|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.04.2009 Авыл
АВЫЛ НИГӘ ЭЧӘ?
Редакция почтасына көнгә дистәләгән хат килә. Шулар арасыннан җан авазы белән язылганнарын без тыныч кына укый алмыйбыз. Спас районы Чәчәкле авылыннан язылган хаттагы сүзләрнең ни дәрәҗәдә хаклыгын белергә теләвебез шул якларга юлга кузгалырга мәҗбүр итте.
Барасы юлым Антоновка авылы аша. Авыл уртасында урнашкан берничә кибет тирәли баядан бирле әрле-бирле йөренгәләгән унбишләп ир-атны күзәтеп торырга мәҗбүрмен. Кесәләрендәге соңгы тиеннәрне йөзенче кат саный-саный кибеттән сыра алып чыгып эчеп йөрүче эшкә яраклы әлеге типсә тимер өзәрдәй ирләр белән аралашканнан соң да, аларны бу сазлыктан алып чыгу бик авыр булачагын аңладым. Үзләренең генә айнымас хәлгә килүләре җитмәгән, башкаларны да шул упкынга өстерәүләре бигрәк тә аяныч бит. Бер авызына кергәч, айнырга тырышкан кеше дә икенче стаканны үзе эзләп таба инде ул, өстәвенә, үзенә үк аларны сыйларга туры киләчәк. Антоновка авылы тукталышында селкенеп калган сәрхуш ирләр турында күбрәк белергә теләп:
– Алар да автобус көтәләрме? – дип сорыйм Витя абыйдан.
– Нинди автобус! Авылның тегендә-монда сугылып йөрүче исерекләре ул.
– Шулай күпмени алар сездә?
– Бөтен авыл...
– Эш юктыр, шуңа эчә торганнардыр, дип юри генә акламакчы булам.
Әнә шунда "дядя Витя" түзмәде, сүгенеп торып: "Эшләргә теләгән кешегә эш табыла ул", – диде.
Авылда эчеп үләләр, дип сөрән салган Чәчәкле авылында гына бер "тере исерек"не күреп булмады. Усал, үткен халык буларак дан алган Чәчәкле кешеләре юк-бар cүзләргә бер-берсен сата торганнардан түгел иде ахрысы. Һәрхәлдә, мин очрашып сөйләшкән кешеләрнең берсе дә ак тешен күрсәтеп, тегесе эчә, монысы эчә, дип тормады. Көмешкә һәм ясалма аракы сатучыларны да телгә алмадылар. Тик авылда эшсезлекнең зур тизлек белән үсә баруын яшермәде алар. Өй тирәсендә терлек караудан, мал үстереп сатудан тыш, эшкә яраклы 400 дән артык затның кайсысы гына бүген эшле икән? Көн саен эшкә барып кайтмаганда, салкын тирең чыгып, җылы ризык ашамаганда, адәм баласында алдагы көнгә ышаныч була микән ул?! Кайбер кешеләрнең психикасы нәкъ менә шуңа көйләнгән була. Кешенең көн саен барып эшләрлек эше булырга тиеш. Бу уңайдан чәчәклеләр бик авыр хәлдә калган. Колхоз дигән система 2004 елда рәсми рәвештә таралган саналса да, чынлыкта ул аңа кадәр ике-өч ел элек үк юкка чыккан була инде. Бүген әлеге җирләр "Кызыл Шәрык"та. Фермалар юкка чыккан. Инвестор да егермеләп кешене генә эшле итә алган. Моннан тыш авылда аерым ике кешенең такта яру цехлары эшләп тора, кайберәүләр анда эшкә йөри икән. Чәчәкле Ульян өлкәсе белән чиктәш булганга, бик күпләр Димитровград кебек өлкә шәһәрләренә эшкә йөргән. Әмма илдә башланып киткән кризис андыйларны кабат авылга кайтарган. Аптыраган ир-атларның күпчелеге эчүгә сабыша. Хәер, авылның моңарчы да үзенең исерекләре булган. Ләкин берәм-берәм эшсез калган кешеләр хисабына аларның саны арта гына бара. Өстәвенә, авылда очсызга гына йә көмешкә, йә аракы сатып ятучылар, ягъни идән асты сәүдәсе белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Кибеттән аермалы буларак, алар бурычка да биреп тора, кайберәүләрнең раславынча, урлап алып килгәннән дә баш тартмый андый алыпсатарлар.
Доллар кушаматы алган, Чәчәклегә беренче АКШ акчасы алып кайтып күрсәткән Флера Әхмәтова егерме елдан артык Грузиядә яшәп кайта. Кайткач, әнисе янәшәсендә генә йорт җиткереп чыга. Читтән алып кайткан капитал җитмәгәнгәдерме, Флера йорт салып маташкан арада самогон ясау, читтән алып кайтып аракы сату белән шөгыльләнә. Бу фактлар авыл советы җирлеге, участок милиционеры тарафыннан да расланды. Берничә мәртәбә аны бу гөнаһы өчен җаваплылыкка да тарталар. Тик хатын гына бу хаталы эшен туктата алмый ахрысы. Һәрхәлдә, каяндыр без киләсен белгән Флера апа өен бикләп качмас иде.
Аның күршесендә яшәүче Габдуллаҗан Насыйбуллинның да исеме әнә шул кара исемлектә. Үз вакытында бу "самогончылар" хәтта бер-берсен "сату"га да барып җиткән, диделәр. Без килгәндә аларның да өйләрендә йозак булып чыкты, ир белән хатынның Болгарга китеп барулары турындагы сүзләр никадәр дөреслеккә туры килгәндер, әмма нурланып торган мәчет каршысында диярлек яшәгән бу ике хуҗалыкның мондый гаепле эш белән шөгыльләнүләрен аңлавы гына авыр. Иманны югалттыкмы без, әллә бәндәнең күз яше, бәддога турында оныттыкмы – әлегә әйтүе кыен. Тик кеше бәхетсезлегендә үз рәхәтеңне булдыру мөмкин түгелдер.
Авылда бу эш белән башка шөгыльләнмиләр, Флера белән Габдуллаҗанның элеккеге мут эшләре онытылып бетте инде дисәләр дә, эчкечеләрне котыртып, ясалган исерткеч эчемлекләр сатучы Гүзәл Җиһаншинаны ике атна элек кенә җинаять җаваплылыгына тартканнар. Участок инспекторы Вячеслав Булючов белдерүенчә, яшерен рәвештә исерткеч сатучы хатынны махсус билгеләнгән акча белән эләктерәләр. Моңарчы танышлары аша гына товарын шудыручы хатын, ялгышлык белән, ясалган аракыны ышанычсыз кешегә биреп җибәрә. Әнә шулай үзе корган тәбегә килеп төшкәнен сизми дә кала ул. Моңарчы да аның мондый кырын эшләре булгалаган. Ул-бу юк, тындылар ахрысы, тикшерүче-фәлән юк дисә дә, халыкның күзе үткен шул.
Сатып җибәрүчегә бу эшне эшләү берни тормый ул. Сатып җибәрде, ишеген бикләде дә ятып йоклады? Ә ябылган ишек артында калган шешә аркасында күпме гаилә җимерелә, балалар ятим кала. Бу хакта уйлау өчен әнә шундый хәлдә калырга кирәктер ул. Үзенә кагылган кеше мондый эш белән шөгыльләнә алмас иде. Өй турындагы күл буенда исерек килеш өшеп үлгән 1967 елгы Равил Хуҗиәхмәтовның язмышы аяныч түгелмени? Ник ул гаиләсен саклап кала алмаган, ник ул улының кадерен белмәгән? Ә нигә хәтта аның янында әнисе дә яшәп кала алмаган? Картаеп беткәч, аптыраганнан гомер иткән нигезен ташлап Казанга китәргә мәҗбүр булгандыр ул апа. Югыйсә әти-әнисе аны тәүфыйксыз булсын, исереп йөрсен, тормышының бер рәхәтен дә күрмәсен дип үстермәгәндер бит инде. Авыл советы җирлегендә Равилнең үлемен әллә нинди авыруларга, нәселдән килгән чирләргә бәйләп аңлатырга маташсалар да, һәркем аны эчеп үлгәнен бик яхшы белә. Моннан унбиш еллар элек ире Равил белән аерылышкан Фәүзия ханым да: "Эчеп үлде Равил", – дип турыдан ярды. Авыл җирлеге башлыгы Әсхәдия Исмәгыйлова да, әллә каушаудан, бер үк сүзен төрлечә белдерә. "Фактлар юк дип әйтә алмыйм. Тик эчәр өчен генә кемгәдер эшләп йөрү, яисә ит белән түлиләр диюләре дөрес түгел. Чөнки Габдуллаҗан кемнән дә булса сөт яисә ит ала алмый, ул үзе күп мал тота, аларны сатарга дип үстерә. Бездә эчмәүчеләр юк дип әйтә алмыйм, эчәләр, яшьләр бигрәк тә сыра эчә. Иртән эшкә килгәндә аяк астындагы сыра шешәләрен җыеп арып бетәбез. Көне буе аягүрә эчеп йөриләр дип тә әйтмим. Вячеслав Анатольевич алар белән яхшы шөгыльләнә, кемне дә булса исерек килеш тотса, тыңлап тормый, аңлатмасын төзи, җаваплылыкка тарта. Безгә кереп тә тормый ул, авылның әле бер, әле икенче башында йөреп кенә тора. Эчмиләр дип тә әйтмим. Эчәләр. Мин Җиһаншина турында да язганнардыр дип уйлаган идем. Хатны бер үк кеше яза бездә".
– Хикмәт бит хатны кем язуында түгел...
Сүз бер Чәчәкле авылындагы эчүгә генә дә кайтып калмый. Хикмәт кеше гомеренең әрәм узуында. Томаланган аң белән яшәү, һәркөн күз яшенә буылып елаган хатыныңны бөтенләй аңламау, күзләрен тутырып утырган ач балаларыңның сиңа карап торуларын бөтенләй күрмәүдә ич. Эшсезлек тә әнә шул эчүдән килеп чыга. Әнә шундый югалып барган ир-атлар өчен эшсезлек бүген һөнәргә әйләнеп бара. "Бездә халык шуңа күрә үз-үзенә эш таба. Мал-туар асрап көн күрәләр, сөт саталар. Каз-үрдәк, умарта тоталар. Үзләрен үзләре туендыралар", – дигән сүзләр колакта эленеп калды. Шулай эшләп китсеннәр иде дә тапкан малларының кадерен белеп яшәсеннәр иде. 280 хуҗалыклы Чәчәкле һәм 50 йортлы Йолдызда кешеләр эчеп югалмасыннар иде дигән уй белән киттем мин. Әмма хаттагы: "Бу хатны сезгә тәмам аптырагач, йөрәк сыкравына, җан әрнүенә түзәр хәл калмагач, язарга булдык. ...Спас районының Чәчәкле авылында соңгы елларда бик күп кеше вафат булды. ...Гаилә корырга өлгерми калучылар да байтак. Халык бездә эчеп үлә. Авылда берәр мәетне озатып калган саен күпләрнең авызыннан: "Шуларның спиртын һәм самогонын эчеп кенә харап булды", – дигән сүзләрне ишетәсең. ...Кеше хакына, күз яшьләре исәбенә салынды бу йорт. ...Самогонны бурычка да биреп тора. Эчүчеләр 1000 сумга кадәр бурычка алып тора. Бурычны терлек суелгач ит, башка нәрсә белән түләүчеләр бар. Эчеп баш төзәтергә акчалары булмаучылар ялланып эшләргә мәҗбүр. ...Көн-төн буе агу сатуны дәвам итәләр", – дигән сүзләр генә баштан чыкмый.
Рәсимә МУЛЛАЯНОВА |
Иң күп укылган
|