|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.01.2015 Җәмгыять
Вафатына 1-2 көн кала Флорид Бүләков үзенең хәле турында "Ватаным Татарстан" сораштыруына җавап биргәнҺава торышына исең китәр: бер суыта, аннары буран кубып юлларга көртләр өя, инде хәзер кыш уртасында күлләвекләр ерып йөрибез. Узып баручы атнада синоптиклар уртача температура нормадан 13 градуска югары булды дип шаккатырды. Казанда һава температурасының 2,7 градус җылы булуы күзәтелгән. һава торышы рекордлы саннарга ия, ә халык зарлана. Сәламәтлеккә авыр, диләр, аяк астында кар кыштырдамагач, кыш буламы инде, ди! Ә сез мондый һава торышында үзегезне ничек хис итәсез? Резеда ИБӘТУЛЛИНА, кардиолог: – Шушы көннәрдә табибларга мөрәҗәгать итүчеләр ешайды, бу һава торышының үзгәрүчән булуына бәйле. Мин үзем дә чирләп киттем. Әле сәламәт кешеләр дә температураның төрлечә сикерүен сизә, кан басымы югары һәм түбән булучыларга авырга туры килә. Андыйларга урамга чыгып йөрмәскә, кан басымын ешрак үлчәргә, даруларны ерак куймаска кирәк. Организмны “тыңлау” мөһим. Һаваның үзгәрешенә сизгер булу яшьләрдә дә күзәтелә. Барысына да сәламәт тормыш алып барырга, дөрес тукланырга, күбрәк җәяү йөреп, иммунитетны ныгытырга киңәш итәм. Һава торышының начары юк. Әлбәттә, аяк астында ак кар шыгырдап торган кыш ямьлерәк. Тик Аллаһы Тәгалә шундый җылы көннәр бирә икән, бу галәмәтне дә күрә алганыбызга куанырга кирәк.
Рәсим СОЛТАНОВ, халык “синоптигы” (Арча районы, Кәче авылы):
– 1962 елда хәзерге кебек һава торышы булды: гыйнварда бер катырды, бер яңгыр яуды. Авылга кайта алмыйча ятканымны әле дә хәтерлим, юлларга карарлык түгел иде, танклар белән эттерделәр. Бик авыр мондый һава торышы. Өч көн дәвамында күкрәк кыса, тын алу авыр, хәлем китә. Минем күзәтүләрем буенча, мондый һава торышы гыйнварның 28енә кадәр дәвам итәчәк, явым-төшемнәр булачак, аннары салкын кыш киләчәк. Беләсезме, быел кызыл миләш мулдан булды бит. Моның сынамышы бар: бер яктан, зур уңыш көтелә, икенче яктан, кешеләр арасында да авыру, үлем-китем арта.
Ләйсән АЛИЕВА, Казан хайваннар бакчасы хезмәткәре:
– Артык аномаль җылы кыш дип әйтә алмас идем. Һәрхәлдә, үземдә авырлык сизмим. Бакчабыздагы хайваннарга, кошларга килгәндә, алар да үзләрен яхшы хис итә. Дөрес, җылы яз килдеме икән әллә, дип аптырап, буталып соры аюыбыз уянды. Без аны Күчем дип атыйбыз. Өненнән чыкты, боз ялады, ак кар ашады, аннары бераз уйланып карап торды да кире кереп ятты. Ак аю рәхәтләнә! Ул кышны ярата, җәйге эсселек аның өчен зур сынау.
Флорид Бүләков, драматург:
– Һава торышының тотрыксыз булуын авыр кичерәм, берни эшли алмыйм, тере мәет кебек ятам. Кайда анда язу ди?! Инфаркт кичергәннән соң һава торышының үзгәрүенә бик сизгер була башладым. Яшьрәк чакта шулай да булырга мөмкинлеген күз алдына да китерә алмый идем. Авыр икән ул.
Гөлназ РӘХМӘТУЛЛИНА, “Манзара” алып баручысы:
– Мин җылы кышны яратам, 5-10 градус булса, иң яхшысы. Салкын кышны сагынучылар белән фикерләребез уртак түгел. Алай һава торышының йогынтысын сизмим. Җылылыкны яратканга миңа рәхәт. Һава торышы кешенең кәефенә дә бәйле, диләр. Үземне яхшы хис итәм, башкаларга да шуны телим
|
Иң күп укылган
|