поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
20.01.2015 Җәмгыять

Алинә һәм Ирек Миңнәхмәтовлар: “Бездә – чын татар гаиләсе” (ФОТО)

Ирек Миңнәхмәтовны күпләр “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе, эшлекле даирәдә бик тә булган эшкуар итеп белә (Материал әзерләнгән вакытта Ирек Миңнәхмәтов “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе вазыйфаларын башкарды - Ред.). Кемнәрдәдер аның ТР Газлаштыру фонды президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов улы, Татарстан Президентының якташы булуы да горурлык хисләре уятадыр.

Спорт яратучылар аның автоузышлардагы чемпион исемнәрен искә алыр. Республиканы шаулаткан Миңгәр Сабан туе оештыручы икәнлеген дә әйтсәк, әңгәмәдәшебез белән кызыксыну тагын артыр. Әмма бүген без аны алты яшьлек Зәлинә һәм яшь ярымлык Кубратның әтисе буларак “Йолдызлы гаилә”гә кунакка чакырдык. Тормыш иптәше Алинә ханым ясаган тәмле чәйне эчә-эчә, балалар тәрбияләү серләре турында сөйләшик әле үзләре белән.

“Мәктәпне мөмкинлекләрдән чыгып сайлагыз”


Балалары турында искә алуга ук, эштә никадәр җитди, кырыс тоелган җитәкчебезнең дә йөзенә ягымлы елмаю куна. “Киләсе елга безнең кызыбыз да укырга керәчәк, – ди ул, “Гаилә һәм мәктәп” журналларын тагын бер кат кулына алып. – Менә сез, кайсы мәктәпне сайладыгыз, дип сорарга телисездер. Хәзер һәр ата-ана иң беренче чиратта баласының яхшы белем алуын тели. Шуңа да “блатной” мәктәпкә бирергә бик ашкынып тормыйлар. Яшь ата-аналар буларак, андый мәктәпләрдә балалар укымый, дигән риваятьләрне дә ишетергә туры килде. Укытучылар, мәктәпнең укыту дәрәҗәсе, программа үзенчәлекләре, баланы белем алуга этәргән теге яки бу ысуллар турында ныклап кызыксындык. Ләкин ул гына да җитми, мәктәпне баланың мөмкинлекләреннән чыгып сайларга кирәк. Зәлинәбезнең рәсемнәр ясарга кулы килеп тора. “И кызым, син дизайнер булырсың инде”, – дип сөя башласам, “Юк! – дип каршы чыга, – мин рәссам булам, ди. Дизайнерның кем икәнен аңлап бетермәүдән генәдер, дим. Безнең нәселдә дизайнер, архитекторлар юк, бәлки әле син булырсың, дим үзенә. Бүген ул мәктәпкә әзерлек сыйныфларында бик теләп белем ала, сентябрьне зарыгып көтә”.

“Ә үзегез мәктәп елларын сагынып искә аласызмы?” – дибез. Дөресен әйткәндә, бу сорауны юри генә юллыйбыз. Чөнки ишетеп-белеп торабыз, Ирек Миңнәхмәтов республикада старт алган “Үз мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе кысаларында үзе укыган Арчаның Ежков исемендәге 1 нче урта мәктәбенә даими булыша. “Ул мәктәпкә мин гел кайтып йөрим, – ди ул. – Укытучым Елена Семеновнаны гел матур хисләр белән искә алам. Ул рус теле һәм әдәбияты укытты, сыйныф җитәкчебез булды. Үзем иртә-кич дәреслекләргә ябышып ятмадым. Өй эшләрен мәктәптә, дәрескә 10 минут кала да карап чыга ала идем. 11 ел дәвамында, чиреккә бер “3ле” чыкты. Мин аны, әнием укытучы булганга да, бик авыр кичердем”.

Татар ханы Миңнәхмәтовларда да үсә


Ирек Җәүдәт улы татарча бик матур сөйләшә. Шәһәрдә татар гаиләләренең руслашуы шактый борчый аны. “Гаиләдә никадәр татарча сөйләшмә, балалар барыбер русча аралаша, – дип үз фикерләре белән уртаклаша ул. – Зәлинә тугач та өйдә бер авыз сүз русча сөйләшмәдек. Ләкин үсә-үсә, русча мульфильмнар карый башлагач, өч айда ялт иттереп русча өйрәнде дә куйды. Үзем әдәби татар телендә булмаса да, һичьюгы рус сүзләре кыстырып, барыбер өйдә татарча сөйләшү яклы”.

“Балаларыгызның исемнәре дә чын татарча, бик матур, үзегез сайладыгызмы?” – дип кызыксынабыз. “Кызга энекәш тапты, ул сайлаган исем безнең күңелгә дә ятты, – ди әти кеше. – Малайга исемне үзем бирдем инде. Озак эзләндем. Болгарга баргач, Кубрат исеме күңелгә килде. Исем сайлаганда, аның мәгънәсенә карарга кирәк. Минтимер исемен әйткәндә, Шәймиевне күз алдына китерәбез. Разил дибез икән, Разил Вәлиевне искә төшерәбез. Шуның шикелле мин дә, татарның бөек шәхесләре исемен кушарга теләдем. Хан исемен күтәрерлек булсын иде инде улым”.

Һәр чорның үз уенчыгы


Сүзебезне бүләкләр темасына күчерик әле. Балаларын нинди бүләкләр белән сөендерә, уенчыклар кибетенә сукмак ни дәрәҗәдә салынган икән? Ирек әфәнде: “Командировкадан кайтканда, өйгә бүләксез кергән юк, – дип җаваплый. – Малай машина ярата башлады. Кызның курчакка исе китә. Буш кул белән кайтмаска тырышам. Юлда уенчыклар кибетенә сугылырга өлгермәгән чаклар да булгалый. Андый вакытлар өчен гаражда запас уенчыклар әзер тора”. “Артык иркәлим дип уйламыйсызмы?” – дибез. Сүзне моңарчы чын татар хатын-кызы кебек тыйнак кына утырган Алинә ханым ала: “Балалар бүләкнең кадерен белергә тиеш. Без кызым белән ел саен балалар йортларына бүләкләр илтәбез. Ятимнәр, аз керемле, күп балалы гаиләләрдә үскәннәр теге яки бу бүләкне сорап хат яза икән, ул исемлекне мэриядән алып, балаларның теләген тормышка ашырабыз. Бу балада мәрхәмәтлек хисе тәрбияли, шул ук вакытта янәшәбездә төрле кешеләр барлыгын, булганның кадерен белергә кирәклегенә өйрәтә”. “Хәтерлим, миңа әти пульт белән идарә ителә торган машина алып биргән иде, – дип үзенең балачакта көтеп алган бүләк хатирәсе белән уртаклаша гаилә башлыгы. – Аңа сөенгәннәрем! Һәр чорның үз уенчыгы инде. Хәзер теләсә нинди акчага теләсә нинди уенчык алып була. Ләкин хикмәт анда гына да түгел. Әгәр бала машина яратмый икән, син аңа ниндиен генә алма, ул аңа шатлык китермәячәк. Кемдер йорт төзи, кемдер конструктор, кемдер комлыкта уйнарга ярата...”

Заман технологияләре, аларның балага файдасы яки зыяны турында да сорамый булдыра алмыйбыз. “Алар да кирәк, – ди әти кеше. – Балада бөтенесе дә булсын, дим. Әмма ул аларда көне буе уйнарга ярамаганын да белергә тиеш. Бу технологияләр кулга килеп кергәнгә 10 ел да юк бит әле. Аның ахыры ничек буласын берәү дә әйтә алмый. Элек шулай эшләгәннәр, безне болай өйрәттеләр, дип кенә булмый хәзер. “Табынга олылар янына балалар утырмаска тиеш”, - диючеләр дә бар иде бит. Мин менә, гаилә бәйрәмнәре балалар белән бер табында булырга тиеш, дим. Элеккеге заманга яраклы булган кагыйдәләр бу заманга бөтенләй туры килеп бетмәскә дә мөмкин. Бөтен кеше үзенең баласын матур, сүгенми, эчми-тартмый торган итеп күзаллый. Ул әйләнә-тирә мохиттән дә тора. Аның янәшәсендә кемнәр? Нинди балалар? Нинди урам? Үзегездә нинди тәрбия? Һәркемнең үз тәрбиясе. Актыкта нәтиҗә булырга тиеш. Йөз дә бер эш башкарырга мөмкинсең, әгәр нәтиҗәсе юк икән, болар барысы да – бушка”.

“Машина куу – безнең канда”


Миңнәхмәтовлар гаиләсенең тагын бер үзгә ягы бар: алар машина куу серен белә.

“Бензин белән эшли торган бөтен нәрсәне яратам, – ди гаилә башлыгы. – Ә менә велосипед яратмыйм. Кемдер, велосипед та спорт, дип әйтер. Мин ярты сәгать кенә мотоциклда йөрсәм дә, велосипедчы 15 чакрым йөргән хәтле тирләп-пешеп, җан рәхәте алам. Кеше, техникада йөрүне йөкләмә түгел, дип уйлый. Бер катнашып караса, белерләр иде тәмен...”

Ирек Җәүдәтович машина куу хикмәтләре турында шулкадәр тәмләп сөйли. Ихтыярсыздан, үзеңне шлем, комбинезоннардан машина руле артына утырып, автодромда итеп хис итә башлыйсың. Тукта, руль артында Миңнәхмәтов бит әле. Ничек кызыксынып киткән икән соң ул бу хәтәр спорт төре белән? “Нәселдән килә торгандыр, – ди Ирек әфәнде. – Машина куу әти белән безнең канда инде ул. Бәләкәй чакта ук мотоцикл иярләдем. Аллаһ саклады инде ул вакытларда, каска да юк, мотоцикллары да авыр, без дә бәләкәй. Ә профессиональ шөгыльләнүгә килгәндә, ул чакта республикада мөмкинчелек тудырылды. Трассалар бар. Катнашып, үземне сынап карадым. Килеп чыга кебек. Һәм башларга булдым. Хәзер элеккеге кебек катнашып булмый инде, елга 4-5 узышта катнашырга гына өлгерәм. Элек 15-17гә җитә иде”.

Автоузыш никадәр ирләр спорт төре дип сөйләмәсеннәр, аны хатын-кызлар да бик оста егәрли. Мәсәлән, Алинә Миңнәхмәтова автоузышларда 37 ир-ат арасында лаеклы унбишлектә. Белгечләр аның беренче бишлеккә чыгу мөмкинлеген дә әйтә! “Спорт белән яшьтән шөгыльләндем, – дип елмая әни кеше безнең шаккатуга җавап итеп. –Профессиональ чаңгы, сноубордны үз итәм, гомумән, спортсыз ярамый, дип саныйм. Хәзер дә атнага биш тапкыр спорт күнекмәләре алам”. “Автоузышларда танышмагансыздыр бит?” – дип соравыбызга, юк, дип баш чайкый Миңнәхмәтовлар. “Иремнең узыш машинасында йөреп карагач, ошап китте. Кызыксынуларыбыз уртак булгач, вакытны бергә уздыру да кадерле миңа”. “Ирек Җәүдәтович, курыкмыйсызмы? Гадәттә татар ирләре андый спорт төренә хатыннарын мәңге якын китерми”, – дибез. Ирек Миңнәхмәтов җитдиләнә: “Әлбәттә, куркасың. Курку кешене саклый. Автоузыш – хәтәр спорт төре, әмма анда куркынычсызлык дигән әйбер дә бик көчле. Бөтен нәрсәне дөрес эшләсәң, әйбәт була. Боз юка, кермә, дип әйтәләр икән, керергә кирәк түгел. Монда да шулай. Физика законнарын беркемнең дә үзгәрткәне юк. Бозарга ярамый торган кагыйдәләр бар. Шуларга буйсынырга гына кирәк. Зәлинә кызымны бу спорт төрендә күрмим, аның техникага исе китми. Малайны анда, әлбәттә, күрәм. Яшьтән үк балага әнә шул куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга кирәк, дип саныйм. Үзем ике мәртәбә билне, кулны, аякны сындырдым. Хәзер алар үз эшен эшли, сиздерә... Әгәр дә бөтен нәрсәне дөрес эшләгән булсам, алай килеп чыкмас иде”.

“Сезне тыңлагач, Кубратны руль артында чемпион итеп тә күзалладык. Шулай да, малайны ирләрчә тәрбияләү, кызны нәфис итеп үстерүнең берәр хикмәтен беләсезме?” “Малай 4-5 яшьтән әтисе белән үсәргә тиеш. Чын егет булып җитешү өчен бик кирәк ул. Гел хатын-кыз арасында гына йөрсә, ни була инде аннан? Бездә – чын татар гаиләсе. Ир – баш, хатын өйдә гаилә учагын саклаучы, гаилә өчен җаваплы. Шул ук вакытта Алинә бизнеста да булдыра, өй, гаилә җылысын да ул тудыра”.

Нәсел тамырлары – Миңгәрдә


Миңгәр авылында уза торган данлыклы Сабан туйларында да халык бик теләп карый ул автоузышларны. “Миңгәргә еш кайтабыз, карыйбыз, саклыйбыз, – ди Ирек Җәүдәт улы. – Ул – безнең нәсел тамырлары сакланган җир, күңел ял итә торган изге урын. Анда минем Шәмсүнә әбием гомер кичерә. Кырыс табигатьле, әмма барыбер йомшак күңелле. Ә бабай, урыны җәннәттә булсын, бик эшчән кеше иде. Уен катыш безне дә эшләтә белә иде ул. Кышын кар көрибез. “Менә моннан монда кадәр”, – дип чикләр куя. Чистартып бетерәсең. Бабай, булды, мин уйнарга киттем, дисең. Юк, ди, бар хәзер әнә тегендә чистарт. Анысын эшләп бетерәсең, юк, хәзер менә монда чистартырга кирәк, ди. Ишегалдын ялт иттереп кардан чистартып бетергәнеңне үзең дә сизми каласың. Җәен миллек җыярга бара идек. Һай, күңелле була иде ул. Ә печән чапкан көннәр? Болынлыкта сутыйлар белән бүләләр дә син чалгыңны кизәнеп, табигать хозурына чыгасың. Мин үскәндә тракторга мөкиббән идем. Әлегәчә хәтерлим, 14 яшьләр булгандыр миңа, трактор бирүләрен сорар өчен сәгать 6нчы яртыга иң беренче булып паркка килә идем. Ә колхоз рәисе, юк, ди, соң кем инде балигъ булмаган үсмергә техника биреп чыгарсын? Я бер эш куша, я икенчене. Соңыннан түзми, барыбер тракторга утырта. Арба тагып, шуңа нидер төяп кайтып, бушатасың, басуда олы абзыйлар белән бергә утырып аш ашыйсың – дөнья түгәрәкләнеп киткәндәй була. Шундый матур хатирәләр генә саклаган нигезне ничек кадерләмисең ди? Мин анда йорт салам. Күршегә дусларым кайтты – алар да йорт җиткерә”.

“Мөстәкыйльлек тудырыгыз”


Сүз ахырында бик җитди мәсьәләне күтәрик әле. Балаларга “ярамый” дигән сүзне ничек аңлатырга? Миңнәхмәтовларның моңа карашы ничегрәк икән? “Әти-әни миңа ышана иде, ярамый дип әйткәннәрен белмим, – ди Алинә ханым. – Кечкенәдән музыка мәктәбенә йөрдем, атнага өч тапкыр тренировкалар, мәктәпне алтын медальгә тәмамладым. Балага зур йөкләмә инде ул. Шулай да көндәлегемне тикшереп, өй эшләрен эшләдеңме, дип өйрәткәннәрен хәтерләмим”. “Әтидән мактау сүзләре миңа бик сирәк эләгә иде, – ди гаилә башлыгы. – Элегрәк моңа үртәлсәм дә, хәзер бик дөрес булган ул, дип саныйм. Әти миңа гел мөстәкыйль булырга этәргеч ясады. Курыкмый иде ул. 13 яшьтә миңа Арчадан Миңгәргә кайтырга мотоцикл биреп чыгарды! 45 чакрым бит! Хәзер уйлыйм, менә мин ул яшендә баламны үзен генә утыртып чыгарып җибәрә алыр идемме икән? Юктыр. Ә әни – чын әни иде инде. Мәрхәмәт иясе! Яклый, жәлли. Чисталыкка, тәртипкә, киенү әдәбенә өйрәтә. Тәрбия турында журналлар укырга кирәкми, кара үз гаиләңә – шуннан үрнәк ал. Гаиләңдә ни күрсәң, үзеңдә шуны төзе. Мин бәхетле гаиләдә үстем, үзем бәхетле гаилә төзедем. Балаларымның да гаиләләре бәхетле булсын иде, дип телим”.

1

2
 


Гөлүсә ЗАКИРОВА
Гаилә һәм мәктәп
№ 1 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»