера кичә дип торам.Бүген икән. Балконга билет 300, партерга 800-1000, диде.Белмичә 1000 ташлыйсы, балконга менәсе килми..

№1 (898326) / 20.01.2015 18:59:29

1.Кызык,әмма әле куелмаган әсәргә нинди тәнкыйть булырга мөмкин?
2 Нияз әфәнде, Камалның төп тәнкыйтьчесе буларак,куелачак спектакльгә гауганы алдан ук планлаштырып куя микәнни?
Просто,гениаль язылган мәкалә!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar